7


  • Учителю
  • Татар теленнән дәрес планы Сыйфат дәрәҗәләре

Татар теленнән дәрес планы Сыйфат дәрәҗәләре

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема:Сыйфат дәрәҗәләре.

Дәрес тибы: яңа белем бирү.

Төп максатлар:

1.Сыйфат дәрәҗәләрен мөстәкыйль рәвештә үзләштерү.

2.Сыйфат дәрәҗәләрен биремнәрдә куллану күнекмәләрен бирү.

3.Төркемнәрдә эшләү, үз эшчәнлекләренә дөрес бәя бирү күнекмәләрен ныгыту.

Дәрестә кулланылган материал

Күрсәтү материалы: Г.Тукай"Бала белән күбәләк"шигыре буенча мультфильм, эталон буенча үрнәк текст, тарату материалы, яшелчәләр, күбәләкләр

Тарату материалы:укыту эшчәнлеген оештыру өчен биремнәр; белемнәрен тикшерү өчен биремнәр.

Дәрес барышы.

1.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.Мотивация к учебной деятельности

Исәнмесез, саумысыз!

Хәерле көн, дисәм мин.

Хәерле көн диябез.

Кәефләрегез ничек соң?

Кояшлы көн кебек,

Тукай телен , анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Минем дә кәефләрем бик яхшы.Мин сезгә бугенге дәрестә уңышлар телим

2.Белемнәрне актуальләштерү һәм уку эшчәнлеген оештыруда шәхси кыенлыкларны билгеләү.Актуализация знаний и фиксирование инд.затруднения в пробном действии.

-Укучылар, бүген безгә кунак килде.Бу кем?

-Бу "Бала белән күбәләк"шигыре геройлары

- Сез,ничек уйлыйсыйсыз?.Аның кәефе ничек?(бик начар)

-Ни өчен начар?(Чөнки аның дусты озак яшәми.Ул шуңа борчыла)

-Укучылар, хәзер безгә нишләргә кирәк?

-Малайның кәефен күтәрергә.

-Менә, укучылар, бер тартма. Бу тартма эчендә күбәләкләр.Сезнең нинди күбәләкләр күргәнегез бар?

*Нинди төсле күбәләкләр була?(зур, кечкенә,матур, тигез, кызыл, ак, кара)

*Күбәләкләр бер- берсеннән нәрсә белән аерыла?( төсләре, зурлыгы)

-Укучылар, сорау биреп карыйк әле.Без санап киткән сүзләргә сорау куеп карыйк әле?( Бу сүзләр нинди? соравына җавап бирәләр).

-Әйдәгез әле, парлап эшлибез.Бу нинди (кызыл, кара, тар, киң)

-Бу сүзләр нинди сүз төркеменә карыйлар?(сыйфат).

-Димәк сыйфат нәрсә ул?(Предметның билгесен белдерә, нинди , кайсы сорауларына җавап булып килә).

-Укучылар, сыйфатлар нәрсәне белдерәләр?(Предметның төсен, тәмен, формасын,характерын, табигать күренешләрен, физик хәлне)

-Әйе, бик дөрес, булдырдыгыз.

-Укучылар бу күбәләкләр арасында нинди аерма бар?(төсләре. Формасы, зурлыгы). Аерманы табу өчен безгә нишләргә кирәк?(чагыштырырга).

-Ә сез чагыштыра беләсезме?(Юк, белмибез)

3.Авырлыкны табу һәм аннан чыгу юллары.Выявление затруднение и причины затруднения.

-Что вы не смогли сделать?(Мы не умеем сравнивать прилагательные)

-Ә ни өчен белмисез?(Без кушымчаларны куя белмибез)

4.Проектны төзү һәм аннан чыгу юллары.Построение проекта выхода из затруднения.

-Хәзер безгә нәрсә эшләргә кирәк?.Надо поставить цель, отобрать средства и составить план действия.Хәзер безгә максат куярга,план төзергә кирәк.

-Хәзер без сыйфатларны чагыштырырга өйрәнәбез

-Укучылар, теманы әйтеп карагыз.(Бүгенге дәреснең темасы"Сыйфатларны чагыштыру"

-Хәзер алдагы эшебезнең планын төзибез.Тактада план киселгән кәгазьләр.Сез тактада планыбызның адымнарын күрәсез.Алар буталып беткән.Бу сүзләрне билгеле бер тәртипкә керергә кирәк.

1.Сыйфатларны өйрәнү чагыштырырга

2.Чагыштыру табу ысулын

3.Эталон (үрнәк) төзү

-Укучылар , без план буенча беренче нәрсә эшлибез?

1адым:Сыйфатларны табабыз

2 адым:Әйтелеше буенча билгелибез

3адым:Кушымчалар куярга өйрәнәбез.

5.Проектны тормышка ашыру.Реализация построенного проекта

-Укучылар, план буенча, сез үзегез яңа белемне үзләштерәсез.Эш нәтиҗәле килеп чыксын өчен төркемнәрдә эшлисез.

-Төркемнәрдә бу алмаларны чагыштырып карагыз.Уртак фикергә килеп миңа әйтегез.1 төркем.Бу алма кызыл-кызылрак, озын-озынчарак, түгәрәк-түгәрәгрәк.

2 төркем.Бу алма яшел-яшелрәк, зур-зуррак.(кишер, чөгендер, лимон)

-Төркемнәрдә сөйләү.Сез ничек китереп чыгардыгыз? (Без чагыштырып карадык.

-Сыйфатлар нәрсә белән аерыла?(экранга чыгару)

Кызыл- кызылрак Ак - аграк

Кара -карарак Матур -матуррак

Сары -сарырак Ал -алрак

Яшел -яшелрәк һ.б Гүзәл_ гүзәлрәк

Алар нәрсә белән аерыла?(Кушымча белән)

Нинди сүзгә -рак кушымчасы ялгана, ә нинди сүзгә - рәк кушымчасы ялгана.

-Калын сүзләргә -рак кушымчасы, ә нечкә әйтелешле сүзләргә - рәк кушымчасы ялгана.

6. Тышкы сөйләмне беренчел ныгыту.Первичное закрепление с проговариванием во внешней речи.

-Укучылар. Сез нинди нәтиҗәгә килдегез?(Сыйфатларны чагыштырып карарга була

-Әйе, сыйфатларга кушымчалар ялгап чагыштырып була.

-Ә нинди кушымчалар ярдәмендә?(-рак/-рәк)

-Хәзер нишлибез?(күнегүләрдә ныгытабыз)

-Ял итү.

7.Эталон буенча мөстәкыйль эшләү һәм үз эшчәнлекләрен тикшерү.Самостоятельная работа с самопрверкой по эталону.

-Балалар , барыгызда эшли алдымы?

-Әйе,барыбызда эшли алды. Нинди кыенлыклар туды?

-Калын сүз белән нечкә сүзләрне аера алмадык.Ни өчен? Сез нинди нәтиҗә ясый аласыз?Ә кемнең бер авырлыкта тумады.

Тактада эталон куела.Билгеләр куйдыру.

-Укучылар, булдырдыгыз.

8.Белемнәрен системалаштыру һәм кабатлау.

-Укучылар, хәзер без "Су анасына""Минем туган ягым" дигән тема буенча хат язабыз.Хатыгызда сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсен кертеп язарга кирәк.Түбәндәге сүзләр керсен:матуррак, чистарак, яшелрәк.(Әйтеп китәм тарагы табылганын).Төркемнәрдә эшлибез.

-Һәр төркемнән бер укучы үзләренең эшләрен укыйлар.

9.Уку эшчәнлеге буенча рефлексия.Рефлексия учебной деятельности на уроке.

-Бүген без дәрестә нәрсә эшләдек?

-Сыйфатларга кушымчалар куярга өйрәндек.

Нинди максат куйдык?

-Сыйфатларны чагыштырырга өйрәнү.Эталон буенча эшләү.

Максатка ирештекме?

-Әйе , без максатыбызга ирештек.

-Кем үзе өчен яңа белем ала алды?.Барыбыз да үзебез өчен яңабелемалдык.Нинди авырлыклар булды? Баштан сыйфатларны чагыштыра белмәдек.Аннан соң кушымчалар ярдәмендә сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен таба алдык.

-Хәзер үзегезгә бәя бирәсез.

*Мин барысын да аңладым һәм эталон буенча эшли һәм дустыма ярдәм итә алам.(5 ле куела).

*Мин аңладым, эталон буенча эңшли алам "4"ле куела.

*Мин аңладым, тик сорауларым калды "3" ле куела.

Өй эше.

1.Иҗади эш."Кышкы мизгелләр"сыйфат дәрәҗәләрен кулланып хикәя язу язу.

2. Сыйфат дәрәҗәләрен кулланып 3-4 җөмлә төзеп язарга

3.Дәреслектән 228 күнегүне язарга

Дәрес өчен рәхмәт.Саубулыгыз.



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал