7


  • Учителю
  • Сценарий праздника открытия мемориальной доски

Сценарий праздника открытия мемориальной доски

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Якташыбыз Бакый Рахимов

Бөек Җиңүнең 60 еллыгын каршылаган көннәрдә Түбән Кенә авылы янында Советлар Союзы Герое Бакый Сибгатулла улы Рәхимовка истәлек тактасы ачылды.

Батырларны күрсәң гаҗәпләнмә,

Батырлар күп татар илендә...-дип яза шагырь.

Әйе, батырлар күп татар илендә. 1934 елда Советлар Союзы Герое исеме булдырылганнан соң, 1941 елга кадәр генә дә татар милләтеннән 9 кеше бу исемгә лаек була. Шул батырларның берсе -Бакый Рәхимов исеме безнең күңелләргә аеруча якын.

Ул 1913 елда туа. Балалык еллары Түбән Кенә авылында уза, башлангыч мәктәпне дә шунда тәмамлый. Сугыш алды еллары балаларының күпчелеге кебек, 17 яшеннән ФЗӨ мәктәбенә алына. Аны тәмамлагач, паровоз машинисты булып эшли. 1938 елда Казан кинопленка фабрикасына слесарь булып урнаша. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына.

Шул ук елны Советлар Союзы белән Финляндия арасында сугыш хәрәкәтләре башлана. Бакый Рәхимов та шул сугышта катнашып, үзенең үлмәс батырлыгын күрсәтә.

1940 елның 22 февралендә Бакый Рәхимов хезмәт иткән 109 нчы разведка батальоны Койвисто-Бёрке утравын яулап алырга дигән боерык ала. Әмма куәтле оборона корылмалары белән ныгытылган утрауны беренче һөҗүмдә ала алмыйлар, чигенергә туры килә. Утрауга зур булмаган төркем белән үтеп керергә карар кылына. Бу төркемдә пулеметчы Бакый Рәхимов та була. Разведчиклар төн караңгылыгында дошман тылына үтеп керәләр һәм кинәт һөҗүм итәләр. Көтелмәгән һөҗүмнән дошман тылында паника башлана. Шуннан файдаланып, разведчиклар күп дошман солдатын юк итәләр, оборона корылмаларын шартлаталар. Утрауның шактый өлеше дошманнан азат ителә.

Бакыйның кулы яралана, әмма ул, күп кан югалтуына карамастан, сафта кала. Аның пулеметы дошманга туктаусыз ут яудыра.

Кыю сугышчылар 23 февраль көнне иртә белән генә, куе томанга ышыкланып, утраудан китәләр.

Бу бәрелештә күрсәткән кыюлыгы һәм тәвәкәллеге өчен Бакый Рәхимовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ләкин Ватаныбызның бүләге турындагы шатлыклы хәбәр аңа килеп җитә алмый: 1940 елның 3 мартында ул һәлак була.

Халкыбыз үзенең батыр улын онытмый. Район үзәгендә, туган авылы Түбән Кенә дә аңа һәйкәл куелган. Казанның бер урамына Бакый Рәхимов исеме бирелгән. Безнең күмәк хуҗалык, мәктәпнең балалар оешмасы да Бакый Рәхимов исемен йөртә. Менә бүген аның исемен мәңгеләштереп, авылыбыз янына истәлек тактасы куелды.

Бакый Рәхимовның абыйсы Госманның һәм энесе Сөнгатулланың да язмышлары гыйбрәтле. Аларга Бөек Ватан сугышында катнашырга һәм ут эченнән исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була.

1910 нчы елда туган Госман абый сугыштан каты яраланып кайта. Түбән Кенәдә колхозда төрле урыннарда эшли, берара колхоз рәиёе ^ә булып тора. Аны без авылыбызның мулласы буларак та хөрмәт белән искә алабыз.

1923 елгы Сөнгатулла сугышта батырлыклар күрсәтеп, 3 орденга лаек була. 1968 елга кадәр Совет Армиясендә хезмәт итеп, подполковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Аннан соң Түбән Новгородта милиция мәктәбе начальнигы, соңрак Прокурор ярдәмчесе булып эшли. 1994 елда вафат була, Түбән Новгородта җирләнгән.

Күргәнегезчә, бер гаилә мисалында да ничә төрле язмыш. Бу язмышларны өйрәнү, ил өчен башларын салган, кан койган батырларны истә тоту-безнең изге бурыч.

Искәрмә. Б. Рәхимовның әтисе Сибгатулла Чувашиянең Батыр районы кешесе. Әнисе Рәбига абыстай Буа районыннан, Бакый Урманченың нәсел туганы.

Сибгатулланың Түбән Кенәгә килеп урнашуы аның Югары Кенә авылы мулласы Борһанетдин белән таныш булуына бәйле. Алар бергә дин гыйлеме алганнар, дус булганнар. Шул дуслык, танышлык сәбәпле, Сибгатулла абзый белән Рәбига абыстай Түбән Кенә авылына мулла һәм абыстай булып килгәннәр.

Бүген, Герой исемен мәңгеләштерү йөзеннән, мәктәбебезгә Советлар Созы Герое Бакый Рахимов исеме бирелде.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал