7


  • Учителю
  • Конспект по татарскому языку на тему Сорау җөмләләр

Конспект по татарскому языку на тему Сорау җөмләләр

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Сорау җөмләләр.

Максатлар: 1. Сорау җөмләләр турында гомуми мәгълүмат бирү.

2. Сорау кую ысулларын һәм дөрес җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.





Дәрес төре: ГКФ.

</<font color="#000000">Җиһазлау: дәреслек(Р.З. Хәйдәрова: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек), интерактив такта, компьютер, презентация, таблица, карточкалар, поезд макеты

Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  • Исәнмесез балалар!

Хәлләрегез,кәефләрегез ничек?

  • Барысы да яхшы.

  • Бүген сыйныфта кем дежур. (Кизү укучының рапортын тыңлау).





  • Укучылар, без "Татарстан республика" циклы белән танышуны дәвам итәбез. Әле кичә генә телеграмма китерделәр.Менә сезгә шуны укыйм. "Хөрмәтле дуслар! Сезне сорау алмашлыкларын яхшы өйрәнүегезне күреп сөендем. Шуңа күрә сезне "Сорау җөмләләр иленә" сәяхәткә чакырам. Сорау билгесе." Укучылар, сәяхәткә барабызмы?

  • Барабыз.

  • Сәяхәтебез аерым тукталышлардан торыр. Һәр тукталышның үз биреме бар. Биремне дөрес үтәгән очракта гына без икенче тукталышка күчә алырбыз. Димәк, без сорау җөмләләрне танырга, дөрес сорау куярга, җөмләләр төзергә тиеш булабыз. Безне алда нинди тукталышлар көтә.





"Хикәя" тукталышы.

"Дөрес укы" тукталышы.

"Яңалык" тукталышы.

"Уйла, яз" тукталышы.

" Ял ит " тукталышы.

"Татарстанның дәүләт символлары" тукталышы.

"Кем тизрәк ?" тукталышы.

"Диалог" тукталышы.

"Өй эше" тукталышы.





Сәяхәтебез "Хикәя" тукталышыннан башлана.

  • Укучылар, өй эшен тикшереп алабыз (укучылар язып килгән хикәяләрен укыйлар).

II. Актуальләштерү.

Безнең икенче тукталыш "Дөрес укы" дип атала. Укучылар, авазларның дөрес укылышын искә төшереп китик.

На-на - әнә бара машина

Ни-ни - аш пешерә әни

Ти-ти - эштән кайта әти

Ый-ый - укудан кайта абый

Сә-сә - җил исә

Га-га - су ага

Ва-ва - яңгыр ява

Лы-лы - урамда җылы.





  • Укучылар, Урамда җылы җөмләсенә нинди сорау куеп булыр икән?

  • Урамда җылымы?

  • Дөрес, укучылар, димәк без бүген нинди тема өйрәнәбез?

  • Сорау җөмләләр.

  • Әйе, укучылар, без бүген сорау җөмләләрне өйрәнәбез.

IV. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  • Шулай итеп, без "Яңалык" тукталышына күчәбез. Бүгенге дәреснең темасы "Сорау җөмләләр" (Вопросительные предложение).

Әйдәгез, искә төшерик, сорау җөмләләрне без ничек төзибез?

  • С аффиксами-мы /-ме.

  • С помощью вопросительных местоимений.

  • Дөрес, укучылар, сорау җөмләләр -мы/- ме кисәкчәләре һәм сорау алмашлыклары ярдәмендә ясала.

  • Сорау җөмлә ахырында нинди билге куела?

  • Сорау билгесе куела.

  • Хәзер слайдка карагыз, бу җөмләгә нинди сораулар куеп була?(Әни эшкә китте).

  • Әни эшкә киттеме?

  • Кем эшкә китте?

  • Әни кая китте?

  • Бик дөрес, укучылар. Димәк, сорау җөмләләр -мы/-ме кушымчалары һәм сорау алмашлыклары ярдәмендә ясала.

Менә без "Уйла, яз" тукталышына да җиттек. Хәзер дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны, теманы язабыз. Укучылар, мин сезгә карточкалар таратам. Аларда язылган җөмләләрдән сорау җөмләләр төзибез, дәфтәрләргә язабыз,





Татарстанда төрле милләтләр яши.

Татарстанның флагы өч төсле.

Татарстанда ике дәүләт теле.

Татарстанда зур шәһәрләр күп.

Татарстанның табигате бик матур.

Татарстанның башкаласы-Казан.

Казан - бик матур шәһәр.

Казанда театрлар, музейлар бар.

Сөембикә манарасы җиде катлы.

(Укучылар дәфтәрләренә язган җөмләләрне укыйлар.)

  • Булдырдыгыз, укучылар, дөрес итеп сорау җөмләләр төзедегез.

Хәзер "Ял ит" тукталышына күчәбез.

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык:

Башны иябез алга,

Ә аннары-артка.

Уңга-сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өстен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып

Күңелле ял итәбез.



V. Яңа төшенчәләрне ныгыту.

  • Укучылар, без "Татарстан символлары" тукталышына килеп җиттек. Дәреслегебезнең 75нче битен ачабыз 2нче күнегүне табабыз. Анда Татарстанның символларын күрәбез. Шушы рәсемнәргә карап, нинди сорау җөмләләр төзи алабыз?

  • Татарстанның дәүләт символлары нәрсәләр?

  • Татарстанның гербында нәрсә сурәтләнгән?

  • Дәүләт флагы нинди өлешләрдән тора?

  • Дәүләт гимнын кем язган?

  • Будырдыгыз, сорауларны дөрес төзедегез.

  • Алда безне тагын нинди тукталыш көтә икән?

Бу тукталыш "Кем тизрәк?" дип атала. Укучылар, хәзер командаларга бүленәбез. Тактада җөмлә язылган. Шул җөмләгә нинди сораулар куерсыз икән? Кайсы команда күбрәк һәм дөрес җөмләләр төзер. Һәр команда үрнәккә карап үзенең җавапларын тикшерә.





Җөмлә:

Казанда матур парклар күп.

Казанда матур парклар күпме?

Казанда нинди парклар күп?

Казанда нәрсәләр күп?

Кайда матур парклар күп?





  • Укучылар ничә җөмлә төзедегез?

  • Булдыргансыз,укучылар. Бик яхшы, димәк җөмләләр дөрес төзелгән. Укучылар, без "Диалог" тукталышына килеп җиттек. Рәсемдә сез нәрсәләр күрәсез?

  • Кол Шәриф мәчетен.

  • Сөембикә манарасын.

  • Кремельне күрәбез.

  • Димәк, бу тукталышта сез Татарстан, Казан турында диалог төзергә тиеш буласыз.

(Укучылар диалогларын укып күрсәтәләр)

  • Сору җөмлләләр куланып, бик матур диалоглар төзегәнсез, укучылар.

VI. Рефлексия.

  • Укучылар, без бүген дәрестә нинди тема үттек?

  • Сорау җөмләләрне үттек.

  • Сорау җөмләләрне без нәрсәләр ярдәмендә төзибез?

  • Сорау алмашлыклары (вопросительные местоимении), -мы/-ме кушымчалары ярдәмендә ясала.

  • Дөрес, укучылар, димәк, теманы яхшы аңлагансыз.





VII. "Өй эше" тукталышы. 77 бит 9нчы күнегү. Рус телендә бирелгән сорау җөмләләрне татар теленә тәрҗемә итәргә.

Билге кую.

  • Укучылар, дәресебез тәмамам.



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал