7


  • Учителю
  • Конспект по татарскому языку для 5 класса «Повторение имен прилагательных»

Конспект по татарскому языку для 5 класса «Повторение имен прилагательных»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Выдержка из материала:Укытучы: Ә хәзер мин сезнең җавапларыгызны тикшерәм. Һәр "өстәлнең 3нче номерлы укучылары басып ,иң дөрес дип санаган сүзтезмәләрне укыгыз. Молодцы.Б)Ә хәзер алда кулланган (Финк –райт-раунд-робен)структураны дәвам итеп, экранда бирелгән сүзтезмәлә
предварительный просмотр материала

ГББУ "2 нче Аксубай урта мәктәбе"


Сыйфатлар темасын кабатлау

( 5 нче сыйныфның рус төркеме өчен

татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

Төзеде: 1 нче категорияле татар

теле һәм әдәбияты укытучысы

Яруллина Гөләат Минәсхәт кызы

2013 нче ел

Дәреснең темасы: Сыйфатлар темасын кабатлау.y

Дәреснең тибы. Кабатлау дәресе.

Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның сыйфат темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын, килешләрен искә төшерү, башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, туп, татар теле дәреслеге.

Дәреслек: Хәйдәрова Р.З Татар теле 5 -сыйныф

Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.

Метод: өлешчә эзләнү.

Дәрес барышы:

1.Оештыру.

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар .

Укучы: (Укучылар басып исәнләшәләр!)

Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн сезгә!

Укытучы: Укучылар,иң башта дәресне башлап җибәргәнче ,әйдәгез бер-беребез белән исәнләшәбез.(Партнеры по плечу,приветствуйте своего партнера по плечу .А теперь партнеры по лицу,приветствуйте своего партнера по лицу.)Молодцы укучылар!

Укытучы: Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур! Без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп дәресебезгә керешик! (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар) (Басып)

Укытучы: Бүген сыйныфта кем дежур? (Берничә укучы кул күтәрә, дежур укучыны уен формасында эзлибез)

(туп белән)

Укучы: Бүген дәрестә мин дежур түгел!

-Бүген дәрестә мин дежур түгел!

-Бүген дәрестә мин дежур! (дежур укучы белән әңгәмә)

Укытучы: Бүген дәрестә кемнәр юк?

Укучы: Дәрестә барысы да бар!

Укытучы:Урамда һава торышы нинди?

Укучы: Урамда көн бик матур, аяз.

Укытучы: Бүген атнаның ничәнче көне?

-Бүген атнаның беренче көне, дүшәмбе!

Укытучы: Бик яхшы.

Укучылар, искә төшерик, без дәрестә ничек эшләргә тиеш? (туп белән)

Укучы: - җаваплар тулы булырга тиеш.

- җаваплар төгәл булырга тиеш.

- җаваплар аңлаешлы булырга тиеш.

Укытучы: Бик яхшы! Укучылар,әйдәгез хәзер өй эшен тикшереп алыйк әле. Өй эшен тикшерү өчен инсайт аутсайд секл дигән структураны кулланырбыз.(Партнеры по лицу встаньте и посмотрите друг на друга и запоминайте.Теперь партнеры А образуйте внутренний круг. А партнеры Б образуйте внешний круг.Теперь найдите свою пару по лицу.Приветствуйте партнера по лицу.Вам дается 30 секунд.Будете говорить по очереди.Начинают партнеры А.т.е внутренний круг.Время.....А теперь начинает внешний круг.)Молодцы ,скажи Яна что тебе рассказала Аделя...

А теперь все поворачиваемся налева ,делаем 5 шагов вперед .Считаем ....1,2,3,4,5. Приветствуйте партнера по лицу.

2.Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, без бүген дәрестә сыйфат турында алган белемнәребезне кабатларбыз.Бүгенге дәресебез бик күңелле һәм кызыклы булыр дип ышанам.

Слайд. Такта

Фонетик күнегү эшләп алыйк.

Кара карганың кара баласы карда утыра.

Слайд.

Укытучы: Укучылар ,әйтегез әле. Сыйфат турында ниләр беләсез?Сыйфат схемасын, моделен төзик әле.

Укучы: Слайд - Сыйфат мөстәкыйль сүз төркеме.

Слайд - Сыйфат нинди? сорауларына җавап бирә.

Слайд - Сыйфатлар җөмләдә аергыч булып киләләр..

3. Кабатлау һәм ныгыту.

Укытучы: Әйе, бик яхшы! Бүгенге дәрестә: сыйфатлар темасын кабатлыйбыз. Моның өчен без хәзер яңа структура кулланнырбыз.

А)Финк -райт-раунд-робен дип атала.(Задаю вопрос ,каждый думает ,пишет ответы на листочках,обсуждают в команде на время.)

-Укучылар, бирелгән исемнәргә сыйфатлар өстәп сүзтезмәләр ясагыз.

(Алма-тәмле,кызыл,түгәрәк,баллы,яшел.

Кояш -сары ,түгәрәк кайнар.

Укучы -тырыш,кечкенә,уңган.

Кар-салкын,ак.һ.б)

Укытучы: Ә хәзер мин сезнең җавапларыгызны тикшерәм. Һәр өстәлнең 3нче номерлы укучылары басып ,иң дөрес дип санаган сүзтезмәләрне укыгыз. Молодцы.

Б)Ә хәзер алда кулланган (Финк -райт-раунд-робен) структураны дәвам итеп, экранда бирелгән сүзтезмәләрне кулланып һәрберегез җөмләләр төзеп языгыз. Төзегән җөмләләрегезне чиратлап укыгыз. Кемнең җөмләсе иң матуры һәм төзелеше ягыннан дөрес.

4. Ял итү. Ә хәзер укучылар ял итеп алабыз.Ял итүөчен тагын бер структура кулланырбыз .Ул Фолоузе-лидер дип атала.(Һәрбер өстәл берәр колонна итеп төзелә.Музыка башлангач төрле хәрәкәтләр ясап биибез.Музыка туктагач , алышынабыз. )

5.Укытучы: Ә хәзер эшебезне дәвам итәбез.Киләсе эшебезне дәвам итәргә Раунд Тейбл структурасы ярдәм итәр.(дети по очереди выполняют писҗменную работу по кругу на одном листе бумаги)Мин һәрбер командагы төрле сүзләр бирәм .Сез шул сүзләргә сыйфатлар өстәп язарсыз. Эшне беренче номердан башларбыз.Язып бетергәч,4 номерлар дөрес,матур итеп басып укырлар.

-яфрак(яшел,сары,зур,көзге,матур.....)

-укучы(тырыш,уңган,ялкау,тәртипле.....)

-лимон(сары,ачы,зур...)

-алма(кызыл,сары,яшел,тәмле....)

-җиләк(кызыл,тәмле,баллы,кечкенә...)

6. Ә хәзер китап буенча эшләрбез.(76-бит,3 нче күнегүне ачыгыз.Биремне укыгыз. Рәсемнәрне бирелгән кайсы сыйфатлар белән сурәтләр идегез?

Команда белән эшлибез.

7. 77-бит,к.4 Бу төсләрнеҗ кайсылары сезгә ошый ?(телдән)

8.77-бит,к.6 Табышмакның җавабын әйтү.

Тоз түгел-ак,

Боз түгел-каты,

Кар түгел-эри.(шикәр)

9 Укытучы: Ә хәзер экранга карыйбыз .Уен "Артык сүзне тап"(Ял итү)

10.Йомгаклау.

А) Укытучы:Укучылар, без бүген дәрескә нинди максат куйган идек?

Укытучы: Димәк, бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек?.......

Б)Укучыларны бәяләү.

В)Өй эше алабыз: (Өй эшен көндәлекләргә язу) 77-бит,к.7-Сыйфатлар кулланып,кышкы көн турында хикәя язарга.

Г)Саубуллашу.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал