7


  • Учителю
  • Урок татарского языка 'Бәйлекләрнең урын-вакыт килеше белән төрләнеше'

Урок татарского языка 'Бәйлекләрнең урын-вакыт килеше белән төрләнеше'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теле 5 сыйныф

Тема: Бәйлекләрнең урын-вакыт килеше белән төрләнеше



Максат:1) Яңа бәйлекләр белән танышу;

Бәйлекләрнең урын-вакыт килеше белән төрләнеше турында белемнәрен формалаштыру

2) Узган дәрестә өйрәнгән лексиканы, тартымлы исемнәрнең юнәлеш килеше белән төрләнеше турында белемнәрен активлаштыру; йорт җиһазларының исемнәрен ныгыту

3) Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, матур язу күнекмәләрен булдыру

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

-Исәнмесез укучылар!

-Хәерле иртә!

-Хәлләрегез ничек?

-Бүген сыйныфта кем дежур?


  1. Белемнәрне актуальләштерү.

-Узган дәрестә нинди тема үттек?

-Башта исемнәрдән соң ялгана торган тартым кушымчаларын искә төшерәбез.

- Исемнәрне тартым кушымчалары белән төрләндерегез.

-Ю.к. нинди сорауларга җавап бирә, нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

-Экранга карагыз һәм җөмләләрне тартым һәм Ю.к. кушымчалары ярдәмендә укыгыз.

1) Укытучы минем көндәле(к)... бишле куйды.

2) Казаннан Яр Чаллы шәһәр... автобус ничә сәгать бара?

3) Бүген энем балалар бакча... бармый.

4) Сезнең апа... бәйрәм ошадымы?

5) Безнең сыйныф... быел яңа укучылар килде.

6) Аның әби... быел 60 яш тула.

7) Аларның шәһәр... Мәскәүдән самолет очамы?

8) Син музыка мәктә(п)... кем белән барасың?

-Экрандагы җөмләләрне татарчага тәрҗемә итегез.

1) Летом мы поедем в город Казань.

2) В их новую квартиру нужен новый стол.

3) Положи книги на стол папы.

4) Нашей сестре дают новую квартиру.

5) Не смотри в мою тетрадь.

-Хәзер үзегез тартым кушымчалары һәм Ю.к. кушымчалары кергән исемнәр белән җөмләләр төзегез.


3.Өй эшен тикшерү.

95нче биттәге 11 нче күнегү

4. Физкультминут.


5. Яңа тема аңлату.

- Бүген без сезнең белән бәйлекләр турында сөйләшербез. Бәйлекләр русча послелоги дип атала. Сезгә таныш булмаган бәйлекләр белән танышырбыз һәм бәйлекләрнең У-в. к.-ндә төрләнешен үтәрбез. Аннары әлеге теманы күнегүләр ярдәмендә ныгытырбыз.

-Нинди бәйлекләрне беләсез?

- В татарском и русском языках послелоги после каких частей речи располагаются?

- Ә хәзер минем җөмләләрне тыңлагыз:

Беренче рәт белән өченче рәт уртасында икенче рәт.

Давид укытучы өстәле каршысында утыра.

Сафия белән Гриша арасында Софья утыра.

-Аңладыгызмы мине?

- Значит, уртасында-это в середине, каршысында-напротив, арасында-между.

-Ә хәзер алдагы җөмләләрне тыңлагыз:

Минем каршымда Игорь утыра.

Синең артыңда Егор утыра.

Сезнең алдыгызда Ян Һәм Артем утыра.

Аларның янында Аня утыра.

-Бу җөмләләр сезгә аңлашылдымы? Бергәләп тәрҗемә итәбез.

-Значит, и послелоги, как и сущесвительные склоняются с окончаниями принадлежности и падежными окончаниями.

-Давайте сейчас вместе к послелогам добавляем окончания принадлежности и падежные окончания.

Минем янымда - около меня

Синең яныңда - около тебя

Аның янында -около него, нее

Безнең яныбызда - около нас

Сезнең яныгызда - около вас

Аларның яннарында - около них


Минем каршымда - напротив меня

Синең каршыңда - напротив тебя

Аның каршында -напротив него, нее

Безнең каршыбызда - напротив нас

Сезнең каршыгызда - напротив вас

Аларның каршыларында - напротив них

6. Белемнәрне ныгыту

1)- Ә хәзер экранга карагыз.

- Бу нәрсә рәсеме? (бүлмә рәсеме)

- Бу нинди бүлмә? (кунак бүлмәсе)

- Ә хәзер рәсемгә карап бәйлекләр белән җөмләләр төзегез.(Балалар рәсемгә карап йорт җиһазларының кайда урнашуы турында бәйлекләр ярдәмендә әйтәләр.)

2)-Хәзер тактага карагыз һәм әлеге схемалар ярдәмендә җөмләләр төзегез.

янымда

Минем артымда ....... утыра.

каршымда


яныңда

Синең артыңда ....... утыра.

каршыңда


Аның, безнең, сезнең, аларның ..... утыра.

3)-Китапларны ачабыз. 97 нче биттәге 8 нче күнегүне язмача эшлибез. Рәсемдәге һәр йорт җиһазы турында үрнәккә карап сөйләргә.

4)- Хәзер сыйныфтагы җиһазларның ничек урнашуына игътибар итегез дә, экрандагы җөмләләрне төзәтегез. Күнегүне язмача эшлибез.

1) Урындыклар өстәл өстендә.

2) Компютер тәрәзә каршысында.

3) Укытучы өстәле парталар астында.

4) Такта астында укучылар утыра.

5) Китап шкафы тәрәзәләр каршысында.

6) Китаплар өстәл астында.

7) Такта уртасында өстәлләр бар.


7. Йомгаклау.

-Без бүген нинди тема үттек?

-Нинди бәйлекләр белән таныштык?

- Татар телендә бәйлекләр нинди сүз төркеменнән соң кулланылалар ?

- Үзегез теләгән бер бәйлекне урын-вакыт килешендә төрләндерегез.

8. Өй эше бирү.

98 бит 11 күнегү.

- Фатирыгызның бер бүлмәсе турында - йорт җиһазларының кайда һәм ничек урнашуы турында сөйләгез.

9. Укучыларның белемнәрен бәяләү.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал