7


  • Учителю
  • КТП по татарской литературе для 6 класса (русская группа)

КТП по татарской литературе для 6 класса (русская группа)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ТР Минзәлә муниципаль районы"Матвеевка төп гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ



Раслыйм

"Матвеевка ТГБМ" ГБМБУ

директоры

_________/Минникаева Л.М. /

Приказ № 161

" 27" август 2016 ел



2016-2017нче уку елына

татар әдәбиятыннан

календарь-тематик планлаштыру

6нчы сыйныф (рус төркеме)



Башкарды: I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мингалимова Хәлимә Хәниф кызы







Килешенде

М.Б. җитәкчесе

_________/Валиева Р.Н. /

Беркетмә № 1

"27" август 2016 ел

Килешенде

"Матвеевка ТГБМ" ГБМБУнең

укыту-тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары

_________/Валиева З. М./

" 27 " август 2016 ел

Педагогик киңәшмә

утырышында каралды.

Беркетмә №1

" 27 "август 2016 ел







Аңлатма язуы



Барлыгы 70 сәгать;

Атнага 2 сәгать.



Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән программа дәүләт стандартларының федераль компонентына, гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова, Р.З.Хәйдарова тарафыннан язылган дәреслекләрдән (1 нче, 2 нче кисәк) укытуны күздә тота. Программа стандартның эчтәлеген җентекләп ачып бирә, стандарт таләп иткән күләмдә рус телле балаларга татар әдәбиятын укытуның гомуми юнәлешләрен билгели, предмет чаралары белән укучыларны тәрбияләү юлларын, аларның әдәби үсеш дәрәҗәсен билгели.



Дәреслек: "Татар әдәбияты" рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Э.Х. Гыйзәтуллина. - Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2014.



Өстәмә әдәбият:

1. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру / Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева,Ә.Г.Әхәтова. - Яр Чаллы, 2008.

2. К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, Э.Н.Денмөхәммәтова Татар теле дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма, "Гыйлем" нәшрияты,2012.

3. Электрон ресурслар: belem.ru,edu.tatar.ru. "Электрон белем бирү" порталы (ЦОР).



6 нчы сыйныфта укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар әдәбиятының дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар әдәбияты, әдәбият тарихы, теориясе белән танышу, өйрәнү башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

6 нчы сыйныфны төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар әдәбиятына, әдипләр иҗатына карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек"төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыругахезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, сүзлекләр, үрнәк диалоглар, иҗади биремнәр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый белү;

  • активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.



Предмет нәтиҗәләре:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • әдәбият, әдәбият теориясе, әдипләр иҗаты турында фикер алыша белү, сөйләмгә чыгу;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • белем алуның алдагы баскычларында татар әдәбиятын уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.





Календарь-тематик план.

6 нчы сыйныф.



Дәрес темасы



Дәрес саны

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Үткәрүвакыты

план

факт

Мифлар дөньясыннан - чынбарлыкка

1

Халык зур ул, әдип ул, шагыйрь ул...

1

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү.

02.09



2

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр...

1

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.

03.09



3

Су асты галәмәтләре.

1

Парлап, төркемләп сөйләшү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, сәнгатьле уку, җөмләләр төзү, башка халыкларның мифлары белән чагыштыру.

09.09



4

Мифлар бүген дә онытылмый.

1

Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу, проект эшенә әзерлек.

10.09



5

Әйтем - сүзнең бизәге, мәкаль -сүзнең җиләге.

1

Төркемнәрнең чыгыш ясавы, теоретик материал белән танышу, дәреслек, дәфтәр белән эш, фронталь эш.

16.09



6

Нәтиҗә ясарга вакыт.

1

Монологик сөйләм, мәкаль-әйтемнәрнең башка телдәге эквивалентларын табу, төркемнәрдә сораулар, биремнәр төзү, мөстәкыйль эш.

17.09



Халык моңнары: җырлата да, елата да...

7

Халык җырлары - иң кадерле мирас.

1

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, ишетеп аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, сүзлек белән эш, җыр тыңлау, өйрәнү.

23.09



8

Халык җырларында -тарих

чагылышы.

1

Җырлар тыңлау, ишетеп аңлау, яңа сүзләр белән эш, фронталь әңгәмә, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү -үз фикереңне әйтү, Интернеттан тарихи җырлар турында мәгълүмат табу.

24.09



9

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да.

1

Сәнгатьле уку, чылбыр буенча уку, халык җырына яңа куплет уйлау, җырлы уен өйрәнү, видеоязмада татар биюе карау, милли киемгә орнаментлар ясау.

30.09



10

Шигърияттә -халык көе.

1

Бер уен җырын яттан сөйләү, тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, фронталь эш, төркемнәрдә эш, аудиоязма тыңлау, дәреслек белән эшләү, дәфтәрдә эш, презентация карау.

01.10



11

Татарстан Респуб-ликасының Дәүләт гимны.

1

Фронталь әңгәмә, яңа сүзләр белән танышу, җыр тыңлау,

җыр сүзләрен тәрҗемә итү, истә калдыру.

07.10



12

Җырсыз кеше - канатсыз кош.

1

Телдән журнал әзерләү, төркемнәрнең чыгыш ясавы, диалогик сөйләм, чылбыр буенча сорау - җавап.

08.10



Кадерле син, Кеше туганым!

13

Иң кадерле кешеләр.

1

Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация ясау, карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, дәреслек, дәфтәр белән эш.

14.10



14

Ирек кадерлеме



1

Биографияне мөстәкыйль укып, сорауларга җавап эзләү, сәнгатьле уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, мәсәлнең морален табу, рәсемнәр белән эш, дәреслек, дәфтәр белән эш.

15.10



15

Анага бала кадерле, балага ана кадерле.

1

Рольләргә бүлеп уку, шигырьне тыңлау, сүзлекчә белән эшләү, сәнгатьле эшләү, парларда яки төркемнәрдә эшләү, яңа материалның таныш әсәрләр белән бәйләнешен табу.

21.10



16

Г.Тукайныбиргән, җырларда җырланган ямьле Казанарты...

1

Презентация карау, төркемнәрдә биремнәр үтәү, әкият-поэманы тыңлау, сүзгә-сүз тәрҗемә итү, ярымтавыш белән уку, сәнгатьле уку, сайлап уку, чылбыр буенча уку, парлап сөйләшү.

22.10



17

Барыбызга да таныш Шүрәле.

1

Дәреслек, дәфтәр белән эш, яңа сүзләрне активлаштыру - сүзләр, җөмләләр төзү, рольләргә бүлеп уку, сайлап уку, мультфильм карау.

28.10



18

Ныгыту. Барыбызга да таныш Шүрәле.

1

29.10



19

Дөньяларны «гизгән» Шүрәле.

1

Теоретик төшенчәләр белән танышу, видеоязма карау, композитор биографиясе белән танышу, аның буенча хронологик таблица тутыру, фикер алышу.

11.11



20

Чәчәкләр - матурлык һәм үлемсезлек символы.

1

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, шигырьне тыңлап аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау.

12.11



21

Ныгыту. Чәчәкләр - атурлык һәм үлемсезлек символы.

1

18.11



22

Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил.

1

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, таблица тутыру.

19.11



23



Әби-бабайларның туганҗиреоныкларгакадерлеме?

1

Яңа сүзләрне уку, язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү.

25.11



24

Әмирхан Еники "Туган туфрак"

1

26.11



25

Илдар Юзеев "Бакчачы турында баллада"

1

И. Юзеевның "Бакчачы турында баллада"сындагы вакыйгаләр. Бакчачы карттагы сыйфатлар.

02.12



26

Бүлекне кабатлау, йомгакау.

1

Укылган әсәрләр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, викторина сорауларына җавап бирү, мөстәкыйль эш.

03.12



27

Энҗе карлар ява.

1

Портретлары буенча язучыларны тану, яңа сүзләрне истә калдыру, язучы биографиясен уку, сораулар төзү, җавап бирү, презентация карау, караган буенча фикер алышу, һава торышы турында сөйләү.

09.12



28

Мәрхәмәтле булыйк!

1

Язучы тормышы белән танышу, презентация карау, кош исемнәрен истә калдыру, дәреслек, дәфтәр белән эш, парларда сөйләшү.

Шагыйрәнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү, проект эшенә әзерлек.

10.12



29

Чыршыларны саклыйк!

1

16.12



30

Табигать - безнең байлыгыбыз.

1

Проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы, яңа әсәр белән танышу, сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу.

17.12



31

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә, кирәк һәммәбезгә дә!

1

Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу.

23.12



32

Бүлекне кабатлау, йомгаклау дәресе.

1

Төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары, мөстәкыйль эш.

24.12



Акыл - тузмас кием, белем - кипмәс кое

33

Күп укыган -күп белер.

1

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, таблица тутыру.

13.01



34

Ныгыту. Күп укыган - күп белер.

1

Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу.

14.01



35

Ни чәчсәң - шуны урырсың.

1

Сүзлек белән эш, парлап сөйләшү, мөстәкыйль укып, төп мәгълүматны аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, презентация карау, фикер алышу.

20.01



36

Тырышкан - табар, ташка кадак кагар.

1

Язучы тормышы белән танышу, презентация карау, инструмент исемнәрен истә калдыру, дәреслек, дәфтәр белән эш, парларда сөйләшү.

21.01



37

Эшләгәнең - кешегә, өйрәнгә-

нең - үзеңә.

1

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү.

27.01



38

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

1

28.01



39

Эш кешене тәрбияли, ялкаулык-боза.

1

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, план төзү.

03.02



40

Ялган әйткән -тотылыр...

1

04.02



41

Иң элек син Кеше бул, балам!

1

Шагыйрәнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү, бер һөнәр турында сөйләү.

10.02



42

Сәйдәшнең юл башы.

1

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү.

11.02



43

Моңнар чишмәсеСалихСәйдәшев.

1

Презентация карау, композитор турында музыка дәресендә алган белемнәрне яңа мәгълүмат белән тәңгәлләштерү, дәреслек, дәфтәр белән эш, музыка тыңлау, фикер алышу, парлап сөйләшү.

17.02



44

Син башкаларга үрнәкме?

1

Язучы иҗаты белән танышу, шигырьне тыңлап аңлау, чылбыр буенча сәнгатьле уку, сайлап уку, дәреслек, дәфтәр белән эш, төркемнәрдә фикер алышу.

18.02



45

Йомгаклау, кабатлау.

1

Язучыларның портретлары белән эш, викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү, мөстәкыйль эш.

18.02



Илдә илле дустың булсын

46

Туган туганга кирәк.

1

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру.

25.02



47

Туганнар белән яшәү күңелле.

1

Хикәяне рольләргә бүлеп уку, рәсемгә карап сайлап уку, өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү.

03.03



48

Шагыйрь үткән юл.

1

Презентация ярдәмендә шагыйрь тормышы, ул яшәгән чор белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку.

04.03



49

Әкияттәге ике бала кебек...

1

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, поэманы тыңлау, аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, поэмага анализ ясау.

10.03



50



1

11.03



51

Бәхетне, шатлыкнысакларга кирәк.

1

Ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу, Р.Харисның рәсемнәре буенча җөмләләр төзү.

17. 03



52

Ныгыту. Бәхетне, шатлыкнысакларга кирәк.

1

18.03



53

Дус булуга ни җитә.

1

Шагыйрә турында белешмәне уку, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү, шигырьне тыңлау, тәрҗемә итү, сәнгатьле уку, сайлап уку, биремнәр үтәү, ятлау.

31.03



54

Дуслык булса, яшәр тынычлык.

1

Парлап сөйләшү, шигырьне тыңлап аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау, төрле милләт кешеләренең киемнәре, теле, йолалары турында сөйләшү.

01.04



55

Кабатлау, йомгаклау.

1

Төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары, мөстәкыйль эш.

07.04



Көлке көлә килә...

56

Шәүкәт Галиев -юмор остасы.

1

Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация ясау, карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, дәреслек, дәфтәр белән эш.

08.04



57

Ике тиен - зур акчамы?



1

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү.

14.04



58

Акбай белән Карабай.



1

Хикәяне уку, төп эчтәлекне аңлау, фикер алышу, парлап сөйләшү, фигыльләрне, сыйфатларны табу, алар белән җөмләләр төзү, төп геройларны сурәтләү, план төзү, план буенча сөйләү.

15.04



59

Шаянлык файдасы.

1

Язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, эчтәлекне берничә җөмлә белән сөйләү.

21.04



60

Еллык йомгаклау контроль эше

1

Язучыларның портретлары белән эш, викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү, мөстәкыйль эш.

22.04



Һәр фасылың гүзәл, табигать!

61

Җәйге иртә.

1

Шагыйрьнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү.

28.04



62

Дөнья матур булсын өчен, әни кирәк.

1

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү.

29.04



63

Көтеп алган Сабантуй.

1

Яңа сүзләрне язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча гади җөмләләр белән сөйләү.

05.05



64

Сабантуй бәйрәме

1

06.05



65

Татар халык бәйрәмнәре.

1

12.05



66

Сабан-туй - картиналарда.

1

Рәссам турында уку, презентация карау, картинаны карау, фикер алышу, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү, картинаны сурәтләп сөйләү, парлап сөйләшү.

13.05



67

«Сабантуй» дигән журнал бар.

1

Журнал тарихына, аның Интернеттагы сайтына күзәтү ясау, журнал саннары белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, бер сан белән таныштыру өчен, төркемнәрдә эшне бүлешү, әзерләнү.

19.05



68

«Сабантуй» журналы бездә кунакта.

1

Әзерләгән чыгышларны тыңлау - проект яклау, журналга хат язу.

20.05



69

Кабатлау, йомгаклау.

1

тест, «Тапкырлар, зирәкләр клубы», викториналар, музейларга экскурсияләр, китапханәдән җәйге каникулга китап алу.

26.05



70

Җәйгә биремнәр.

1

27.05





</ Еллык йомгаклау контроль эш өчен биремнәр.

Иң матур кул.

(Һинд халык әкияте)

Яр буенда өч бай хатын, куллары белән су чәчрәтеп, мактанышып утыралар икән.

  • Минем кулым шундый матур!- дип сүз башлаган берсе.

  • Ә минеке матур да, мамык кебек йомшак та! - дигән икенчесе.

  • Минем бармакларым камыш кебек зифа! - дигән өченчесе.

Шулвакыт яннарыннан бер карчык узып бара икән. Ул, туктап, болардан бер кисәк ипи сораган. Хатыннар ишетмәгәннәр дә, һаман үз сүзләрен дәвам иткәннәр:

  • Әй карчык, әйт әле, кайсыбызның кулы матуррак? - дип сорыйлар икән.

Карчык аларга карап-карап торган да китеп барган. Бара-бара бер авыл хатынын күргән. Кырда эшли-эшли, бу хатынның куллары каралган, яргаланып беткән, ди. Карчык оялып кына аннан сораган:

  • Мин бик ач... Ашыйсым килә... Зинһар өчен, бер кисәк ипи бир әле!

Теге хатын моңа соңгы кисәк ипиен сындырып биргән. Карчык ипине ашагач, бу хатынга рәхмәт әйткән. Аннан соң теге өч хатын янына барган да әйткән.

  • Сез миннән: "Кемнең кулы матуррак?" - дип сораган идегез. Кем ятим карчыкка соңгы кисәк ипиен бүлеп бирде, шуның кулы матур! Дөньяда аннан да матуррак кул юктыр!..

Шулай дигән дә карчык китеп тә барган. Теге өч хатын, үзләренең нечкә бармаклы ап-ак кулларына карап, аптырап басып калганна, ди.



Укылган текст буенча нәрсә аңладыгыз?



  1. Әсәрнең исеме ничек?

а) Иң матур кул

ә) Әни ялга киткәч

б) Тәрбияле песи

2. Җөмләнең кайсы син укыган әсәрдән?

а) Беркөнне әни Казанга китте.

ә) Әни өйдә вакытта мин аңа бик аз булыша идем.

б) Чыпчык, сикерә-сикерә бодай чүпли...

в) Өч хатын мактанышып утыралар.

3. Ике раслауның кайсы дөрес?

а) Диңгездә өч бай хатын утыра икән.

ә) Яр буенда өч бай хатын утыра икән.

4. Алар нәрсә белән мактаналар?

а) аяк ә) кул б) бит

5. Хатыннардан карчык нәрсә сораган?

а) ипи

ә) су

б) ак







Укучыларның рус группасы өчен татар әдәбиятыннан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары.

Укып аңлауны бәяләү6нчы сыйныфта уку күнекмәсенә таләпләр. Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү. Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияләр, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып aлy, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләүһәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.

Уку өчен текстның күләме:100 сүзгә кадәр - 6 нчы сыйныф.

Таләпләр

Билге

1

Программада куелган таләпләр үтәлсә, биремнәрдә 1 хата җибәрелсә.

"5"ле куела

2

Программада куелган таләпләрдә артык әһәмиятле булмаган житешсезлекләр булса, биремнәрдә 2-3 хата җибәрелсә.

"4"ле куела

3

Программада куелган таләпләрдән мөһим читләшүләр булса, биремнәрдә 4-5 хата җибәрелсә.

"3"ле куела

4

Программада куелган таләпләр тулаем үтәлмәсә, биремнәрдә 6-7 хата җибәрелсә.

"2"ле куела



Тыңлап аңлауны бәяләүПрограммада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу. Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 6 сыйныф - 0,7-0,8 минут.

Таләпләр

Билге

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә

"5"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә

"4"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл, дөрес жавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә

"3"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән жавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә

"2"ле куела.



Диалогик сөйләмне бәяләү.Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог - сораштыру, диалог - тәкъдим, диалог - фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: hәp катнашучы ягыннан кимендә 6 сыйныф - 6-7 реплика.

Таләпләр

Билге

1

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә

"5"ле куела.

2

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларныңәйтелешендәһәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата жибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә

"4"ле куела.

3

Өстәмә сораулар ярдәмендә генәәңгәмә кора алганда, репликаларныңәйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләм төзегәндә

"3"ле куела.

4

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда

"2"ле куела.



Монологик сөйләмне бәяләү.



Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8-10 фраза (5-7 нче сыйныфлар).

Таләпләр

Билге

1

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен

"5"ле куела

2

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен

"4"ле куела

3

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнеңәйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен

"3"ле куела

4

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда

"2"ле куела

Контроль эшне бәяләү.

Таләпләр

Билге

1

Бер хатасыз эшкә

"5"ле куела

2

Укучы үзе төзәткән бер төзәтүле, 2 хатасы булган эшкә

"4"ле куела

3

3-4 хатасы булган эшкә

"3"ле куела

4

5-8 хатасы булган эшкә

"2"ле куела



Тестны бәяләү.

Таләпләр

Билге

1

Таләпләр

"5"ле куела

2

90 - 100 %

"4"ле куела

3

68- 89 %

"3"ле куела

4

50-67 %

"2"ле куела



0-49 %





Сочинениеләрне бәяләү.

Билге

Рус телле балалар

«5»

Эзлекле язылган һәм эчтәлек тулысынча ачылган; 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хата.

«4»

Тема эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хата.

«3»

Тема өлешчә эзлекле язылган; эчтәлек тулысьнча ачылмаган; 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион хата.

«2»

Тема эзлекле язылмаган һэм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хата



Изложение текстының күләме һәм изложениене бәяләү



Мәктәп тибы

Рус мәктәбендә татар балалары

Рус телле балалар

Сыйныф

Ел башы

Ахыры

Ел башы

Ахыры

VI

140-160

160-190

70-80

85-95



Билге

Рус телле балалар

«5»

Текстның эчтәлеге тулы, эзлекле, дөрес; 1/1 пунктуацион яки грамматик хата.

«4»

Текстның эчтәлеге эзлекле, дөрес язылган; 1 -2 эчтәлек ялгышы; 2-3/3-2 пунктуацион яки грамматик хата.

«3»

Өлешчә эзлекле язылган; 4-5/4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хата.

«2»

Эчтәлек бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хата.



Проект эшләрен бәяләү критерийлары

Критерий

Баллар саны

0 балл

1 балл

2 балл

  1. балл

1. Максат кую, аңа ирешү юлларын планлаштыру

Максат формалаштырылмаган

Максат билгеләнгән, ләкин аңа ирешү планы юк

Максат билгеләнгән, максатка ирешүнең кыскача планы бирелгән

Максат билгеләнгән, ачык тасвирланган, ирешү өчен җентекле план бирелгән

. Проект

проблемасын кую һәм дәлилләү

Проект

проблемасы формалаштырылмаган

Проект

проблемасының

формулировкасы төпле түгел

Проект

проблемасы ачык итеп

формалаштырылган

һәм нигезләнгән

Проект

проблемасы анык формалаштырылган,

нигезләнгән һәм тирән эчтәлекле

3. Проект темасының ачылыш тирәнлеге

Проект темасы ачылмаган

Проект темасы тулысынча ачылмаган

Проект темасы ачылган, авторның мәктәп программасы кысаларында теманы белүе

Проект темасы тулы итеп ачылган, авторның белемнәре мәктәп программасы кысаларыннан чыга

4. Сайланган эш ысулларының проект максатына һәм эчтәлегенә туры килүе

Поект эшендә куелган максатлар ирешелмәгән

Кулланылган эш ысулларының шактые проектның темасына һәм максатларына туры килми

Кулланылган эш ысуллары проектның темасына һәм максатларына туры килә, ләкин җитәрлек түгел

Эш ысуллары җитәрлек һәм урынлы һәм эффектлы кулланылган

5. Эш барышының анализы, нәтиҗәләре, перспективалар

Эшнең нәтиҗәләрен һәм барышын анализламау

Анализ эш барышының тасвирламасы һәм тәртибе белән алмаштырылган

Проект максатларына ирешү өчен киңәйтелгән эш күләме бирелгән

Эш барышында килеп чыккан ситуацияләргә тулы анализ бирелгән, кирәкле нәтиҗәләр ясалган, эш перспективалары билгеләнгән

6. Авторның эш белән шәхси кызыксынуы, эшкә иҗади караш

Авторның эшкә формаль мөнәсәбәтен күрсәтә торган эш

Автор проект темасына зур булмаган кызыксыну күрсәтә, ләкин эшкә мөстәкыйльлек күрсәтмәгән, эшкә иҗади якын килмәгән

Проект мөстәкыйль

эшләнгән, авторның тирән кызыксынуын күрсәтә, проект темасына шәхси карашның булуы, иҗади элементлар куллану

Проект эшендә иҗади якын килү, авторның проект идеясенә үзенә генә хас булган

оригинал ь карашы

7. Презентация үткәрүнең сыйфаты

Презентация үткәрелмәгән

Материал регламентны исәпкә алып бәян ителгән, ләкин автор аудиторияне кызыксындыра алмаган

Автор аудиторияне кызыксындыра алган, ләкин регламентка сыймаган

Автор аудиторияне кызыксындыра алган, регламентка сыймаган

8. Проект эшенең сыйфаты

Проект эше юк

Проект эше сыйфат таләпләренә туры килми (эстетика, уңайлылык,

куелган максатларга туры килә)

Проект эше сыйфат таләпләренә тулысынча туры килми

Проект эше сыйфат таләпләренә тулысынча туры килә (матур бизәлгән, кулланылышта җайлы, куелган максатларга туры килә)

9. Телдән чыгышны бәяләү (сөйләмнең грамоталылыгы, төгәллеге, эмоциональлеге)

Телдән чыгышы түбән (сөйләмнең грамоталыгы юк)

Телдән чыгышы

уртача

Телдән чыгышы яхшы

Телдән чыгышы югары дәрәҗәдә, грамоталы, төгәл, эмоциональ











Проект эшләрен бәяләү.

Таләпләр

Билге

83 - 100 %

"5"ле куела

76 - 82 %

"4"ле куела

67-75 %

"3"ле куела

0-66 %

"2"ле куела





Аннотация

Программаның исеме: 6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы.

Планны төзүче: Мингалимова Хәлимә Хәниф кызы.



УМК: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшләнгән Р. З. Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" (Төп һәм урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен); Казан: 2013. Региональ исемлеккә кергән үрнәк программа: Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.Х.,Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 нче сыйныфлар/ К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова. - Казан: Мәгариф, 2010. - 79 б.

Дәреслек: "Татар әдәбияты" рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Э.Х. Гыйзәтуллина. - Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2014.

Программаны үтәү вакыты:

2016-2017 нче уку елы



Сәгать саны: атнага 2 сәгать - барлыгы 70 сәгать



Контроль төре:

  1. Өй эшләрен даими тикшереп бару

  2. Укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен булдыру һәм аны башкаруны контрольдә тоту.

  3. Темалар буенча тест биремнәрен башкару

  4. Чирек ахырында һәм сыйныфара аттестация биремнәрен үтәү.

Эш программасының структурасы:

  1. Титул бит

  2. Аңлатма язуы

  3. Календарь тематик бүленеш

  4. Йомгаклау контроль эше һәм агымдагы белемнәрне тикшерү өчен биремнәр.



Укыту программасының эчтәлеге буенча эшләнелгән эшнең нәтиҗәләр ясау бите



Укытучылар утырышының протокол

реквизиты (дата, №)

Боерыклар реквизиты (дата, №)

Үзгәрешләр яки кертелгән

тулыландыру









































24



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал