7


  • Учителю
  • Конспект по татарскому языку с применением сингапурских структур на тему ' Сыйфат' (5 класс))

Конспект по татарскому языку с применением сингапурских структур на тему ' Сыйфат' (5 класс))

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Укытучы: Салахова Л.Р

Сыйныф: 5-Б

Тема: Cыйфат темасын кабатлау дәресе

Максат: Сыйфат темасы буенча гомумиләштереп кабатлау.

Алган белемнәрне гамәли кулланырга өйрәнү.

Сөйләм телен үстерү. Үзара хезмәттәшлелек һәм

яхшы мөгалләмәләр тәрбияләү.

Дәрес тибы: лексик-грамматик күнекмәләрен кабатлау

Материал: карточкалар

Техник чаралар: компьютер презентациясе, проектор, интерактив такта

КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- МЭНЭДЖ МЭН,

-МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР

-ИНСАЙТ-АУТСАЙД СЁКЛ

- ТИК - ТЭК - ТОУ,

- КОНТИНИУС РАУНД РОБИН.

-РАУНД ТЭЙБЛ


Дәрес барышы

1. Оештыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру

Укучылар, бүген безнең дәресебезгә бик күп кунаклар килгән, аларга карап елмаегыз. Утырыгыз. Ә хәзер җилкәдәшләрне һәм каршы яктагы партнерларыгызны сәламләгез.

2. Актуальләштерү.

Хәзер балалар без сезнең белән аудирование үткәрәбез. Нинди? соравына җавап биргән сүзләрне ишеткәч, кулларыгызны чәбәклибез.

Бөек, чәчәк, урындык, зур, тату, ялкау, өстәл, кечкенә, биек.

Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен, сез слайдта язылган хәрефләр арасыннан Ү,Ә,В,Г хәрефләрен төшереп калдырыгыз һәм килеп чыккан сүзне укыгыз

Слайд1

ҮГӘСВӘЫҮӘВЙВГҮӘФҮГАҮВТ

Нинди сүз килеп чыкты? (сыйфат)

Димәк, без нинди теманы өйрәндек? (сыйфат)

Ә бүген без сезнең белән алган белемнәребезне кабатларбыз. (Ребята, мы с вами какую тему изучали на прошлом уроке? Сегодня мы с вами повторим все изученное по данной теме.)

Ә хәзер без сезнең белән дәресебезгә максатларны билгелик. Сезнеңчә, бүгенге дәрескә нинди максатлар куеп булыр иде.(какие өели мы можем поставить на сегодняшний урок)

1.(тактада) Сыйфат турында алган белемнәрне кабатлау.

2. Сыйфатларны сөйләмдә куллану.

Укучылар, сез сыйфат турында ниләр беләсез? Әйдәгез, шуны тикшереп карыйк әле.

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (Frayer Model) Слайд 2


СыйфатС езнең алдыгызда менә шундый кәгазь битләре ята. Сез беренче баганага сыйфатның билгеләмәсен, икенче баганага характеристика, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз, һәр кәгазь мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Сезгә барлыгы 3 минут бирелә.


Билгеләмә Характеристика

Сыйфат-предметның билгесен бел- предметның төрле билгесен белдерә (төсен, тәмен,

дерә. Нинди? Кайсы? сорауларына күләмен, характерын, формасын). 4 дәрәҗәдә килә

җавап бирә Җөмләдә аергыч була.


Мисаллар

Вак Капма-каршы мисаллар

Түгәрәк йөгерә

Зәңгәр йөзә

Матур ята

Көчле егыла


Хәзер балалар язылган җавапларны чиратлашып бер-берегезгә укыйсыз. Команданың 2 номерлы катнашучысы 3 номерлы катнашучыга сыйфатның билгеләмәсен укый. Билгеләмәне укып чыкканнан соң характеристикага, мисалларга, капма-каршы мисалларга күчәбез. Сезгә 30 секунд вакыт бирелә. (Аннан соң укытучы һәрбер өстәлдән берәр катнашучыны сорый. Мәс.: 3 өстәлдәге 4 номерлы укучы сыйфатның билгеләмәсен укый. Һ.б. Тактада слайда чыга)

3. Ныгыту.

ИНСАЙТ-АУТСАЙД СЁКЛ (Inside- OutsideCircle)

Сейчас посмотрите друг на друга, запомните своего партнёра по лицу. Участники А встали, задвинули стулья и образовали круг. Встают участники Б, задвинули стулья , образовывают внутренний круг, находят своего партнёра по лицу. Бер-берегез белән сәламләшегез. Мине игътибар белән тыңлыйсыз, барыбыз да сулга борылабыз.

1круг Сделайте столько шагов, сколько степеней у прилагательных. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе? (4) Дүрт адым ясыйбыз. Бер- берегезне сәламләгез. По очереди называем друг другу степени прилагательных. Начинают участники внешнего круга. Дөрес җавапны кемнең әйтәсе килә? (1 укучы әйтә:гади, чагыштыру, артыклык, кимлек).

Рәхмәт. Балалар, бер-берегезгә рәхмәт әйтегез.

2 круг. Сыйфат сүзендә ничә сузык аваз бар? (2) Ике адым атлыйбыз. Бер-бер артлы төсне белдергән 3 сыйфатны рус телендә әйтегез һәм тәрҗемә итегез. (Каждый участник называет по очереди по 3 прилагательных обозначающих цвет на русском языке, партнёр переводит на татарский язык.) (В конце учитель слушает 1 пару.)

3 круг. Кечкенә сүзендә ничә иҗек ? (3) Өч адым атлыйбыз. Сыйфатлар кулланып бер-берегезгә 2 комплимент әйтегез. (Син бик матур. Син бик ягымлы. Син тырыш укучы. Син белемле. Син бүген бик гүзәл.)

Укучылар, бүген сез супер.

Алдңагы эшне без ТИК-ТЭК-ТОУ (Tic-Tac-Toe) структурасы ярдәмендә үтиячәкбез. Бирелгән кәгазләргә мәктәп темасына берәр сүз языгыз. Икенче номерлы партнһр әлеге битләрне өстәлнең уртасына, тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра. Сез хәзер сүзләрдән сыйфатлар кулланып 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз. Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь, яки вертикаль, яки диагональ буенча. Сезгә моның өчен 4 минут вакыт бирелә. (Таймер куела) Өстәмә вакыт кирәкме?

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН. Хәзер командада бер-берегезгә чират буенча җөмләләрегезне укыйсыз, истә калдырасыз. Беренче булып 4 номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Аннары икенче җөмләне һәм өченче. (3 минут вакыт бирелә). Төзегән җөмләләрегезне дәфтәргә язып куегыз. Минем 4 өстәлдәге 1 номерлы укучысының җөмләсен ишетәсем килә.

РАУНД ТЭЙБЛ. Учащиеся по очереди выполняют письменную работу по кругу на одном листе бумаги. Таблицага 3 сыйфат языгыз.

4. Йомгаклау

Нинди тема өстендә эшләдек ?

Дәрес башында куйган максатларыбызга ирештекме?

Билгеләр кую.

5. Өй эше.

Минем дустым темасына 5 җөмлә төзеп килегез.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал