7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса русскоязычных учащихся по Р.З.Хайдаровой

Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса русскоязычных учащихся по Р.З.Хайдаровой

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Укыту - тематик планлаштыру

Эш программасы

Сыйныф: 1Б сыйныфы (рус төркеме)

Программа мәктәпнең укыту планы буенча елга 99 сәгатькә исәпләнә, сәгатьләр күләме атнага 3 сәгать.

Планлаштыру: Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасына(1 - 11 нче сыйныфлар), мәктәпнең ФДБС буенча укучы класслар өчен эшләнгән локаль актка нигезләнеп төзелгән. (№323, 31нче август,2016 ел.), ООП ООО , (педагогик киңәшмә карары № 1 , 31 нче август,2016 ел; 323 нче номерлы боерык, 31нче август, 2016 ел).

Дәреслек:

Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева "Күңелле татар теле". Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2012.

Өстәмә әдәбият һәм информацион ресурслар:

  1. Гәрәева Г.Ф. Уйный-уйный укыйбыз. - Казан: Яңалиф, 2007.-240 б.

  2. Газизова А.Н. Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. -Казан: Яңалиф, 2007.-56 б.

  3. Газизова А.Н., Галлямова Р.В.Рабочая тетрадь по татарскому языку: для 1 класса четырёхлетней нач.школы (для русскоязычных учащихся)-Казань: Гыйлем,2010.

  4. Н.Г.Галиева, Р.М. Туйметова Рабочая тетрадь по татарскому языку для 1 класса,Казан, 2012

  5. Р.З Хайдарова , Р.Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах. г.Набережные Челны, 2005

  6. Сборник правил по татарскому языку.- Казань: Издательство " Гыйлем", 2008.

  7. Татар теленнән диктантлар: 1-4 с. өчен.- Казан: Мәгариф, 2006. -159 б.

  8. Татар теленнән диктантлар җыентыгы (1класс өчен) Яр Чаллы ,2002.

11. Фатхуллова К.С., Газизова А.Н. Тесты по татарскому языку: для 4 класса четырёхлетней начальной школы (для русскоязычных учащихся). -.- Казань: Гыйлем, 2010

12. Харисова Ч.М. Обучение татарскому произношению в русской школе.-М.: Гуманит. Изд. Центр ВЛАДОС , 2001.- 414 с.

13. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. В мире слов и предложений

14.Интерактивный учебник по татарскому языку для 1 класса .https://edu.tatar.ru/page2593.htm/cors/

15.Мультимедийная интерактивная звуковая иллюстрированная библиотека детских книг «БАЛА"









1нче класста укучы рус телле балаларга тәкъдим ителгән укыту-методик комплекты федераль дәүләт стандартларының төп положениеләренә һәм психология, педагогика фәннәренең казанышларына таянып, шулай ук, тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.

Татар телен дәүләт теле буларак укыту телне аралашу чарасы буларак куллану, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру максатларын күзаллый. Татар телен аралаштыру чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү әзерлеге һәм осталыгы тәэмин ителү фаразлана.

Укыту-методик комплексы балаларның психик үсешендә федераль дәүләт стандартларында аеруча басым ясалган түбәндәге юнәлешләрне үстерүне максат итеп куя:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бөйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

  • хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.



Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:

  • күрсәтмә әсбаплар;

  • белешмә материаллар;

  • аудио һәм видео әсбаплар;

  • мультимедиа укыту программалары;

  • электрон дәреслекләр;

  • компьютер программалары;

  • интерактив программалар;

  • татар сайтлары;

  • электрон китапханә;

  • лингафон кабинеты;

  • татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com);

  • "АНА ТЕЛЕ" онлайн-мәктәбе.





1. Аңлатма язуы

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше - системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент - нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле укыту системасына да карый. Ягъни, рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, укыту процессы, белем дәрәҗәсенә контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. - бар да бер максатка - нәтиҗәгә хезмәт итә.

Тәкъдим ителгән "Гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телле балаларга татар телен комуникатив технология нигездә укыту программасы" психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянган һәм тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.

Әлеге программа рус телле балаларга татар теле укыту буенча эш программаларын төзү өчен нигез булып тора. Ул укыту предметының мәҗбүри өлешен билгеләгән төп программага таянып төзелде.

Укытучылар эш программаларына мәктәпнең эш үзенчәлеген, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып, уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр саны бүленешен һәм материалны өйрәнү эзлеклелеген билгеләүдә, эчтәлекне киңәйтүдә, шулай ук укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру юлларын ачыклауда үзгәрешләр кертә алалар. Бу үзгәрешләр эш программаларының аңлатма язуында чагылыш табарга тиеш.

Программа дәүләт контроле һәм белем сыйфатын билгеләү системасы өчен нигез булып тора.

2. УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНА ГОМУМИ АҢЛАТМА

1)Татар теле укыту максатлары.

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен "башка дөньяга тәрәзә ачу" булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар програ ммага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.









2) Коммуникатив технология нигезендә төзелгән программага эчтәлек сайлау принциплары.

Программа Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели.

Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру өчен, бу технология билгеләгән максатларга һәм принципларга туры килгән программа эчтәлеген сайлау таләп ителә. Димәк, коммуникатив технология нигезендә укыту принципларнын ачыклау - программа эчтәлеген сайлау өчен төп критерийлар, норматив база булып тора.

Телне аралашу аша өйрәнү принцибы

Атаклы психологлар А.Н. Леонтьев, П.Я. Гальперин хезмәтләре күрсәтүенчә, белемнәрне үзләштерү аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара. Башта белемнәр суммасы булдырып, аннан соң аны практикада кулланырга мөмкин дип уйлау хәзерге дидактик таләпләргә җавап бирми. Сөйләмгә өйрәтү процессы башта аерым сүзләр, грамматик категорияләр өйрәнеп, аннан шулар нигезендә сөйләм оештыру аша барса, бу бик әйләнгеч, нәтиҗәсез юл булыр иде. Коммуникатив технология нигезендә эчтәлек сайлау стратегиясе һәм тактикасы түбәндәгедән гыйбарәт була: башта балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның аралашү сфералары, аралашу ситуацияләре ачыклана, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайлана. Бу процесс түбәндәге схемада күрсәтелә:





Лингвистик материал сайлау схемасы





Социаль контактлар, аралашу сфералары, ситуацияләрне ачыклау

¯

Сөйләшү, сөйләм предметын билгеләү

¯

Сөйләм бурычларын ачыклау

¯

Тиешле лингвистик материалны сайлау.

Сайлап алынган лингвистик материал филологик формада таныштыргач, аны төрле аралашу сфераларындагы социаль контактларда, аралашу ситуацияләрендә, текстлар эчтәлеген сөйләүдә куллану камилләштерелә. Өйрәнелгән грамматик материал максатчан рәвештә төрле жанрдагы текстлар эчтәлегендә кулланылып, укучыларның сөйләшә алулары камилләштерелә.

Югарыда әйтелгәннәрне искә алып сайланган материал мәктәптә телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген тудыра.

2. Уку процессын индивидуальләштерү принцибы

Россия Федерациясенең мәгарифне үстерү доктринасында күрсәтелгәнчә, хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше - укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру.

Башлангыч сыйныф укучылары эмоциональ, хәрәкәтчән, тиз арыйлар. Бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килсә генә, кабул итә һәм фикерли башлый. Күрсәтелгән психологик үзенчәлекләрнең, һичшиксез, эчтәлек сайлаганда исәпкә алынуы зарур.

Башлангыч сыйныфларда укыту процессында әкияти, фантастик сюжетлар, кызыклы геройлар белән очрашу, уен элементларын куллану - лингвистик материалны өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә. Ассызыклап шуны әйтергә кирәктер, өйрәнелгән лексик-грамматик материал балаларның социаль контактларына туры килеп, аларның татарча аралашуын тәэмин итәрлек булырга тиеш. Әлбәттә, укучыларның психофизиологик мөмкинлекләрен исәпкә алу зарур.

Урта һәм югары сыйныф укучылары өчен программада эчтәлек әхлакый проблемалар тирәсенә туплана. Әйтик, "Белем һәм тормыш" темасында "Яхшы уку өчен, нинди сыйфатлар кирәк?" "Яхшы уку җиңелме?" проблемалары буенча сөйләшү оештырыла. Аңлашыла: бу әхлакый проблемалар, нигездә, балаларның тормыштагы төрле мөнәсәбәтләрен чагылдыра. Шунлыктан, укучыларда бу мөнәсәбәтләргә карата үз фикерләрен әйтү, димәк, сөйләшергә теләү ихтыяҗы туа. Укучы, укытучы кушканга түгел, ә үз теләге, үз ихтыяры белән сөйләм эшчәнлегенә тартыла.

3. Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы

Белем алу процессын укучыларның актив фикерләвенә нигезләп оештыру психология һәм педагогика фәннәренең алдынгы вәкилләре куйган төп таләпләрнең берсе. Психологлар, методистлар фикеренчә, материалны кат-кат кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе - тел өйрәнү өчен күп мәртәбә нәтиҗәлерәк алым. Димәк, эчтәлектә аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр системасы булу мәҗбүр. Телне аралашу ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә, укучылар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм тел өйрәнү процессының мотивлашкан булуы тәэмин ителә. Шуңа күрә программада һәр сыйныфта аралашу өчен коммуникатив максатлар, өлкән сыйныфларда аралашу проблемалары күрсәтелеп барды. Лингвистик материал һәм сөйләм үрнәкләре программада нәкъ менә коммуникатив максаттан, аралашу проблемаларыннан чыгып билгеләнде.

4. Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы

Коммуникатив методикага беренче нигез салучылардан булган Э.П. Шубин мәктәптә чит телне өйрәтү процессында грамматик материалны академик грамматика эзлеклелегендә һәм тирәнлегендә өйрәнүне мәҗбүр итеп куймый. Функциональ принцип нигезендә программага грамматик материал түбәндәге таләпләр буенча сайлана:

- грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнә;

- грамматик материалның өйрәнелү тәртибе академик бирелештә түгел, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнә;

- грамматик материалның күләме, теоретик авырлыгы укучыларның үзләштерү мөмкинлекләрен исәпкә ала;

- грамматика, тел берәмлеге буларак түгел, ә сөйләм берәмлеге буларак өйрәнелә; иң беренче чиратта, грамматик категориянең формасына түгел, ә аның функциясенә игътибар ителә: хәбәр итү, аңлату, сорау, тәкъдим итү, киңәш бирү, ышандыру һ.б.

Башлангыч этап өчен грамматик материал күрсәтелгән критерийларга таянып сайланды. Берникадәр грамматик материал теоретик формада бирелмичә, ә лексик-грамматик төзелмәләр формасында тәкъдим ителде. Аларны үзләштерү сөйләм ситуцияләре нигезендә оештырыла. Ә җиңелрәк дип саналган грамматик материал филологик формада, кагыйдәләр нигезендә өйрәнелә бара. Ләкин кагыйдәләрне ятлау мәҗбүр түгел, ә лексик-грамматик материалны күбрәк аралашуда имитацияләүгә игътибар ителә.

Урта һәм югары сыйныфларда - грамматик материал, нигездә, филологик формада, грамматик кагыйдәләр нигезендә тәкъдим ителде.

5. Ана телен исәпкә алу принцибы

Икенче телне өйрәнү вакытында бала, ихтыярсыз рәвештә, лингвистик материалны ана теле күренешләре белән чагыштыра. Бу - телне үзләштерү процессын җиңеләйтә. Димәк, һәр сыйныфка программа материалын сайлаганда, балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу зарур. Яңа грамматик кагыйдәләр бары тик ана телендә өйрәнелгәннән соң гына кертелә бара, ә дәреслекләрдә грамматик кагыйдәләрнең рус һәм татар телләрендә бирелүе укучыларның белем сыйфатын күтәрүгә зур этәргеч булып тора.





4. УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • "Татар теле" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.





Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.





5. Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре.

Укытуның башлангыч этабы

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.





Диалогик сөйләм:

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.





Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганд,а сүзлекләр куллана белү.

Язу

Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

Искәрмә:

Мәктәпнең уку-укыту планына нигезләнеп эш планында сәг. саны кыскарды. (Программада уку һәм татар теле дәресләренә 136 сәг.каралган, ә безнең мәктәпнең уку-укыту планы буенча 132 сәг.).

Программа буенча сәг.саны (тат. теле һәм әдәби уку)

Укыту планы буенча

Укыту планы буенча



Тат.теле

Әдәби уку



1

Әйдәгез, танышабыз!

14

13

10

3



2

Йорт хайваннары һәм кошлары

12

10

8

2



3

Урман дусларыбыз

6

6

4

2



4

Спорт бәйрәме

10

10

8

2



5

Мәктәптә

7

7

5

2



6

Бакчада

10

8

6

2



7

Кыш җитте

15

15

12

3



8

Без шәһәрдә яшибез

10

10

7

3



9

Безнең гаилә

11

11

8

3



10

Татар халык ашлары

10

10

7

3



11

Сәламәт бул

9

9

7

2



12

Кибеттә

12

12

9

3



13

Җәй җитә

10

10

8

2









Барлыгы:

136

132

99

33











1нче класста укучы рус телле балаларга тәкъдим ителгән укыту-методик комплексы федераль дәүләт стандартларының төп положениеләренә һәм психология, педагогика фәннәренең казанышларына таянып, шулай ук, тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларынисәпкә алып иөзелде.

Татар телен дәүләт теле буларак укыту телне аралашу чарасы буларак куллану, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру максатларын күзаллый. Татар телен аралаштыру чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү әзерлеге һәм осталыгы тәэмин ителү фаразлана.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Башлангыч сыйныф

Эш төрләре

Сыйныфлар





I

II

III

IV

1.

Тыңлап аңлау

Сүзләр, сүзтезмә

ләр

0,1-0,2 минут

0,2-0,4

минут

0,3-0,5

минут

2.

Диалогик сөйләм

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

2

3

4

5.

Уку

15-25 сүз

25-35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

6.

Язу:











күчереп язу (гади җөмлә)

1-2 җөмлә

3-4 җөмлә

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә



сүзлек диктанты



5-6 сүз

7-8 сүз

8-9 сүз



Сочинение (өйрәнү характерында)





4-5 җөмлә

5-6 җөмлә





Программаның тематик эчтәлеге

1 нче сыйныф (132сәгать)Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат,

Әйдәгез танышабыз! (10 сәг.)

Танышу. Бер-береңнең исемен сорау, яшәү урынын әйтү. 1дән 10га кадәр саннар.



Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, хәлен сорый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.

Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга чакыра белү.

Урман дусларыбыз (4 сәг.) Кыргый хайваннар, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү.

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү. Кыргый хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү.

Спорт бәйрәме (8 сәг.)

Без команда бирәбез. Спорт бәйрәмендә катнашу.

Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү. Дустыңны уйнарга чакыра, кем белән уйнаганыңны әйтә белү.

Мәктәптә (5 сәг.)

Уку-язу әсбаплары. Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы. Мәктәптә уку хезмәте. Мин ничек укыйм?

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, үзеңә сорап ала, иптәшеңә тәкъдим итә, кирәклеген, санын әйтә белү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү. Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә)

Йорт хайваннары һәм кошлары (8 сәг.)

Йорт хайваннары һәм кошлары, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү.

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү



Бакчада (6сәг.)

Яшелчә исемнәре, саны, аларның төсе, тәме. Җиләк-җимешләр, саны, аларның төсе, тәме.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Бакчада нәрсә үскәнен, нинди эшләр эшләгәнеңне әйтә белү.

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү.

Кыш җитте (12 сәг.)

Кыш билгеләре. Кышкы уеннар. Яңа ел бәйрәме.

Кыш билгеләрен әйтә, сорый, һава торышын тасвирлый белү. Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү.

Сәламәт бул (7 сәг.)

Тән әгъзаларының исемнәре. Табиптә. Шәхси гигиена предметлары.

Тән әгъзаларының исемнәрен атый, кайсы җирең авыртканын сорый, әйтә белү. Сәламәт булу өчен, киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.

Безнең гаилә (8 сәг.)

Гаилә әгъзалары. Без гаиләдә нишлибез? 8нче Март - әниләр бәйрәме. Язгы көн.

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү. Язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Бәйрәм белән котлый, кемгә бүләк бирүне әйтә белү.

Татар халык ашлары (7 сәг.)

Татар халык ашлары. Кунакта.

Табын янында. Туган көн.

Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү.

Кибеттә (9 сәг.)

Ашамлыклар. Ашамлыклар кибетендә. Савыт-сабалар. Савыт-саба кибетендә. Киемнәр. Киемнәр кибетендә.

Ашамлыклар исемнәрен,нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә, кибеттә сатып ала белү. Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.



Без шәһәрдә яшибез (7 сәг.)

Шәһәрдә. Безнең шәһәр. Мин транспортта барам.

Нинди республикада яшәгәнеңне, Татарстан шәһәрләре исемнәрен әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү.

Җәй җитә ( 8 сәг.)

Күңелле җәй. Җәйге ял. Без Сабантуйга барабыз.

Җәй билгеләрен әйтә белү. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.







1нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр.

  1. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

  2. Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.

  3. Исемнәрнең 1, 2 затта берлектә тартым белән төрләнеше белән таныштыру.

  4. Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләре белән таныштыру.

  5. Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-10 саннары).

  6. Зат алмашлыкларын берлектә баш, иялек, юнәлеш килешләрендә сөйләмдә куллану белән таныштыру.

  7. Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

  8. Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү.

  9. Ничә? Ничек?Нинди? сорауларына җавап бирә белү.

  10. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат формаларын берлектә сөйләмдә куллану.

  11. Боерык фигыльнең II затта берлек сан формасы белән таныштыру.

  12. -мы/-ме, түгел, әле кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.

  13. Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллану.

  14. Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

  15. Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану









Дәрес темасы

Уку эшчәнлеге төрләре

Үткәрү вакыты

План

Факт

Әйдәгез танышабыз (10 сәг.)

1-чирек (18 сәг.)

1

Бу кем? соравы Синең исемең ничек?

Сүзлек белән эш,

рәсемнәр буенча сүзләрне төркемләү,

Парларда эш.

3.09



2

Бу кем?Бу нәрсә?сораулары.

Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

Сорауларга җавап бирү. Рәсемнәрдә төшеп калган әкият геройларын эзләп табу.

4.09



3

Раслау һәм кире кагу формалары.



"Әйе,юк "сүзләрен сөйләмдә куллану.

Диалог уку, диалогка репликалар өстәү.

5.09



4

-мы/-ме ,түгел, әле кисәкчәләре

мы/-ме кисәкчәләрен кертеп сораулар төзү, ситатив күнегүләр



10.09



5

Татарстан шәһәрләре.

"Поезд" уены (дискта).



11.09



6



Син кайда яшисең?соравы һәм аңа җавап формасы.

Сүзлек эше.

Кара-каршы сөйләшү.

12.09





7



Әйдә бергә уйныйбыз! Уен- дәрес.

Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

Сораулар кую.

Диалогик сөйләм.

17.09



8

Микъдар һәм тәртип саннары .

1дән 10га кадәрге саннар.

Ничә?Ничәнче?сорауларын кертеп сүзтезмәләр,җөмләләр төзү. Бирелгән рәсемнәргә сораулар кую.Саннарны дөрес әйтү. .



18.09



9

Сан + исем төзелмәсе.

Диалогик,монологик сөйләм.

Рәсем буенча эш.

Грамматик күнегүләр, төркемләү

19.09







10

Сиңа ничә яшь? соравы һәм аңа җавап формасы.

Кара-каршы сөйләшү.Ситуатив күнегүләр.

24.09



Урман дусларыбыз. (4 сәг.)

11

Кыргый хайваннар.



Сүзлек эше,җөмләләр төзү.

Рәсемдә бирелгән хайваннарны төркемнәргә аеру.

25.09



12

Кыргый хайван исемнәренең күплек сан формасы.

Күплек сан кушымчаларын кулланып җөмләләр төзү,ситуатив күнегүләр

26.09



13

Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы.

Нинди? соравын дөрес әйтү,ситуатив күнегүләр, парлы рәсемнәрне ике төркемгә аеру

1.10







14

Кабатлау. Уен-дәрес

Ситуатив күнегүләр, рәсемнәр буенча логик фикерләүгә корылган күнегүләр

2.10







Спорт бәйрәме

(8 сәг)





15

Боерык фигыльнең 2нче зат берлек сан формасы

Артык сүзләрне табу, парлап эшләү

3.10



16

Нишли? соравы

Хәзерге заман хикәя фиг-ң 1,2,3затта берлектә сөйләмдә куллану.

Рәсемнәрдәге ялгышларны табу, экранда бирелгән рәсемнәр арасыннан «нишли?» соравына җавап биргән рәсемнәрне табу

8.10



17

Спорт бәйрәме

Диалогик сөйләм,диалогка репликалар өстәү, артык сүзләрне табу

9.10



18

Дустыңны урамга уйнарга чакыру.

Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллану.

Сүзлек эше.

Ситуатив күнегүләр.

Рәсемнәрне тулыландыру.



10.10



19

Ничә? соравы һәм аңа җавап формасы

Саннарны искә төшерү, ситуатив күнегүләр, бирелгән сүзләрдән саннарны аеру

15.10



20

"Уйный"фигыленең 1,2 затларда төрләнеше

Рәсемнәрне дөрес төркемләү, парларда эш, экранда бирелгән сүзләрдән тиешле сүзләрне табу

16.10





21

Син нишлисең? соравы. Кем беренче килә?

Бирелгән сүзләрдән "Син нишлисең?" соравына җавап биргән сүзләрне табу, ситуатив күнегүләр

17.10



22

Тәртип санары.

Бирелгән саннарны төркемнәргә бүлү,төшеп калган сүзләрне табу

22.10







Мәктәптә (5сәг.)





23

Төсләр. Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы

Сүзлек эше.

Рәсемнәрдәге предметларны төркемләү , парларда эш.



23.10



24

Зат алмашлыклары. Сс хәрефләре.

Зат алмашлыклары

белән җөмләләр төзү,сөйләшү. Сс хәрефен язу һәм ул белдергән авазларны уку .

24.10



25

Без дәрестә. Рр хәрефләре.

Ситуатив күнегүләр. Рр хәрефен язу һәм ул белдергән авазларны уку

29.10



26

Кайда? соравы.



Кайда? соравын кертеп әңгәмә оештыру. Грамматик күнегүләр.

30.10



27

"Мәктәптә" темасын йомгаклау

Монологик сөйләм.

Диалогка репликалар өстәү. Ситуатив күнегүләр.

31.10







Йорт хайванннары һәм кошлары(8 сәг)





28

Кайда? соравы. "Яши" фигыленең берлек сан, 1нче, 2нче зат формасы.

Дәреслек буенча эш.

Төшеп калган сүзләрне табу.

Рәсемнәрне дөрес төркемләү.

12.11



29

Кая? соравы һәм аңа җавап формасы



Рәсем буенча эш.

Гг хәрефен язу һәм ул белдергән авазларны уку.

13.11



30

Кая? Кемгә? сораулары һәм аларга җавап бирү.

Рәсем буенча эш, парларда эш.

14.11



31

Кайдан? соравы һәм аңа җавап формасы

Кайдан? соравын кертеп җөмләләр төзү,грамматик күнегүләр.





32

Кая?Кайдан? Кайда сораулары

Һәм аларга җавап формасы

Рәсем буенча эш.

Дд хәрефен уку һәм язу. Ситуатив күнегүләр.

19.11



33

Кая?Кайдан? Кайда сораулары

Һәм аларга җавап формасы.

Рәсем буенча эш, парларда эш. Диалог төзү.

20.11







34

Исемнәрнең 1нче зат берлек сан тартым белән төрләнеше

Грамматик күнегүләр.

Зз хәрефен уку һәм язу. Диалогта төшеп калган репликаларны өстәү.

21.11







35

Тыныч йокы,хәерле иртә теләү

Йй хәрефен уку һәм язу.

Рәсем буенча эш.

Диалогка репликалар өстәү.

26.11







Бакчада (6 сәг.)





36

Яшелчә һәм җиләк-җимешләр.

Жж , Җҗ хәрефләре.

Сүзлек эше,сөйләшү.

Фонетик зарядка.Хәрефләрне уку һәм язу.

27.11



37

Күплек сан формасы.

Ш.ш хәрефе.

Сүзләргә күплек сан кушымчалары куеп сүзләрне төркемләү.

Матур язу күнекмәләре.

28.11



38

"Кирәк, кирәкми" сүзләре. "Яратам, яратмыйм" сүзләре.

Рәсем буенча эш, парларда эш, ситуатив күнегүләр

3.12



39

Чч хәрефе

Нинди? Соравы һәм аңа җавап формасы

Фонетик зарядка.

Ситуатив күнегүләр.

"Без хезмәт яратабыз"темасы буенча өйрәнелгән конструкцияләрне куллану.

4.12



40

Кем? Нәрсә? Нишли? Нинди? сораулары һәм аңа җавап формасы.

Рәсемнәрне дөрес төркемләү, төшеп калган сүзләрне кую, ситуатив күнегүләр

5.12



41

Кем? Нәрсә? Нишли? Нинди? сораулары һәм аңа җавап формасы .

Сыйфат + исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

Экранда бирелгән сүзләрне аеру, сүзләрнең ахырын табу, ситуатив күнегүләр

10.12











Ел фасыллары

Кыш

(12 сәг.)





42

Кыш билгеләре

Бирелгән сүзләргә сораулар кую, парлы рәсемнәрне 2 төркемгә аеру, сорауларга җавап бирү

11.12



44

Кыш бабай шәһәргә килә.

Бирелгән җөмләләрне рәсем буенча тиешле тәртиптә урнаштыру, сораулар төзү

17.12



45

"Минем чанам бар "төзелмәсе.

Рәсемнәрдәге хаталарны төзәтү, артык сүзләрне табу

18.12



46

Кышкы уеннар.

-мы/-ме сорау кисәкчәләре.

Ситуатив күнегүләр.

мы/-ме сорау кисәкчәлрен кулланып, сорау бирү; раслау һәм инкарь итү.

19.12



47

Кая? Кайдан? Кайда? сораулары

Сорауларга җавап бирү. Диалог уку, диалогка репликалар өстәү.

24.12



48

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирү.

Ситуатив күнегүләр.

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларын кертеп диалог төзү.

25.12



49

Төсләр

Рәсем белән эш.

Предметларның төсен әйтеп сөйләшү.

26.12



50

Яңа ел бәйрәме.

Ситуатив күнегүләр.

Диалогны дәвам итү.

14.01



51

Бер-береңне уенга чакыру.

Сүзлек эше.

Ситуатив күнегүләр.

15.01



52

Татар алфавиты.

Хәрефләрне дөрес әйтү,грамматик күнегүләр. Төшеп калган хәрефләрне кую.

16.01



53

Татар теленә хас авазларны кабатлау.

Фонетик зарядка.

Транскрипция билгеләре белән эш.

21.01







Сәламәт бул!

(7сәг.)





54

Тән әгъзаларының исемнәре

Рәсем буенча эш.

Сүзлек эше.

Грамматик күнегүләр.

22.01



55

Кай җирең авыртканын сорау

Ситуатив күнегүләр.

Диалогка репликалар өстәү.

23.01



56

"Авырта"фигыленең юклык формасы

Хаталарны төзәтү.

Ситуатив күнегүләр.

28.01



57

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.Шәхси гигиена предметлары

Тән әгъзаларының исемнәрен тартым белән төрләндерү.

Сүзләрне төркемнәргә бүлү.

29.01



58

1зат тартым кушымчасы

Экранда бирелгән сүзләрдән 1зат тартым кушымчасы булган сүзләрне ару,

ситуатив күнегүләр.

30.01



59

2зат тартым кушымчасы

Төшеп калган кушымчаларны кую,

ситуатив күнегүләр.

4.02



60

"Сәламәт бул!"темасын йомгаклау



Рәсемнәр буенча эш.

Диалогка төшеп калган репликалар өстәү. Ситуатив күнегүләр.

5.02







Безнең гаилә (8сәг)





61

Безнең гаилә

Ситуатив күнегүләр.

Гаилә членнарының исемнәрен әйтү.

6.02



62

Минем гаиләм.

Зат алмашлыкларын берлектә баш,иялек,юнәлеш килешләрендә сөйләмдә куллану.

Рәсем белән эш.

Диалогка репликалар өстәү. Сөйләмдә зат алмаш-н тиешле килешкә кую.

11.02



63

Татар теленең үзенә генә хас авазларын искә төшерү

Фонетик зарядка. Транскрипция билгеләре белән эшләү.

12.02



64

Сузык һәм тартык авазлар. Кабатлау

Тартык һәм сузык авазларны язу.Төшеп калган авазларны кую. Сүзләрдәге хаталарны төзәтү.

13.02



65

Боерык фиг-ң 2зат берлек сан формасы белән таныштыру.

Рәсемнәр буенча эш. Ситуатив күнегүләр.

25.02



66

Яз фасылы. Язгы көн

Яз фасылы билгеләрен аеру.Рәсем буенча эш сораулар төзү. Диалогларны дәвам итү.

26.02



67

8 нче март- әниләр бәйрәме.Котлау язу

Сүзлек эше.

Матур һәм дөрес күчереп язу.

27.02



68

Кемгә? Нәрсәгә?Кемне?Нәрсәне? сораулары.Тәмле сүзләр

Сорауларга дөрес җавап бирү.

Диалогларны ,тәмле сүзләр кертеп, дәвам итү

4.03







Татар халык ашлары. (7 сәг)





69

Татар халык ашлары.Җөмлә төзү күнегүләре

Диалогик-монологик сөйләм. Татар халык ашлары исемнәре белән җөмләләр төзү.Төркемнәргә бүлү.

5.03



70

Ризыкларның тәмле булуын әйтү

Парлы рәсемнәрне 2 төркемгә ару, диалогларда төшеп калган сүзләрне табу, ситуатив күнегүләр

6.03



71

Кунакта. Табын янында.

Сүзләр чылбырын дәвам итү, бирелгән рәсемнәргә сораулар кую.Ситуатив күнегүләр.

11.03



72

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып мәгълумат алу

Сүзләрне төркемләү.

Диалогларны дәвам итү.

12.03



73

Туган көн-зур бәйрәм



Рәсем буенча тиешле сүзләрне атау, аларны кертеп,җөмләләр төзү

13.03



74

Кунакны каршы алу

Ситуатив күнегүләр

.Диалогка репликалар өстәү.

18.03



75

Туган көн белән котлау

Монологик сөйләм.

Туган көн белән котлау.

19.03







Кибеттә(9 сәг)





76

Ашамлыклар.

Бирелгән сүзләрне төркемнәргә аеру, артык сүзләрне табу, диалогларны дәвам итү.

20.03



77

"Эч, аша "фигыльләрен I,II,III затта берлек санда куллану

Бирелгән сүзләрне төркемләү, төшеп калган сүзләрне өстәү, хаталарны төзәтү

1.04



78

Ашамлыклар кибетендә

Рәсем буенча диалог төзү.

Ситуатив күнегүләр.

2.04



79

Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез

Диалог төзү,сораулар кую, хаталарны төзәтү.

3.04



80

Савыт-саба

Бирелгән сүзләрне аеру , аларны төркемнәргә бүлү, артык сүзләрне табу, җөмләләр төзү

8.04



81

Хәзерге заман хикәя фигыль

Бирелгән рәсемнәрдән темага караган рәсемнәрне сайлап алу, төркемләү.Хәзерге заман хикәя фигыльләрне кертеп диалог төзү.

9.04



82

Киемнәр кибетендә

Экранда бирелгән сүзләрне, ниндидер билгеләренә карап, төркемләү.

Ситуатив күнегүләр.

10.04.



83

Исемнәрнең I,II,III зат берлек санда тартым белән төрләнеше

Сүзләрдәге хаталарны төзәтү, бирелгән сүзләрне төркемләү, артык сүзләрне табу.

15.04



84

Мин нинди кием киям?

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше

Диалогларга төшеп калган репликалар өстәү, сүзләрнең ахырын табу, җөмләләрдәге хаталарны табып төзәтү

16.04









Шәһәрдә(7 сәг)





85

Шәһәрдә.

Сызылган сүзләргә сораулар кую, бирелгән сүзләрне дөрес итеп таблица тутыру. Ситуатив күнегүләр.

17.04



86

Кая?Кайдан? Кайда?сораулары

Сүзләрне төркемләү, сүзләрнең ахырын табу,артык сүзләрне табу, рәсемнәр буенча җөмләләр төзү.

22.04



87

Татарстан шәһәрләре

Җөмләләрне киңәйтеп язу. Диалогка репликалар өстәү.

23.04



88

Исемнәрнең Ю.к., Ч.к килеше.

Бирелгән сүләрне аеру. Исемнәрне Ю.к., Ч.к килешенә куеп җөмләләр төзү.

24.04



89

Исемнәрнең урын-вакыт килеше

Рәсем буенча тиешле сүзләрне табу.

Исемнәрне урын-вакыт килешенә куеп җөмләләр төзү.

29.04



90

Арадаш аттестация эше.

"Шәһәрдә " темасын йомгаклау.

Ситуатив күнегүләр.



Грамматик күнегүләр

30.04



91

Кая? соравы

Цц хәрефе.

Бирелгән сүзләрне төркемнәргә бүлү, алар белән җөмләләр төзү.

Ситуатив күнегүләр.

Цц хәрефен уку һәм язу.

6.05







Ел фасыллары

(8 сәг.)

Җәй





92

Җәй җитә.

Артык сүзләрне табу,хаталарны төзәтү.

Диалогик һәм монологик сөйләм.

7.05



93

Без Сабантуйга барабыз.

Рәсем буенча эш.

Диалогка репликалар өстәү,җөмләләрне киңәйтеп язу.

8.05



94

Күңелле җәй

Ситуатив күнегүләр.

Җәй турында сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү.

13.05



95

Сүз.Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Матур язу күнекмәләре

Пар рәсемнәрдәге сүзләрне алыштыру, төркемнәргә бүлеп язу.

14.05



96

Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

Һәм теркәгечен кулланып сүзтезмәләр,җөмләләр төзү.

15.05



97

Хаталар өстендә эш Җәйге ял

Дәреслек белән эш.

Җәйге ял турында диалоглар төзү.

20.05



98

"Җәй" темасын кабатлау

Дәреслек белән эш.

Җәйге ял турында диалогик -монологик эш.

21.05



99

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Сәяхәт-дәрес.

Ситуатив күнегүләр.

Экранда бирелгән рәсемнәр буенча сөйләшү.

22.05









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал