7


  • Учителю
  • Конспект урока татарского языка в русскоязычной группе 10 класса на тему 'Киенә белү - үзе бер һөнәр'

Конспект урока татарского языка в русскоязычной группе 10 класса на тему 'Киенә белү - үзе бер һөнәр'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Тема: Киенә белү - үзе бер һөнәр.

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты:

  • зәвыклы киенә белү проблемасы буенча диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу;

  • дөрес киенә белү кагыйдәләре турында сөйләшү;

  • киемгә булган таләпләрне әйтә белү.

Фикер сәләтен үстерү максаты:

  • үз мөнәсәбәтеңне әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви максат:

  • укучыларда зәвыклы киенү теләге тудыру;

  • киемгә карата зәвык, сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, дәреслек, сүзлекләр, карточкалар, ситуатив биремнәр


Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

1) уңай психологик халәт тудыру;

2) бер-берсенә комплиментлар әйтү. ---- дәреснең темасына чыгу.

II. Актуальләштерү.

  • Әйе, без бүгенге дәресебездә кием, киенү турында сөйләшербез, диалог һәм монологлар төзербез, ситуатив күнегүләр эшләрбез. Әйдәгез, дәрес башында кием төрләрен кабатлыйк, искә төшерик.

  1. Слайдтагы рәсемнәр белән эшләү:

  • Бу нинди кием төре?

  • Бу кием белән кая барырга мөмкин?

  • Бу киемне кигән кеше нәрсә белән шөгыльләнә?

Көтелгән җаваплар:

  1. Бу эшлекле кием. Аның белән кеше эшкә яки очрашуга бара ала. Минемчә, бу кеше фирмада, офиста эшли.

  2. Бу эш киеме. Бу киемне шифаханәдә табиблар, шәфкать туташлары кия. Алар кешеләрне дәвалый. Шулай ук лаборантлар, даруханәдә эшләүчеләр кия.

  3. Бу эш киеме. Бу киемнән заводта яки төзелештә эшлиләр. Һөнәре буенча төзүче, эшче, маляр.

  4. Бу спорт киеме. Бу киемле кешеләр спортчылар яки тренерлар. Шулай ук бу киемнән укучылар физкультура дәресләренә йөриләр, табигатькә чыгарга мөмкин.

  5. Бу өй киеме. Аның белән өйдә яки җәен бакчада йөрергә уңайлы. Мондый киемнән хатын-кызлар өй эшләрен эшлиләр, ял итәләр.

  6. Бу сәхнә киеме. Бу кием белән артистлар сәхнәдә чыгыш ясыйлар, бииләр яки җырлыйлар.

  7. Бу укучы кызларның һәм малайларның мәктәп формасы. Алар бу киемнән мәктәпкә өйриләр.

  • Ә безнең мәктәпнең формасы нинди? Башлангыч сыйныфларда костюмнар соры төстә, а кызларның сарафаннары - шакмаклы. Югары сыйныфларда форма караңгы төстә, ак блузка яки күлмәк, малайларда - кара галстук.

  • Әйтегез әле, бу форма сезгә уңайлымы? Сезгә ошыймы? (Укучылар үз фикерләрен әйтәләр).

  1. Ситуатив күнегүләр башкару:

Скажите соседу по парте, что:

- эта одежда ему очень идет;

- соответствует его возрасту;

- соответствует его размеру;
- соответствует его характеру.


3) Дәреслек белән эш:

Дәреслекнең 41нче битендә текст аша таләпләрне искә төшерү, төркемнәрдә җаваплар әзерләү.

Көтелгән җаваплар:

  • Минемчә, иң беренче чиратта, кием уңайлы булырга тиеш.

  • Әлбәттә, үземә һәм туганнарыма ошарга тиеш.

  • Матур, чиста, пөхтә булырга, төсе күз төсендә булырга тиеш.

  • Гади, ләкин зәвык белән булырга тиеш. һ.б.

Сез килешәсезме? Укучыларның үз фикерләрен тыңлау.


  1. Мологик сөйләм үстерү:

Сез киемне ничек сайлыйсыз? Үз фикерегезне әйтеп, аңлатып бирегез.

Терәк сүзтезмәләр: акчага карап, әти-әни сүзен тыңлап, дустым киңәшенә "колак салып", үзем теләгәнчә, мода журналлары буенча гына һ.б.


  • Кием алганда таләпләрне искә төшердек, киемне ничек сайлау турында сөйләштек. Ә хәзер, әйдәгез кибеткә!

  1. Диалогик сөйләм үстерү (ситуатив биремнәр).

  1. Вы с мамой покупаете тебе одежду. Ваши мнения расходятся.

  2. После улицы не почистили обувь. Разговор между мамой и тобой.

  1. Минем киемгә карашым: Фикерне дәвам итегез:

  • Киемне пөхтә һәм саклап киям, чөнки ... .

  • Киемне көн дә үзем үтүклим яки чистартам, чөнки ... .

  • Киемне көн саен миңа әнием яки әбием әзерли, чөнки ... .

  • ..., шуңа күрә киемне пычратмаска, ертмаска тырышам.

Тәрбия моменты: Ә сез ...

  1. Төркемнәрдә эш:

Кешенең киеме буенча характерын билгеләп буламы?

Көтелгән җаваплар: кешенең холкын, яшен, эш урынын, кая баруын, байлыгын, зәвыгын.


  • Сез киемдә нинди төскә өстенлек бирәсез? Нинди төстәге кием кияргә яратасыз? Ә сез беләсезме, һәр төснең характерны билгеләүче мәгънәсе бар:

Ак төс - ачык, киң күңеллелекне, иркенлекне аңлата.

Кара төс ялгызлык, төшенкелек, кайгылы халәтне чагылдыра.

Зәңгәр төс тынычлык, гармония буларак кабул ителә.

Кызыл игътибарны үзенә җәлеп итә.

Яшел төс ял иттерә, киеренкелекне киметә.

Ал төс күңелне йомшарта, уңай хисләр уята.

Шәмәхә - ми эшчәнлеген көчәйтә, игътибарлылыкны арттыра.


  • Сез нинди стильда кием кияргә күбрәк яратасыз?

  1. Өй эшен тикшерү: проектлар яклау. Төркемнәрдә эш.


  1. Дәреслек белән эш. 43нче бит, 12нче бирем.

Нәрсә киярсез? Фикерләрегезне әйтегез.

  • Сыйныфыгыз белән походка барганда.

  • Сәхнәдә чыгыш ясаганда.

  • Сыйныфташаңның туган көненә.

  • Театрга спектакль карарга барганда.


III. Дәрескә йомгак ясау.

  • Зәвыклы, дөрес итеп киенә белү җиңелме? Моңа ничек өйрәнеп була?

Җаваплар тыңлана.

  • Киеменә карап, кешенең чын матурлыгын аерып буламы?

Көтелгән җаваплар: Кешенең киеменә карап, тышкы матурлыгын гына аерып була. Ә чын матурлыкны кешенең эшенә, кыланышларына, үз-үзен тотышына карап кына белеп була.

  • Димәк: Кием кешене бизәсә дә, гүзәл итмәс. (мәкаль).

  • Бүгенге дәрес темасына нинди мәкаль яки нинди танылган шәхеснең сүзләрен сайларга мөмкин?

Мөмкин булган вариантлар: Киемеңә карап каршылыйлар, акылыңа карап озаталар. (мәкаль).

А.П.Чехов: "Кешенең бөтен нәрсәсе матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә". (рус телендә дә мөмкин)

IV. Укучыларның җавапларын бәяләү. Өй эше бирү.

Иҗади эш: Мәкальләрне яки А.П.Чеховның сүзләрен ничек аңлыйсыз? Фикерләрегезне мисаллар китереп языгыз.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал