- Учителю
- Урок по татарскому языку для 1 класса «Хәзерге заман хикәя фигыль. Нишли?»
Урок по татарскому языку для 1 класса «Хәзерге заман хикәя фигыль. Нишли?»
Дәрес темасы: Хәзерге заман хикәя фигыль. Нишли?
Максат: 1) Өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә активлаштыру; сүзләрне дөрес әйтә белү;
сөйләмгә яңа сүзләр кертү; минем , синең, аның алмашлыкларын ныгыту, дөрес куллана белү;
2) Сөйләмдә нишли ? соравын активлаштыру
алар белән сүзтезмәләр төзү, дөрес тәрҗемә итү;
3) укучыларда татар теленә мәхәббәт уяту.
Материал: 1."Татар теле- татарский язык" 1 сыйныф өчен дәреслек, И.Л.Литвинов, Э.Р. Садыйкова, Л.И.Гарипова , "Мәгариф" нәшрияты,2008 нче ел.
2.1нче сыйныфларда татар телен рус телле группаларда "Татар теле- Татарский язык" дәреслеге буенча укыту өчен тематик план һәм методик күрсәтмәләр.
Җиһазлау: рәсемнәр,дәреслек, презентация
Дәрес тибы: Материалны ныгыту яки белем күнекмәләрне камилләштерү дәресе
Метод һәм алымнар: аңлату- күрсәтү методы; әңгәмә, сүзлек белән эш, тәрҗемә эше, сорау- җавап.
Дәрес планы.
I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
1. Исәнләшү.
2. Дәрескә әзерлекне тикшерү.
II. Актуальләштерү.
-
" Кем күбрәк сүз белә?" уены
-
Фонетик зарядка. Сүзләрне хор белән кабатлау.
III. Уку мәсьәләсен чишү этабы.
-
Минем, синең алмашлыкларын тәрҗемә итү.
-
Тренажер белән эш.
3.Минем, синең алмашлыкларын кулланып сүзтезмәләр төзү.
IV. Нишли?соравын ныгыту.
-
Рәсемнәр өстендә эш.
-
Куелган сорауларга җавап бирү.
V . Дәреслек белән эш.
1 . 1 нче күнегү,63 бит
VI. Сөйләмгә яңа сүзләр кертү
-
Өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү.
-
Сөйләмгә яңа сүзләр кертү.
-
Яңа сүзләрне кулланып җөмләләр төзү.
VII. Рефлексия, бәяләү этабы
Йомгаклау
Бирелгән сорауларга җавап бирү.
Дәрес барышы
I. Оештыру.
1. Исәнләшү. ( 2 нче слайд)
-Исәнмесез!
-Хәлләр ничек?
-Яхшы, рәхмәт.Ә сезнең хәлләр ничек?
- Бик яхшы, рәхмәт.
II. Ориентлаштыру, мотивлаштыру этабы.
-
Актуальләштерү.
" Кем күбрәк сүз белә?" уены
Без сезнең белән бик күп сүзләр өйрәндек. Хәзер аларны искә төшереп алыйк.
Туп белән уйнап алыйк Мин сезгә русча сүзләр әйтәм, ә сез миңа татарча җавап бирәсез. ( Мы с вами очень много слов знаем. А сейчас спомним эти слова. Поиграем с мячиком. Я вам говорю слова на русском языке , а вы мне на татарском языке.)
окно- тәрәзә тарелка - тәликә собака- эт кошка-песи ребенок- бала
тетя- апа нога- аяк рука- кул палец- бармак стул- урындык
дедушка- бабай чашка- чынаяк доска- такта мел- акбур школа- мәктәп
тетрадь - дәфтәр дерево- агач стекло- пыяла я- мин стол- өстәл
дом- өй учебник- дәреслек ученик- укучы учитель- укытучы город- шәһәр
памятник- һәйкәл мама- әни молоко- сөт лицо- бит хлеб-ипи
2. Фонетик зарядка. Сүзләрне хор белән кабатлау. ( 3 нче слайд)
Ә - әни, әти, чәй, тәрәзә
Ө - өстәл, өчпочмак,өч
Ү - үрдәк, чүпрәк,
Җ- җе, җы, җылы
Һ- һәйкәл, шәһәр
III. Уку мәсьәләсен чишү этабы.
Бүген безгә кунакка Чебурашка килде. Аның да татар теле өйрәнәсе килә.Аңа булышабызмы? Биремнәрне үтибез. (3нче слайд)
Минем , синең алмашлыкларын ныгыту. (10 нчы слайд)
1.В предыдущих уроках мы изучали слова минем, синең, аның
Как мы переводим их
Минем- мой, моя, мое
Синең - твой, твоя, твое
Аның- его, ее
2.Ә хәзер тренажер белән эшлибез
Кирәкле кушымчаларны куябыз. Әгәр дөрес булмаса, җавап юкка чыга
В процессе работы дети анализируют предложенные варианты ответов (выбирая правильный способом подбора). Нажав на ответ-цветочек можно проверить правильность решения. При верном ответе цветочек увеличивается, при неверном - исчезает. Слайды меняются при помощи нажатия на стрелку.
Молодцы.
IV. Нишли?соравын ныгыту. (слайд5,6,7,8,9)
-
Рәсемнәр өстендә эш.
-
Куелган сорауларга җавап бирү.
Физкульминутка.
Тыпыр -тыпыр итәргә
Аякларым бар минем.
Чәбәк-чәбәк итәргә
Кулларым да бар минем.
IV. Дәреслек белән эш.
1. 1 нче күнегү,63 нче бит. (11 нче слайд)
Тәрҗемә итәргә. Укучылар чылбырлап укып, тәрҗемә итеп баралар.
VI. Сөйләмгә яңа сүзләр кертү (слайд 12-20)
-
Сөйләмгә яңа сүзләр кертү.
Рәсемнәр буенча эш .
Ребята что нарисовано на рисунках? Девочка что делает? Девочка прыгает.
А как мы спросим на татарском языке? Кто - то из вас знает?
Сикер! Ул сикерә.- Прыгай! Он прыгает. Кыз сикерә.- Девочка прыгает
Мальчик одевается- Малай киенә.
Она варит- Ул пешерә. Вари!- Пешер!
Она сидит- Ул утыра. Утыр!- Сядь!
-
Яңа сүзләрне кулланып җөмләләр төзү.
А в этом рисунке что нарисовано. Да лошадь. Она прыгает.
- Ат нишли?
- Ат сикерә.
Апа нишли?
Апа сикерә?
Эт нишли?
Эт тә сикерә.
VII. Рефлексия, бәяләү этабы
Йомгаклау.
Без бүген дәрестә минем,синең сүзләрен ныгыттык.
-
Минем сүзенең тәрҗемәсе ничек була?
-
Мой, мое, моя, мои
-
Синең сүзенең тәрҗемәсе ничек була?
-
Твой, твоя, твое, твои
Нинди яңа сүзләр үттек?
Ул сикерә.
Ул киенә.
Ул пешерә.
Ул утыра.
Ул ята.
Дәрес тәмам. Уңышлар сезгә!