7


  • Учителю
  • CтатьяХалык традицияләрен кулланып(8 класс)

CтатьяХалык традицияләрен кулланып(8 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Яңа Савин районының

Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 177нче лицее























Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә

халык традицияләрен куллану













I квалификацияле татар теле

һәм әдәбият укытучысы

Габдрахманова Гөлнара Хәдис кызы







































</ 2016 нчы ел





Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Шуларга мөрәҗәгать итү тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген көчәйтә. Нәрсә соң ул тәрбия? дигән сорауга иң гади һәм аңлаешлы җавап мондый булыр иде кебек: тәрбия- ул яшь, психологик, физик үзенчәлекләрне исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру.

"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.

Әдәбият укытучысының бурычы , программада каралган әсәрләрне аңлап үзләштерүдән, аның идея- эчтәлеген аңлатудан, укучыда эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә - тирә мөхиткә, төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, мөстәкыйльлеккә өйрәтүдән гыйбарәт. Тәрбияче буларак, үз халкымның мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин укучыларымны үз милләтен, әти- әнисен, әби- бабасын, туганнарын, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Дәресләрне тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештырырга тырышам. Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материаллардан файдалану, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһам алалар. Башлангыч сыйныф укучылары белән байтак әкият, табышмак, мәкаль, әйтемнәрне өйрәнәбез. Аларда әхлак сыйфатлары киң чагылыш таба.

Бала күңелен ап- ак кәгазь белән чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек бөртекләрен чәчәргә соң? Әлбәттә, әдәбият- сәнгать аша. Әдәбият , сәнгать белән кызыксынган , китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була..Аның күркәм эшләр башкарырга омтылышы да көчәя.

Кызганычка каршы, рәхимсез, талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп китте. Мондый заманда үткәнгә борылып карау, халкыбыз туплаган рухи хәзинәне яңадан кайтару бигрәк тә мөһим. Ялкау, әрәмтамак, җиңел генә, эшләмичә көн күрергә гадәтләнгән яшьләр һәркемне дә борчый.

Ә бүген халкыбыз милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур.

Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп- әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби- бабайларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмавы, сабыр , инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу максаттан халкыбыз бәйрәмнәре- шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, үз туган ягына тарта.

Татар халкының уй, холкы, фикере, барлык йолалары, гореф- гадәтләре, традицияләре үзе бер тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч була. Баланың гаиләдә, коллективтагы тәрбияви нормалары, кагыйдәләре халык педагогикасына салынган. Һәр халыкның милли мәдәнияте-ул табигать көчләренә баш ию дип әйтергә була.

Халкыбызның үткәне халык авыз иҗаты үрнәкләрендә, аның археологик казылмаларында, этнографик традицияләрендә күренә.Традиция - ул милләтнең рухи һәм хезмәт тәҗрибәсен буыннан буынга тапшыру төре.

Республикага исем биргән халыкның телен һәм мәдәниятен өйрәнү - ул башка милләт мәдәниятен танып белү генә түгел, ә үз, туган ягың мәдәниятен аңлау ул. Башка телләрне өйрәнү үз телеңнең үзенчәлекләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, башка яктан карарга киң мөмкинлекләр ача. Хәзергесе чорда Россия һәм Татарстан күләмендә милли мәдәнияткә игътибар арта бара.

Халык мәдәнияте - ул милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы.

Кече яшьтәге мәктәп укучыларын милли тәрбия һәм мәдәнияте белән таныштыру төрле тәрбия алымнарына нигезләнеп башкарыла. Иң киң таралган ярдәмче чыганагыбыз булып балалар фольклорын әйтергә була. Ул- тән хәрәкәтләрен ритмга,көйгә салучы үзенә бер төр иҗат. Аларның нәфислек тойгыларын, зиһен һәм хыял йөгереклеген, зәвыкларын үстерү һәм шуларның барысы бергә бала шәхесе өчен тәрбияви әһәмияткә ия. Бармак уеннары, санамышлар, алдавыч әкиятләр, уеннар- болар барысы да бала өчен кызык.

Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый.Башлангыч сыйныф укучысы мөстәкыйль эшләргә, уйнарга, уйларга тырыша. Уеннар барышында үзе үк үзгәрешләр дә кертә ала. Сыйныфтан тыш уку дәресләрендә төрле уен элементлары кертергә мөмкин. Һәрбер уенны сайлаган очракта баланың яшь үзенчәлеге исәпкә алына. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл,аралашу үсешенә йогынты ясый. Укытучы уен сайлаганда балаларда бер- берсенә карата дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү,таләпчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләүне күздә тота.

Халык җырлары - музыка фольклорының иң якты әсәрләре. Алар -эстетик тәрбия чыганагы. Балада эстетик ләззәтләнү,шатлык, канәгатләнү хисе уяткан һәрнәрсә тәрбияви көчкә ия. Җырлар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Укучылар җырлы -биюле уеннарны бик яратып башкаралар. Моңа мисал итеп , һәрберебезгә таныш булган "Чума үрдәк, чума каз", "Миңлебай","Кәрия-Зәкәрия" һәм башка күп төрле түгәрәк уеннарын алырга була.

Кешеләрнең үз- үзләрен тоту кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итүче сөйләм этикеты халыкның мәдәнилек дәрәҗәсен билгели торган иң мөһим өлешләрнең берсе булып тора. Сөйләм әдәбе кагыйдәләре - алар милли традицияләргә һәм гореф- гадәтләргә таяна. Өлкән буын кешеләрендә традицион һәм үзенчәлекле сыйфатлар чагыштырмача чиста һәм ачык булып күренә. Безнең әби - бабайларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә .бала сөйләмендә чит- ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган, саф татарча сөйләшүне таләп иткән. Милләтнең саклануы аның теленә турыдан - туры бәйләнгән. Тукай да өзгәләнеп "И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле, дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы" дип, юкка гына әйтмәгәндер. Шулай ук татарларның сөйләменә ислам диненең тәэсире дә бар. Ә яшьләр сөйләмендә исә рус теле тәэсире сизелә. Хәзергесе мохитта балаларыбыз төрле тәрбия ала. Баланың ата- анасына булган карашы үзгәрүен һәркем күреп тора.

Әдәби уку дәресләрендә укучылар әдәплелек кагыйдәләре белән бик күп очрашалар. Сөйләм, киенү, өстәл янында, кунак , туганннарга карата әдәплек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар,ә бәлки үзләре дә бер- берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар.

Мин системалы рәвештә укучының сөйләме өстендә эшләү, текстның эчтәлеген сөйләгәндә дөрес итеп фикерли белергә өйрәтү, төрле дидактик уеннар аша сүзлек запасын баету максаты куям. Бала бу яшьтә төрлечә фикерли ала. Шуңа да төрле КВН, ярышлар уздыру балаларның логик фикерләү сәләтен арттыралар. Эш төрләренең яңартылып торуы укучыларның дәрескә кызыксынуларын арттыра. Халык авыз иҗаты үрнәкләре аркылы да укучыларны уйларга өйрәтергә мөмкин. Минем укучыларым дәресләрдә мәкальләр белән бирелгән эшләрне бик теләп башкаралар. "Мин башлыйм ,син дәвам ит", "Мәкальнең ахырын тап"," Шигъри мәкальләр" уеннары зирәклек, җитезлек тә сорый. "Әкият геройларын таны", "Бу кайсы әкияттән?" уеннары төрле дәрес элементлары итеп кертелә. Бу эш төрләре укыту процессының максатына, урынына, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә карап, төрле вакытта, төрле очракта кулланыла.

Татар теле дәресләрендә этномәдәни материаллардан файдалану укучыларда түбәндәге күнекмәләргә ия булуның нәтиҗәлерәк формаларын барлыкка китерә:

- республиканың. районның географик урыны, тарихи үткәне буенча гади белемнәргә таянып эш итә белү күнекмәләре;

- татар халкы турында кечкенә күләмле хикәяләр төзү;

Дәресләрдә мондый материаллар куллану төрле эш төрләрендә чагылыш таба:

- язма эш текстларында милли юнәлешне чагылдырган сүзләрне куллану;

- мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен ачыклауга юнәлдерелгән иҗади биремнәр үтәү;

- урындагы җирле музейларга, китапханәләргә экскурсияләр ясау, соңыннан хикәя,сочинениеләр язу;

- үсемлек, кош,җәнлекләр турында әкиятләр уйлау.



Халык традицияләрен кулланып уздырылган дәресләр, чаралар баланың актив үсешенә өстәмә чыганак итеп кулланыла. Һәр укытучы үзенең педагогик эшчәнлегендә аларны куллануның күпләгән юлын һәм ысулларын таба ала.

Мин рус сыйныфларында укучы татар балалары белән эшлим. Бергәләп төрле сыйныфтан тыш чаралар үткәрәбез. Рус мөхитендә аралашкан балаларга туган телләрен онытмау, аларны туган телебез белән тагын да кызыксындыру максатыннан "Бәхетле балачак" исемле түгәрәк оештырдым. Түгәрәкнең эш программасына татар халкының гореф- гадәтләрен , бәйрәмнәр, йола уеннарын , халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар тупладым. Укучылар бик теләп уеннарда катнаштылар, "Сабантуй", " Нардуган","Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәре турында белделәр. Җырлы- биюле уеннар, табышмак ,мәкальләр өйрәнделәр.Халык йолалары,традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт,табигатькә сакчыл караш,үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбияләнә.Укучылар тәртибендә үзгәрешләр сизелә башлый. Бу инде аларның аңлы рәвештә үзләренең сәламәтлекләренә карата уңай мөнәсәбәт тудыра. Чыннан да, без яшь буынны үзебезнең урынга әзерләргә, өлкәннәргә булган иң күркәм сыйфатларны аларда тәрбияләргә тиешбез.

Укытучы- белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә.Ул яшь кешенең эчке дөньясын,сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен күздә тотып эшләргә бурычлы.

Хәзергесе вакытта җәмгыятьтә үзгәрешләр чоры бара. Укытучы алдында шәхеснең акыл эшчәнлеген төрле яклап үстерүне күздә тотып , никадәр яңа алымнар, шартлар, технологияләр барлыкка килде. Шулар арасында милли рухлы хәзинәбез күмелеп калмасын иде. Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Гореф- гадәтләребез, матур йолаларыбыз бөтенләй онытылса, без үзебезнең татарлыгыбызны саклап кала алырбызмы соң?







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал