7


  • Учителю
  • Урок Билгеле киләчәкзаман(8 класс)

Урок Билгеле киләчәкзаман(8 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ТЕМА: Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

Максат:Киләчәк заман фигыль төрләрен һәм формаларын ныгыту, телдән һәм язма сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү. Киләчәктә үзләренә ошаган һөнәр сайлауга этәргеч бирү, төрле һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләү.



Җиһазлау:Дәреслек, һөнәр турында рәсемнәр, карточкалар, китап басмалары.







  1. Дәресне оештыру.

-Укучылар, бүген кышның беренче көне-1 декабрь. Салкын кыш килеп тә җитте.Кышның беренче ае - декабрь, икенче ае нинди? Өченче ае нинди?

-Кыш айлары салкын айлар. Әйтегез әле, бүген урамда һава торышы нинди?

-Укучылар, киләчәктә һава торышы нинди булыр, сез ничек уйлыйсыз?

-Көн салкын булуга карамастан, кәефләрегез ничек?

-Авырмыйсызмы?



II. .Фонетик зарядка.

-ү ә җ ө һ ң авазларын кабатлап, алар белән сүзләр һәм сүзтезмәләр төзү.

җитәкче...................иң яраткан дәрес

һөнәр.......................үтелгән тема

-Бүлмәдә нинди әйберләр, җиһазлар бу авазлар белән әйтелә, санап чыгарга.



III. Бүгенге дәресебезнең темасы " Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль". Без сезнең белән киләчәк заман фигыль төрләрен һәм формаларын искә төшерербез, аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнербез. Киләчәктә үзегез сайлаган һөнәрләр турында фикер алышырбыз

  1. Дәрес барышы.

1.-Укучылар, әйдәгез әле киләчәк заман фигыль төрләрен искә төшерик: 3 төрле

а) билгеле киләчәк заман

-ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк. булачак

б) билгесез киләчәк заман

-ар, -әр, -ыр, -ер, -р булыр

в) киләчәк үткән заман киләчәк иде, булыр иде.

-Киләчәк үткән заманга алдагы дәресләрдә күбрәк тукталырбыз. ( Таблицаны күрсәтү)

(Укучыларның мисаллары тыңлана)

2.-Укучылар, билгеле киләчәк заман зат-сан белән төрләнәме?

( Бер укучы 1 сүзне телдән төрләндерә)

( Таблицаны күрсәтү)

( Бер укучы булачак сүзен тактада төрләндерә)

-Билгеле киләчәк заман фигыльләре белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзергә.

-Укучылар, билгеле киләчәк заман фигыленең нинди формалары бар?

Барлык формасы, юклык формасы

-Искә төшерик әле, юклык формасы нинди кушымчалар белән ясала?

-ма, -мә.

булачак булмаячак

(Карточкалар белән эш; юклык, барлык формаларына мисаллар китерергә)

-Юклык формасы шулай ук зат-сан белән төрләнә.

(Бер укучы тактада төрләндерә)

3.-Ә хәзер китапларны ачып (86 нчы бит) 1 нче күнегү өстендә эш. (Тексттан берәр җөмлә укып, аларны тәрҗемә итергә һәм фигыльнең заманнарын ачыкларга)

4.-Укучылар, дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны языгыз, сыйныф эше, 2 нче күнегү.

(Фигыльләрне билгеле киләчәк заманда төрле затларга кулланып язырга. Алар белән 3 җөмлә телдән төзәргә)

5.Төркемләп эш. (Карточкалар өләшергә) Рәт буенча карточка биреп русчадан татарчага тәрҗемә итергә.

6.-Киләчәк заман булгач, безнең киләчәк тормышта сайлаячак һөнәрләр дә бар бит әле. Әйдәгез әле, сезнең булачак һөнәрләрегез турында сөйләшеп үтик әле.

а) Нинди һөнәрләрне беләсез? Санап чыгыгыз әле.

б) Плакаттагы һөнәрләрне укып, аларны тәрҗемә итергә.

в) Син кем булачаксың? (Балалардан сорауга җавап тыңлау)

-Сезгә өй эше итеп, үзегез сайлаячак һөнәрләрегез турында кечкенә хикәя язып, аны сөйләргә өйрәнеп килергә кирәк иде. (Укучыларның өй эшләрен тикшерү, тыңлау)

-Сезнең хикәядә билгеле киләчәк заман кулланылганмы? Шул җөмләләрне табып укып китегез әле.

7.Сайлаган һөнәр турында бер-берегез белән әңгәмә төзегез әле. Киләчәк заман фигыль кушымчаларны кулланырга.

8.Тормышыбызда һөнәрләр бик күп, без аларның кайберләрен сезнең белән санап үттек. Һәрбер һөнәр үзенә бер төрле яхшы, кирәкле, файдалы. Тикмәгә генә әйтмәгәннәр бит "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс"

-Бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

-Һөнәр турында тагын нинди мәкальләр беләсез?

Һөнәрләр турында мәкальләр генә түгел, аның турында җырлар, шигырьләр дә бик күп. Хәтта кроссвордлар да чишәләр. Укучылар, әгәр дә без бу кроссвордларны чишсәк, бер һөнәр иясенең исеме чыгар.

  1. халат

  2. дару

  3. бинт

  4. шифаханә

  5. белем

1.Шифаханәдә кия торган кием.

2.Авырганда даруханәдән алалар.

3.Яраны бәйли торган материал.

4.Больница ничек тәрҗемә ителә?

5.Яхшы табиб булу өчен нәрсә кирәк?

-Мәктәпне бетергәч, сезнең кайсыгыздыр медицина институтын тәмамлап, табиб булыр. Табиб кем ул? Шул турыда тыңлап алыйк әле.

-Табиб нинди сыйфатларга хас булырга тиеш?

Белемле, акыллы, зирәк, кешегә ягымлы карашлы, уңган, эшчән, чиста һ.б.

-Бу сыйфатларга табиб булган кеше генә хасмы? (Җаваплар тыңлана)

-Әйе, бу сыйфатлар барлык һөнәр ияләренә дә хас булырга тиеш. Ул сыйфатлар безгә дә хас булырга тиешләр. Без аларны онытмаска, истә тотарга тырышырбыз.

-Әйеме?

V. Өй эше. Язылган хикәяләрне кулланып, аларны тулыландырып "Минем булачак һөнәрем" дигән темага сочинение язып килергә.

VI. Йомгаклау.

а) киләчәк заман хикәя фигыльләрнең төрләрен әйтергә.

б) нинди кушымчалар бар?

в) юклык формасы нинди кушымчалар белән әйтелә?

Укучыларга рәхмәт әйтү, аларга билгеләр кую.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал