7


  • Учителю
  • Урок внеклассного чтения по татарскому языкуА. Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре

Урок внеклассного чтения по татарскому языкуА. Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәреснең максаты:

- Әнгам Атнабаев әсәрләрен өйрәнү, аның әсәрләрендә туганлык хисләренең, гаилә кыйммәтләре темасының чагылышын билгеләү;

- укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

- шагыйрьнең иҗатына кызыксыну, әти - әниләргә, туганнарга ихтирам, туганлык хисләре тәрбияләү;



Җиһазлау

- Ә.Атнабаев китапларынан күргәзмә;

- интерактив такта

- магнитофон, аудиоязма



Дәрес барышы:

1.Оештыру моменты. Кадерле укучылар,безнең бүгенге дәресебез сыйныфтан тыш уку дәресе. Ул телдән журнал формасында үтәчәк. Дәреснең темасы - «Әнгам Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре, гаилә кыйммәтләре темасы» дип атала. Дәреснең максаты: - Әнгам Атнабаев әсәрләрен өйрәнү, аның әсәрләрендә туганлык хисләренең, гаилә кыйммәтләре темасының чагылышын билгеләү;

- укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

- шагыйрьнең иҗатына кызыксыну, әти - әниләргә, туганнарга ихтирам, туганлык хисләре тәрбияләү;





2.Өй эшен тикшерү. Укучылар, сезгә өй эше итеп «Минем гаиләм» дигән темага кыска гына хикәя язырга кушылган иде. Хәзер берничәсен тыңлап китик. (укучылар хикәяләрен укыйлар)

Yзегезнең гаиләгез турында бик матур хикәяләр язгансыз. Моннан сезнең әти-әниләрегезне, туганнарыгызны яратуыгыз күренеп тора.

3.Яңа тема.

Укытучы. Заман үзгәрә, заман белән кешеләр дә үзгәрә. Хәзерге вакытта тормышта байлык, акча күбрәк урынны ала. Кешеләрнең, туганнарның, хәтта бер гаилә әгъзаларының да бу проблемага төрле карашта булуы мөмкин. Менә шуннан инде гаилә таркала, гаилә кыйммәтләре югала. Бүгенге тыныч, мул тормошта үзләренең газиз балаларын ташлап калдырган әниләр бар. Шулай ук күз нурларын түгеп үстергән әти-әниләрен картлар йортына итеп куйган балалар да бар.

Туганлык хисләренең мәңге саклануы, җылы мөнәсәбәт, әти-әнигә ихтирам, аларны олылау - болар барысы да мәңгелек тема. Бу темага мөрәҗәгәт итмәгән бер язучы да, шагыйрь дә юктыр ул. Бу темалар бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый, киресенчә кискенләшә генә бара. Башкортстанда 2012 ел «Имен балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы» дип атала. Бу, минеңчә, юкка гына түгелдер дип уйлыйым.

Без бу дәрестә Әнгам Атнабаев әсәрләре ярдәмендә гаилә кыйммәтләренең барлык нәрсәләрдән дә өстен икәнен исбатларга тырышырбыз.

Журналыбызның беренче бите :

«Әнкәй, синең йомшак кулларың…» дип атала.

(Слайд 1)

Урок внеклассного чтения по татарскому языкуА. Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре Әниләр - безнең мәңге сүнмәс кояшыбыз. Әнгам Атнабаевны җир йөзенә китергән әни - Мәрзия апаны да без сүнмәс кояш дип атыйбыз. Чөнки ул авыр сугыш елларында тол калып, берүзе җиде баланы ачлыктан - ялангачлыктан саклап кала, аларны үстереп аяка бастыра. Сугышта һаләк булган иренә гомере буе тугры булып яши.

Ә.Атнабаев « Үзем турында ике сүз» дигән автобиографик язмасында менә болай яза: «Шигърияттәге беренче укытучым итеп мин әниемне исәплим. Ул әллә күпме халык җырларын, такмакларын, бәетләрен белә һәм сөйләшкәндә гел генә мәкальләр, әйтемнәр куллана. Ул гына да түгел, аның Тукайны яхшы белүе мине гаҗәпләндерә. Ул Тукай шигырьләрен үз көе бенән сөйли. Шигырь моңы миңа ана сөте белән сеңгәндер». Аның шигырьләренә һәм сәхнә әсәрләренә ана образы очраклы гына килеп кермәгән.

Шагыйрьнең «Әниемә» дигән шигырен тыңлау.

Мин синең кулларыңа мохтаҗмын.

..Бик күп куллар күрдем,

Ләкин, әни,

Синең куллардан да гадел куллар юк!

Мин синең карашыңа мохтаҗмын.

…Күп карашлар күрдем,

Ләкин, әни,

Синең караштан да гадел караш юк!

Мин синең киңәшеңә мохтаҗмын.

…Күпләр киңәш бирде…

Ләкин, әни,

Синең киңәштән дә гадел киңәш юк:

- Улым, үзең булып кал! - дип язды.

Укытучы.Бу юллардан күренүенчә, шагыйрь, олы яшьтә булуына карамастан, әнисенең кулларына, карашына, киңәшенә мохтаҗ, аның өсен башка гадел киңәш юк. ( Слайд 2)



Урок внеклассного чтения по татарскому языкуА. Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре

Укытучы. Никадәр җылы сүзләр, ярату, горурлану,ихтирам ул шигырьләрдә. (Слайд 3)



Урок внеклассного чтения по татарскому языкуА. Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре

Үзе кояш, үзе яңгыр ява…

Кайтып киләм туган өемә,

Әни чыккан мине каршыларга,

«Балам кайта», дип сөенә.

Әле өйгә кереп җитмәгәнмен,

Китәремне, ахры, уйлый ул:

Кояш чыккан кебек елмая да

Яңгыр яуган кебек елый ул, -

Минем әни әнә шундый ул.

Укучылар, ни өчен шагыйрьнең әнисе бер елмая, бер елый?

Укучы. Шагыйрь әнисен, туган өен сагынып кайтып килә, ә әни баласын каршыларга чыккан. Улы кайту сөенеченнән ул кояш кебек елмая, шул ук вакытта, тагы китәрен уйлап боега. Әнгам Атнабаевның күп вакыты юлларда үтә шул.

Укытучы. Үз әнисенә шундый матур юллар багышлаган, сәхнәләрдә гәүдәләндергән, дан җырлаган башка шагыйрь бар микән? Шагыйрьнең әнисенә булган сөю һәм рәхмәт хисләре шигырьләренә генә сыеп бетми. Драматургның «Балакайларым», «Юллар өзелгән вакыт», «Ул кайтты» драмаларындагы ана образдарының прототибы булып Мәрзия апа - Әнгам Атнабаевның үз әнисе тора. Бу образларга ул Мәрзия апаның ирсез тол калып, төрле авырлыкларга баш ими, балаларын авыр сугыш елларында исән - имен алып калып, һәр кайсын яхшы кешеләр итеп тәрбияләп зур тормышка аяк бастыру, сабыр, олы йөрәкле, эшчән, мәрхәмәтлелек сыйфатларын берләштерә.



Укытучы. Журналның икенче бите - «Әти, җаным, бик сагынам сине…» (Слайд 4)

Урок внеклассного чтения по татарскому языкуА. Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре Әнгам Атнабаевның әтисе Касыйм абый Ленинград фронтында һәлак була.

Мәрзия апа җидете бала белән тол кала. Иң өлкәне Әнгам була. «Абыем иңен әниебезнең иңенә терәп, безне, алты баланы тартты, үстерде, әниебезгә ир дә, безгә әти дә булды,» - ди Зинира апа.

Шул китүдән әти кайта алмады,

Васыятын кирәк үтәргә.

Һәм шул көннән башлап,

йөк күтәрәм,

Ике кеше өчен күтәрәм.

Укучылар, бу юллар белән шагыйрь ни әйтергә тели?

Укучы. Бу юллар белән шагыйрь әти - әниләрнең васыятьларын үтәргә, авыр чакларда туганнарыңа ярдәм итәргә кирәклеге турында әйтә.

Укытучы. Әйе, дөрес. Ул ятимлек газабын гына түгел, туганнары өчен, тормыш өчен олы җаваплылык тойгысын да татып үсә.

Ул әтисен бик сагына, аның юклыгына хаман да ышанып бетә алмый, аңа багышлап шигырьләр иҗад итә.

«Сагыну» шигырен тыңлау.

Әти, җаным, син дә кайтасыңдыр,

Язлар җиткәч, берәр кош булып. -

Я сандугач,

я карлугач булып,

Я кыр казларына кушылып.

Әти, җаным, бик сагынам сине,

Бик аңласым килә кош телен;

Ләкин кошлар бездән биек, бөек,

Ә мин - кеше генә,

Һаман кош түгел, - дип яза ул «Сагыну» дигән шигырендә.

Кием юклыгыннан качып була,

Алдап була тамак туклыгын,

Ләкин бер ни белән алмаштырып

Булмый икән әти юклыгын!..

Качып түгел,ә ачыктан - ачык

Атом бомбаларын мактыйлар.

Шул мактаулар арта барган саен

Әтиемне искә төшерәм…

Мин үзем дә хәзер әти кеше,

Мин үзем дә малай үстерәм.

Укытучы. «Сагыну», «Әтием турында» шигырендә сүз нәрсә турында бара?

Укучы. Шагыйрь әтисен ихтирам белән һәр чак искә ала, сагына, аның юклыгын бер ни беән дә алмаштыра алмый. Инде үзе дә әти кеше, малай үстерә һәм аның киләчәге өсен дә кайгыра.

Укытучы. «Солдат көндәлеге» дигән әсәрендә өсенче бүлекне ул «Соңгы хат» дип атый. Ул әтисенең сонгы хатына багышлана, ә хатның тулы текстын «Юллар өзелгән вакыт» драмасында Әминә ( әнисенең прототибы) укый.

«Соңгы хат» шигырен тыңлау.

Өч почмаклы гади солдат хаты…

Ул саклана инде күптәннән…

Инде аныә кайбер хәрефләре

Танымаслык булып беткәннәр.

Хатның соңгы юлы кыска гына:

«Кайтып күрешкәнче» диелгән…

Шул сүзләргә минем әниемнең

Көмешләнгән башы иелгән.

Маңгаенда тирән җыерчыклар,

Көн дә тирәнәя үзләре;

Хатның соңгы юлын укыганда

Яшьләнәләр аның күзләре.

Ул яшьләрен сөртә…

Бу хәбәргә

Бетә алмый һаман килешеп.

Җирдә кайгы күптән бетәр иде,

Бетерә алса аны күз яше!

Ил өстеннән давыл күптән узды,

Соңгы туплар күптән атылды…

Шул көннәрне хәтерләтә торган

Әтиемнең соңгы хаты бу.

Укытучы. Әнгам Атнабаев әтисен гомере буе сагынып яши һәм аңа багышлап шигырьләр иҗат итә. Аларның һәр юлы ярату, сагыну, соклану, горурлык һәм зур ихтирам белән сугарылган.





Укытучы. Өченче бит - «Без җидәүбез…» (Слайд 5)

Урок внеклассного чтения по татарскому языкуА. Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре

Әйе, алар берсеннәнн - берсе бәләкәй җиде бала һәм Мәрзия апа. Сугыш, ачлык еллары. «Без, абыемнан кече алты бала, аны «әти» дип йөреттек. Әти кеше шулай була икән, дип үстек. Ә аңа нибары 14 яшь иде», - дип хщтерли Зинира Атнабаева. Кышкы кичлщрдщ сике өстендә концерт, пьеса куюлар аларны тагы да ныграк бәйли, туганлык җепләрен ныгыта.

Әнгам Атнабаев биш туганына да арнап язган шигырьләре белән йөрәк җылысын да язып калдырган.

















( Слайд 6)

Урок внеклассного чтения по татарскому языкуА. Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре

Укучы. Вәсим энекәшенә:

Җиде бала арасынан,

Партийный дустым,

Мин партийный булмасам да,

Син минем күңелдәшем…

Укучы. Адиса сеңлесенә:

Кырык елыңды туздырдың,

Күпме кайгылар кичердең,

Кайгылар бозлар кебек,

Бозларыннан туңмый чыктың -

Син һаман кызлар кебек.

Бу юлларны ул Адиса сеңлесенең кырык яшьлек юбилеена багышлаган. Ул аның авырлыкларга баш ими, тормыштан ямь һәм тәм табып, һаманда «кызлар кебек» булуына соклана.

Укучы Фәнис энекәшенә:









( Слайд 7)

Урок внеклассного чтения по татарскому языкуА. Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре

…болоннарда колын кебек

Бер аунап ятсаң иде,

Бала чакның бер җиләген

Бер өзеп капсаң иде,

Кирегә кайтсаң иде!

Әтисе сугышка киткәндә Фәнис энекәше әле тумый да кала. Ул гаиләдә иң кече бала, бәлки шуңадыр да, бу шигырь балачак турында. Шагыйрьнең бу юлларында балачакка кире кайтып, туганнары белән болыннарда аунап - шаярып аласы килә.

У3ыусы. Зинира сеңлесенә:

( Слайд 8)

Урок внеклассного чтения по татарскому языкуА. Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре

…Кояшымны югатканым булды,

Эзләп килдем синнән аемны,

Үзеңә юк шатлыгыңны биреп,

Алып калдың минем кайгымны.

Ак башымны иңбашыңа салып,

Кара көннәремне агартам…

Сеңелкәшем булганыңнан бигрәк,

Егет булган өчен яратам!

Зинира апа белән алар һәрчак бергә булалар. Берсе яза, икенчесе уйный, шулай итеп алар бер - берсен тулыландыралар, кайгылар - шатлыкларны уртаклашалар.

Мәгъдән Атнабаев шагыйрьнең туган авылында яши, «нигез ташын саклый».

















( Слайд 9)

Урок внеклассного чтения по татарскому языкуА. Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре

Укучы. Без алтаубыз, бишәүебез

Яратты кала ашын,

Син авылда фамилияның

Саклыйсың нигез ташын.

Шул урынны сакладың син,

Сатмадың авыр чакта;

Синең алда без бурычлы

Шуның өчен дә хәтта.

Балачакны һәм яшьлекне

Өзелеп сагынганда,

Әти-әнигә кайткандай

Кайтабыз синең янга.

Нигез ташы - гомер башы.

Энекәш синең кулда.

Ике якта ике улың

Торалар карауылда.

Көлеп кенә озак яшә,

Тазалык, байлык белән,

Туганнарың, дус - ишләрең,

Гомүмән, халык белән!

Укытучы. Шагыйрь кече туганы Мәгъдән абыйга нинди матур юллар багышлый. Ул барлык туганнары исеменнән аңа рәхмәт әйтә, мәңгелек бурычлы булуларын әйтә, тазалык, байлык тели. Балачакны, яшьлекне, әти-әнисен сагынганда кайтып керер туган йорты булганга ул бик сөенә, ул бәхетле.

Унсигез яшендә, 1948 елда, сеңлесе Дәрбинә Атнабаева вафат була.

Укучы. Яңа гына аткан иде

Унсигезенче язың,

Тик татыган чагың иде

Сөю-сөелү назын.



Мәңге бергә кочаклашып,

Йөрәккә йөрәк терәп,

Яшәсәгез иде дә бит,

Күгәрчен кебек гөрләп!



Ләкин, сеңлем, синең гомер

Булды үкенеч кенә:

Бу донъядан китеп бардың

Бигрәк яшь килеш кенә.



Әйтерсең дә, күз алдында

Ирене терекөмөш -

Иртәнге чык тамчысыдай

Саф килеш, тере килеш…



Син - изге җан.

Син, мөгаен,

Фәрештә затыннансың

Үлемнән соң истәлеккә

Мәхәббәт калдыргансың,-

Укытучы. Дип язган Әнгам абый «Сеңлем кабере янында» дигән шигырендә. Ул сеңлесен ярата, сагына, аны терекөмеш, иртәнге саф чык тамчысы белән чагыштыра.

Син һаман да унсигездә,

Син һаман чәчкә генә, - ди.

Әнгам Атнабаев Мәрзия апага зур терәк , сеңелләренә - энекәшләренә «әти» була. Шуның өчен дә аның иҗатында туганнарына багышланган шигырьләр зур урын алып тора.







( Слайд 10)

Урок внеклассного чтения по татарскому языкуА. Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре















( Слайд 11)

Урок внеклассного чтения по татарскому языкуА. Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре













Укытучы. Алдагы бит - «Сиңа җыр да язмаганмын…» ( Слайд 12)

Урок внеклассного чтения по татарскому языкуА. Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре

Әй, мәхәббәт сукмаклары,

Кайларга итми кемне?!

Тәтешледән Кушнаренга

Мине дә алып килде.

Бакай кызы күзләремә

Бер генә карады да

Гашыйк итте Сәрмәсәнгә,

Кушнарен таңнарына.

1951 елда Әнгам Атнабаев Кушнарен сылуы Сәүия Дәүләтова белән гаилә коралар.





( Слайд 13)

Урок внеклассного чтения по татарскому языкуА. Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре

«…Һәр китабын иң беренче миңа кайтарып бүләк итте. Әнгам миңа кагылышлы бер генә вакыйганы да шигырьсез үткәрми иде. Туган көннәремдә йокыдан торуыма баш очымда чәчкә һәм шигырь була торган иде», - дип хәтерли Сәүия апа.

Сәүия!

Ирне ир иткән дә хатын,

Ирне хур иткән дә хатын -

Яхшы беләм хатын хакын.

Үз хатыным үземә якын -

Мең яшәсен минем хатын!

Туган көнең белән котлый

Атнабай дигән картың,-

яки:

Сәүия!

Чын күңелдән котлыйм

Сигезенче мартың белән!

Озак яшә, матур яшә,

Тату яшә картың белән!

Тормыш иптәшенә багышлаган бу юлларында ул хатын - кызның нинди көчкә ия икәнен күрсәтә, хатыны белән горурлана, киләчәктә бергә озак, тату яшәүләрен тели.

Укучы . «Сиңа җырда язмаганмын» дигән шигырендә ул:

…Ә син һаман минем янда калдың,

Гөнаһларым булды - кичердең.

Берәү булса, агу бирер иде,

Ә син миңа дару эчердең.

Китсәм, кайтсам - ашарыма әзер,

Кияремә әзер - юылган…

Хәтта бетмәс тавык чүпләсә лә-

Синең эшең һәрчак муеннан.

Тик шулай да көлеп озатасың,

Каршы аласың таңнар шикелле;

Егылганда, мине күтәрергә

Иң беренче булып син килдең.

( мин 8и49 йыр 2а я2ма1анмын,

Эзләгәнмен җырны ерактан.

Күрмәгәнмен - ничә еллар буе

Yз янымда нинди җыр яткан! - дип яза.

Укытучы. Шушы шигыре аша ул Сәүия апаның тугры тормыш иптәше, һәрвакыт таяныч булырдай яхшы дус, ачык йөзле, сабыр, ярдәмчел кеше икәнен күрсәтә.

Укучы .

«Маяклар - безнең еллар»

Артка борылып карасаң,

Үтелгән күпме юллар!

Юл читендә тезелеп калган

Маяклар - безнең еллар.



Яңа маяклар кадыйбыз -

Балалар адашмасын.

Искә алсын хөрмәт белән

Әтисен һәм әнисен.



Соңгы маяк кайда, кайчан -

Белмибез аен, елын…

Тик ул маяк бергә булсын,

Булмасын айрым - айрым.

Укытучы. Алар күпме еллар иңне - иңгә терәп, бер максат, бер теләк белән яшәгәннәр. Ике улларына якты маяк булганнар, дөрес тәрбия биргәннәр, үзләре лә матур өлге күрсәткәннәр.

( Слайд 14)

Урок внеклассного чтения по татарскому языкуА. Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре

Укучы. «Командировка»

Юл капчыгым тагын тутырылган,

Миңа тагын юлга чыгарга.

Сиңа тагын, тәрәзәдән карап,

Мине көтеп эчтән чыдарга.



…Шулай гына яшәп булмады шул,

Мәшәкате булды һәр көннең.

Юлдан кайттым, юлга чыгып киттем,

Гомер буе сине көттердем.



Кулда тагын командировочный,

Бүген тагын миңа китәргә;

Сиңа тагын, юлларыма карап.

Көтергә дә мине көтергә.

Укучы. «Әкияттәге кебек»

Без дә, карчык, әкияттәге кебек,

Әйбәт кенә яшәп ятабыз,

Олылардан акыл өйрәнеп,

Кечеләргә акыл сатабыз,

Җиңелен дә бергә күтәреп,

Авырын да бергә тартабыз…

Тату гына яшәп ятабыз.

Укытучы. Аның һәрвакыт сагынып кайтып керер җылы өе, сагынып көтеп торган Сәүиясе бар.

( Слайд 15)

Урок внеклассного чтения по татарскому языкуА. Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре



3.Йомгаклау. Шулай итеп, без бу дәрестә Әнгам Атнабаевның әнисенә, әтисенә, туганнарына, тормыш иптәшенә багышлап язылган шигырьләрен тыңладык. Укучылар, бу әсәрләр безне нәрсәгә өйрәтә?

Укучы. Әти-әниләргә һәрчак игътибарлы булырга, ярдәм итергә, яннарына ешрак кайтырка кирәк. Әни өчен бала, нинди яшьтә булса да, бала булып кала һәм нинди яшьтә булсаң да, аларның киңәшенә мохтаҗ буласың.

Укучы. Туганнарына аталган шигырьләрендә аларның туганлык җепләренең нинди нык икәнлеген күрәбез. Ул аларның барысын да ярата, кайгы - шатлыкларын да бүлешә. Алар тату, бер - берсе өсен өзелеп торган туганнар.

Укучы. Сәүия апага багышланган шигырьләре дә бик күп. Ул шагыйрь өчен таяныч, олы терәк, аны илһамландыручы да. Без Сәүия апаны олы йөрәкле, сабыр, уңган ,тугры хатын итеп күрәбез.

Укытучы. Дөрес, укучылар. Без дә үзебездә әнә шул сыйфатларны тәрбияләргә, әти-әниләргә, туганнарга карата ихтибарлы, кешелекле, аларны яратырна, тугры, ярдәмчел, рәхмәтле булырга тиешбез.

4.Билгеләр кую.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал