7


  • Учителю
  • Контрольные работы по татарскому языку и татарской литературе для татарских групп (2-11 классы)

Контрольные работы по татарскому языку и татарской литературе для татарских групп (2-11 классы)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</ 2 класс

Татар теле

Диктант. Дус яшибез.

Без яңа йортка күчтек. Монда ишегалды зур. Балалар күп. Кыш көне шуарга тау ясыйбыз. Җәй көне таган бар. Без тату яшибез. Бергә рәхәтләнеп уйныйбыз. (24 сүз)

Грамматик бирем: тексттан нишли? соравына җавап булган сүзләрне табып сызарга.

Әдәби уку

  1. Хикәяне укы. Исем бир.

Без 2нче сыйныфта укыйбыз. Безнең сыйныфта 26 укучы.

Безне укытучы каршылый. Менә дәрес башлана. Укытучы сорау бирә. Без җавап бирәбез. Хаталар ясамыйбыз. Диктантлар язабыз, күнегүләр эшлибез.

Укытучы матур хикәяләр укый. Без хикәяләрне яратабыз, тыңлыйбыз. Малайлар да, кызлар да әйбәт укыйлар. Алар - тырыш балалар, "ике"ле алмыйлар. "Ике"ле - начар билге.

  1. Таблицаны тутыр. Сорауларга җавапларны хикәядән ал.Текст буенча сораулар төзе. (10 сорау)



    3 класс



    Татар теле

    I чирек. Диктант. Көз көне.

    Көз җитте. Бүген көн җылы. Күктә болытлар юк. Кояш балкый. Җил исми, яңгыр яумый.

    Укучылар мәктәп бакчасында эшлиләр. Алар нарат, каен, чыршы агачлары утырталар. Балалар бакчада шатланып эшлиләр.(28 сүз)

    Грамматик бирем:

    Тексттан исемнәрне табып өсләренә язып чыгарга.

    5 җөмләдәге сүзләрне иҗекләргә бүләргә..

    Тексттан хәбәрләрне табып сызарга.

    Әдәби уку

    Кыңгырау чәчәк

    Яшел нарат урманында, аның иркен аланында бик нәфис, бик назлы бер Кыңгырау чәчәк үскән.

    - Ә-лә-лә, бигрәк матурсың! Исәнме, Кыңгырау чәчәк! Бик тә ошыйсың син миңа. Әйдә, икәү дус булабыз! - дигән Куян баласы.

    - Дус булабыз? Ә ничек була соң ул дус булу? - дип сораган Кыңгырау чәчәк.

    Ул бит әле яңа гына туган, шуңа күрә дуслык турында белмәгән. Шулвакыт аланга бер малай килеп чыккан да:

    -Күр, нинди матур чәчәк! - дип, Кыңгырау чәчәкне өзәргә теләгән. Әмма кемдер аның кулын авырттырып тешләгән. Малай курыккан. Караса - кечкенә генә Куян баласы.

    -Тимә Кыңгырау чәчәккә! Ул - минем дустым! - дигән Куян баласы, малайга ачуланып. -Кит, кагылма аңа! Кыңгырау чәчәкне өзәргә ярамый.

    - Ә! Мин белдем! Белдем дуслыкның нәрсә икәнен! - дип шатланган Кыңгырау чәчәк һәм әкрен генә зәңгәр башын чайкый-чайкый җырлап җибәргән:

    Дуслык ул - яхшылык.

    Дуслык ул - яктылык.

    Дуслык ул кояштай нур чәчә.

    Син мине саклаучы,

    Яшәүне яклаучы,

    Яшә син, Куян дус,

    Мең яшә! (140 сүз) Резеда Вәлиевадан.

    Нәфис - нежный; назлы - ласковый; яклаучы - защитник; мең яшә - долго живи.

    А) Текстны укыгыз. Дөрес дип табылган җавапны билгеләгез.

    1.Тексттагы вакыйга кайчан булган? (1 балл).

    а) кыш көне ә) яз көне б) җәй көне в) көз көне.

    2. Тексттагы вакыйга кайда булган? (1 балл).

    а) юлда ә) урманда б) кырда в) авылда.

    3. Тексттагы төп геройларны билгелә. (1 балл).

    а) Кыңгырау чәчәк ә) малай б) Куян баласы в) дус.

    4. Куян баласы Кыңгырау чәчәккә нәрсә тәкъдим иткән (предложил)? Җавапны тексттан язып ал. (1 балл).

    5. Кыңгырау чәчәк нинди? Тексттагы сүзләр белән яз. (2 балл).

    6. Кыңгырау чәчәк нәрсәне белмәгән? (2 балл).

    7. Малай чәчәкне ни өчен өзә алмаган? Куян баласы:

    а) кычкырган ә) тешләгән б) ашаган в) җырлаган. (1 балл).

    8. Нәрсә ул дуслык? Тексттагы сүзләр белән җавап бир. (2 балл).

    9.Сиңа кайсы персонаж ошады? Ни өчен? (3 балл).

    10. Син ничек уйлыйсың, бу әкият нәрсә турында? (1 балл).

    а) эше барның - ашы бар;

    ә) тел сөйли, баш эшли;

    б) илдә илле дустың булсын;

    в) әткәй - шикәр, әнкәй - бал.

    Ә) Диалогка төшеп калган репликаларны куеп, күчереп языгыз. (6 балл).

    - Синең дустың бармы?

    - ...

    - Аның исеме ничек?

    - ...

    - Сез кайда дуслаштыгыз?

    - ...

    - Дустың кайда яши?

    - ...

    - Синең дустың нинди?

    - ...

    - Ул кайсы мәктәптә укый?

    - ...





    6 класс

    Татар теле

    Чәчәкләр ае.

    Май - язның с...ңгы ае. Ул җ...йгә якын тора. Аны чәчәкләр ае дип атар идем мин. Ай баш...нда сир...ньнәр, ш...мыртлар ч...чәккә күмелә. Тузганаклар сап-сары чәчәк ата. Май урталарында алм...гачлар, чи...ләр һәм башка җиләк- җим...ш агачлары ап-ак чәчәккә күмелә. Алардан бал к...ртлары бал җыя. Җирне ямь-яшел чир...м каплап ала. Яшь кыч...тканнар, әр...кмәннәр баш калкыта. Карлыганнар ...фрак ярырга ашыгалар. Бөтен җирдә ...уш ис, ч...чәкләр исе, бал исе. Мат...рлык. Бер ел ф...сылы белән дә чагыштырып булмый т...рган матурлык.

    1. Текстны укыгыз. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куегыз.

    2. Тексттан 3 әр фигыль,исем, сыйфат , алмашлык язып алыгыз.



    3.Тексттан артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны язып алыгыз.



    II. Җәяләр эчендә бирелгән сүзләрне текст эчтәлегенә туры килерлек итеп, тиешле формага куеп языгыз.

    Бу авылда татар (халык) бөек шагыйре Габдулла Тукайның балачагы узган. Ул Кырлайда түгел, Кушлавыч (авыл) туган. Ләкин бик кечкенә вакытында ук ятим (калырга) .Кырлайда яшәүче Сәгъди абзый аны (тәрбия) алган. Кечкенә Габдулла Кырлайның киң болыннарында (уйнарга) , су коенган, балык тоткан. Тукай бу урманнар турында шигырьләр һәм поэмалар (яз) .

    Әдәбият

    1. Габдулла Тукай иҗаты белән танышмы? Г.Тукай шигырьләренә язылган нинди җырларны беләсең?

    2. "Исемдә калганнар" әсәренең авторы кем? Әсәрдә нинди образлар очрый? Вакыйгалар кем исеменнән сөйләнә? Әсәрнең үзенчәлеге нәрсәдә?

    3. Бу өзек кайсы әсәрдән?

    Минем атам Мөхәммәтгариф, Кушлавыч авылында Мөхәммәтгалим исемле мулланың угылы булып, карт атасы тере вакытта ук авылыбыз Кушлавычка мулла булмаштыр.

    Минем туганыма биш ай заман үткәч, атам з гына вакыт авырып үлгән.











    7 класс

    Татар теле

    Диктант.

    Айдар белән әтисе, бик матур сыерчык оясы ясап, яз башында ук өй түбәсенә беркетеп куйганнар иде. Шуңа күрә малай сыерчыклар килүен быел аеруча зарыгып көтте. Ә инде бер көнне, оя түбәсенә кунып, җилпенә-җилпенә сайрашкан пар сыерчыкны күргәч, шатлыгы эченә сыймады.

    Әтисе дә малайдан ким шатланмаган иде. Ул сыерчыкларга карап торды да, Айдарны кочаклап, җепшек кар өстенә ауды. Тотындылар тәгәрәшергә... Куеннарына, итекләренә кар тулганчы аунадылар. Быел беренче тапкыр сыерчык күрүләре ич, йоласы шундый. Ә нигә шундый? Монысын Айдарның әтисе дә белми бугай. Борынгылардан калган йола, ди. ( 85 сүз). (Г.Шәрәфидән)

    Бирем.

    Текстта исемнәрнең килешләрен күрсәтергә.

    Әдәбият

    1. Халык авыз иҗаты әсәрләренә нәрсәләр керә? Риваять белән әкиятнең аермасы нәрсәдә?

    2. Татар халкы тарихында Сөембикә нинди урын алып тора? Аның исеме белән бәйле әсәрләрне беләсең?

    3. Бу өзек кайсы әсәрдән? Ни өчен шагыйрь кызыл ромашканы бизәп күрсәтә?

    Иртәнге таң нурыннан

    Уянды ромашкалар.

    Елмаеп, хәл сорашып,

    Күзгә-күз караштылар.





    8 класс

    Татар теле

    5-7 сыйныфларда өйрәнлгән темаларны кабатлау буенча тикшерү эше

    Фонетика

    1. Ике аваз белдергән хәрефләр рәтен табыгыз.а) в, к, г;

    ә) м, н, ң;

    б) ш, җ, ч;

    в) һ, х, ф.

    2. Гадел сүзенең транскрипциясе дөрес күрсәтелгән вариантны табыгыз.а) [гадел];

    ә) [гәдэл];

    б) [ғәдэл];

    в) [ға°дел];

    3. Әйтелеш белән язылыш туры килми торган сүзләр рәтен табыгыз.а) урам, белем, чаңгы;

    ә) комлык, борынгы, җавап;

    б) көрәш, тормыш, хикәя;

    в) сәнгать, һәммә, көннәр.

    Лексика

    1. Ялгыш тәрҗемәне табыгыз.а) белем - знание;

    ә) икътисад - экономика;

    б) мөгаллим - учитель;

    в) мәсьәлә - например.

    2. Күчерелмә мәгънәле сүзне табып билгеләгез.а) бәрхет күлмәк;

    ә) бәрхет камзул;

    б) бәрхет түбәтәй;

    в) бәрхет тавыш.

    3. Мәкальләрдәге төшеп калган сүзләрне өстәп языгыз.а) Ике уйла, __________ сөйлә.

    ә) Халык әйтсә, __________ әйтер.

    б) Әйткән __________ - аткан ук.

    в) Туры сүз __________ яра.

    Сүз төзелеше һәм ясалышы

    1. Тамырдаш сүзләр рәтен табыгыз.а) каралама, карагач, караш;

    ә) сүзлек, сүзсез, сүзчән;

    б) гөл, гөлне, гөлдә;

    в) яңгыр, яңак, яңалык.

    2. Шушы ике песи баласыннан кала, бу матур йортта тагын ап-ак чәчле, йомшак сүзле, ягымлы йөзле әби дә яшәгән. (Р.Вәлиева) җөмләсендә ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган ничә ясалма сүз бар?а) 2;

    ә) 3;

    б) 4;

    в) 5.

    3. Эшләттергән сүзенең ясалыш ысулын билгеләгез.а) ясагыч кушымча ялгау ысулы;

    ә) сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулы;



    б) тамыр сүз;

    в) бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү (конверсия) ысулы.

    Морфология

    1. Берничә минут эчендә разведчиклар кырыклап автомашина, уналты туп һәм башка күп кенә корал таптылар. (Г.Әпсәламов) җөмләсендә исем сүз төркеменә кергән ничә сүз бар? а) 3; ә) 4; б) 5; в) 6.

    2. Уртаклык юнәлешендәге фигыльләр рәтен табыгыз.а) ялгыш, тырыш. сагыш;

    ә) өлгереш, йөреш, яңгыраш;

    б) сораш, кисеш, ясаш;

    в) сыйфатланмыш, саналмыш, алмаш.

    3. Кайсы җөмләдәге фикер дөрес түгел?

    а) 0,5, - микъдар саннары.

    ә) Татар телендә теләк фигыльнең I заты гына бар.

    б) Чуп-чуар - кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат.

    в) Хәзерге заман сыйфат фигыльнең гади һәм тезмә формасы бар.



    Әдәбият

    1. Халык авыз иҗаты әсәрләренә нәрсәләр керә? Бәет белән әкиятнең аермасы нәрсәдә?

    2. "Беренче театр" комедиясен кем язган? Әсәрдә сурәтләнгән образлар. Аларның үзенчәлекле яклары.

    3. Бу өзек кайсы әсәрдән? Әсәрнең проблемасын күрсәтегез?





    Урыныбыз урман, икебез туган,

    Кавышу юк безгә, әнкәй каргаган.



    Өйгән кибәнне җилләр тарата,

    Кавышабыз дигәч, хәзер таң ата.











    9 класс

    Татар теле



    Биремле диктант. Җәйге истәлек.

    Быел җәй искиткеч яхшы килде, аның башлануы да бик матур булды. Язгы дым кибеп тә җитмәде, шифалы яңгырлар яварга тотынды. Бер- ике көн ява да, аннары, матур булып, кояш чыгып җитә. Наратлы таулары артыннан салават күпере күренә.

    Бакчалардагы бәрәңгеләр ап- ак чәчәккә күмелгән. Бөтен нәрсә шаулап үсте, сукмаклар югалды. Карчыклар җиләк- җимешне атна буе җыялар инде, ләкин һаман бетми.

    Барыннан да бигрәк ашлыклар уңды. Бодай күкрәп үскән, тары да бик матур күренә. Ап- ак чәчәктәге карабодайдан, тирә- якны хуш искә күмеп, әллә кая хәтле бал исе аңкый.

    Бирем. Тексттан кушма җөмләләрне табып, асларына сызарга.

    Әдәбият

    1. Халык авыз иҗаты әсәрләренә нәрсәләр керә? Риваять һәм легенда жанрларына билгеләмә бирегез. Мисаллар китерегез.

    2. "Җан Баевич" комедиясен кем язган? Әсәрдә сурәтләнгән образлар. Аларның үзенчәлекле яклары.



    1. Бу өзек кайсы әсәрдән? Әсәрнең проблемасын күрсәтегез.

    • Анаң безне сөймәде, иргә китте..... Ул сине кыйнарга әйтә икән... Яшь әнкәң безне сөя....

    Менә ул вакытларда анасы белән кечкенә кардәше Фатыйманы юксынганда, атасының аңар әйтә торган шул сүзләре аның күңелендә анасына нинди салкынлык һәм нәфрәт хисләре уяндырганлыгын һәм, ниһаять, анасыннан бөтенләй бизгәнлеген уйлап, ул хәзер газап чигә иде.



    10 класс

    Татар теле

    ДИКТАНТ. Хикмәтле экспонат.

    Казанда Салих Сәйдәшевкә багышланган мемориаль музей бар. Мин еш кына бөек композиторның гаҗәеп дәрәҗәдә моңлы көйләрен тыңлыйм да, «татарның Моцарты бу!» - дим.

    Шулай көннәрдән бер көнне миңа бер яңалык килеп иреште: Татарстан Республикасының дәүләт музеенда композиторның дирижерлык таякчыгы саклана икән. Салих Сәйдәшевның мемориаль музее ничәмә-ничә тапкырлар үтенеп сораса да, дәүләт музее исә әлеге затлы, олуг экспонатыннан аерылырга теләми икән.

    Бу яңалык миндә кызыксыну уятты: таякчыкның бер-бер хикмәте булса кирәк. Бәлки ул бик тә затлы, бары тик диңгез арты илләрендә генә үсә торган агачтан эшләнгәндер? Бәлки ул асылташлар белән бизәлгән фил сөягеннәндер?

    Юк, диңгез арты илләрендә генә үсә торган агачтан да, асылташлар белән бизәлгән фил сөягеннән дә эшләнмәгән иде ул. Гап-гади, кайрысы кесә пәкесе белән юнылган утыз сантиметр озынлыгындагы бераз кәкрерәк тал чыбыгы иде бу! Скрипка һәм янә дә дистәләгән башка төрле дәртле-моңлы уен кораллары белән идарә итүче даһи кулына килеп эләгәсен каядыр Мишә буенда үскән бу тал чыбыгы чамалады микән?!

    Озак кулланудан шомарып беткән әлеге дирижерлык таякчыгына янә текәлдем. (150 сүз)

    (Владимир Лавришко. М.Закир тәрҗемәсе)

    Бирем.

    Музейда сакланган дирижерлык таякчыгы ни өчен кыйммәтле экспонат санала? Шул турыда берничә җөмлә белән үз фикерегезне языгыз (5-6 җөмлә).







    Әдәбият

    Сочинение элементлары белән изложение. Ана.

    Аңа ике яшь тулып килә иде. Беркөн көтмәгәндә әнисе аны кочаклап үпте дә, авыру бабасы кулына тоттырып, ишектән чыгып китте:

    - Мин хәзер кайтырмын, улым!- диде.

    Хәмит әнисенең күлмәген дә, башындагы яулыгын да хәтерләми, тик әнисе чыгып киткәч, бабасының: "Ай, балам, балам!"-ди-ди тез башында бераз чөеп утыруын гына хәтерли.

    "Хәзер кайтырмын!" дигән әнисе нигәдер кайтмады, авыру бабай да озак яшәмәде. Бөтенләй тәрбиячесез калган сабыйны район үзәгендәге балалар йортына тапшырдылар. Анда Хәмит шикелле кечкенәләр дә бар икән. Алар үзләре бер төркем. Баштагы көннәрдә Хәмиткә күңелсез булды. Әни килеп алмый, хәзер кайтам дип киткән иде ич? Башка балаларны да әниләре ник килеп алмый икән? Ни өчен алар бер дә әниләрен искә төшермиләр, һаман уйнауларын гына беләләр.

    Шулай көннәр, айлар үтте. Хәмит тә ияләшә төште, иптәшләре белән уйный, җырлый, бии. Тәрбияче апалары кызыклы китаплар укыганда, ул бик яратып тыңлый. Ә менә кич булгач, йокларга яткач, ул әнисен искә төшерә, нишләп килеп алмый инде дип, һаман аны көтә.

    Язгы кояш тирә-юньне җылы нурга коендыра башлагач, сыерчыклар килде. Аларның берсе тәрәзә каршындагы ояга урнашты. Балаларның шатлыгы эчләренә сыймады.

    - Без ясап куйган ояга да пар сыерчык ияләште!- диделәр. Алар агач ботагына кунып сайрыйлар.

    Өй түрендәге агачлар яшәреп килгәндә, сыерчыкның балалары булды. Әнисе көне буе җим ташый, балалары, авызларын ачып, көтеп кенә торалар. Әниләре канатларын җилпеп кайтып керә дә аларның авызларына бөҗәк сала. И кошчыклар куана да соң инде!

    Тәрәзәдән карап торган балалар да шатлана:

    - Әнә, әниләре кайтты, әнә ничек куаналар !- диләр сабыйлар.

    Тәрбияче апалары шуңа өстәп:

    - Әниләре аларны бик ярата, күрегез, көн буе ул азык эзли, тапты исә авызына яшереп балалары янына кайта, аларны туйдыра. Ана шул ул! (256 сүз) (Г. Бакировтан)





    11 класс

    Татар теле

    ДИКТАНТ. Ипекәй

    Бала, теле ачылганда, иң беренче «әннә», «мәммә» сүзләрен әйтә. Ана һәм ризык. Ана белән ризыктан башка җир йөзендә тереклек булмас иде.

    Ризык дигәнебез, беренче чиратта, ул - икмәк. Икмәк барлык ризыклардан өстен тора, бик күп ризыклар икмәктән башлана, икмәккә кайтып кала. Икмәк булмаса, иң зат, иң бәяле әйберләрнең дә кыйммәте бетә.

    Мин үзем икмәкне кеше өчен иң кирәкле ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип тә саныйм. Чыннан да, илдә, дәүләт кулында икмәк җитәрлек булмаса, халык тук, бөтен яши алыр идемени?

    Икмәк җитмәгән елларны без күреп уздырдык. Аның нәрсә икәнен яхшы беләбез, алтын хисабына әллә кайлардан китерергә туры килде ул икмәккәйне.

    Халык икмәкнең кадерен кытлык елларында гына түгел, һәрвакытта, иң уңган чакларында да бик яхшы белгән. Ул аны юкка-барга әрәм-шәрәм итмәгән, саклап тоткан, ничек тә запас белән торырга тырышкан. Чөнки ел елга охшап килми, быел бар, ә киләсе елда аның уңмавы, аз булуы да мөмкин. Безнең татар халкында исә икмәккә хөрмәт аеруча зур иде. «Ипекәй» дип кадерләп кенә йөртә иде ул аны.

    Безнең беренче ризыгыбыз булган икмәккә кеше игътибары, кеше мәхәббәте кирәк. Бары шул чакта гына муллыкка ирешеп булачак. (150 сүз)

    (Ә.Еники)

    Бирем.

    Авторның «Икмәк булмаса, иң зат, иң бәяле әйберләрнең дә кыйммәте бетә», - дигән фикере белән килешәсезме? Шул турыда берничә җөмлә белән үз фикерегезне җиткерегез (5-6 җөмлә).

    Әдәбият

    1. Көз көне Казан университетының медицина факультетына укырга кердем. Бу көзгә хәтле безнең тормыш яхшы барды. Ә көз көне иртә чәчәк аткан мәхәббәтебезнең хуш исле яфраклары арасында сары яфраклар күренә башладылар.

    Иң элек син минем укырга крүемә каршы тордың.

    • Артистка булырга теләмисең икән, миңа яхшы иптәш бул... Белемең болай да җитәрлек.... Күгәрченнәр күк гөрләшеп торыйк, укыма, - дидең.



    Бу өзек кайсы әсәрдән? Әсәргә ни өчен шундый исем бирелгән? Галия хатларны ни өчен яза башлаган дип уйлыйсыз? Әсәрдә нинди мәсьәләләр күтәрелә? Аларның бәйләнеше аша төп теманы ачыклагыз.

    Искәндәргә (Галиягә) нинди хат язар идегез?



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал