7


  • Учителю
  • Мастер-класс Урок родной литературы в соответствии с ФГОС

Мастер-класс Урок родной литературы в соответствии с ФГОС

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Мастер-класс Урок родной литературы в соответствии с ФГОС











Әмирхан Еникинең

"МАТУРЛЫК"

хикәясенә анализ

(Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият дәресе)

VII сыйныф

























РМастер-класс Урок родной литературы в соответствии с ФГОСус мәктәпләрендәге татар балаларына. 7 - сыйныф.

Мастер-класс Урок родной литературы в соответствии с ФГОС

Тема: Нәрсә ул матурлык?



Максат: Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясенә таянып, матурлыкның тирән мәгънәгә ия булуын ачыклау;

эчке матурлык белән тышкы матурлыкны бәйли белүгә ирешү;

кешеләрдәге матур һәм ямьсез сыйфатларны күрә белү, үзеңдә матур сыйфатлар булдыру өстендә эшләү кирәклеген төшендерү.



Җиһазлар: интерактив такта, дәрес эчтәлеге буенча төзелгән презентация, тургай сайравы язмасы, скрипкада уйналган көй язмасы, эчке һәм тышкы матурлыкны сурәтләгән сүзләр язылган карточкалар, дәреслек.



Дәрес барышы

I. Оештыру.

- Исәнләшү; укучыларның кәефләре белән кызыксыну;

дежур укучы хисабы.

II. Яңа дәрес материалы

Презентация, 1 - слайд. Экранда тургай рәсеме. Әкрен генә тургай сайравы ишетелә башлый. Бераз тыңлыйбыз.

Укытучы:

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен безнең дәресебез тургай сайравын тыңлаудан башланды икән?

Җаваплар төрлечә булырга мөмкин. Тема яз аена туры килгәнлектән, "Тиздән болыннарда тургайлар сайрый башлаячак," - дигәне дә, "Дәрестә кәефләребез тагын да яхшырак булсын өчен," - дигәне дә булуы бар. "Без өйдә укып килгән "Матурлык" хикәясендә тургайлар сайравы турында язылган," - дип әйтүчесе дә булачак. Чөнки укучыларга алдагы дәрестә, өйгә эш итеп, шушы хикәянең эчтәлеге белән танышып килергә кушылган була. Безгә кирәкле җавап алынгач, дәрескә тирәнрәк керә башлыйбыз.

  • Бу хикәянең авторы кем?

  • ӘМастер-класс Урок родной литературы в соответствии с ФГОСмирхан Еники.

  • Рәхмәт, балалар. Дөрес. "Матурлык" хикәясен Әмирхан Еники язган. Нәкъ менә март ае (тема март аена туры килде) безгә шундый талантлы язучыны бүләк иткән дә инде. 2 - слайд. Экранда Ә. Еники портреты. Туган, вафат булган еллары язылган(март, 1909 - февраль, 2000). Мин аның гади генә портретын түгел, ә елга буенда яшеллек арасында төшкән фотосын урнаштырдым).

  • Укучылар, сез "матурлык" төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Нәрсә ул матурлык? 3 - слайд. Анда дәреснең темасы язылган. "НӘРСӘ УЛ МАТУРЛЫК?" Матурлык дигәч, сезнең күз алдыгызга нәрсәләр килә? Тактага МАТУРЛЫК дип язып куябыз. Укучылар үз фикерләрен әйтәләр, укытучы язып бара: чәчәк, болын, урам, урман - табигать; көй(музыка), картина, җыр, бию - сәнгать; бина, йорт(өй); кеше(чәче, йөзе, күзләре, куллары, киеме).





көй(музыка) табигать

матурлык

кеше бина, йорт(өй)





- Рәхмәт сезгә. Күргәнегезчә, бу төшенчәне һәркем үзенчә аңлый. Берәүләрегез аны табигатьтә күрә, икенчеләрегез - музыкада, өченчеләрегез кешеләрнең тышкы кыяфәтләрендә. Уйлап карыйк әле, ни өчен Әмирхан Еники хикәясен "Матурлык" дип атады икән? 4 - слайд. НИ ӨЧЕН ХИКӘЯ "МАТУРЛЫК" ДИП АТАЛА? Автор матурлыкны нәрсәдә күрә? Менә шушы сорауга без сезнең белән дәрес барышында җавап табарга тиешбез.

Схемага карыйк әле. Сез "табигать матурлыгы" дидегез. Ә хикәядә бу турыда ниләр язылган?

УМастер-класс Урок родной литературы в соответствии с ФГОСкучылар дәреслек белән эшлиләр, табигать турында язылган урыннарны кычкырып укыйбыз(...Күптән түгел, май урталарында, беренче җылы яңгырлар явып узган иде. Хәзер бөтен нәрсә... Юл буе безне тургайлар сайравы озатып барды. Гүя... ). Схемага өстәп куябыз: көн саф, көн ямьле, тургайлар сайрый.

- Бик яхшы. Сез тагын матур биналар, матур өйләр, дидегез. Хикәядә Бәдретдиннәрнең өе ничек сурәтләнә?

Укучылар дәреслектән Бәдретдиннәрнең йорты сурәтләнгән өзекне табалар. Бер укучы кычкырып укый. (Без фәкыйрь кешеләргә керәсебезне белеп килә идек, әмма бу кадәр ярлы хуҗалыкны күрербез дип һич тә көтмәгән идек. ... ялгыз өй үзе искереп-тузып, яртылаш җиргәкереп беткән. Салам түбәсе череп, каралып, тирескә әйләнә башлаган. .... ) Тагын схемага язып куябыз. ...

- Ә кешеләрнең тышкы кыяфәтләре турында ниләр язылган? Хикәядә шәкертләрдән башка тагын кемнәр турында сүз бара?

Укучыларның җаваплары тыңлана. Һәр укучының җавабн тыңлап, бәя бирәбез. Дәрес барышында берәүгә дә: "Алай түгел. Юк. Җавабың дөрес түгел," кебек бәя бирмәскә кирәк. "Яхшы. Тагын ни әйтер идек? Башкаларда тагын нинди фикерләр бар? Ә син ничек уйлыйсың? Рәхмәт" - диебрәк, юнәлеш бирергә була. Тагын дәреслек белән эшлибез. Һәр герой турында, берничә сүз белән язып , схеманы тулыландырабыз.

1). ...Өйгә кергәч тә безнең иң элек күргән кешебез сәке түрендә, стенага терәлеп утырган бер бабай булды. ... Күзләре ачык булса да, ул дөм сукыр иде. 2). ...Өйдән кечерәк буйлы, ак чырайлы, җирән сакаллы, арык-өшән генә бер абзый(әтисе) чыкты. Аның өстендә киндер күлмәк, тез башларына ямаулар салынган киҗеле ыштан, башында мескен бүрек... . 3). ...Аңа күтәрелеп карагач та минем йөрәк әллә нишләп китте. ... шулай да сул күзенең бөтенләй кысылып, ә уң күзенең иләмсез зураеп калуын әйтмичә булдыра алмыйм, чөнки шушы яшь пәрдәсе аша караган кашсыз-кефексез күзендә бичараның(әнисенең) бөтен эчке җаны чагылып тора кебек...

-Мастер-класс Урок родной литературы в соответствии с ФГОС Бик яхшы, укучылар. Рәхмәт. Ә хәзер, сез әйткән, "көй" төшенчәсенә тукталыйк. Бәдретдин нинди уен коралында уйный?

- Скрипкада.

4 нче слайд. Экранда скрипкада уйнаучы малай. Язмада останың (профессионалның) скрипкада уйнавын тыңлыйбыз. Көй әкрен-әкрен генә тына.

- Ошадымы, балалар? Ә хикәядә Бәдретдиннең скрипкасы һәм уйнавы турында ничек язылган? Аның уйнавы да менә хәзер без сезнең белән тыңлаган көй кебек яңгырадымы икән?

Укыйбыз. " ... Бәдретдин, маташа торгач, ахырда скрипкәсен көйләде, иңбашына терәде, җәя сыман смычогы белән сызгаларга тотынды. Скрипкәнең тавышы бик зәгыйфь иде, чеби тавышыдай көчсез-нечкә иде, ..."

Көй турында язып, схеманы алга таба тулыландырабыз.



көй(музыка): табигать:

зәгыйфь, тургайлар сайрый,

чеби тавышы гына чыга көн саф,

көн ямьле

матурлык

кеше: йорт(өй):

бабай - дөм сукыр, искереп-тузып ,

бик ябык; яртылаш әтисе - ап-ак йөзле, арык(ябык) җиргә кереп беткән;

киемнәре ямаулы ; бүрәнәләре чергән, әнисе - авырудан соң йөзе бик тәрәзәләре кыйшайган,

ямьсезләнеп калган салам түбәле





- Укучылар, хәзер тактадагы схемага карыйк әле. Матурлык кешеләрнең тышкы кыяфәтләрендә дә, Бәдретдиннәрнең өендә дә юк, скрипкә дә "чеби тавышлары" гына чыгарган. Дәрес башындагы сорауга кире кайтабыз. Ни өчен соң автор хикәясен "Матурлык" дип атаган? Нинди матурлык турында язган икән соң Әмирхан Еники?

ТМастер-класс Урок родной литературы в соответствии с ФГОСекст өстендә эшләүне дәвам итик. Игътибар итик әле. Үзе ясаган скрипкәне көйләгәннән соң, Бәдретдин берничә көй уйный. Ул әнисенә карап, әнисе өчен уйный. Бу өзекләрне укучыларга мин үзем укыдым. " Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чиркануга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә карап, ул скрипкәсен уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өретелгән җитди-җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде." Ә улының уйнаганын әнисе ничек тыңлый? "... Шул чакта мин аның әнисенә күтәрелеп карадым: ана үзенең шәкерт улына шундый бер бәгырьгә төшәрлек тирән мәхәббәт белән, бәхет-сөенеч белән сихерләнеп, эреп, мөкиббән китеп карап утыра иде ки, мин хәтта йөрәгем-тәнем белән әллә ничек тетрәнеп куйгандай булдым."

III. Ныгыту.

- Укучылар, әйтегез әле, укыганнаардан чыгып, без нәрсә әйтә алабыз? Әсәрдә нинди матурлык турында сүз бара? Автор әсәрендә "Матурлык" темасын ничек итеп ача? Укучыларның җавапларыннан соң, тулыландырып әйтә алабыз: " Әсәр матурлык турында. Кешенең эчке матурлыгы, Бәдретдиннең күңел матурлыгы, ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы, гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы, табигать матурлыгы турында. " Ә хәзер, кечкенә генә практик эш эшләп алыйк. Ике төркемгә бүленәбез. Сезнең алдыгызда кешеләрнең матур якларын сурәтләүче сүзләр язылган карточкалар. Беренче баганага тышкы матурлыкка караган сүзләрне, икенчесенә - эчке матурлыкка караган сүзләрне урнаштырабыз. (Укучылар төркемнәрдә эшлиләр). Матур: күзләре, чәчләре, тешләре, иреннәре, киеме, куллары һ.б. Сабыр, юмарт, тыныч, ярдәмчел, сакчыл, тыйнак һ.б.

- Укучылар, мин дә үземчә эшләгән идем. Тикшереп карагыз әле, дөресме икән? Экранда 5 нче слайд. Төркемнәр бер-берсенең дә эшләрен чагыштырырыпукып чыгалар.

IМастер-класс Урок родной литературы в соответствии с ФГОС

- Ә хәзер йомгаклап шуны әйтегез. Сезнеңчә, матур кеше нинди кеше?(Тышкы һәм эчке матурлыкка ия булган кеше). Мин дә сезнең белән килешәм. Кешедә тышкы матурлык та, эчке матурлык та булырга тиеш. Бу матурлыкларга ия булу өчен бик күп тырышлык та куярга кирәк. Ә хәзер кулларыбызны күтәреп, күкрәгебез алдына куябыз. Сул кулыбыздагы бармакларыбыз эчке матурлыкны күрсәтә, ә уң кулыбыздагы бармакларыбызны тышкы матурлык дип уйлыйк. Бу матурлыклар менә шулай кушылып, бербөтен булып, бездә яшәргә тиеш(бармакларыбызны "йозак(замок)" итеп берләштерәбез). Тормыш юлыгызда, ялгышмыйча, МАТУР кешеләр белән генә аралашып яшәргә язсын. Мин сезнең дөньяда МАТУР кеше булып яшәвегезне телим һәм шулай булыр дип ышанам да.

V. Билгеләр кую. Өй эше: "Нәрсә ул матурлык?" темасына кечкенә иҗади эш эшләргә.



















































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал