7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарскому языку Сложносочиненные предложения

Разработка урока по татарскому языку Сложносочиненные предложения

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Ульян шәhәре "64 урта мәктәп"

Кузнецова Нарзифа Зәбихулла кызы

югары квалификацион категорияле

татар теле hәм әдәбияты укытучысы



Аналитик иярчен җөмләләр. Баш җөмләгә

карата урыннары. (Татар теле, 9 сыйныф)



Дәреснең максаты.

  1. Иярчен җөмләләр турындагы белем-күнекмәләрне тирәнәйтү, яңа төшенчәләр белән тулыландыру, белемнәрне тирәнәйтү.

  2. Иярчен җөмләләрнең баш җөмләгә карата урыннары турында төшенчә бирү.

  3. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү күнекмәләрен бирү.

  4. Туган илгә, туган җиргә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Дәресне җиhазлау.

  1. Карточкалар

  2. Дәреслек

  3. Таблица

  4. Рәсемнәр, иллюстрацияләр.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Укучыларның дәрескә хәзерлеге тикшерелә. Дежур укучының отчеты. (Бүген нинди көн, hава торышы, кәефләрегез ничек?)

  1. Актуальләштерү.

  1. Сораулар hәм биремнәр өстендә эш.

(беренче төркем тестлар өстендә эшли. Икенче төркем сорауларга җавап бирә).

  • Нинди җөмләгә иярченле кушма җөмлә диләр?

  • Иярчен җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәләр?

  • Баш җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәләр?

  • Баш hәм иярчен җөмләләрне ничек билгелиләр?

  • Мәгънәләре буенча иярчен җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?

  • Төзелешләре буенча иярчен җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?

  • Аналитик җөмләләрнең төп үзенчәлеге нидән гыйбарәт?

  • Синтетик җөмләләрнең төп үзенчәлеге нидән гыйбарәт? Үзбәя.

  1. Мини-диктант язу.

Назимов тылманчыны тыңламады, чөнки ул немецча ярыйсы гына аңлый иде. Без күпме китәбез, манаралар шулхәтле кечерәя бара. Яхшы хәтерлим: егерме дүртенче елның җәе иде бу.

  1. Уку максатын кую.

Җөмләләрне тикшерегез. Нәтиҗә ясагыз: иярчен җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнгәннәр? Ул чаралар иярчен җөмләнең хәбәре составындамы? Иярчен җөмләнең хәбәре тулымы? Иярчен җөмлә баш җөмләгә карата ничек урнашкан? Җөмләне тәмамлап килә аламы?

(Уку максаты тактага язып куела. Укучылар максатны укыйлар).

  1. Уку мәсьәләләсен чишү, модельләштерү.

  • Беренче җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз?

  • Бу кушма җөмлә, иярченле кушма җөмлә. Бәйләүче чара чөнки теркәгече.

Ни сәбәпле?

Назимов тылмачны тыңламады, чөнки ул немецча ярыйсы гына аңлый иде. ___________



Чөнки теркәгече иярчен җөмләнең хәбәре составында түгел. Баш җөмләдән соң килгән.

  • Икенче җөмләне карыйк.

Нихәтле?

Без күпме китәбез, манаралар шулхәтле кечерәя бара.

___________

-Бу кушма җөмлә. Иярчен җөмлә баш җөмләгә күпме-шулхәтле парлы мөнәсәбәтле сүзе ярдәмендә бәйләнгән. Бу чара иярчен җөмләнең хәбәре составында тормый. Иярчен җөмләнең хәбәре тулы: алар ияләре белән ярашканнар. Иярчен җөмлә баш җөмләдән алда килгән.

- Өченче җөмләне тикшерик.

Нәрсәне?

Яхшы хәтерлим: егерме дүртенче елның җәе иде бу.

Иярчен җөмлә баш җөмләгә көттерү интонациясе ярдәмендә бәйләнгән. Иярчен җөмләнең хәбәре тулы (җәе иде бу).

Алар ияләре белән ярашканнар.

  • Иярчен җөмлә баш җөмләдән соң, кушма җөмләне тәмамлап килә.

  • Бу җөмләләр турында тагын нәрсәләр әйтә аласыз?

  • Бу җөмләләр төзелешләре ягыннан рус җөмләләрен хәтерләтәләр (Таблицада русча язылган җөмләләр укып анализлана).

Почему?

Назимов не слушал переводчика, потому что он довольно сносно понимал по-немецки.

Насколько ?

Насколько мы отдалялись, настолько уменьшались минареты.

Что?

Хорошо помню: это было лето двадцать четвертого года.





Нәтиҗә ясала:

  • Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә аналитик җөмлә дип атала.

Аналитик иярчен җөмлә баш җөмләгә керешми, аның хәбәре тулы, ягъни иясе белән ярашкан була. Бу төр иярчен җөмлә баш җөмләдән алда да, аннан соң да килә ала.

Модельләштерү.

[…]: ( ). (...), […] (Кайда...), [шунда...]

Үзбәя.

  1. Күнекмәләр формалаштыру.

  • 42нче күнегү. Язмача hәм телдән.

  • 43нче күнегү. 1нче төркем - 1,2нче җөмләләр;

2нче төркем - 3,4нче җөмләләр.

Тикшерү, үзбәя.

  • Укучылар, игътибар итегез әле. Сезнең алда туган якның матурлыгын тасвирланган рәсемнәр. (Туган як турында әңгәмә). Картинкаларга карап, аналитик иярчен җөмләләр уйлыйк.

  1. Рефлексия. Үзбәя.

  • Нинди уку максаты куйган идек?

Аналитик иярчен җөмләгә карата урыннары турында нәрсәләр әйтә аласыз? Нинди нәтиҗәләргә килдек? Үзбәя.

  1. Өйгә эш§-8. Рәсемнәрдән файдаланып, аналитик җөмләләр кергән "Туган як" темасына хикәя язып килергә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал