7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарскому языку в 5 классе на тему - Сузык аваз хәрефләре'

Разработка урока по татарскому языку в 5 классе на тему - Сузык аваз хәрефләре'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Кәкре-Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең

укытучысы Хәйруллин Айдар Хәбибулла улының

5 нче сыйныфта үткәрелгән татар теленнән

ачык дәрес план-конспекты


Тема: Сузык аваз хәрефләре.

Максат:

1. Сузык аваз хәрефләре турында белешмә бирү;

2. Практик эш һәм дөрес, матур язу күнекмәләрен үстерү;

3. Ярдәм итү кебек уңай сыфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:

1. Компьютер, кулланма материаллар;

2. Презентация

Дәрес барышы

I Оештыру моменты

-Исәнләшү.

- Сәламләшү (1-2,3-4 укучылар бер - берләре белән, уң куллары белән сәламләшәләр)

- Сузык авазларны әйттерү (презентациядә)

II Актуальләштерү

  • "Фонетика" бүлеген кабатлап, бер - береңә сораулар бирергә әзерләнергә иде.

ИНФОРМАЦИЯ -фикер йөртү

ФАЙНД ЗЕ ФИБ - Фонетика буенча 3 сорау бирәм, 1се ялган була, (презентациядә күренә) (Аның өчен 2 нче номерлы укучылар 1 кәгазь бите алып, 3 тигез өлешкә бүлә, ертып алалар. 1,2,3 номер белән билгелиләр.)

СИНГЛ РАУНД РОБИН белән җавап бирәбез. (Сорауның дөрес түгелен сайлыйсы. Бер минут вакыт бирелә. Уйлап бетергән команда кулларын бергә куя. "Пыш" дип әйтә. Өстәлләрдәге (2нче номерлардан сорыйм).

  1. Фонетика - сөйләмдәге авазларны өйрәнә.

  2. Фонетика - телдәге язылыш нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә дөрес язуны билгели.

  3. Фонетика - сузык авазларны һәм тартык авазларны өйрәнә.

Дөрес түгеле (2)

III Яңа теманы аңлату

Укытучы: Әйдәгез, хәрефләр турында белгәннәребезне искә төшерик.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН- "уйла-язып куй-төркемдә фикер алыш" (Бергәләп уйлыйбыз, фикер алышабыз, бер фикерне язып куябыз, 3 нче номерлардан сорыйм) 30 секунд вакыт бирелә.

Татар алфавитында ничә хәреф бар?

Укучы: 39.

Укытучы: Кайсы хәрефләр татар телендә генә кулланыла?

Укучы: ә, җ, ң, ө, ү, һ (2 нче укучы)

Укытучы: Кайсы хәрефләр аваз белдерми?

Укучы: ъ,ь (4 нче укучы)

Укытучы: Кайсы хәрефләр ике авазга билге булып йөри?

Укучы: г, к, в (1 нче укучы)

Укытучы: Сузык авазларны белдерә торган хәрефләрне әйтегез.

Укучы: а,ә,о,ө,у,ү,ы,е,и (3 нче укучы)

Укытучы: Алынма сузык авазлар

Укучы: о,ы,э.

Укытучы: Сузык авазларны өйрәнүне дәвам итәбез. (Презентациядә сүзләр бирелә. Болыт-[болот], көне-[көнө], тозсыз - [тоссос], көчле - [көчлө], озын - [озон].

- транскрипциягә игътибар итегез.

- транскрипциядә ишетәбез һәм укыйбыз.

Бу ирен гармониясе була.

(Презентациядә Сүзнең беренче иҗегендә иренләшкән [о],[ө] сузыклары булса, икенче һәм башка иҗектәге [ы],[э(е)] авазлары урынына [о],[ө] сузыклары әйтелә.

  • Язган вакытта нинди кагыйдәне истә тотабыз?

  • - О, Ө хәрефләре бер тамырлы сүзләрдә беренче иҗектә генә языла.

(информация - мышление, выводы)

IV Ныгыту


МИКС-ФРИЗ-ГРУП (сорауга җавап булган санга берләшеп басарга)

Музыкага бииләр, музыка туктый, сорау бирәм.

Укытучы: Татар телендә ничә калын (нечкә) сузык аваз бар?

Укучы: Дүрт.

Укытучы: Рус теленнән кергән ничә сузык?

Укучы: Өч.

Укытучы: Татар телендә ничә килеш бар?

Укучы: Алты.

Укытучы: Ничә ел фасылы бар?

Укучы: Дүрт.

Укытучы: Ничә хәреф аваз белдерми?

Укучы: Ике.

Укытучы: Бер атнада ничә көн?

Укучы: Җиде.


2. ФО БОКС СИНЕКТОС (Мышление концепция)

Бөтен укучы 1 бит ала дүрткә бөкли.... уртага туган тел дип яза)

Дүрт ягына да 1,2,3,4 дип яза.

1 нчегә татар теле белән бәйләнешле рәсем ясый, 1 оча торган, 1 йөри торган. Бу предметлар туган тел (белән ничек бәйләнештә) белән ничек ошаган?

2 минут вакыт бирелә, төркемдәге барлык битләрдәге үз номерыңа җавап язасы. 1 минут вакыт бирелә җавапларны укып чыгарга. 30 секунд вакыт бирелә, иң матур җавапны сайларга. 2 нче укучы җавап бирә.

  1. 146 нчы күнегү

  • Биреме буенча телдән башкарыла.

  1. 149 нчы күнегү

  • Биреме буенча телдән башкарыла. РЕЛЛИ ТЭЙБЛ ярдәмендә күнегү тикшерелә.

  1. 150 нче күнегү

  • Биреме буенча язмача башкарыла.

V Йомгаклау

  • Бүген без дәрестә нәрсә өйрәндек?

  • Татар телендә ничә сузык аваз бар?


Өй эше

  1. Сузык аваз хәрефләре турындагы кагыйдәне кабатларга (66 нчы бит).

  2. 151 нче күнегүне язмача башкарырга (сузык аваз хәрефләрен билгеләргә).



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал