7


  • Учителю
  • Табигать - туган йортыбыз Ачык дәрес

Табигать - туган йортыбыз Ачык дәрес

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №16»

Чистопольского муниципального района РТ













Автор : Гилязева Разиля Кирамовна



ТЕМА: Табигать -туган йортыбыз

"Безнең өй" (экологик әкият)



Дәреснең максаты:



1.Укучыларны "Безнең өй" әкияте белән таныштыру, лексик тема буенча бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү.

2.Укучыларда бәйләнешле сөйләм , фикерли ала белү сәләтләрен үстерү, диалогик һәм монологик сөйләм үстерү;укучыларның сүзлек запасын баету, алган белемнәрен ныгыту, сөйләмдә куллану;

3.Экологик культура һәм патриотик тәрбия бирү;

Укучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларга омтылыш тәрбияләү.





Җиһазлау: дәреслек, рәсемнәр, проектор, компьютер, биремнәр язылган карточкалар, татар теле дәреслеге (Авторы Р.З.Хәйдәрова)













































Дәреснең барышы.



1.Оештыру өлеше. Исәнләшү.(Укучыларның игътибарын дәрескә туплау)

Укытучы.Исәнмесез , укучылар. Хәерле көн!



(Укучылар) Исәнмесез!

Татар теле дәресләрен ,

Көтеп алабыз һәрчак.

Татар теле-Тукай теле

Һәрчак юлдаш булачак.



Укытучы. Бүген дәрестә кем дежур?(дежур укучы отчёты)



2.Актуальләштерү.

Укытучы.Бүген көн нинди ?

-Елның кайсы вакыты?(Кыш ае)

-Сезгә кыш фасылы ошыймы?Ни өчен?

-Кышның матурлыгы нәрсәдә?(Кар ява, бөтен җир ап-ак ...)

Укытучы.Әйе,укучылар кышкы табигать бик матур.Бүген без дәрестә табигать турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез ,сезнең белән экологик әкият тә укырбыз, яңа сүзләр белән танышырбыз алган белемнәребезне дәрестә кулланырбыз. Ә иң элек өй эшләрен тикшереп чыгабыз.(Слайдларда табигать рәсемнәре күрсәтелә)



2. Өй эше материалын тикшерү.

Укытучы.Өйгә нәрсә бирелгән иде сезгә?

Укучы.Өй эше: "Син табигать баласы" текстынын сәнгатьле итеп укырга , №9 текст буенча сорауларга җавап бирергә.

(Бер укучы текстны укып чыга ,ә калган укучылар сорауларга җавап бирә)

  • Нәрсә ул табигать ? (Что такое природа?)

  • Кеше табигатьтән нәрсәләр ала?(Что берет человек от природы?

  • Җир шарында кешеләр нинди максат белән яшиләр?(С какой целью люди живут на Земле?)

  • Кешелек нинди куркыныч алында тора? (С какой опасностью стоит человечество?)

  • Ни өчен табигатьне сакларга кирәк?



Укытучы. Әйе, укучылар табигатьне сакларга кирәк, табигатьне пычратучыларга каршы көрәшергә кирәк. )



3.Актуальләштерү.



Укытучы.Укчылар,әйтегез әле бөтен кешедә табигатьне саклыймы? (Каждый ли человек охраняет природу?)

(Укучыла җавап бирә: Барлык кеше дә табигатьне сакламый:урманда походтан соң мусор калдыра, агачларны сындыра, кошларны , хайваннарны үтерә...).

Рәсем буенча эш.

(Тактада экология турында укучылар ясаган рәсемнәр).

Укытучы.Укучылар, рәсемгә карап, табигатьне саклау турында нинди җөмләләр төзи аласыз?(Агачларны сындырырга ярамый,җилле көндә урманда учак ягарга ярамый, кошларны рәнҗетергә ярамый һ.б)







4. Яңа төшенчәләр формалаштыру.



Укытучы.Бүген сезнең белән "Безнең өй" дигән экологик әкият укырбыз.Аны Чаллы шәһәрендә яшәүче Тимур Хәсәнов язган.

Әкиятне укыганда безгә аңлашылмаган сүзләр очрар,иң беренче , әйдәгез шул сүзләр белән танышып китик.(Перед чтением , познокомимся с новыми словами).

  1. Сүзлек эше Слайд-1



Җанварлар- животные

Кондыз- бобр

өйгәннәр- сложили

салам- солома

Мүк кыстырганнар-набивали мохом

Кимерә башлаганнар- начали грызти

Авырлыктан-от тяжести

Җимерелгән- разрушился



  • сүзлекне үзем укыйм

  • хор белән уку

  • рәтләп уку

  • шул сүзләр белән укучылардан сүзтезмәләр, җөмләләр төзетү.





2)Текст өстендә эш.

Укытучы. Китапларыгызның 109 нчы битен ачып,әкиятне бер кат эчтән укып чыгабыз.Ә хәзер мин укыйм ,сез игътибар белән тыңлап утырыгыз.Сезгә сорау: Әкият нәрсә турында һәм нинди әкият геройлары катнаша?(Укучылар җавап бирә)



Укытучы.Бу әкияттә нинди геройлар бар? (Какие сказочные герои есть в этой сказке?)



(Укучылар җавап бирә:куян, төлке, бака ,кондыз)

Укытучы.Алар турында нәрсәләр әйтә аласыз? ( Что можете сказать о них?)

Слайд-2 гә карыйбыз .

(Һәрбер җанварны күрсәтү һәм укучылардан алар турында кыскача сөйләтү).

3)Әкиятне уку (Бер-ике укучы укый)

4)Тәрҗемә эше.(Укучылар чылбыр буенча тәрҗемә итәләр).



4. Ныгыту күнегүләре.

1)Рәсем буенча эш. Слайд-3

Интерактив тактада текст эчтәлегенә туры килгән слайдлардан(рәсемнәр) презентация күрсәтелә.

Укытучы. Экранга карагыз һәм тексттан рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне укыгыз. (Смотрите на экран и из текста найдите подходящие предложения).



2) Карточкаларда эш.( Карточкалар таратыла һәм таблицага Җанварлар кем нәрсә эшли шуны язарга. (В таблицу нужно написать кто что делает? Внизу опорные слова)(Су җибәрә, кишер ташый, бүрәнә ташып тора,бүрәнә өя)

Нәтиҗә ясау Слайд-4 карау



Физминутка



Укытучы.Алга таба дәресне дәвам итәбез 112 бит № 7 . Биремне уку

(Бер укучы укый)

-Бака,куян, кондыз, төлке нинди яхшы һәм начар эшләр эшләгәннәр? (Какие хорошие и плохие дела сделали?) Таблицага язарга





(Нәтиҗә ясау Слайд-5 карау)





-Дәресне алга таба дәвам итәбез һәм әкиятне тагын бер тапкыр укыйбыз һәм сорауларга җавап бирәбез. 112 бит №9.

(Чылбыр буенча укучылар сорауны ,тәрҗемәсен дә әйтеп, укыйлар)



-Әкият геройлары ничек яшәгән? (Как жили сказочные герои?)

-Алар нәрсә төзергә теләгәннәр? (Они что хотели построить?)

-Алар нинди эшләр эшләгәннәр? (Они какими делами занимались?)

-Ни өчен өйләре җимерелгән? (Почему у них дом разрушился?)

-Ә Тимурның теләге нинди? (Какое желание у Тимура?)

Сез, Тимурның теләге белән килешәсезме ? Вы согласно с желанием Тимура?(укучылар җавап бирәләр)

5) Ситуатив күнегү эшләү.(Укучылар татарча җавап бирәләр)

Как вы скажете о том ,что:

-нельзя зажигать костёр в лесу в ветреный день;

-после отдыха в лесу нельзя за собой оставлять мусор;

-нельзя ломать деревья;

-нельзя загрязнять воду разными веществами?



5..Рефлексия.

Укытучы.Укучылар , бүген дәрестә нәрсәләр белдегез?

Сезгә дәрес ошадымы?

Нинди яңа сүзләр өйрәндегез?

Кем әкиятне сөйли ала?(Сөйли алган укучыдан әкиятне сөйләтү)



Билге кую.

Өй эше бирү. 1 төркемгә -Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә.,сүзлекне өйрәнергә

2 төркемгә- әкиятне сәнг.укырга, сүзлекне өйрәнергә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал