7


  • Учителю
  • 6 Нчы сыйныф (рус төркеме) татар әдәбиятыннан дәрес планы. : ”Дискотекада” тексты.

6 Нчы сыйныф (рус төркеме) татар әдәбиятыннан дәрес планы. : ”Дискотекада” тексты.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Яр Чаллы шәһәре

муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

"55 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"


Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кадыйрова Зөлфия Госман кызының эше


6 нчы сыйныф (рус төркеме) татар әдәбиятыннан дәрес планы.


Тема: "Дискотекада" тексты.

Максатлар:

Укучы өчен:

Белем бирү максаты(предмет нәтиҗәсе):

  • Текстны аңлап уку;

  • Образларга характеристика бирү,аларның уңай һәм тискәре сыйфатларын күрсәтә белү;

  • Дус була белү серләрен күрсәтә белү;

Укытучы өчен:

Үстерү максаты(метапредмет нәтиҗә):

-уку хезмәтендә үзеңә максат куя,бурычларны билгели белү;

-гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү;

-парларда һәм күмәк эшли белү күнекмәләрен үстерү;

Тәрбия максаты(шәхси нәтиҗә):

-кешеләрдә дус була белү сыйфатларының кирәклегенә төшендерү;

-текстлардагы ситуацияләргә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белергә өйрәтү.

Җиһазлау: Татар теле.6 нчы сыйныф. Авторлар:Р.З.Хәйдарова,З.Р.Нәҗипова.-Казан:"Татармультфильм"нәшрияты,2014; ноутбук,тактада транскрипция үрнәкләре,сүзлекләр,карточкалар.

Дәрес барышы:

I.Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру:

1) Исәнләшү,шигъри сәламләү:

Саумы кояш,саумы көн,

Дусларым хәерле көн!

Телим сезгә сәламәтлек,

Бәхет һәм яшәү дәртен!

Уе изге баласына,

Булышыр табигать тә,

Эшкә тотыныйк,дусларым,

Хәерле сәгатьтә!


2) Балалар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар,яхшы кәеф телиләр.

3) Дежур укучы рапорты.

II.Актуальләштерү:

1)Ишетеп аңлау(өйрәнелгән сүзләрнең тәрҗемәсе өстендә эш,балаларга сүзләрнең я татарчасы,я русчасы әйтелә,алар тәрҗемә итәләр)

Игътибарлы-внимательный

Горур-гордый

Гадел-справедливый

Тыйнак-скромный

Тәрбияле-воспитанный

Күңелле-весело

Иптәш-товарищ

Бәйрәм-праздник

Чын дус-настоящий друг

2)Сүзләрнең дөрес әйтелеше өстендә эш.Тактада транскрипция билгеләре белән язылган сүзләрне укып үтү.

III.Яңа текст өстендә эш.

Дискотекада (Наилә хаты).

Без дискотекага барырга җыендык.Минем янга Лена килде дә:

-Син дискотекага барасыңмы?-диде.

-Барам,-дидем мин.

-Кем белән?

-Берүзем.

-Әйдә дискотекага бергә барабыз,-диде Лена.

Менә ничек яхшы,миңа иптәш булды,-дип сөендем,-сөендем мин.

Бәйрәмгә килдек,Ләкин бәйрәмдә Лена Алсуны күрде һәм аның янына йөгерде,минем янга килмәде дә.Миңа бик кыен булды.Хәзер миңа нишләргә,Ленага нәрсә әйтергә?

1)Текстны укытучының үрнәк укуы.

2)Укучылар эчтән укып чыгалар.

3)Чылбырлап,кычкырып укыйлар.

4)Аңлашылмаган сүзләрне табалар,ул сүзләрнең дөрес әйтелеше һәм тәрҗемәсе бирелә:

(мәсәлән: кыен [к ы й ы н]-зд.неудобно,

сөендем[с ө й ө н д ө м]-обрадовалась;)

5)Сорауларга җавап бирегез.

1.Кызлар кайда барырга җыендылар?

2.Наиләне кем чакырды?

3.Лена Наилә белән биедеме?

4)Наиләгә күңелле булдымы?

Физминут.(Сүзле,хәрәкәтле уен).


6)Төркемнәрдә эш.Терәк схема буенча,дөрес җавапны сайлап алу, үз фикереңне әйтүгә чыгу,образга бәя бирү (карточкалар тарату):

1.

Лена дөрес эшләдеме?

Дөрес эшләмәде,чөнки ул дискотекага Наилә белән килде.

Дөрес эшләде,чөнки ул Алсу белән дус.


2.

Лена нәрсә эшләргә тиеш?

Лена Наиләне дә биергә чакырырга тиеш.

Лена Наиләне чакырырга тиеш түгел.

Лена Наиләне Алсу белән таныштырырга тиеш.


3.

Наилә ни өчен Лена белән Алсу янына үзе бармады?

Үпкәләде.

Горур.

Ачуы килде.

4.

Киләчәктә ничек булыр?

Лена гафу үтенер.

Лена белән Наилә яңадан дуслашырлар.

Дуслашмаслар,Наилә аны онытыр.


7.Өйрәнелгән сүзләрне кулланып,образларга һәр төркем бәя бирә,уңай һәм тискәре сыйфатларын әйтәләр.

Наилә нинди кыз?

Лена нинди кыз?

IV.Ныгыту.

1.Парларда эш.Кирәкле репликаларны куеп,үзара сөйләшергә.

- Синең дустың бармы?

- ... .

- Сез кайда дуслаштыгыз?

- ... .

- Дустың кайда яши?

- ... .

- Синең дустың нинди?

- ... .


2.Ситуатив күнегүләр.

- Позови подругу на дискотеку;

- Узнай,с кем она ходит на дискотеку?

- Скажи,что ты вчера ходил на дискотеку.

V.Йомгаклау.

- Балалар чын дус нинди була?

- Сез Ленага һәм Наиләгә нинди киңәшләр бирер идегез?

VI.Өй эше.

1)Дәреслекнең 65 нче бите,7 нче күнегү.

2)Сез бу хикәяне ничек үзгәртер идегез?Хикәя язып карагыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал