7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарской литературе 8 класс

Рабочая программа по татарской литературе 8 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Рабочая программа по татарской литературе 8 класс









Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Зур Мәшләк урта гомуми белем мәктәбенең беренче квалификацион

категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нуреева Альбина Нэкыйф кызынын

8 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан

эш программасы











Педагогик киңәшмә утырышында каралды

беркетмә№1 20.08.2016 ел

2016-2017 уку елы













Татар әдәбиятыннан эш программасы

8 нче сыйныф

(70 сәг)



8 нчы сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-Ф3 "Об образовании в Российской Федерации").

2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыктелләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

5 ."Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII(ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Рес­публики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

6. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы", 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында "Дәүләт программасы".

10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы.

11.Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбенең төп гомуми белем бирү программасы (2015 елның 21 августында №150 номерлы боерык белән расланган)

12.Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2016-2017 уку елы өчен еллык календарь графигы





8 нче сыйныф өчен "Татар теле " курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән"Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары"на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова.- Казан. "Мәгариф" нәшрияты, 2010)

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Дәреслек: 8 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәреслеге. (З.Н Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. - Казан: "Мәгариф", 2010



Эш программасы структурасы.

Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.





Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары

- матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү;

- төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби теоретик төшенчәләрне белү;

- балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, теарты, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле

язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;

- укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;

- әдәби әсәрне уку һәм анализлау;

- халык тарихын, мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам,

мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы - теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш - анализ гамәле.

Укыту планында 8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Планны "Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары"на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. "Мәгариф" нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем. Программада 68 сәгать каралган: язучы иҗаты - 53 сәгать. Дәрестән тыш уку - 5 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү - 10 сәгать.Уку планы нигезендә 70 сәгать итеп төзедем, язучы иҗаты- 53сәгать, дәрестән тыш уку- 4сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү- 11сәгать, 2сәгать кабатлауга бирелде.Сак-Сок" бәете, "Сөембикә"бәете. Бәетләрнең гадәттә лиро-эпик ьанр булуы.

Лиро-эпик әсәрләр турында төшенчә.

    Галиәсгар Камал

    4

    Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. " Беренче театр" комедиясе. Әсәрдә конфликт үткенлеге, образларның үзенчәлекле яклары ачылу. Комедия турында төшенчәләрне ныгыту

      Татар театры тарихы.

      1

      Театр тарихы. Беренче татар театр труппалары һәм артистлары

        Сәхипҗамал Гыйззәтуллина- Волжская

        1

        Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Аның татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.

          Гаяз Исхакый Әдип турында белешмә. " Сөннәтче бабай" повесте.

          1

          Гаяз Исхакый Әдип турында белешмә. " Сөннәтче бабай" повесте( өзек). Әсәрдә татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолаларының тасвирлануы.

            Габдулла Кариев.

            1

            Тормыш юлы, һәм иҗаты турында белешмә. Аның татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.

              Гомәр Бәширов

              4

              Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.. Туган ягым - яшел бишек. Повесть. (өзек ятларга)Повесть турында төшенчә.Анда XXйөз башы татар авылының сурәтләнеше, халкыбызның гореф-гадәтләре, әсәрдә күтәрелгән проблемалар.

                Рәссам Васил Маликов

                1

                Тормыш юлы һәм иҗаты

                  Кави Нәҗми

                  4

                  Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә."Хәят апа" поэмасы. Поэмада Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы халыкның тормышы һәм хезмәте чагылышы.

                    Солтан Гобәши.

                    1

                    Татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе. " Эшче" операсы. Опера турында төшенчә.

                      Муса Җәлил.

                      4

                      Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. "Җырларым", " Бер үгет", " Имән"(ятларга), " Катыйльгә" шигырьләре. Шагыйрь иҗатында батырлык һәм хезмәт темаларының чагылышы. Әдәбиятта., музыкада, сынлы сәнгатьтә Муса Җәлил образы

                        Мәрьям Рахманкулова

                        1

                        Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Ул башкарган җырларны тыңлау, фикер алышу

                          Галия Кайбицкая.

                          1

                          Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә

                            Рәссам "Харис Якупов"

                            1

                            Тормыш юлы һәм иҗаты. "Хөкем алдыннан" картинасы. Картинаның язылу тарихы, анда Җәлил образының бирелеше.

                              Габдрахман Әпсәләмов

                              4

                              Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. "Ак чәчәкләр"романы(өзек). Сәламәтлек сагында торучы табибларның үз эшләренә һәм кешеләргә мөнәсәбәте

                                Нәби Дәүли.

                                4

                                Язучы турында белешмә. "Яшәү белән үлем арасында"повесте.(өзек ятларга) Әсәрдә тоткыннарның яшәүгә омтылышын чагылдыру, фашизмның явызлыгын, ерткычлыгын фаш итү.

                                  Шамил Рәкыйпов.

                                  3

                                  Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. "Чәчәкләр сөйли белә"повесте ( өзек)Барый Шәвәлиевнең бала чагы, мәктәп еллары, яшьлеге.Аның батыр булып формалашуы

                                    Атилла Расих

                                    4

                                    Язучы турында белешмә. " Ишан оныгы" романы (өзек) Әсәрдә авторның авыр яшьлеге, аның сәбәпләре.Роман турында төшенчә.

                                      Гариф Ахунов

                                      3

                                      Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. " Идел кызы" романы (өзек)Чорның гадеосезлеген үз җилкәсендә татыган Габбас мулла язмышы.

                                        Шәүкәт Галиев

                                        2

                                        Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә."Әтигә хат" поэмасы(өзек ятларга) Бөек Ватан сугышының балаларга китергән фаҗигасе

                                          Ринат Мөхәммәдиев.

                                          3

                                          Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. " Беренче умырзаялар" повесте. Табигатьне ярату, аны саклауга өлеш кертүнең чагылышы.

                                            Ел фасылларына бәйле милли бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр.

                                            1

                                            Алар-халыкның рухи байлыгы. Халыкны милләт итеп берләштерә торган асыл нигезләрнең берсе. Каз өмәсе. Аны үткәрү тәртибе

                                              Бәйләнешле сөйләм үстерү.

                                              11

                                              Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

                                              Син батырлыкны ничек аңлыйсың?

                                              "Туган ягым-яшел бишек" Аны саклауга үз өлешеңне кертү-изге эш

                                              Яраткан әдәби әсәрем

                                              Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен

                                              Татар халкының милли бәйрәмнәре

                                              Туган ягым-Татарстан



                                                Дәрестән тыш уку.

                                                4

                                                Н. Дәүли " Яшәү белән үлем арасында"

                                                Г. Әпсәләмов " Ак чәчәкләр"

                                                Г. Бәширов " Менә сиңа мә!"

                                                А.Расих Ишан оныгы

                                                  Барлыгы:

                                                  70



                                                  Сыйныфта татар теленнән арадаш аттестация Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбенең арадаш аттестация нигезләмәсе нигезендә үткәрелә



                                                  Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

                                                  сүз сәнгатенең образлы табигате;

                                                  өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;

                                                  классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары;

                                                  өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр;

                                                  әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

                                                  әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;

                                                  әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

                                                  укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясын ачыклау;

                                                  геройларга характеристика бирү;

                                                  сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

                                                  әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

                                                  автор позициясен ачыклау;

                                                  укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

                                                  әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

                                                  кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

                                                  өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерне белдерү;

                                                  укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;

                                                  укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу;

                                                  татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

                                                  эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

                                                  аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле белешмә әдәбият, вакытлы матбуга, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.



                                                  Укыту - методик комплекты

                                                  1. "Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары"на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р.

                                                  Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова.- Казан. "Мәгариф" нәшрияты, 2010)

                                                  1. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.( Казан, 2008)

                                                  2. 8 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәреслеге. (З.Н Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. - Казан: "Мәгариф", 2010.)

                                                  3. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика

                                                  колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина,

                                                  М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005

                                                  6. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9нчы

                                                  сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма /Я.Х.Абдрәхимова.-Казан: Мәгариф, 2007

                                                  Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. /Д.Ф. Заһидуллина. - Казан: Мәгариф, 2000

                                                  7.Әдәбият дәресләрендә / Ф.Ә. Гайфуллина.- Казан: " Яңалиф" нәшрияты, 2006



                                                  Рус мәктәбенең 8нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар әдәбиятыннан

                                                  календарь-тематик дәресләр планы.



                                                  Үткәрү вакыты.

                                                  Искәрмә

                                                  План буенча

                                                  Факт буенча

                                                  1

                                                  Б.с.ү. Туган ягым - Татарстан.

                                                  1

                                                  5.09



                                                  БСҮ№1

                                                  2

                                                  Халык авыз иҗаты. Бәетләр.

                                                  1

                                                  7.09





                                                  3

                                                  "Сак-сок" бәете.

                                                  1

                                                  12.09





                                                  4

                                                  "Сөембикә" бәетендә Сөембикә образының бирелеше

                                                  1

                                                  14.09





                                                  5

                                                  "Сөембикә" бәете. Казан язмышына кагылышлы вакыйгаларның сурәтләнеше

                                                  1

                                                  19.09





                                                  6

                                                  Г. Камал тормыш юлы, иҗаты. Комедия турында төшенчә.

                                                  1

                                                  21.09





                                                  7

                                                  8

                                                  Г. Камал "Беренче театр". Конфликтның бирелеше.

                                                  2

                                                  26/09

                                                  28/09





                                                  9

                                                  Г. Камал «Бе­ренче театр». Об­разларның

                                                  үзенчәлекле яклары.

                                                  1

                                                  3/10





                                                  10

                                                  Татар театрының тарихы. Беренче татар труппалары һәм артистлары.

                                                  1

                                                  5/10





                                                  11

                                                  Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская.Татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.

                                                  1

                                                  10/10





                                                  12

                                                  Габдулла Кариев иҗаты турында белешмә

                                                  1

                                                  12.10





                                                  13

                                                  Б.с.ү. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры.

                                                  1

                                                  17/10



                                                  Бсү№2

                                                  14

                                                  Гаяз Исхакый . "Сөннәтче бабай"

                                                  1

                                                  19.10





                                                  15

                                                  Г.Бәшировның тормыш юлы, иҗаты.

                                                  1

                                                  24.10





                                                  16

                                                  Г.Бәширов "Туган ягым -яшел бишек". Әсәрдә XX йөз башы татар авылының сурәтләнеше

                                                  1

                                                  26/10





                                                  17

                                                  Г. Бәширов "Туган ягым-яшел бишек".Әсәрдә күтәрелгән проблемалар



                                                  1

                                                  31.10





                                                  18

                                                  Г. Бәширов "Туган ягым-яшел бишек". Повесть турында төшенчә.

                                                  1

                                                  9/11





                                                  19

                                                  Д.тыш уку. Г. Бәширов " Менә сиңа мә!"

                                                  1

                                                  13/11



                                                  Дту№1

                                                  20

                                                  21

                                                  Б.с.ү. Туган ягым- яшел бишек. Инша язарга әзерлек.

                                                  Б.с.ү. Туган ягым- яшел бишек. Инша

                                                  2

                                                  16/11

                                                  21.11



                                                  Бсү№3-4инша

                                                  22

                                                  К. Нәҗминең тормыш юлы, иҗаты.

                                                  1

                                                  23.11





                                                  23

                                                  .К. Нәҗми "Миңлебикә кодагыйның кайгысы

                                                  1

                                                  28/11





                                                  24

                                                  25

                                                  К.Нәҗми "Хәят апа" поэмасы.

                                                  2

                                                  30/11

                                                  5.12





                                                  26

                                                  Солтан Габәши-татар операсына нигез салучы.

                                                  1

                                                  7.12





                                                  27

                                                  Б.с.ү. Минем яраткан героем.

                                                  1

                                                  12/12



                                                  Бсү№5

                                                  28

                                                  Муса Җәлил-патриот шагыйрь.

                                                  1

                                                  14.12





                                                  29

                                                  М. Җәлилнең "Бер үгет", "Җырларым" шигырьләре.

                                                  1

                                                  19.12





                                                  30

                                                  31

                                                  М. Җәлилнең "Имән", "Катыйлгә"

                                                  шигырьләре.

                                                  2

                                                  21.12

                                                  26.12





                                                  32

                                                  Әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә Муса Җәлил образы.

                                                  1

                                                  11.01





                                                  33

                                                  Харис Якупов- рәссам, портрет остасы, пейзажчы. Х. Якуповның "Хөкем алдыннан" картинасы буенча хикәя язу.

                                                  1

                                                  16.01





                                                  34

                                                  Инша "Син батырлыкны ничек аңлыйсың"

                                                  1

                                                  18.01



                                                  БСҮ №6 Инша

                                                  35

                                                  Мәрям Рахманкулова -халкыбызның яраткан җырчысы.

                                                  1

                                                  23.01





                                                  36

                                                  Галия Кайбицкая -опера җырчысы.

                                                  1

                                                  25.01





                                                  37

                                                  Г. Әпсәләмовның тор­мыш юлы, иҗаты.

                                                  1

                                                  30.01





                                                  38

                                                  Г. Әпсаләмов "Ак чәчәкләр"

                                                  романы.

                                                  1

                                                  1.02

                                                  1.02



                                                  39

                                                  Г. Әпсаләмов "Ак чәчәкләр" романы.

                                                  1

                                                  6.02

                                                  1.02



                                                  40

                                                  Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр" романы.

                                                  1

                                                  8.02

                                                  6.02



                                                  41

                                                  Д.тыш уку. Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр" романы.

                                                  1

                                                  13.02

                                                  8.02

                                                  Дту№2

                                                  42

                                                  43

                                                  Б.с.ү. "Кем булырга, нинди булырга?"инша язарга әзерлек

                                                  Б.с.ү. "Кем булырга, нинди булырга?"инша

                                                  2

                                                  15.02

                                                  20.02

                                                  13.02

                                                  15.02

                                                  БСҮ.№7-8 инша

                                                  44

                                                  Рәссам Васил Маликовның тормыш юлы һәм иҗаты

                                                  1

                                                  22.02

                                                  20.02



                                                  45

                                                  Н. Дәүлинең тормыш юлы, иҗаты.

                                                  1

                                                  27.02

                                                  22.02



                                                  46

                                                  Н. Дәүли "Яшәү белән үлем арасында" повесте.

                                                  1

                                                  29.02

                                                  27.02



                                                  47

                                                  Н.Дәүли "Яшәү белән үлем арасында" повесте.

                                                  1

                                                  5.03

                                                  29/02



                                                  48-49

                                                  Н.Дәүли "Яшәү белән үлем арасында" повесте.

                                                  Дәрестән тыш уку. Н.Дәүли "Яшәү белән үлем арасында".





                                                  1

                                                  7.03

                                                  5/03

                                                  Д.Т.У.№3

                                                  50



                                                  Б.с.ү. "Яраткан әсәрем".(инша)

                                                  1

                                                  14.03



                                                  БСҮ№9инша

                                                  51

                                                  Шамил Рәкыйповның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

                                                  1

                                                  19.03





                                                  52-53

                                                  Ш. Рәкыйпов "Чәчәкләр сөйли белә" повестен анализлау

                                                  2

                                                  2.04

                                                  4.04







                                                  54

                                                  Б.с.ү. "Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен"

                                                  1

                                                  9.04



                                                  БСҮ №10

                                                  55

                                                  Ш. Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында төшенчә

                                                  1

                                                  11.04





                                                  56

                                                  Ш. Галиев "Әткәйгә хат" поэмасы.

                                                  1

                                                  16.04





                                                  57-58

                                                  Атилла Расих «Ишан оныгы» романы. Роман турында төшенчә Атилла Расих «Ишан оныгы» романы. Әсәрдә авторның авыр яшьлегек, аның сәбәпләре.



                                                  2

                                                  18.04



                                                  57-58нче дәресләр берләштереп үткәрелә

                                                  59



                                                  Атилла Расих «Ишан оныгы» романы. Әсәрдә авторның авыр яшьлегек, аның сәбәпләре.

                                                  1

                                                  23.04







                                                  60

                                                  Атилла Расих «Ишан оныгы» романы

                                                  1

                                                  25.04





                                                  61



                                                  ДТУ А.Расих " Ишан оныгы" романын уку



                                                  1



                                                  30.04



                                                  ДТУ №4

                                                  62

                                                  Гариф Ахуновның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

                                                  1

                                                  2.05





                                                  63-64

                                                  Гариф Ахунов " Идел кызы" романы. Чорның гаделсезлеген үз җилкәсендә татыган Габбас мулла язмышы.

                                                  2

                                                  7.05

                                                  14.05





                                                  64

                                                  65



                                                  Ринат Мөхәммәдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында төшенчә

                                                  Ринат Мөхәммәдиев "Беренче умырзая" повесте

                                                  1

                                                  16.05



                                                  64-65нче дәресләр берләштереп үткәрелә

                                                  66



                                                  Ринат Мөхәммәдиев "Беренче умырзая" повесте. Табигатьне ярату, аны саклауга өлеш кертүнең чагылышы

                                                  1

                                                  21.05





                                                  67

                                                  Ел фасылларына бәйле милли бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр. Каз өмәсе. Аны үткәрү тәртибе

                                                  1

                                                  23.05





                                                  68



                                                  БСҮ "Татар халкының милли бәйрәмнәре" темасына сөйләшү үткәрү

                                                  1

                                                  28.05



                                                  Бсү№ 11



                                                  69

                                                  70

                                                  Кабатлау-йомгаклау дәресе.

                                                  2



                                                  30.05









                                                  Укучыларының әдәбияттан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

                                                  Тикшерү-бәяләү укучыларның әдәбияттан белемнәрен, аерым темаларның, әсәрләрнең, язучы иҗаты һәм әдәби чорларныңүзләштерелү дәрәҗәсен, укучының иҗади һәм логик фикерләү сәләтен, теге яки бу әсәргә шәхси мөнәсәбәтен, карашын җиткерүосталыгын, аны мөстәкыйль анализлау дәрәҗәсен, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген ачыклау өчен кулланыла

                                                  Уку күнекмәсе ничек бәяләнә?

                                                  Уку күнекмәсен тикшергәндә, мөгаллим укучы баланың ни дәрәҗәдә дөрес, йөгерек, сәнгатьле һәм аңлап укуына игътибар

                                                  итә. Әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку дөрес уку дип атала. Укучы аваз, иҗек һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укырга тиеш.

                                                  Йөгерек уку - укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге.

                                                  8 нче сыйныфта - 90-110-сүз.

                                                  Укуның төп максаты - текстның дөрес укылуына һәм эчтәлеген аңлауга ирешү.

                                                  Сөйләм күнекмәсен бәяләү

                                                  ≪5≫ ле билгесе куела.

                                                  Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап,сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әдәби әйтелешнормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым

                                                  белән тиешле тизлектә укып, укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирсә.

                                                  ≪4≫ ле билгесе куела.

                                                  Таләп ителгән күләмдәге текстны тиешле тизлектә укыса, укытучының сорауларына төгәл җавап бирсә,ләкин кайбер сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә, сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталары булып, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә.

                                                  ≪3≫ ле билгесе куела.

                                                  Уку тизлеге тиешле нормада булмаса, текстны аңласа,әмма сорауларга җавап биргәндә төгәлсезлекләр җибәрсә,уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата ясап, интонацияне төгәл бирә алмаса.

                                                  ≪2≫ ле билгесе куела.

                                                  Әгәр укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңламаса, эчтәлек буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап биреп, тиешле тизлектә уку

                                                  күнекмәләре булмаса, фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа.

                                                  Анализ күнекмәләре һәм теоретик белемнәрне бәяләү

                                                  ≪5≫ ле билгесе куела.

                                                  Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында, әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап,урынлы кулланса, анализ - нигезле, җавап теоретик яктан югары булса.

                                                  ≪4≫ ле билгесе куела.

                                                  Әсәрне анализлау яки чорга характеристика биргәндә, әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап кулланып та, аерым төгәлсезлекләр җибәрсә, анализ эчтәлек сөйләүгә генә кайтып калса.

                                                  ≪3≫ ле билгесе куела.

                                                  Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында, әдәби-теоретик төшенчәләр кулланылса, әмма алар күренешкә туры килмәсә, хата-

                                                  лар ясалса, анализ әсәр эчтәлеген сөйләүдән генә гыйбарәт булса.

                                                  ≪2≫ ле билгесе куела.

                                                  Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында, әдәби-теоретик төшенчәләрдән мәгълүматсыз булса, алар җавап биргәндә кулланылмаса, анализ бөтенләй булмаса.

                                                  Сорауларга җаваплар язуны бәяләү

                                                  Эшләрне бәяләгәндә, укытучы җавапларның тулы, төгәл,дөрес булуына, сөйләмнең стилистик яктан камил, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталы булуына игътибар итә.

                                                  Барлык сорауларга да дөрес җавап бирелсә (1 сөйләм хатасы яки 1 пунктуацион хата булырга мөмкин) - ≪5≫ле куела.

                                                  Сорауларга дөрес җавап бирсә, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 орфографик, 2 пунктуацион хата булса яки, сорауга җавап язганда,2 төгәлсезлек җибәрелсә - ≪4≫ле билгесе куела.

                                                  Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәсе сизелсә, ләкин 3 сөйләм хатасы, 4 орфографик, 5 пунктуацион хата булса - ≪3≫ле куела.

                                                  Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары 3 тән артык, 5 орфографик, 6 пунктуацион хата булса - ≪2≫ле билгесе куела.

                                                  Сочинениеләр ничек бәяләнә?

                                                  Сочинение язганда, укучы өйрәнелгән зур күләмле әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга, шуларга бәйләп, язучы яшәгән,әсәрнең нигезенә алынган чорга, ул вакыттагы тарихи һәм иҗтимагый шартларга, шул чорга хас әхлакый нормаларга;әсәрдә бирелгән геройларга һ.б. карата мөнәсәбәтен белдерә.

                                                  2 сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә билгеләнә:

                                                  8 нче сыйныфта - 90 сүз (кимендә)

                                                  Сочинениене озын итеп язу төп максат түгел, чөнки, билге куелганда, беренче чиратта, язмада теманың тулы һәм эзлекле итеп ачылуына, тел байлыгына, хаталарның булмавына, грамоталылык дәрәҗәсенә игътибар бирелә. Сочинение ике билге белән бәяләнә: беренчесе - эшнең эчтәлеге һәм теленә, икенчесе грамоталылыкка куела.

                                                  Сочинениенең эчтәлеге һәм теле түбәндәгечә бәяләнә:

                                                  Эчтәлек темага туры килә, язмада фактик ялгышлар юк,эзлекле язылган; теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган - ≪5≫ле.

                                                  Язманың эчтәлеге темага нигездә туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелегендә артык әһәмияте булмаган төгәлсезлек сизелә; тулаем алганда, теле бай,образлы, стиль бердәмлеге сакланган - ≪4≫ле.Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес,ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел;теленең ярлылыгы сизелеп тора, синонимик сүзләрне аз куллана,бер төрлерәк синтаксик төзелмәләрдән файдалана, теле образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә, стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән - ≪3≫ле.Тема ачылмаган, фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган, теле ярлы, сүз куллану ялгышлары еш очрый, стиль бердәмлеге юк - ≪2≫ле.

                                                  Грамоталылык түбәндәгечә бәяләнә:

                                                  1 орфографик (пунктуацион яисә грамматик) ялгыш булса -≪5≫ле.

                                                  2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш булса - ≪4≫ле.

                                                  3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш булса - ≪3≫ле.

                                                  7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар булса - ≪2≫ле.













                                                  Укуны бәяләү.

                                                  Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:

                                                  Класслар



                                                  Икенче яртыеллыкта



                                                  Иҗек саны

                                                  Сүз саны



                                                  VIII



                                                  160-220

                                                  90-110



                                                  Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче классларда - 30-40 процентка, ә 8-9 нчы классларда 40-50 процентка югырырак була.

                                                  Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин.1.







                                                  2.

                                                  Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

                                                  • фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

                                                  • татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

                                                  • җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр - иҗекләргә, җөмлә - сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

                                                  • тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,

                                                  • интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

                                                  Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;

                                                  "5"ле билгесе куела.

                                                  1.











                                                  2.

                                                  Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

                                                  • кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

                                                  • сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

                                                  • җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

                                                  Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә;

                                                  "4"ле билгесе куела.

                                                  1.



                                                  2.

                                                  3.

                                                  Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;



                                                  Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

                                                  Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;

                                                  "3"ле билгесе куела.

                                                  1.

                                                  2.

                                                  3.



                                                  4.

                                                  Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

                                                  Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

                                                  Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

                                                  Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда.

                                                  "2"ле билгесе куела.

                                                  Тест эшләрен бәяләү

                                                  90 - 100 %- «5"ле билгесе куела

                                                  70 - 89 %- "4" ле билгесе куела

                                                  50 - 69 %- "3"ле билгесе куела

                                                  50 % түбән- " 2"ле билгесе куела



































                                                  Кушымта

                                                  татар әдәбиятыннан якынча йомгаклау арадаш аттестация эше

                                                  1. "Сак- Сок" бәетендә әни балаларын ни өчен каргый.

                                                  А. Тыңламаганнары өчен

                                                  Б. Тимер укны рөхсәтсез алганнары өчен

                                                  В. Тавышланганнары өчен.

                                                  2. "Беренче театр"дагы Хәмзә бай:

                                                  А. Иске фикерле

                                                  Б. Яңа фикерле.

                                                  3. "Беренче театр" ул-

                                                  А. Драма

                                                  Б. Трагедия

                                                  В. Комедия.

                                                  4. Г.Исхакыйның туган елы-

                                                  А. 1906

                                                  Б.1878

                                                  В. 1886

                                                  5. Сөннәтче бабай шәҗәрәсе:

                                                  А. Миләш

                                                  Б. өй

                                                  В. Пәке

                                                  6. Г.Бәшировның "Туган ягым- яшел бишек" әсәре ул-

                                                  А. Роман

                                                  Б. Автобиографик әсәр

                                                  В. Хикәя.

                                                  7. Муса Җәлил шигыре-

                                                  А. "Имән"

                                                  Б. "Хәят апа"

                                                  В. "Туган авыл"

                                                  8. Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

                                                  Шигыремдәге изге антыма.

                                                  Бар җырымны илгә багышладым

                                                  Гомеремне дә бирәм халкыма- бу юллар кайсы шигырьдән.

                                                  А. "Имән"

                                                  Б. "Катыйльгә"

                                                  В. "Җырларым"

                                                  9. Нәби Дәүли әсәрләре

                                                  А. "Идел кызы", "Акчарлаклар"

                                                  Б. "Яшәү белән үлем арасында", Җимерелгән бастион"

                                                  В. "Туган ягым- яшел бишек", "Җидегән чишмә"

                                                  10. "Чәчәкләр сөйли белә" повестенең төп герое-

                                                  А. Мансур

                                                  Б. Нурия

                                                  В. Барый.

                                                  11. Р.Мөхәммәдевның нинди әсәре Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек белды.

                                                  А."Сират күпере"

                                                  Б. "Кенәри- читлек кошы"

                                                  В. "Беренче умырзая"

                                                  12. .Р.Мөхәммәдевның "Беренче умырзая" повестендәге чишмә атамалары.

                                                  А.Бакырчы, Ат, Тау

                                                  Б. Карт тирәк, Бакырчы, Фазыл, Чегән

                                                  В. Фазыл, Ат, Чегән.





                                                   
                                                   
                                                  X

                                                  Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

                                                  После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

                                                  Кнопки рекомендации:

                                                  загрузить материал