7


Авторская программа ЕРТ на 5

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Әгерҗе муниципаль районы Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбе

























Авторлык программасы

"БРТ - бишкә"













Төзеде:

Кәримова Лидия Илдус кызы,

Әгерҗе районы Тирсә урта

мәктәбенең 1нче кв.

категорияле укытучысы.







2015









Аңлатма язуы

Республикабыз мәктәпләрендә белем алган һәм 9 нчы сыйныфны тәмамлаган һәр укучы татар теленнән имтиханны бердәм республика тесты (БРТ) формасында тапшырырга тиеш була. Ә бу үз чиратында ныклы әзерлек таләп итә. Үзәктә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү - төп бурыч. Менә монда татар теленнән оештырылган курсның әһәмияте искиткеч зур. Бу курслар - бөтен укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Мондый эшчәнлек укучыларга сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, белемнәрне тирәнәйтергә, татар теле предметына кызыксыну уятырга ярдәм итә.

"БРТ - бишкә" дип аталган авторлык курс программасы - хәзерге мәктәп курсының яңа моделе. 17 сәгатькә исәпләнгән бу курс татар мәктәбендә белем алучы татар балалары өчен каралган, 9нчы сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. Программа нигезендә урта сыйныфларда өйрәнелгән материалны тирәнтен үзләштерү күздә тотыла.

Бу курс укучыларга гуманитар профильгә юнәлеш бирә һәм бердәм республика тестына әзерләү курсы булып тора. Ул укучыларны мәктәп программасына кертелгән теоретик материалларны кабатлау, бердәм республика тесты кагыйдәләре һәм таләпләре белән таныштыруга юнәлтелгән.

Курсның төп максаты:

- укучыларның татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрне системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү барышында бердәм республика тестына әзерләү.





Бурычлар:

-фонетика, орфоэпия, орфография, лексика, грамматика буенча алган белемнәрне искә төшерү, ныгыту;

- текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны таба белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү, текстка өлешчә лингвистик анализ ясау күнекмәләре булдыру;

- язма һәм сөйләм телен камилләштерү; телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

- укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү;

- татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү.

Тәкъдим ителгән күнегүләр һәм биремнәр системасы укучыларның төп грамматик һәм синтаксик берәмлекләрне стилистик яктан куллану үзенчәлекләре турындагы белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү максатыннан алынды.

Биремнәр дифференциаль (җиңелдән - авырга), татар теленнән урта мәктәп материалын мөстәкыйль кабатлау, системага салу өчен әһәмиятле булып тора. Дәресләрдә бергәләп эшләү белән индивидуальлекне дә дөрес чиратлаштырырга кирәк.

</



















Программаның эчтәлеге

I Кереш. Электив курсның максатын, бурычларын әйтү, эчтәлеге белән таныштыру.Татар теленнән бердәм республика тесты турында мәгълүмат бирү, биремнәргә күзәтү ясау. (1 сәгать)

II Фонетика. Тартык һәм сузык авазлар. Авазлар һәм хәрефләр. Сингармонизм законы, аның төрләрен аерырга өйрәнү. Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше. Иҗек турында искә төшерү, сүз басымын дөрес билгеләү, интонация турында мәгълүматлы булу. (2сәгать)

III Графика, орфография. Орфоэпия, графика, орфография буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, орфографиянең принципларын искә төшерү.(2 сәгать)

IV Морфология. Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләрен искә төшерү (3 сәгать)

V Синтаксис. Төп синтаксик берәмлекләр:сүзтезмә, җөмлә, текст. Сүз, тезмә сүз һәм сүзтезмәләрнең аерымлыгы. Сүзтезмәләрнең грамматик мәгънәсе. Сүзтезмәнең төзелеше. Сүзләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнеш. Синтаксисның өйрәнү объекты. Хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт. Гади җөмлә. Җөмлә төрләре. Бер составлы, ике составлы, тулы, ким, бер составлы фигыль һәм исем җөмләләр. Иярчен кисәкләрнең әһәмияте. Җөмләдә иярчен кисәкләрнең аерымлануы. Тиңдәш кисәкләрнең сөйләмдәге роле. Тиңдәш кисәкләр янында бәйләүче чаралар, гомумиләштерүче сүзләр. Кушма җөмлә төрләре. Җөмләләрне схемаларда күрсәтү күнекмәләрен ныгыту. (4 сәгать)



VI Текст буенча эш, текстка лингвистик анализ ясау үзенчәлекләре белән таныштыру, кыска изложение язарга өйрәнү (4 сәгать)

VII Йомгаклау. Өйрәнгәннәрне тикшерү максатыннан имтихан биремнәре эшләп карау (1 сәгать).

Укучылар үзләштерергә тиешле тел осталыклары һәм күнекмәләр:

- татар тел гыйлеме буенча алган белемнәрне дөрес куллану, грамматик кагыйдәләрне белү;

- текстка лингвистик анализ ясый белү;

- тиешле тыныш билгеләрен кую һәм аларны дәлилләү;

- сөйләмә һәм язма формаларда сочинениеләрне, сөйләмнең төрле төрләренә туры китереп, төрле жанрда язу;

- укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру.

- сүзлек составындагы татар теленең үз сүзләрен, башка телләрдән кергән алынма сүзләрне, төрле тармакка караган сүзләрне аера белү, алардан урынлы файдалану; синоним, антоним һәм омонимнарның үзенчәлекләрен белү; аңлатмалы сүзлек; фразеология һәм синонимнар, шулай ук башка төр сүзлекләрдән нәтиҗәле файдалану; укучының үз сөйләмен һәм чит кеше сөйләгәнне сүз һәм фразеологик берәмлекләрнең төгәл, стилистик яктан урынлы кулланылуы ягыннан бәяли алу;

- сүз ясалышы төрләрен белү; сүз ясалышы белән форма ясалышы арасында аерманы аңлату;

- сүзләрне төркемләү принципларын аңлата алу; һәр сүз төркеменең төп билгеләрен, төрләнешен, төркемчәләрен аера белү; сүзләргә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ ясау күнекмәләренә ия булу; сөйләмдә сүз төркемнәрен дөрес һәм урынлы куллану;

- синтаксисның нәрсәгә өйрәтүен, сөйләм берәмлекләрен белү; сөйләмдә сүзләр бәйләнешен һәм аларны формалаштыру чаралары үзләштерү; сүзтезмә һәм җөмлә билгеләрен белү һәм аларны мисаллар белән дәлилли алу; гади һәм кушма җөмләләрне бер-берсеннән аера белү; әйтелү максатыннан чыгып, җөмлә төрләрен (хикәя, сорау, боерык җөмләләрне), шулай ук тойгылы җөмләне белү, аларны дөрес интонация белән укый (әйтә) алу; җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен, аерымланган иярчен кисәкләрне, тиңдәш кисәкләрне, эндәш сүзләрне һәм кереш сүзләрне тану, аларга хас үзенчәлекләрне мисаллар өстендә аңлата алу; тезмә кушма җөмләләрнең төрләрен, иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләрен, аларга хас бәйләүче чараларны аңлату; кушма җөмләләрнең компонентлары арасында тыныш билгеләрен дөрес кую, җөмләләрне дөрес интонация белән уку (әйтү) күнекмәләренә ия булу, катлаулы төзелмәләрне һәм теземне гамәли рәвештә үзләштерү һәм дөрес интонация белән укый белү; туры һәм кыек сөйләмгә хас интонация һәм тыныш билгеләрен үзләштерү; җөмләләрне төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан аера алу; җөмләләргә тулы синтаксик анализ ясый белү;

- тыныш билгеләренең мәгънә ачыклыгы өчен бик кирәкле чара булуына төшенү һәм шуны мисаллар өстендә аңлата алу; җөмлә ахырында, кушма җөмлә, катлаулы төзелмә өлешләре арасында тыныш билгеләрен дөрес кую һәм шуларга аңлатма бирә алу; җөмлә кисәкләре арасында (ия һәм хәбәр арасында - сызык), җөмләнең аерымланган кисәкләре (аныклагыч һәм хәлләр), модаль кисәкләр (эндәш сүзләр, кереш сүз һәм кереш җөмләләр), тиңдәш кисәкләр; ымлык һәм аваз ияртемнәре, шулай ук әйе һәм юк сүзләре янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую; куштырнакларның куелу очракларын (диалог формасындагы язылмаган туры сөйләмне аеру; китап, газета, журнал һәм төрле оешма исемнәрен белдерү, я гадәти мәгънәсеннән башкачарак мәгънә белдергән сүзләрне сиземләтү өчен) гамәли рәвештә куллана белү; шулай ук күп нотаның ролен (текст яки абзац башында - дәвамы булуын, текст эчендә - төшереп калдырылган сүз яки җөмлә булуын, текст азагында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен) аңлау; шартлы рәвештә тыныш билгесе буларак карала торган "кызыл юл"ның ролен аңлата алу.

- имтихан кагыйдәре һәм татар теленнән БРТ тапшырудагы үзенчәлекләрне белү, гамәли үзләштерү;

- тәкъдим ителгән текстка карата үз фикерен анык белдереп, әдәби-иҗади инша язарга өйрәнү;



Курсның метод һәм алымнары:

1. Мәгълүмати алымнар: әңгәмә, таблицалар , схемалар куллану.

2. Хисләргә тәэсир итү методлары: картиналар, репродукцияләр куллану, иҗади конкурслар оештыру.

3. Практик дәресләр: проектлар төзү, мөстәкыйль эшләр.

4. Лингвистик анализ.

Көтелгән нәтиҗәләр:

а) тел күренешләрен анализлый, төркемли белү;

ә) тел берәмлекләрен төгәл сайлый, дөрес файдалана белү;

б) төрле функциональ стильгә һәм функциональ - мәгънәви сөйләм төрләренә караган текстларга лингвистик анализ ясый белү;

в) максатка яраклаштырып, үз сөйләмен оештыра белү;

г) сөйләмен үзлектән тикшерә белү.





Укучыларның белемнәрен бәяләү:

Бу курс программасында укытуның традицион булмаган яңа формаларына һәм алымнарына зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә объектив һәм уңайлы ысулларның берсе булган тестлар аеруча киң файдаланыла. Тестлар ике бүлектән тора: теориягә караган тест сораулары һәм гамәли тест сораулары. Тест сораулары берничә вариантта эшләнде. Һәр укучыга, эшен бәяләү өчен, папка-портфолио ачылды. Бөтен тест нәтиҗәләре шунда тупланып барылды. Эшнең нәтиҗәсе укучыларның бердәм республика тестын уңышлы бирү булды.

Куллану масштабы: аерым педагог һәм белем бирү учреңдениесе дәрәҗәсендә укыту процессында коллектив укыту системасында кулланырга мөмкин.

Кушымтада дәрес үрнәкләре тәкъдим ителә. Алардагы биремнәр логик эзлеклелектә, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде.

Тематик планУкытучы чыгышы

Әңгәмә



Сорауларга җавап

Тест чишү







II Фонетика (2 сәг).





2

Тартык һәм сузык авазлар. Авазлар һәм хәрефләр. Сингармонизм законы, аның төрләре.

1

Карточкалар белән эш, анализ

Таблица төзү

Әңгәмә

Тест





3

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше. Иҗек, сүз басымы. Интонация.

1

Әңгәмә т

Төркемнәрдә эшләү

Карточкалар буенча эш

Схемалар төзү Мөстәкыйль эш

Тест чишү

Фонетик анализ





III Графика, орфография. (2сәг)





4

Орфоэпия, графика, орфография буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Укытучы чыгышы

Лекция

Карточкалар белән эшләү

.

Практикум

Тест чишү







5

Орфографиянең принциплары

1

Таблица - схема төзү



Тест эшләү









IV Морфология (3сәг)





6

Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләре

1

Укучылар чыгышы

Терәк схемалар төзү



График диктант

Иҗади эш "Табигатьнең серле бүләге"





7

Практик дәрес

1

Практикум.

Төркемнәрдә эшләү

Тест чишү

Морфологик анализ





8

Морфологик анализ

1

Практикум

Тест

Анализ





V Синтаксис (4 сәг)





9

Төп синтаксик берәмлекләр:сүзтезмә, җөмлә, текст. Сүз, тезмә сүз һәм сүзтезмәләрнең аерымлыгы. Сүзтезмәләрнең грамматик мәгънәсе. Сүзтезмәнең төзелеше. Сүзләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнеш.

1

Укучылар чыгышы Төркемнәрдә эш

БСҮ сочинение

Бер-береңә контроль





10

Синтаксисның өйрәнү объекты. Хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт. Гади җөмлә. Җөмлә төрләре. Бер составлы, ике составлы, тулы, ким, бер составлы фигыль һәм исем җөмләләр.

1

Таблица

Әңгәмә

Төркемнәрдә эш

Тест чишү

Анализ ясау





11

Иярчен кисәкләрнең әһәмияте. Җөмләдә иярчен кисәкләрнең аерымлануы. Тиңдәш кисәкләрнең сөйләмдәге роле. Тиңдәш кисәкләр янында бәйләүче чаралар, гомумиләштерүче сүзләр.

1

Практик эш

БСҮ

Сорау-җавап

Сочинение





12

Кушма җөмлә төрләре. Җөмләләрне схемаларда күрсәтү күнекмәләрен ныгыту.



Карточка буенча эш

График төзү





VI Текст буенча эш, текстка лингвистик анализ(4 сәг)





13

Кыска изложение язарга өйрәнү

1

Төркемнәрдә эш

Текст буенча эш

Сорау-җавап





14



Кыска изложение язарга өйрәнү

1

Текст буенча эш

Изложение язу Белемнәрне барлау





15

Текстка лингвистик анализ

1

Текст буенча эш

Эзләнү-тикшеренү

Төркемнәрдә эш

Анализ, проект яклау





16

Текстка лингвистик анализ.

1

Төркемнәрдә эш

Анализ, проект яклау





VII Йомгаклау





17

Йомгаклау.

1

Тест

Сорау-җавап.

Белемнәрне барлау

Курсның әһәмиятен ачыклау.









Әдәбият исемлеге

Укучылар өчен:

  1. Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле. 10-11 нче сыйныфлар өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2006.

  2. Харисова Ч.М. Татар теле. Теория. Күнегүләр. Тестлар. - Казан: Мәгариф, 2006.

  3. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле. Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. - Казан: Тат.кит.нәш., 2005

  4. Бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар теле. Татар мәктәпләре һәм рус телле мәктәпләрнең татар сыйныфлары өчен. Школа, Казан, 2007.

  5. Татар теленнән бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен кулланма. Школа, Казан, 2008.

  6. Сафиуллина Ф.С., Набиуллина Г.А. Татар теленнән тестлар. Синтаксис. - Казан: "Яңалиф" нәшрияты, 2006.

Укытучылар өчен:

1. Вәлиуллина З.М., Зиннәтуллина К.З., Сәгыйтов М.А. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. - Казан, 1972.

2. Галлямов Ф. Синтаксик һәм пунктуацион анализ. Мәгариф. - 2004. - № 2, № 5, № 7.

3. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2008.

  1. Татар телендә гомуми белем бирүче мәктәпләрнең IX сыйныф укучыларына 2013нче елда татар теленнән яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясе уздыру өчен контроль бәяләү материалларының күрсәтмә варианты.

  2. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа:5-11 нче сыйныфлар.-Казан: Мәгариф, 2010.

  3. Гыйззәтуллина Р.Р. "Синтаксис нигезләре" электив курс, 2012































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал