- Учителю
- План конспект урока по татарскому языку на тему ' Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплектә төрләнеше'
План конспект урока по татарскому языку на тему ' Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплектә төрләнеше'
Дәрес темасы: Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплектә төрләнеше.
Максат:1) Өйрәнгән сүзләрне кабатлау һәм сөйләмдә активлаштыру; хәзерге заман хикәя фигылләрнең берлек санда төрләнешен ныгыту.
2) Хәзерге заман хикәя фигылләрне күплек санда 1 нче затта төрләнеше белән таныштыру һәм күнегүләр белән ныгыту; кушымчаларны дөрес ялгый белү.
3) татар теленә сөю, аны өйрәнүгә кызыксынучанлык тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа теманы аңлату.
Метод - алымнар: аңлату - күрсәтү , сүзлек белән эш , тәрҗемә эше , сорау - җавап , әңгәмә.
Материал : Татар теле Татарский язык Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле hәм уку дәреслеге./ И.Л.Литвинов,Э.Р.Садыкова, Л.И.Гарипова - Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2009
Җиһазлау : тема буенча презентация Power Point, экран , тестлар язылган карточкалар.
Дәрес барышы
I . Оештыру. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру. ( 2минут)
-
Исәнләшү.( җыр белән)
- Исәнмесез!
-Исәнмесез!
-Хәлләр ничек?
-Яхшы , рәхмәт. Ә сезнең хәлләр ничек?
- Бик яхшы, рәхмәт.
2. Дежур укучы белән әңгәмә.
- Бүген кем дежур?
- Бүген мин дежур.
- Бүген ничәнче число?
- Бүген ________________ .
- Атнаның нинди көне?
- Бүген пәнҗешәбе (җомга)
- Бүген көн нинди?
- Бүген көн салкын ( салкынча, җылы).
- Сыйныфта кемнәр юк?
-Сыйныфта ________________
Балалар сез дәрескә әзерме?
-
Әйе, әзер!
II . Ориентлаштыру, мотивлаштыру этабы.
Актуальләштерү.
-
Фонетик зарядка.
Ө-Өйрән!- Өйрәнә-өйрәнми
Ү-Үс! Үсә-үсми
Ә-Әзерлә! Әзерли-әзерләми
Йөз! Йөзә-йөзми
-
Өйрәнгән сүзләрне(лексиканы) искә төшерү.(татарчадан-русчага)
Бар!Ул бара . Ул бармый.
Эшлә! Ул эшли . Ул эшләми
Йөз! Ул йөзә. Ул йөзми.
Ярат! Ул ярата.Ул яратмый
Тот! Ул тота. Ул тотмый.
( Русчадан- татарчага беренче рәттән башлыйбыз).
Пиши! Он пишет. Он не пишет.Он пишет на доске.
Расти!Он растет. Я расту. Красивый цветок растет
Он возращается. Я не возвращаюсь.
Он ловит. Ты ловишь
-
Бирелгән җөмләләрне тәрҗемә итәргә.(Перевести на татарский язык.)
Красивая утка идет. Утки плавают на воде. Я вижу красивую утку.
-
Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү. ( по рисункам составляем предложение).
-
Рәсем буенча сораулар төзү.
III. Яңа материалны өйрәнү.
Ишектә шаку тавышы ишетелә.
-
Балалар ишек шакыйлар. Кем килде икән?
Үрдәкләр киемендә балалар килеп керәләр.
-
Исәнмесез, балалар!
-
Исәнмесез!
Безгә үрдәк бәбкәләре кунакка килгәннәр. Алар сезнең янга буш килмәгәннәр, бүләк белән килгәннәр.Бүләкләре серле, биремле. Сез игътибар белән аларны тыңлагыз. Бирелгән сорауларга җавап бирегез.( К нам утята в гости пришли. Они пришли к нам не пустыми руками, а с подарками. Подарки загадочные, с заданиями. Вы их внимательно слушаайте и загадайте, отвечайте на их вопросы)
Игътибар! Җырны тыңлыйбыз.
Музыка яңгырый." Үрдәкләр " җыры башкарыла.
Без үрдәкләр,
Гел йөзмәктә.
Суны бик яратабыз.
Көне буе коенабыз.
Кичен өйгә кайтабыз.
Туннарыбыз безнең ап-ак
Муеннарыбыз ап-ак.
Без атлыйбыз,
Шулай вак-вак.
Гөрләшәбез бак-бак
Без үрдәкләр,
Гел йөзмәктә.
Суны бик яратабыз.
Балыкларны без тотабыз.
Үләннәрне йотабыз.
Туннарыбыз безнең ап-ак
Муеннарыбыз ап-ак.
Без атлыйбыз,
Шулай вак-вак.
Гөрләшәбез бак-бак
Без үрдәкләр,
Гел йөзмәктә.
Суны бик яратабыз.
Без йөзәбез, без чумабыз.
Тиз үсәбез шуңа без
-
Балалар монда без үткән дәресләрдә өйрәнгән нинди сүз бар?
-
- әйе, " без" сүзе.
-
Ничек тәрҗемә итәбез?( Как переводим это слово?)
-
Без- мы.
-
Без үрдәкләр- мы утки.
-
Үрдәкләр нинди?
-
Үрдәкләр ап-ак, матур.
-
Игътибар! Экранга карыйбыз .
-
Сейчас находим слова которые обозначают действия и отвечают на вопрос нишли?
-
Без яратабыз, коенабыз, кайтабыз, тотабыз, ашыйбыз, йөзәбез, уйныйбыз,үсәбез.
-
Тәрҗемә итәбез (Переводим ).
-
Мы любим, купаемся, возвращаемся, ловим, кушааем, плаваем, играем, растем
-
К этим словам какие окончания прибавлено?
-быз/ -без.
- Дөрес.
ашыйбыз
утыра...
Без бара...
йөзәбез
эчә…
үсә…
Молодцы. Когда мы используем слово без мы прибавляем к словам, которые обозначают действия, окончания -быз( к твердым словам) /-без(к мягким словам).
-
Игътибар! Экранга карыйбыз.
Сез яратасыз, коенасыз,кайтасыз, атлыйсыз,гөрләшәсез,тотасыз, йотасыз, йөзәсез, чумасыз, үсәсез.
-
Нәрсә үзгәрде? (Что изменилось?)
-
Да , мы использовали слово сез и окончания изменились.
-
Мы прибавляем окончания -сыз или -сез
-
Дәреслек белән эш.
*Дәреслекне ачабыз. 80 нче бит 3 нче күнегү. Кагыйдәне укыйбыз.(Открываем учебники стр. 80 упр.3 ,читаем правило).
* 5нче күнегү, 80 бит (устно)
IV.Күңелле ял минуты.( музыка)
" Үрдәкләр " җырына физкультминутка
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. Слова расположи в свои домики.(Тактага чыгып эшлиләр.)
Без нишлибез? Сез нишлисез?
Сүзләр: барабыз, яратасыз, йөзәсез, уйныйбыз, ашыйм, йөгерәсез , сикерәбез,юасыз, көләбез,утырасыз,эчәбез, эшлибез,карыйсыз, юынабыз
2.Төркемнәрдә эшлибез.
1 нче төркем.
Допиши окончания.
Мин урындыкта утыра___. Син чәй эчә_____. Без диванда утыра_____.
Сез суда йөзә_______. Сез мәктәпкә бара_____.
2 нче төркем.
Найди ошибку и исправь ее.
Мин икенче сыйныфта укыйсың. Без мәктәпкә барабез. Сез китап укыйсыз.
3 нче төркем.
Впишите нужное слово, выбрав его из скобок. ( Син, Без, Сез)
..... мәктәптән кайтасың. .......урманга барасыз. .... тактага язабыз.
Тикшерәбез. 1нче төркемнең дөрес җавапларын тыңлыйбыз.
Мин урындыкта утырам. Син чәй уйнамыйсың . Без диванда утырабыз. Сез суда йөзәсез.
Сез аңлыйсыз. Без үсәбез.
2 нче төркемнең җавапларын тикшерәбез.
Мин икенче сыйныфта укыйм. Без мәктәпкә барабыз. Сез китап укыйсыз.
3 нче төркемнең җавапларын тикшерәбез.
СИН мәктәптән кайтасың. СЕЗ урманга барасыз. БЕЗ дәфтәргә язабыз.
VI. Йомгаклау.
-
Рефлексия.
-
Без, сез сүзләрен ничек тәрҗемә итәбез?
-
Когда мы что-то делаем какие окончания прибавляем?
-
Без нишлибез?
-
Без уйныйбыз, ашыйбыз, утырабыз.
-
Сез нишлисез?
-
Сез уйныйсыз, карыйсыз, эшлисез
2. Укучылар эшчәнлеген бәяләү, билгеләр кую.
3. Үзбәя.
Сез хәзер үз эшегезне бәялисез: өстәлдә үрдәк бәбкәләре ята. Бик яхшы эшләсәгез - "5" ле билгесе тоткан үрдәк бәбкәсе, дәрестә үзегез теләп катнашсагыз - "4"ле билгеле үрдәк бәбкәсе; укытучы сорагач кына җавап бирсәгез - "3" ле билгеле үрдәк бәбкәсе. (Оцените свою работу на уроке: возмите на руки утят )
утенок с "5" - я работал очень активно;
утенок с"4" - принимал участие на уроке, но нужно быть активнее;
утенок "3" - принимал участие на уроке по вызову учителя.
3. Өйгә эш. 3 җөмлә язарга