7


  • Учителю
  • 'Сан' темасы буенча интеллектуаль уен

'Сан' темасы буенча интеллектуаль уен

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

«Тамчы шоу» интеллектуаль уены


Алып баручы:

- Исәнмесез. Хәерле көннәр сезгә!


Ничек саннар барлыкка килгән, борынгы заман кешеләре ничек саный башлаганнар төгәл генә билгеле түгел. Элекке елларда кеше күпме җәнлек аулавын белдерү өчен саннар куллана белмәгән.

Зур капчыкка аулаган җәнлекләр санынча ташлар салган. Җәнлекләре күбрәк булган саен, ташлар да күбрәк кирәк булган.

«Калькулятор» сүзе дә латинчадан «калькулюс», ягни «камень» сүзеннән барлыкка килгән.

Соңрак кешеләр санау берәмлекләрен төрле символлар кулланып

белдерергә өйрәнгәннәр. Предмет санаганда сызык яисә башка бер билге кулланганнар, цифрны белдерүче сүзләр әлегә булмаган.

Соңрак кешеләр кулдагы бармаклар ярдәмендә саный башлыйлар.

Кулыбызда 10 бармак санау системасында 10 санын барлыкка китерә.

Саннар мең еллар элек тә, хәзер дә бар; ләкин аларны белдерү һәм язу кагыйдәләре генә төрле вакытта төрлечә, үзгә булган.

Мәгънәсе бер: саннар аерым билгеләр -цифрлар ярдәмендә белдерелгән.

Дистә мең еллар элек борынгы кешеләр агач-куаклардан җиләк-җимеш җыйган, ауга йөргән, балык тоткан, акрынлап таштан кораллар ясарга өйрәнгән. Һәм аңа төрле предметларны санарга кирәк булган. Тормыш-көнкүрешнең мөһим сорауларына җавап бирү ихтыяҗы туган. Мәсәлән: барысына да җитсен өчен һәр кешегә ничә җиләк-җимеш туры килә , иртәгәгә азык запасы калсын өчен бүген күпме азык сарыф итәргә; күпме корал ясарга һ.б..

Шулай итеп, борынгы кешеләр, үзләре дә сизмәстән саный, исәп-хисап белән эш итә башлыйлар. Саннар мең еллар элек тә, хәзер дә бар; ләкин аларны белдерү һәм язу кагыйдәләре генә төрле вакытта төрлечә, үзгә булган.

Шулай итеп, укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? Әйе, "Сан" темасына багышланган интеллектуаль уеныбызны башлап җибәрәбез.

Алып баручы :

  • Безнең уенда ике төркем катнаша.


Шулай итеп, беренче турны башлыйбыз.


I тур "Батыр- берне, белемле - меңне егар" дип атала.

Беренче турда сан сүз төркеме белән бәйле һәм шул ук вакытта әдәбиятка һәм Татарстаныбызның тарихы һәм мәдәниятенә кагылган сораулар укыла, төркемнәр шул сорауларга җавап бирергә тиеш булалар. Күбрәк сорауга җавап бирелгән төркемгә 2 ..., азрак сорауга җавап биргән төркемгә 1 ... бирелә.

  1. Татарстанның беренче Президенты кем ?

  2. 21 нче февраль нинди көн ?

  3. "Беренче театр" комедиясенең авторы.

  4. Сөембикә манарасы ничә яруслы ?

  5. 2015 нче ел - нинди ел буларак игълан ителде?

  6. Актаныш авылында ничә парк бар?

  7. Бөек Ватан сугышының башланган көне.

  8. Бөек Ватан сугышының тәмамланган көне.


II тур а) Игътибарлылык бәйгесе.

Ә хәзер презентациядәге рәсемнәргә игътибар белән карыйбыз, күреп хәтердә калдырабыз. Соңыннан мин сезгә сорау бирәм.

III тур "Саннар кергән сүз уйла"

6 н

Т 10

3 иле

30 имәни

100 ек

100 ем

1 вакыт

7 гән

3 почмак

7 гән


IV тур капитаннар бәйгесе.

Мин хәзер капитаннарга әзер җаваплар бирәм, сез минем килешсәгез әйе дип, килешмәсәгез юк дип җавап бирәсез.

IV тур Блиц - турнир Капитаннар ярышы

Мин хәзер капитаннарга әзер җаваплар бирәм, сез минем белән килешсәгез әйе дип, килешмәсәгез юк дип җавап бирәсез.


I төркем капитанына

  1. Сан сүз төркеме предметны белдерә. (юк)

  2. Саннар ничә, ничәнче кебек сорауларга җавап бирәләр? (әйе)

  3. Сан сүзендә 4 аваз. (юк)

  4. Алтынчы тәртип саны була. (әйе)

  5. Унике тезмә сан. (юк)

  6. Ясалышы ягыннан саннар 6 төрле була. (юк)

  7. Алты-җиде - парлы сан. (әйе)

  8. Саннар сүзләр белән дә, цифрлар белән дә языла. (әйе)

  9. 10 саны микъдар саны. (әйе)

  10. Саннарны җөмләдә синонимнар белән алыштырып була. (әйе)

  11. 100 ел - ике гасыр. (юк)

  12. 50 - тамыр сан. (әйе)

  13. Сан ачыклаган исем аныклагыч була. (юк)

  14. Егерменче тәртип саны.(әйе)

  15. Вакланмалы саннар микъдар санына керә.(әйе)

  16. Биш-алты - парлы сан. (әйе)

  17. Мең - кушма сан. (юк)

  18. Парлы саннар сызыкча аша языла. (әйе)

  19. Өчйөз алтмыш биш - тезмә сан. (әйе)

  20. 25 елның синонимы - чирек гасыр.(әйе)


II төркем капитанына

  1. Сан предметның санын, исәбен белдерә. (әйе)

  2. Саннар ничек, кайсы соравына җавап бирәләр? (юк)

  3. Санның 5 төркемчәсе бар? (әйе)

  4. Рим цифрларыннан соң кушымча языла. (юк)

  5. Унау җыю саны була? ( әйе)

  6. Цифрлар - саннарның шартлы билгеләре. (әйе)

  7. Меңнәрчә чама саны. (әйе)

  8. Сан барлык җөмлә кисәге булып та килә ала. (әйе)

  9. Кушма, тезмә, парлы саннар ясалма саннарга керә. (Әйе)

  10. Сиксәнешәр тәртип саны.(юк)

  11. Ике санының синонимы пар, куш, игезәк.(әйе)

  12. Өч йөз илле алты - кушма сан. (юк)

  13. Тәртип саны предметларның урнашу тәртибен белдерә.(әйе)

  14. Бишәү, алтау, җидәү - микъдар саны. (юк)

  15. Бүлем саны предметларның тигез өлешләргә бүленүен белдерә. (әйе)

  16. Җиде-сигез - парлы сан. (әйе)

  17. Җыю санының саналмышы булмый.(әйе)

  18. Бүлем саны -ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары ярдәмендә ясала. (әйе)

  19. 50 кушма сан.(юк)

  20. Тезмә саннар аерым языла.(әйе)

Арифметик табышмаклар.

1.Ике сигез -уналты,

Тагы сигез, тагы алты. (Утыз)

2.Өчәү-өчәү өч төштә,

Берәү генә бер төштә.(Ун)

3.Очкан өч карга,

Кунганнар талга,

Өчәү кунса, бер тал артып кала.

Ничә карга, ничә тал? -

Җавабын үзең табып ал.

(Өч карга, ике тал)

4.Утыра, ди, дүрт мәче,

Һәр мәче алдында -өч мәче,

Һәр мәченең койрыгында - бер мәче,

Барысы ничә мәче булган?

(Дүрт мәче)

V тур "Башын әйтәм, ахырын тап" дип аталган бәйге.


I төркемгә:


Иренгән ике атлар.

Кырык эш кырык җирдә кырылып ята.

Үз туксаны туксан, кешенеке сиксән тугыз.

Өч көн кунак бул, өч көннән соң ерак бул.

Беркемнең дә башы ике түгел.

Батыр бер үләр, куркак мең үләр.

Бер рәхмәт мең бәладән коткара.

II төркемгә:

Ике куян артыннан кусаң, берсен дә тота алмассың.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Алтыдагы алтмышка.

Биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян.

Дүрт аяклы ат та сөртенә.

Ике яңа дустан бер иске дус яхшырак.


Ә хәзер халык авыз иҗатын дәвам итеп сан кергән әкият исемнәре уйлыйбыз.

VII Ә хәзер җыр тыңлыйбыз һәм бергәләп кушылып җырлыйбыз.


"Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җыры тыңлана.

  • Укучылар, бу җырда сез темабызга туры килгән сүзләр ишетмәдегезме?

  • Әйе, укучылар, тормышыбызны саннан башка күз алдына китереп тә булмый. Һәм сез дә интеллектуаль уенда саннар турында күп белүегезне күрсәттегез. Ә хәзер җыелган жетоннарны саныйбыз. Җиңүче төркемне билгелибез. Алга таба да саннарны дөрес кулланырсыз, өйрәнерсез дип ышанып калам. Уңышлар сезгә, укучылар! Ә Сезгә игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!


Саннар табышмакларда

Мич тулы пәрәмәч,

Уртасында бер калач.(Күк,йолдызлар,ай)

Кырда үскән бер бала

Өйгә килеп моңлана.(Курай)

Бер чынаяк эчендә

Ике төрле сөт тора.(Йомырка)

Бер анадан биш бала.(Кул һәм бармаклар)

Утыра бер чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк.(Кәбестә)

...

Җиде кат тун кигән(Суган)

Санлы башваткыч сораулар


Бер баладан:"Син ничә яшьтә?"-дип сораганнар. Ул:"Яшемнең саннарын алыштырып куйсагыз, утыз алты яшькә зураермын", -дигән. Бу бала ничә яшьтә?(Унбиш яшьтә)

Биш алманы биш кешегә берәр алмадан бүлегез дә, берсе кәрҗиндә калсын.

(Бер кеше алманы кәрҗине белән ала)

Сигез таякның дүртесен сындыргач, ничә таяк кала?

(Унике таяк)

Әгәр төнге сәгать уникедә яңгыр яуса, җитмеш ике сәгатьтән соң көн кояшлы булырмы?

(Җитмеш ике сәгатьтән соң яңадан төнге 12 була.)

- Безнең ярышыбыз тәмам. Нәтиҗә ясау өчен сүзне жюрига бирәбез. Укучылар шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълуматлар алгансыздыр дип ышанып калабыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт !




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал