7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку (тат. гр.) для 6 класса

Рабочая программа по татарскому языку (тат. гр.) для 6 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



"Каралды" "Килешенде" "Раслыйм"

Методик берләшмә җитәкчесе Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Мәктәп директоры:

_________Шәйхетдинова Ф.Н. ___________ /Сәгъдиева Р.Ф. / Вахитова М. А _______

Беркетмә №1 "26" август 2016 ел " 29" август 2016 ел Пр. № "01 " сентябрь 2016 ел









6 НЧЫ А СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН (ТАТАР ТӨРКЕМЕ)

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче: Шәрифҗанова Фирдәүсә Камил кызы,

татар теле һәм әдәбият укытучысы













Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №1, " 29" август, 2016 ел.







2016-2017 уку елы

Татар теленнән эш программасы

6 нчы сыйныф, татар төркеме

Барлык сәгатьләр саны - 140

Атналык сәгатьләр саны - 4

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы



Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2010 ел), 6 нчы сыйныф өчен Н.В.Максимов, З.М.Хәмидуллина тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2009), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.



Эш программасы структурасы



Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Рус мәктәбендә белем алучы татар балаларына татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары



- татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, теленә хөрмәт белән карау хисе

тәрбияләү;

- татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү;

- сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү;

- телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;

- телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллана белү;

- укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү, укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.





Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Аралашу ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану. Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм үзләштерү). Текстның эчтәлеген кыскача, тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу.

Лингвистик компетенция. Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә. Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану. Фонетика һәм орфоэпиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану. Лексикологиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану. Морфологиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану.

6 нчы сыйныфны тәмамлаган татар балалары (рус мәктәбендәге) үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр



- телдән һәм язма сөйләм, диалог һәм монолог, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

- тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә хабәр ителгән мәгълүматны аңлау;

- сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын саклау;

- татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;

- сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерә белү;

- сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;

- сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;

- текстның планын төзү, тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.





Эш программасының эчтәлеге



6 класс татар теле (140 сәг.)



Исем. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары, килеш һәм тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Алынма сүзләрдәге килеш һәм тартым кушымчалары.

Исемнәрнең ясалышы.Исемнәргә морфологик анализ ясау.



30 сәг.

5

1



1

1



Сыйфат, Аның лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфатның исем­ләшүе. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатларның ясалышы.Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

21 сәг.

2



1

1

1



Сан. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Татар телендә саналмышның кулланы­лу үзенчәлеге. Саннарның исемләшүе. Сан төркемчәләре:микъдар саны;тәртип саны;чама саны;бүлем саны;җыю саны.Саннарның ясалышы, аларның дөрес язылышы. Саннарга морфологик анализ ясау. Кабатлау.

20 сәг.

1



1

1

1

1

Рәвеш. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. саф рәвешләр;охшату-чагыштыру рәвешләре;күләм-чама рәвешләре;урын рәвешләре;вакыт рәвешләре;сәбәп-максат рәвешләре.

Рәвешләрнең ясалышы. Рәвешләргә морфологик анализ ясау.

19 сәг.

1

1

1



1



Алмашлыкларның мәгънә төркемчәләре: зат алмашлыклары;

сорау алмашлыклары;билгесезлек алмашлыклары;юклык лмашлыклары;билгеләү алмашлыклары;тартым алмашлыклары;күрсәтү алмашлыклары.Алмашлыкларның сөйләмдә дөрес кулланылышы.

Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

27 сәг.

1

1

1

2

1



Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

7 сәг.



1









Барлыгы:

140

10

5

5

5

5

1





Бәйләнешле сөйләм үстерү

  1. Юл йөрү кагыйдәләрен белүне күрсәткән, 7-8 репли­кадан торган диалог төзү.

2. Әти-әниеңә яки туганнарыңа рәхмәт әйтеп хат язу.

3. Табигатьне саклау турында газетага мәкалә язу.

  1. Укучыларның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, кечкенә хикәяләр төзү.

  2. Әдәбият дәресләрендә өйрәнелгән әсәрләрне кулланып,сочинениеләр язу.

  3. Сүз төркемнәрен өйрәнгәч, алган белемнәренә таянып, грамматик биремле диктантлар язу, тестлар эшләү.

  4. Төрле сүз төркемнәре кергән җөмләләрне татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итү. Сүзлекләрне куллану.

  5. Уңай кешелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан чы­гып сайланган текстлар буенча изложениеләр язу.





Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү

1. Дәреслектәге «Белемегезне тикшерегез» биремнәре

2. Мәгариф журналындагы контроль эшләр, тестлар һәм диктантлар

3. Татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханы. Татар мәктәпләре, гимназияләре, рус мәктәпләренең татар төркемнәре һәм рус телле укучыларына бердәм республика имтиханнарына әзерләнү өчен методик кулланма. Казан. Школа. 2007



Класстан тыш эшләр

- Фонетик КВН;

- Лексика дөньясына сәяхәт;

- Фольклор кичәсе;

- Кичә дәрес «Без татарлар, туган телебез - татар теле»;

- Телләр атналыгына лингвистик газета чыгару



Укыту-методик комплекты

1. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары (Казан. «Мәгариф» нәшрияты 2010);

2. Рус мәктәпләрендәге татар далаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты (Казан, 2008);

3. М.В.Максимов, З.М.Хәмидуллина. Татар теле. Казан. Мәгариф. 2010



Татар теленнән календарь - тематик план



"Ин матур тел - туган тел, Әнкәм сөйләп торган тел " темасына сөйләшү

2.09





Кабатлау-13сәг., БСҮ-3 сәг.

2-

3.

Фонетика. Басым.

2

Практик дәрес



Әңгәмә, практик күнегүләр эшләү

Аваз-хәреф анализы. Сүзләргә басым кую тәртибе.

5.09

6.09



4-

5.

Тамырга кушымча­лар ялгану

2

Кабатлау дәресе

Әңгәмә, практик күнегүләр эшләү

Тамырга кушымчалар ялгану үзенчәлеге.

8.09

9.09



6.







7.

Җөмләнең баш кисәкләре . Сайланма диктант.



Җөмләнең иярчен кисәкләре.

1







1

Практик дәрес



Әңгәмә, практик күнегүләр эшләү

Җөмләнең нигезе булган ия һәм хәбәр. Аларнын сораулары. Иярчен кисәкләр: аергыч, тәмамлык, хәл. Аергычның төп сыйфат, исем белән белде­релүе. Тәмамлыкның исем һүм исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелүе. Хәлнең, гадәттә, рәвеш, исем, фигыльләр белән белдерелүе.

12.09

13.09



8/1

Кереш диктант

1

Контроль дәрес

Аңлату, диктант яздыру

Эшчәнлек процессына бәя бирә белү. Эш тәртибен аңлау.

15.09



9.

10.

Әйтү максаты буен­ча җөмлә төрләре

2

Яңа материал аңлату

Әңгәмә, күчереп язу, күнегүләрдәге биремнәрне үтәү

Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне аера һәм дөрес интонация белән укый белү. Хикәя җөмләдә нинди дә булса күренеш, вакыйга, хәл, әйбер турында хәбәр ителүе. Сорауны белдереп, сорау интонациясе белән әйтелә торган җөмләнең сорау җөмлә булуы. Боерык җөмләнең боеру, үтенү, чакыру мәгънәләрен белдереп, үзенә генә хас күтәренкерәк тавыш белән әйтелүе.

16.09

19.09



11.

12.

Антонимнар, сино­нимнар

2

Кабатлау дәресе

Әңгәмә, күчереп язу, күнегүләрдәге биремнәрне үтәү

Уртак мәгънәле, бер-берсеннән мәгънә төсмерләре һәм язылышлары белән генә аерылып торучы сүзләрнең синоним дип аталуы Капма-каршы мәгънәле сүзләрнең антоним дип аталуы.

20.09

22.09



13.

14.

Сүз ясалышы. Тест

2

Катнаш дәрес

Әңгәмә, күчереп язу, күнегүләрдәге биремнәрне үтәү

Тамыр, ясалма, кушма сүзләрне аеру. Сүзнең төп мәгьәле кисәге тамыр булу.

Ясалма сүзнең тамырга ясагыч кушымча кушылып ясалуы. Ике сүзнең кушылып бер мәгънә белдерүе кушма сүз булуы.

23.09

26.09



15/2

16/3

БСҮ. Изложение язу.

2

Сөйләм телен үстерү дәресе

Мөстәкыйл язу,

бәйләнешле сөйләм үстерү

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап яза белү

27.09

29.09



17.

Сүз төркемнәре ту­рында төшенчә

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү

Морфология - тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган бүлеге.

Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча бер төркемгә берләштерелә торган сүзләрне суз төркемнәре дип атау. Телдә барлыгы 12 сүз төркеме булу. Аларның мөстәкыйль (исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре), бәйләгеч (бәйлек, теркәгеч), модаль (хәбәрлек сүз, ымлык, кисәкчә) сүз төркемнәренә бүленүе.

30.09





Исем-21сәг, БСҮ- 8 сәг.

18.

19.

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

2

Яңа материал өйрәнү дәресе

Аңлату, дәреслек белән эшләү, грамматик анализ, биремнәр үтәү

Исем - предметны һәм затларны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүз төркеме. Бер төрдән булган предметлар, затлар өчен уртак исемнәрнең уртаклык исем, бер төрдән булган предмет һәм затларның берсенә генә бирелгән исемнең ялгызлык исем булуы.

3.10

4.10



20/1

БСҮ. Мәкалә язу. "Без-табигать сакчылары"

1

Сөйләм үстерү дәресе

Б.с.ү. мөстәкыйль язу



6.10



21.

22.

Исем ясагыч ку­шымчалар.

2

Катнаш дәрес

Әңгәмә, күчереп язу, күнегүләрдәге биремнәрне үтәү

Исем ясагыч кушымчаларның, тамырга яки нигезгә ялганып, яңа мәгънәле лексик берәмлек барлыкка китерүе. Бу сүзләрнең ясалма сүзләр дип йөртелүе.

7.10

10.10



23.

24.

Исемнәрнең ясалы­шы

2

Яңа материал өйрәнү дәресе

Сөйләү, күнегү, мөст.язма эшләр

Ясалышлары ягыннан исемнәрнең тамыр, ясалма, кушма, тезмә, кыскартылма, парлы булулары. Ясалма исемнәрнең ясагач кушымча ялганып яса­луы. Кушма исемнәрнең берничә сүзнең кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килүе. Тезмә исемнәр соста­вына кергән кисәкләрнең барысы бер бөтенне тәшкил итүе. Парлы исемнәрнең сызыкча аша язы­луы. Кыскартылма исемнәрнең тезмә сүзләрнең баш хәрефләреңнән, сүзләрнең беренче иҗекләрен­нән, я беренче сүзнең баштагы ижеге һәм тулы бер сүздән ясалулары.

11.10

13.10



25/2



БСҮ. Тәржемә итү күнегүләре

1

Практик дәрес

Дөрес тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү

Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итүдәге үзенчәлекләр

14.10



26.

27.

Исемнәрнең берлек-күплек саны

2

Катнаш дәрес

Әңгәмә, күчереп язу, күнегүләрдәге биремнәрне үтәү

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе. Берлек саннын аерым күрсәткече булмау. Исемнәрнең күплек төренә -нар, -нәр -лар, -ләр кушымчалары ялгану. Ялгызлык исемнәрнең берлек санда гына кулланылуы.

17.10

18.10



28.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Ныгыту һәм камилләштерү дәресе

Аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү

Исемнәрнең 6 килеше булуы. Баш килешнең ку­шымчасыз булуы, калган килешләрнең кыек ки­лешләр дип аталуы. Килеш сораулары һәм кушым­чалары.

20.10



29.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Ныгыту дәресе

Әңгәмә, күчереп язу, күнегүләрдәге биремнәрне үтәү

Рус һәм татар телләрендә исемнәрне килешләр белән төрләндерүнең үзенчәлекләре.

21.10



30/3

БСҮ. Иҗади эш.

1

Практик дәрес

Үз фикереңне белдерә алу



24.10



31/4

БСҮ. Сочинение

1

Сөйләм үстерү дәресе



Әңгәмә, белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Сан килеш, тартым белән

төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү; сочинение элементларын өйрәнү

25.10



32.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

Ныгыту дәресе

Аңлату, дәреслек белән эшләү, күчереп язу, күнегүләр эшләү

Исемнәрнең предмет , затның башка бер предметка, затка караганлыгын тартым кушымчалары аша бел­дерүе. Тартым кушымчаларының предмет яки зат­ның сөйләүчегә (мин, без), тыңлаучыга (син, сез), сөйләмдә катнашмаган затка яки предметка (ул, алар) караганлыгын белдерүе.

27.10



33.

Тартымлы исемнәр­нең килеш белән төрләнеше

1

Ныгыту дәресе

Әңгәмә, күнегүләр үтәү, биремнәр үтәү, грамматик анализ

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләне­шендәге үзенчәлекләр: тартымлы исем килеш белән төрләнгәндә, исемгә башта тартым кушымчасы, аннары килеш кушымчасы ялгану.

28.10



34.

Тартымлы исем­нәрнең килеш белән төрләнеше

1

Ныгыту дәресе

Әңгәмә, күнегүләр үтәү, биремнәр үтәү, грамматик анализ

Тартымлы исемнәрне язма һәм әдәби телдә куллану үзенчәлекләре.

7.11



35/5

Исем темасына тест.

1

Тикшерү дәресе

Тест биремнәре үтәү.

Исем темасына тест буенча тикшерү эше



8.11



36.

Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйте­леш үзенчәлекләре

1

Материалны камилләштерү

Әңгәмә, күчереп язу, күнегүләрдәге биремнәрне үтәү

Татар теленә рус теленнән һәм аның аша башка телләрдән кергән исемнәрнең тартым, сан, килеш белән төрләнгәндә, татар теле кагыйдәләренә буй­сынулары. Калын авазга беткән алынма исемнәргә -калын, нечкә авазга беткән исемнәргә нечкә ку­шымча ялгану.



10.11



37/6

Исем темасына диктант

1

Контроль дәрес

Аңлату, әйтеп яздыру, мөст. биремнәр эшләү

Дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру,

11.11



38.

Хаталар өстендә эш

1

Уен-дәрес



Әңгәмә, иҗади эшләү

Җибәрелгән хаталарны төзәтә белү. Кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу

14.11



39.

Исемнәрнең җөм­ләдә кулланылышы

1

Матери

алны камил

ләштерү

Әңгәмә, кабатлау өчен биремнәр, сораулар бирү

Баш килештәге исемнең ия, хәбәр, тәмамлык, аер­гыч, хәл булып килә алуы. Җөмләдә иялек киле­шендәге исем - аергыч, төшем килешендәге исем -тәмамлык, юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт ки­лешләрендә килеп, кая? кайдан? кайда? сораула­рына жавап бирүче исемнәрнен хәл булып килүе.

15.11



40.

Исемнәрнен жөм-ләдә кулланылышы

1

Материалны камилләштерү

Әңгәмә, кабатлау өчен биремнәр, сораулар бирү

Җөмләләрне русчага тәрҗемә иткәндә җөмлә кисәкләренең үзгәрүе.

17.11



41/7

БСҮ. Диалог төзү

1

Сөйләм үстерү дәресе

Мөстәкыйль язу, сөйләм күнекмәләрен үстерү

Юл йөрү кагыйдәләрен белүне күрсәткән диалоглар төзү.

18.11



42.

43.

Исемнәргә морфоло­гик һәм морфологик-синтаксик анализ

2

Материалны камилләштерү

Әңгәмә, кабатлау өчен биремнәр, сораулар бирү

Исемнәргә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ ясау тәртибен үзләштерү.



21.11

22.11



44.

45.

Исемнәрне гому­миләштереп кабатлау

2

Теманы ныгыту, үстерү

Әңгәмә, кабатлау өчен биремнәр, сораулар бирү

Исемнәрне морфологик-синтаксик яктан тикшерү.

24.11

25.11



46/8

БСҮ. Хат язу

1

Сөйләм үстерү дәресе

Үз фикереңне белдерә алу

Әти-әииенә яки туганнарына рәхмәт хаты язу.

28.11





Сыйфат-14 сәг. БСҮ-7 сәг.

47.

Сыйфат турында төшенчә

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, дәреслек белән эшләү

Сыйфатның предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына жавап бирүе. Аның исемне ачыклап килүе. Сыйфат ачыклаган исемнең сыйфатланмыш булуы. Сыйфатның җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килүе.

29.11



48.

49.

Асыл һәм нисби сыйфатлар

2

Яңа материал аңлату

Аңлату, биремнәр үтәү, өлешчә танып белү методы

Асыл сыйфатларның предметларның, кеше һәм хайваннарның төп билгеләрен белдерүе (кип елга, кыю кыз). Нисби сыйфатларның предметнын бүтән предметка, хәлгә, эшчөнлеккә мөнәсәбәтле билге­сен белдерүе (балалар китабы, кичәге эш)

1.12

2.12



50/1

БСҮ. Сочинение

1

Сөйләм үстерү дәресе

Мөстәкыйль язу, бәйләнешле сөйләм теле үстерү.

Тормыш тәҗрибәсен-нән алганнарны сөйләмдә куллану. Сыйфатларны кулланып, сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү.

5.12



51.

52.

Сыйфатларның яса­лышы.

2

Яңа материал аңлату

Аңлату, биремнәр үтәү, өлешчә танып белү методы

Сыйфатларның ясалышы буенча төрләре: тамыр, ясалма, кушма, парлы һәм тезмә сыйфатлар. Ясал­ма сыйфатларның күбрәк исем һәм фигыльләргә махсус кушымчалары ялганып ясалуы. Сыйфат ясагыч кушымчалар: -лы, -ле, -сыз, -сез, гы, -ге, -кы, -ке, -чан, -чән, -ык, -ек, -к, ынкы, -енке, -ма, -мә, -гыч, -геч, -лык, -лек.

Кушма сыйфатларның ике сүзне кушу ярдәмендә ясалуы.

Парлы сыйфатларның ике сүздән торуы, сызыкча аша язылуы.

Тезмә сыйфатларның берничә сүздән ясалуы, ае­рым язылуы.

Гарәп-фарсы, рус һәм башка телләрдән алынган сүзләрдән ясалган сыйфатлар.

6.12

8.12



53.



Сыйфат дәрәҗәләре. Гади һәм чагыштыру дәрәҗәләре

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, биремнәр үтәү, өлешчә танып белү методы

Татар телендә дүрт сыйфат дәрәҗәсе булуы. Гади дәрәҗәге сыйфатлар предметның гадәти (төп) бил­гесен белдерүе. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сый­фатларның бер предметтагы билгенең башка пред­меттагы билге белән чагыштырганда, я бераз арты­грак, я азрак булуын күрсәтүе {-рак, -рәк кушымча­лары ялганып ясала).

9.12



54

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, биремнәр үтәү, өлешчә танып белү методы

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның бер пред­меттагы билгенең башка предметларга караганда күбрәк булуын белдерә. Артыклык дәрәҗәсенең сыйфатның бер иҗегенә җайлаштырылган көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә; иң, утә, җете, дөм һәм башка кисәкчәләр белән; бер үк сыйфатны кабатлау аша ясалуы.

12.12



55

Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе

1

Катнаш дәрес

Аңлату, биремнәр үтәү, өлешчә танып белү методы

Сыйфатның кимлек дәрәҗәсенең -су, -ча, -сыя, -сел, -мса, -гылт, -гелт, -кылтым, -келтем, -елҗем кебек кушымчалар ярдәмендә ясалуы. Сыйфат дәрәҗәләре ясалганда кушымчаларның, кисәкчәләрнең язылу үзенчәлекләре.

13.12



56/2

57/3.

БСҮ. Изложение (контроль)

2

Контроль дәрес

Мөстәкыйль язу, бәйләнешле сөйләм теле үстерү.

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап яза белү

15.12

16.12



58.

59.

Сыйфатларның җөмләдә кулланы­лышы

2

Теманы ныгыту, камилләштерү

Аңлату, күнегүләр эшләү

Җөмләдә сыйфатларның, гадәттә, аергыч, хәбәр, хәл булып килүе. Сыйфатның сыйфатланмыштан алда килсә - аергыч, артта килсә - хәбәр, фигыльне ачыкласа, хәл булуы.

19.12

20.12



60/4

БСҮ.Тәрҗемә итү күнегүләре

1

Практик дәрес

Дөрес тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү

Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итүдәге үзенчәлекләр

22.12



61.

Сыйфатларның исемләшүе

1

Теманы ныгыту, камилләштерү

Аңлату, күнегүләр эшләү

Сыйфатланмыштан башка килгән исемнәрнең ки­леш һәм тартым белән төрләнүләре, берлек һәм күплек санда килүләре. Бу күренешнең сыйфат­ларның исемләшүе дип аталуы.

23.12



62/5

БСҮ. Диалогик сөйләм үстерү

1

Сөйләм үстерү дәресе

Әңгәмә

"Кошлар - безнең дусларыбыз" темасы буенча сөйләшү

9.01



63-64





Сыйфатларны гому­миләштереп кабат­лау





2







Теманы ныгыту, камилләштерү

Әңгәмә, белемнәрне тикшерү

Сыйфатларга морфологик-синтаксик анализ ясый белү. Тема буенча үтелгәннәрне кабатлау.



10.01

12.01



65/6







Сыйфат темасына тест.

1

Тикшерү дәресе

Тест биремнәре үтәү.

Сан темасына тест буенча тикшерү эше



13.01



66/7.

Сыйфат темасына грамматик биремле диктант

1

Контроль дәрес

Әйтеп яздыру, сорауларга тулы җаваплау

Эшчәнлек процессында контроль һәм үзбәя бирү

16.01



67.

Хаталар өстендә эш

1

Кабатлау, йомгаклау дәресе



Әңгәмә, контр. эшкә нәтиҗә ясау

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.



17.01





Сан-14 сәг., БСҮ-6 сәг.

68.

Сан турында төшенчә

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күнегүләр эшләү, мөст.танып белү үзенчәлеге

Предметның санын, исәбен белдереп, ничә?купме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? со­рауларының берсенә жавап булган сүз төркеменең сан дип аталуы. Җөмләдә санның күбрәк исемне ачыклап килүе, аергыч булуы. Сан белән ачыклан­ган сүзнең саналмыш булуы. Санның күбрәк цифр­лар белән язып күрсәтелүе. Гарәп һәм рим цифрла­ры һәм аларны куллану.

19.01



69/1

БСҮ. "Кибеттә". Диалог төзү

1

Сөйләм үстерү дәресе

Мөстәкыйль язу, бәйләнешле сөйләм теле үстерү.

"Кибеттә" темасына диалог төзү

20.01



70.

Саннарның ясалышы

1

Яңа материал аңлату

Дәреслек белән эш, Өстәмә материал белән эш

Ясалышлары буенча саннарның тамыр, кушма,

парлы, тезмә төрләре булуы.

Тамыр саннарның бер кисәктән торуы.

Кушма саннарның кушылып язылуы.

Тезмә саннарның, тамыр саннардан төзелеп, аерым язылуы.

Парлы саннарның чама һәм бүлем төркемнәрендә генә очравы, сызыкча аша язылуы.

23.01



71-

72.

Гарәп һәм рим цифрларының язы­лышы

2

Катнаш дәрес

Аңлату, күнегүләр эшләү

Гарәп цифрларыннан сон килгән кушымчаларның аерым язылуы. Рим цифрларыннан сон килгән ку­шымчаларның язылмавы, сызыкчалар куелмавы.

24.01

26.01



73.



Сан төркемчәләре.

Микъдар саны

1



Яңа материал аңлату

Аңлату, күнегүләр эшләү

Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарның биш (микъдар (төп), тәртип, бүлем, чама, җыю) төркемчәгә бүленүе. Төп сан­нарның предметларның төгәл исәбен белдерүе һәм ничә? күпме? никадәр? сорауларына жавап булуы. Өлеш саннарының да шушы төркемгә керүе.

27.01



74/2

БСҮ. Сочинение

1

Сөйләм үстерү дәресе

Мөстәкыйль язу, бәйләнешле сөйләм теле үстерү.

Тормыш тәҗрибәсеннән алганнарны сөйләмдә куллану. Саннарны кулланып, сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү, сочинение элементларын өйрәнү

30.01



75.

Хаталар өстендә эш

1

Кабатлау, йомгаклау дәресе



Әңгәмә, контр. эшкә нәтиҗә ясау

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.



31.01



76.

Тәртип саны

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Тәртип санының предметларның саналу яки урна­шу тәртибен белдереп, ничәнче? соравына җавап булуы. Төп санга -нчы, -нче, -ынчы, -енче кушым­чалары кушылып ясалуы. Телеграмма язу үрнәге.

2.02



77.

Бүлем саны

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Бүлем санының предметны тигез өлешләргә бүлүен белдереп, ничәшәр? күпмешәр? сорауларына җавап бирүе. Төп санга -ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары ялганып ясалуы.

3.02



78.

Чама саны

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Чама саныньщ предмет исәбен якынча, чама белән генә белдерүе, никадәр? ничәләп? сорауларына җавап бирүе. Төп санга -лап, -ләп, -ларча, -ләрчә, -нарча, -нәрчә, -лаган, -ләгән кушымчалары ялгап ясалуы.

6.02



79.

Җыю саны

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Җыю санының бер төрдәге предметларның бергә туплану исәбен белдерүе, ничәү? күпме? сораула­рына җавап булып килүе.

7.02



80/3

Сан темасына тест

1

Практик дәрес

Тест биремнәре үтәү.

Сан темасына тест буенча тикшерү эше



9.02



81/4

Саннарның җөмләдә кулланылышы

1

Теманы ныгыту, камилләштерү

Әңгәмә, биремнәргә индивидуаль җавап бирү, уен уйнау

Саналмышы белән килгән саннарның җөмләдә күбрәк аергыч булулары, төрләнмәве. Саналмы­шыннан башка килгән саннарның, исемнәр кебек, килеш һәм тартым белән төрләнүе, җөмләнең төрле кисәкләре булып килүләре. Математик гамәлләрдә кулланыла торган саннарның саналмышсыз килеп төрләнә алуы һәм җөмләнең төрле кисәге булуы.

10.02



82.

83.

Саннарны кабатлау

2

Ныгыту дәресе

Әңгәмә, биремнәргә индивидуаль җавап бирү, уен уйнау

Саннарга морфологик - синтаксик анализ ясый белү.

13.02

14.02



84.

Сан темасына диктант

1

Контроль дәрес

Аңлату, әйтеп яздыру, мөст. биремнәр эшләү

Дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру,

16.02



85

Хаталар өстендә эш

1

Кабатлау, йомгаклау дәресе



Әңгәмә, контр. эшкә нәтиҗә ясау

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.



17.02



86/5

87/6

БСҮ. Изложение

2

Сөйләм үстерү дәресе

Мөстәкыйль язу, бәйләнешле сөйләм теле үстерү.

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап яза белү

20.02

21.02





Рәвеш -14 сәг., БСҮ-5 сәг

88.

Рәвеш ту­рында төшенчә

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? купме? никадәр? кебек сорау­ларның берсенә җавап бирә торган сүз төркеменең рәвеш дип аталуы. Рәвешнең күбрәк фигыльгә ияреп килүе.

23.02



89

Рәвешләрнең яса­лышы

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Рәвешләрнең ясалышлары ягыннан тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә төрләргә бүленүе. Кушма рәвешләрнең кушылып, парлы рәвешләрнең сы­зыкча аша язылуы. Тезмә рәвешләрнең ике яки берничә сүздән тезелеп ясалулары.

24.02



90.

Рәвеш дәрәҗәләре

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Рәвеш дәрәҗәләре: төп, чагыштыру, артыклык дәрәҗәләре. Сыйфатлар белән уртаклыгы.

27.02



91

Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре. Саф рәвешләр

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Рәвешләрнең билге һәм хәл рәвешләренә бүленүе. Билге рәвешләренә саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама рәвешләре керүе. Хәл рәвешләренә вакыт, урын һәм сәбәп-максат рәвешләре керүе. Саф рәвешләрнең эшнең сыйфатын белдерүләре, ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап булулары.

28.02



92

Күләм-чама рәвешләре

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Күләм-чама рәвешләренең эш яки хәлнең, билгенең күләмен күрсәтүе, күпме? ничаклы? никадәр? нихәтле? сорауларына җавап бирүләре.

2.03



93

Охшату - чагышты­ру рәвешләре

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Охшату - чагыштыру рәвешләренең эшнең үтәлү ысулын яки рәвешен белдерүе, ни төсле? соравына җавап булулары

3.03



94/1

БСҮ."Яхшылык эшләргә ашыгыгыз"- хикәя язу.

1

Сөйләм үстерү

Мөстәкыйль язу, бәйләнешле сөйләм теле үстерү.

"Яхшылык эшләргә ашыгыгыз" темасы буенча Тормыш тәҗрибәсеннән алганнарны сөйләмдә куллану. Рәвешләрне кулланып, сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү.

6.03



95-

96.

Вакыт һәм урын рәвешләре

2

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Вакыт рәвешләренең эшнең үтәлү вакытын бел­дерүләре, кайчан? соравына җавап бирүләре. Урын рәвешләренең эшнең үтәлү урынын кайда? кая? кайдан? сорауларына җавап бирүләре.

7.03

9.03



97.

Сәбәп-максат рәвешләре

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Сәбәп-максат рәвешләренең эшнең сәбәбен, макса­тын белдерүләре, ник? нишләп? нигә? нилектән? сорауларына җавап бирүләре

10.03



98/2

99/3

БСҮ.Изложение (контроль)

2

Тикшерү дәресе

Мөстәкыйль язу, бәйләнешле сөйләм теле үстерү.

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап яза белү

13.03

14.03



100-

101

Рәвешләргә морфоло­гик һәм морфологик-синтаксик анализ

2

Теманы ныгыту, системалаштыру

Аңлату, биремнәргә җавап алу

Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү

16.03

17.03



102-

103.

Рәвешләрне гому­миләштереп кабатлау

2

Теманы ныгыту, системалаштыру

Аңлату, биремнәргә җавап алу

Тема буенча үтелгәннәрне камилләштерү күнегү­ләре. Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү

20.03

21.03



104/4

Рәвеш темасына тест.

1

Тест биремнәре үтәү.

Тест биремнәре үтәү.

Рәвеш темасына тест буенча тикшерү эше



23.03

105/5

Контроль диктант

1

Тикшерү дәресе

Әйтеп яздыру, биремнәргә җавап яздыру

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, рәвеш темасына белемнәрен бәяләү.

24.03



106.

Хаталар өстендә эш

1

Кабатлау дәресе

Әңгәмә, контроль эшкә нәтиҗә ясау

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.



3.04





Алмашлык-20 сәг., БСҮ-7

107

Алмашлык турында төшенчә

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күнегүләр эшләү

Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларнын билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә торган сүз төркеменең алмашлык дип аталуы.

4.04



108-

109.

Алмашлыкларның ясалышы

2

Яңа материал аңлату

Аңлату, күнегүләр эшләү

Ясалышлары буенча алмашлыкларның тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә булулары. Алмашлыкларның җөмләнең теләсә кайсы кисәге (ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл) булып килә алуы.

6.04

7.04



110./1

БСҮ. Сочинение

1

Сөйләм үстерү дәресе

Мөстәкыйль язу, бәйләнешле сөйләм теле үстерү.

"Тукай исән, жыры күңелләрдә" исеме астында язу. Тормыш тәҗрибәсеннән алганнарны сөйләмдә куллану. Алмашлыклар кулланып, сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү.

10.04



111.

Алмашлык төркемчәләре

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күнегүләр эшләү

Мәгънәләре буенча алмашлыкларның җиде төркемгә бүленүе: зат алмашлыклары, тартым алмашлыклары, күрсәтү алмашлыклары, билгеләү алмашчыклары, сорау алмашлыклары, юклык ал­машлыклары, билгесезлек алмашлыклар.

11.04



112-

113.

Зат алмашлыклары

2

Теманы ныгыту, системалаштыру

Аңлату, күнегүләр эшләү

Зат алмашлыкларының сөйләшүдә катнашучы за­тларны белдерүләре, килешләр белән төрләнүләре. I һәм II зат алмашлыклары сөйләмдә катнашкан затларны белдерә, берлек һәм күплек санда киләләр, килеш белән төрләнәләр; III зат алмаш­лыклары ул, алар сөйләмдә катнашмаган, әмма шу­лар турында сүз барган зат яки предметларны бел­дерәләр, берлек яки күплек санда киләләр. Зат ал­машлыкларының килешләр белән төрләнүендә үзенчәлекләр. Гариза язу үрнәге бирү.

13.04

14.04



114-

115.

Тартым алмашлык­лары

2

Теманы ныгыту, системалаштыру

Аңлату, күнегүләр эшләү

Предметның кайсы затка каравын белдергән ал­машлыкларның тартым алмашлыклары дип аталу­лары. Аларның кайбер алмашлыкларга -ныкы, -неке кушымчалары ялганып ясалуы. Тартым ал­машлыкларының килеш, сан белән төрләнүе. Алар­ның җөмләдә ия, хәбәр һәм тәмамлык булып килүе.

17.04

18.04



116.



Күрсәтү алмашлык­лары

1

Катнаш дәрес

Аңлату, күнегүләр эшләү

Күрсәтү алмашлыкларының затка, предметка һәм шулай ук предмет яки эш-хәл билгеләренә күрсәтүе. Күрсәтү алмашлыкларының, исемне алыштырып килгәндә, килеш, тартым, сан белән төрләнүе; җөмләдә ия, тәмамлык, хәбәр булып килүе.

20.04



117

118.

Күрсәтү алмашлык-ларының тартым, килеш белән төрләнеше

2

Теманы ныгыту, системалаштыру

Әңгәмә, сорауларга җавап алу

Күрсәтү алмашлыкларының предметның билгесенә яки рәвешенә ишарә иткәндә килешләр белән төрләнмәве, җөмләдә аергыч яки хәл булып килүләре. Күрсәтү алмашлыклары тартым белән төрләнгәндә аларга 3 зат кушымчасы ялгану.

21.04

24.04



119/2

120/3

БСҮ. Изложение язу

2

Тикшерү, сөйләм үстерү

Мөстәкыйль язу, бәйләнешле сөйләм теле үстерү.

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап яза белү

25.04

27.04



121-

122.

Сорау алмашлыклары

2

Катнаш дәрес

Әңгәмә, сорауларга җавап алу

Предметны, затны, билгене, санны яки рәвешне ачыклау максатыннан кулланылган алмашлыклар­ның сорау алмашлыклары дип аталулары. Сорау алмашлыкларынын килешләр белән төрләнүе.

28.04

1.05



123.



Билгеләү алмаш­лыклары

1

Яңа материал аңлату

Әңгәмә, сорауларга җавап алу

Билгеләү алмашлыкларынын гадәттә затларны, предметларны гомумиләштереп белдерүләре. Аларнын исемне ачыклап аергыч булып килгәндә төрләнмәүләре. Үзләре ачыклаган сүз урынына килгәндә килеш, тартым белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүләре. Үз алмашлыгының өч затка да каравы һәм тартым, килеш белән төрләнүе, бер­лектә һәм күплектә килүе.

2.05



124.



Билгеләү алмаш-лыкларының килеш белән төрләнеше

1

Теманы ныгыту, системалаштыру

Әңгәмә, сорауларга җавап алу

Билгеләү алмашлыкларынын килешләр белән төрләнешен үзләштерү.

4.05



125/4

БСҮ. Хикәя язу . Май -Җиңү бәйрәме"

1

Сөйләм үстерү

Мөстәкыйль язу, бәйләнешле сөйләм теле үстерү.

Тормыш тәҗрибәсен-нән алганнарны сөйләмдә куллану. Алмашлыклар кулланып, сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү.

5.05



126-

127.

Билгесезлек алмаш­лыклары

2

Теманы ныгыту, системалаштыру

Әңгәмә, сорауларга җавап алу

Зат яки предметның, билге, рәвеш, сан һәм кайбер хәлләрнең билгесезлегена ишарә итүче алмашлык­ларның билгесезлек алмашлыклары дип аталуы. Билгесезлек алмашлыкларынын сорау алмашлыкла­рына әллә сүзе яки -дыр. -дер, -шыр, -тер кисәкчәләре гушылып ясалулары.

8.05

11.05



128.



Юклык алмашлык­лары

1

Теманы ныгыту, системалаштыру

Әңгәмә, сорауларга җавап алу

Затның, предметның, билге, рәвеш, сан яки хәлнең кире кагылуын, инкарь ителүен белдергән алмаш­лыкларның юклык алмашлыклары дип аталуы. Аларнын сорау алмашлыклары алдына һич яки бер сүзләрен кую юлы белән ясалулары.

12.05



129-

130.





Алмашлыкларны кабатлау.



2

Кабатлау дәресе

Әңгәмә, күнегүләр эшләү, биремнәрне төр-кемнәрдә эшләү

Алмашлыкларга морфологик-синтетик анализ ясый белү. Алмашлык темасы буенча өйрәнгәннәрне ныгыту.

15.05

16.05



131./5

Алмашлыклар темасына тест.

1

Тикшерү дәресе

Тест биремнәре үтәү.

Алмашлык темасына тест буенча тикшерү эше



17.05



132/6

Контроль диктант

1

Тикшерү дәресе

Әйтеп яздыру, биремнәргә җавап яздыру

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, алмашлык темасына белемнәрен бәяләү.

18.05



133/7



БСҮ. Сочинение (контроль)

1

Сөйләм үстерү дәресе

Мөстәкыйль язу, бәйләнешле сөйләм теле үстерү.



Тормыш тәҗрибәсен-нән алганнарны сөйләмдә куллану. Сүз төркемнәрен кулланып, сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү.

19.05





Кабатлау- 6 сәг. БСҮ-1 сәг.

134-

137.

6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау

4

Кабатлау, системалаштыру дәресе

Әңгәмә, күнегүләр эшләү, биремнәрне төр-кемнәрдә эшләү

6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау, гомумиләштерү.

20.05

21.05

22.05

23.05



138./1

Еллык контроль диктант

1

Тикшерү дәресе

Әйтеп яздыру, биремнәр үтәү



6 нче сыйныфта алган белемнәргә таянып еллык контроль эш

25.05



139.

Хаталар өстендә эш.

1

Ныгыту дәресе

Хаталарны төзәтү, ныгыту , кабатлау күнегүләре үтәү.

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.



26.05



140.

Йомгаклау дәресе

1

Йомгаклау дәресе

Уен уйнау әңгәмә, йомгаклау ясау

Сүз төркемнәрен кабатлау, ныгыту, йомгаклау, җәйге ял турында сөйләшү

29.05











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал