7


  • Учителю
  • Технологическая карта урока по татарскому языку (татарская группа) для 3 класса Тамырдаш сүзләр

Технологическая карта урока по татарскому языку (татарская группа) для 3 класса Тамырдаш сүзләр

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Муниципальное общеобразовательное учреждение

«Средняя общеобразовательная школа № 26 с углубленным

изучением отдельных предметов»

Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан













Тема : "Тамырдаш сүзләр" (Однокоренные слова)

3 нче сыйныфның татар төркеме өчен ФГОС буенча дәрес планы

(Технологическая карта урока татарского языка по ФГОС для 3 класса )













































Мубаракшина Римма Рафиковна,

учитель татарского языка и литературы

I квалификационной категории









3 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән технологик карта

(Технологическая карта урока по татарскому языку для 3 класса татарской группы)1. Дидактик: тамырдаш сүзләрне табарга өйрәнү, сүзләрнең тамырларын дөрес табу һәм, кирәкле кушымча ялгап, ясалма сүз ясау күнекмәләрен булдыру өчен шартлар тудыру.

2. Үстерелешле: укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерүгә йогынты ясау.

3. Тәрбияви: табигатькә мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет нәтиҗәләре



Тамырдаш сүзләр турында белешмә алу.

Тамырдаш сүзләрне табарга өйрәнү, сүзләрнең тамырларын һәм сүз ясагыч кушымчаларын дөрес билгели белү.

Тамырга сүз ясагыч кушымчалар ялгап, тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү.

Универсаль уку күнекмәләре (УУК)

Шәхси: Укуның мөһимлеген (кирәклеген) аңлау хисе булдыру.

Регулятив: үзләштерелергә кирәк белемнәрне аңлау һәм ачыклау.

Танып - белү: белемнәрне структуралаштыру, нәтиҗә чыгару, аңлап әйтеп бирә белү.

Коммуникатив: сыйныф белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр

Тамырдаш сүзләр, сүз ясагыч кушымчалар, ясалма сүзләр



Дәресне оештыру



Предметара бәйләнешләр

Эш формалары

Ресурслар

әдәбият

Төркемнәрдә, индивидуаль һәм парлы эш.



Татар теле: 3нче сыйныф өчен дәреслек. Ф.Ф.Харисов, Г.Р.Шакирова, Р.К. Сәгъдиева, Л.К.Хисмәтова. - Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты,2013.



Җиһазлау:

Интерактив такта, проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар - карточкалар

















I. Оештыру моменты

Максат: укучыларның дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, хәерле көн сезгә!

- Сезгә дә хәерле көннәр, укучылар, утырыгыз. Бүген кем дежурный?

- Бүген сыйныфта мин дежурный. Дәрестә барысы да бар. Бүген 2 нче декабрь.



Шәхси: Укуның мөһимлеген аңлау

Коммуникатив: Укытучы - укучы эшчәнлеге



II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү

Укучылар өйгә эштән ясалма сүзләрне укыйлар, кайсы тамырлардан нинди ясагыч кушымчалар белән ясалуын аңлаталар.

Ясалма сүзләр, тамыр һәм сүз ясагыч кушымча турындагы белемнәрне гомумиләштерү

Шәхси: Үз мөмкинлекләрен аңлап, үзенә дөрес бәя бирү



Регулятив: контроль (нәтиҗәне тикшерәләр)



Коммуникатив: Укытучы - укучы эшчәнлеге



Танып - белү: белемнәрне структуралаштыру

III. Уку мәсьәләсен кую

Максат: Яңа теманы өйрәнү һәм аңлау өчен этәргеч бирү

Укучылар дәреслектәге агач рәсемен карыйлар, аның ботакларына язылган сүзләрне укыйлар, аларның тамырларын һәм ясагыч кушымчаларын әйтәләр. Бер укучы 100нче күнегүдәге әкиятне укый.

- Укучылар, бу әкияттә нинди сүзләр турында барды?

- Тамырдаш сүзләр турында.

- Димәк, без сезнең белән бүген нәрсә турында өйрәнәбез?

- Тамырдаш сүзләр.

- Тамырдаш сүзләрне аңлау өчен, 57нче биттәге диалогны рольләргә бүлеп укып чыгыйк.

Алга таба шул ук биттәге кагыйдә укыла.

Тамырдаш сүзләр турында белешмә алу

Танып - белү: проблеманы формалаштыру, кирәкле мәгълүматны аерып ала белү



Коммуникатив: Укытучы - укучы эшчәнлеге



Регулятив: үзләштерелергә кирәк белемнәрне аңлау һәм ачыклау



IV. Уку мәсьәләсен чишү

Максат: алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Рәсем ярдәмендә тамырдаш сүзләр турында кагыйдә төркемнәрдә кабатлана. Һәр төркемнән бер укучы кагыйдәне әйтеп чыга. Укучылар бирелгән сүзләр белән төркемнәрдә тамырдаш сүзләр уйлап әйтәләр. (күз, эш, җыр)

Дәреслектән 101нче күнегү үтәлә. Укучылар бирем белән үзләре танышалар. Бер укучы биремне аңлата. Аннары текст укыла, аңа исем бирелә. Соңыннан укучылар мөстәкыйль рәвештә, тиешле хәрефләр куеп, текстны күчереп язалар. Тамырдаш сүзләрне табып, шартлы билгеләр белән күрсәтәләр.

Ял итү. "Әйе, юк" уены. Укытучы тамыр һәм ясалма сүзләр әйтә. Укучылар тамыр сүз булса утыралар, ясалма булса басалар. Мәсәлән, агач - утыралар, агачлык - басалар. (Сүз, күз, баш, эш, җыр тамырлары белән һ.б.)

Эш дәфтәрендәге биремне үтәү. Укучылар бирелгән тамырлар белән тамырдаш сүзләр ясыйлар, аннары һәр чәчәктән бер сүз белән җөмләләр уйлап язалар.

"Кайсы сүз артык?" уены. Һәр баганадан тамырдаш булмаган сүзне билгеләргә.



Тамырдаш сүзләрне табарга өйрәнү, сүзләрнең тамырларын дөрес табу һәм, кирәкле кушымча ялгап, ясалма сүз ясау күнекмәләрен булдыру

Шәхси: Укуның мөһимлеген аңлау

Коммуникатив: Аралашу бурычлары нигезендә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү.

Танып - белү: белемнәрне структуралаштыру

Регулятив: үзләштерелергә кирәк белемнәрне аңлау һәм ачыклау

V. Эшчәнлеккә рефлексия.

Максат: алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Укучылар сүзлек диктанты язалар. Тамырларын һәм сүз ясагыч кушымчаларын билгелиләр. Парларда тикшерү, нәтиҗә ясау.

-Бүген без дәрестә нәрсә өйрәндек? Кем үзе өчен яңа белем ала алды? Нинди авырлыклар булды? Укучылар сорауларга җавап бирәләр, нәтиҗә ясыйлар.

Тамырдаш сүзләрне табарга өйрәнү, сүзләрнең тамырларын һәм сүз ясагыч кушымчаларын дөрес билгели белү

Шәхси: Үз белемен билге белән бәяләүне өстен күрү.

Коммуникатив: Аралашу бурычлары нигезендә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү

Танып - белү: белемнәрне структуралаштыру, нәтиҗә чыгару, аңлап әйтеп бирү

VI. Бәяләү.

Укучылар үз белемнәрен бәялиләр.

*Мин барысын да аңладым һәм эталон буенча эшли һәм дустыма ярдәм итә алам.(5 ле куела).

*Мин аңладым, эталон буенча эшли алам ("4"ле куела).

*Мин аңладым, тик сорауларым калды ("3" ле куела).

Үз-үзеңне бәяләп, билге куярга өйрәнү

Шәхси: Үз мөмкинлекләрен аңлап, үзенә дөрес бәя бирү, билге критериесе булу.

Регулятив: Бәяләү (үзләштерелергә кирәк белемнәрне аңлау һәм ачыклау)





VII. Өйгә эш бирү.

1. Иҗади эш язу. "Шәһәребез паркы" турында, тамырдаш сүзләр кулланып, хикәя язарга.

2.Әдәби уку дәреслегеннән тамырдаш сүзләр кергән җөмләләр табып язарга.

3. Дәреслектән 103нче күнегүне язарга.

Иҗади һәм эзләнү эшләре башкарырга өйрәнү

Танып - белү: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблемаларны хәл итү юлларын мөстәкыйль билгеләү.

Шәхси: Укуның мөһимлеген, үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлау































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал