7


  • Учителю
  • Сыйныфтан тыш уку дәресе. Тема: Нефтьче һөнәре-мактаулы эш

Сыйныфтан тыш уку дәресе. Тема: Нефтьче һөнәре-мактаулы эш

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</ Сыйныфтан тыш уку дәресе

Тема: Нефтьче һөнәре-мактаулы эш.

Әсгать Сәлах. Саф күңел китабы (1 нче дәрес)

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре"Ямашнефть"

нефть һәм газ чыгару идарәсе прогимназиясе

1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Вилданова Алия Игиз кызы



Максат: укучыларны хезмәткә өйрәтү, аларны каһарман нефтьчеләр, новаторлар үрнәгендә тәрбияләү, киләчәктә туган халкыбызга, илебезгә хезмәт итү теләге уяту.

Дәрес барышы.

1.Укучылар татар халкының эш сөю, хезмәткә өйрәтүгә караган мәкальләрен тактадан укыйлар, мәгънәләрен аңлаталар.

"Белгән- белешкә ярый, белмәгән ни эшкә ярый"

"Белгәнне яраталар, белмәгәнне өйрәтәләр"

"Яшьлегеңдә өйрәнмәсәң, картлыгыңда үкенерсең"

"Өйрәтсәң, аю да биергә өйрәнә".

2.Уку мәсьәләсен кую .Укытучы сүзе: укучылар, безнең тирәбездә нефтьче һөнәрен өйрәнеп, гомере буе шул өлкәдә хезмәт куйган кешеләр яши. Безнең алар турында, аларның ничек эшли башлаулары, нинди казанышлар яулаганы турында күбрәк беләсебез килә , шулай бит.Әлмәт каһарманы, Социалистик хезмәт герое исемен яулаган кеше- Әнвәр абый Сафиуллин турында ишеткәнегез бармы? Язучы Әсгать Сәлах аның турында һәм аның хезмәттәшләре турында "Саф күңел" дип аталган китап чыгарган.

3.Укучылар дәреснең максатын билгелиләр: алдынгы нефтьче Әнвәр Сафиуллин турында өйрәнәбез, китапка күзәтү ясыйбыз, өзекләр укыйбыз.

4.Уку мәсьәләсен чишү. Әсәрдән өзек укыла. Бу өзектән укучылар Әнвәрнең сугыштан соң Армия сафларында хезмәт итүе, туган якларына кайтып, Нефть чыгару идарәсенә эш эзләп килүе,87 нче скважинага урнашуы турында мәгълүмат алалар.

Сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла - сүзлек өстендә эш:

Скважина- җир астыннан нефть чыгару өчен махсус җайланма

холык -характер

вазифа- эш

мөһиме - кирәкле

тәвәккәл- курыкмыйча эшли башлаучы

кыргыч- махсус эш коралы

чыгыр- коедан тартып чыгарыр өчен әйләндерә торган җайланма,

Әңгәмә:

Укытучы:

-Әнвәр өлкән инженер Разак Закировның нинди профессиональ, кешелек сыйфатларына игътибар итә? Шул урынны табыйк әле.

Укучы:

"Шартлатып сүзен сөйли, ут кебек фикерли, эшкә дә кайнап тора. Кешеләр белән якыннан эшли, үзе тыныч, әйбәт холыклы, эштә тәвәккәл, лом тотып, гади эшче вазифасына да алына,кайнарланып эшли, тирләп чыга, иң мөһиме-аның булышуы файдага булсын.Ул-инженер, рационализатор."

Укытучы:

-Хезмәттәше Әминов Әнвәргә нинди киңәш бирә?

Укучы:

" мөһиме -үз вакытында скважинага скребок төшерергә онытмаска.Cкребок-безнеңчә кыргыч була инде ул.Астан торба буйлап нефть килә бит.Ә ул куе, парафинлы. Ага- ага парафин шул торба эченә утыра. Аны каплый башлый, нефтьнең юлын бикли.Менә шул парафин торбаны капламасын өчен, аны әледән-әле кыргыч белән чистартып торырга кирәк" .-ди.

Әнвәр эшкә тотынды.Тимерчыбыкка беркетелгән кыргычны скважинага төшерде дә, аннары, чыгырны әкрен генә әйләндерә-әйләндерә, аны күтәрә башлады....Өлкән оператор бер сменага бу кыргычны скважинага 2-3 тапкыр-700, 800, хәтта 900 метр тирәнлеккә төшерергә, шушы араны даими чистартып торырга кирәклеге турында аңлатты.."

Укытучы:

-Беренче көннәрдә Әнвәр үзен ничек хис итә? Эше ошыймы?

Эштән арып-талып кайта, хәзергә авыр булса да, киләчәктә булдырачагына ышана.

  • Эшкә барганда нинди уй-хисләр кичерә?

Тагын да әзерләнебрәк, дәртләнеп, илһамланып бара эшенә. Тизрәк өйрәнәсе, стажировка үтәсе, һөнәренең серенә төшенәсе килә аның.

  • Әнвәрнең хезмәттәшләре нинди? Аңа булышалармы?

Иптәшләре дә тырыш, бер-берсенә үрнәк күрсәтеп эшлиләр.

- Әнвәр шул белемнәре белән канәгать буламы?

Юк , ул белемен тирәнәйтү өчен укырга кирәк икәнен аңлый.

5.Йомгаклау. Дәрес башында өйрәнгән мәкальәр Сафиуллин Әнвәргә туры киләме?

Нәтиҗә: димәк, нинди дә булса һәнәрне өйрәнер өчен, белем алырга, авырлыкларга карамыйча тырышып эшләргә кирәк, шунда гына осталык килә.

6. Өйгә эш.Ә.Сафиуллинның беренче эш көннәре турында сөйләргә әзерләнергә.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал