7


  • Учителю
  • Конспект урока татарского языка

Конспект урока татарского языка

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәреснең темасы: Минем дусларым

Дәрес тибы. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү. Диалогик сөйләм.

Максатлар:

  1. Укытучы өчен:

Белем бирү максаты( дәреснең предмет нәтиҗәсе)

-Үзеңнең дустыңның булуы, аның турында сөйли белү. Минем дусларым" темасы буенча белемнәрне тулыландыру, системага салу. Ситуатив күнегүләр эшләү аша диалогик сөйләмгә чыгу;

Үстерү максаты( дәреснең метапредмет нәтиҗәсе)

  • Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү

Тәрбия бирү максаты( дәреснең шәхси нәтиҗәсе)

-дусларга, бер- береңә карата хөрмәт, дусларың белән аралашу өстендә эш

- укучыларда бер- берсенә карата игътибарлылык,хөрмәт итү хисен тәрбияләү

2. Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты( дәреснең предмет нәтиҗәсе)

- Үзеңнең дустыңның булуы, аның турында сөйли белү. Минем дусларым" темасы буенча белемнәрне тулыландыру, системага салу. Ситуатив күнегүләр эшләү аша диалогик сөйләмгә чыгу.

Җиһазлау:Күңелле татар теле. 4 нче сыйныф.2 нче кисәк/Р.З.Хәйдәрова , Г.М. Әхмәтҗанова.- Казан: Татармультфильм,2014.

1.Оештыру.Дежур укучы белән әңгәмә. Бер- береңә карата теләкләр әйтү.

2. Актуальләщтерү.

Т-Р.:тәрҗемә итәргә: эшчән-. тыйнак-,гадел-,сыйныф-. сыйныфташ-,түгәрәк;

Р-Т,вместе-, щедрый-, -,настоящий друг-,подружились-.

Т-Р.:Минем дустым гадел.Без- сыйныфташлар. Без бергә түгәрәккә йөрибез.Мы вместе ходим в танцевальный кружок.

Музыка куела. Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?( дуслык, дус булу турында). Әйе, укучылар , без бүген дәрестә дуслык, сезнең дустыгыз турында сөйләшүне дәвам итәбез.

3.Өй эшен тикшерү.( 47 нче бит 4 нче күнегү)

4. Ныгыту күнегүләрен эшләү.Дәреслек белән эш.

1вариантка 35 нче бит 6,2 вариантка 8 нче күнегү( сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын табарга)

Алсуның күлмәге матур.Бу алма баллы.Безнең сыйныфыбыз бик дус.

Ул юмарт кыз( малай).Мин зур, энем кечкенә.

5. Ситуатив күнегүләр эшләү.

Как скажешь, что

Твой друг живет в городе.( Минем дустым шәһәрдә яши. Он учится в четвертом классе.( Ул дүртенче сыйныфта укый)

Твой друг-настоящий друг.( Минем дустым- чын дус).Твой друг ходит в музыкальный( Минем дустым музыка түгәрәгенә йөри).

( спортивный)кружок.( Минем дустым спорт түгәрәгенә йөри)

Пригласи друга сходить в магазин( Дустым , әйдә кибеткә барабыз); вместе поиграть( Дустым, әйдә бергә уйныйбыз, кататься на лыжах( Дустым, әйдә чаңгыда шуабыз)

6.Физкультминутка

Без әле бераз ардык

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары- артка

Уңга- сулга борабыз

Аннары карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез.

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып

Күңелле ял итәбез!

7.Монологик сөйләм ." Дустың турында сөйлә"бирем.

Дустың кайда яши?( Минем дустым шәһәрдә( авылда ) яши).

Ул ничәнче сыйныфта укый?( дүртенче сыйныфта укый)

Сез бергә нишлисез?( Без бергә укыйбыз.Бергә велосипедта йөрибез.Без бергә футбол уйныйбыз.

Без бергә компьютер уйныйбыз.

Сез кайда дуслаштыгыз?( Без бергә лагерьда таныштык.)

Без бергә паркта дуслаштык.

Без стадионда дуслаштык.

8.Диалогик cөйләм.Бирелгән репликалар ярдәмендә диалог төзергә.









1)- Бүген Ленаның туган көне.

-

- Мин чәчәк бүләк итәм. Ә син?

-

- Лена нинди дус?

-

2)-...., синең дустың бармы?

-..........

- Сез кайда дуслаштыгыз?

-

-Сез бергә нишлисез?

-

3)- Дустым, әйдә бүген тауга барабыз.

- ....

- Синең чанаң бармы?

-...... Ә синең?

-Минем чанам юк, ә чаңгым бар.

9. Рәсем өстендә эш.

Минем дустым чаңгы шуа, мин чанада шуам.Карина тимераякта шуа.Без тату, чын дуслар

10. Өй эше.35 нче бит 5 нче күнегү,

Минем дусларым темасына диалог төзергә, яки тема буенча рәсем ясарга.

11. Йомгаклау. Дуслар нинди була? ( Дуслар ярдәмчел, гадел..була)

12. Билгеләр кую.Рефлексия.







































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал