- Учителю
- Җ Тәрҗемановның “Чирик” хикәясен
Җ Тәрҗемановның “Чирик” хикәясен
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәмсетдинова Лилия Ильдусовна
"Арча 7нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе"
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Тема: Җ Тәрҗемановның "Чирик" хикәясен
Максат: 1. Лексик тема буенча язу һәм сөйләм күнекмәләрен ныгыту;
2. Өйрәнелгән грамматик күнекмәләрне актив сөйләмгә кертү;
3. Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак караш тәрбияләү.
Тибы: йомгаклау дәрес.
Дәреслек: Хәйдәрова Р. З. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 1нче кисәк /Р. З. Хәйдәрова. - Казан: Мәгариф, 2005. - 126б.
Материаллар һәм җиһазлау: мультимедия аша күрсәтү өчен материаллар (ребус, бездә кышлаучы һәм җылы якка китүче кош рәсемнәре),биремле карточкалар, кош тавышлары , укучылар үзләре ясап килгән рәсемнәрдән күргәзмә.
Дәрес барышы
I. Оештыру.
1. Исәнләшү.
2. Укучыларны барлау.
3. Әңгәмә үткәрү.
- Бүген ничәнче декабрь?
- Атнаның нинди көне?
- Һава торышы нинди?
- Сиңа кыш ошыймы?
- Бүген нинди дәрес?
- Хәзер ничәнче дәрес?
II. Белемнәрне актуальләштерү.
-
Ребус чишү.
-
Укучылар, без дәресне ребус чишүдән башлыйбыз. Экранга карагыз.
җавабы: КОШЛАР
-
Дөрес, укучылар. Алдагы дәресләрдә без сезнең белән кошлар турында сөйләштек, хикәяләр укыдык, рәсемнәр ясадык.
-
Тактадагы күнегүне телдән башкару.
Бирем: Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, кош исемнәрен укырга, тәрҗемә итәргә.
Акк…ш, к…ке, песн…к, сыерч…к, т…кран, акч…рлак.
-
Диктант яздыру
-Укучылар, кошларны без нинди ике төркемгә бүлдек?
Бездә кышлаучы кошлар һәм җылы якларга китүче кошлар.
-
Дәфтәрләрне ачтык, число, сыйныф эше дип яздык. Кош исемнәрен ике баганага аерып язабыз. Такта янына ике укучы чыга.
Карлыгач, күгәрчен, кызылтүш, сандугач, торна, чыпчык.
-
"Нәниләр авызыннан" тапшыруы
-
Укучылар, бездә бүген кунакта Шәвәли карт белән аның оныклары - Егор белән Ләйсән. Алар безне "Нәниләр авызыннан" тапшыруына чакыралар.
Шәвәли карт: Исәнмесез, укучылар! Мин Шәвәли карт. Егор белән Ләйсән минем оныкларым. Алар бик уңган укучылар. Оныкларым кошларны бик яраталар, аларга ярдәм итәләр. Шулай бит оныкларым?
Егор: Әйе, бабай миңа җимлек ясарга булышты.
Ләйсән: Ә мин көн саен кошларга җим салам.
(Ләйсән белән Егор кошлар турында сөйлиләр, балалар нинди кош икәнен әйтәләр)
(Дөньядагы иң кечкенә һәм иң зур кош белән таныштыру, рәсемнәрен күрсәтү.)
III. Белем-күнекмәләрне беркетү
1. Әңгәмә
-
Укучылар, алдагы дәресләрдә без чыпчык турында нинди хикәя укыдык?
-
Чирик.
-
Хикәянең авторы кем?
-
Җәвад Тәрҗеманов.( портретын һәм китапларын күрсәтү).
-
Карточкалар белән эш
Хикәянең эчтәлеген искә төшерү өчен мин сезгә карточкалар өләшәм.
Җавапларны тикшерү.
3. Сорауларга җавап бирегез.
-
Физминут.
.
-
Карточкалар белән эш
5.Дәреслек белән эш.
6нчы күнегү, 64бит ( 3 җөмләне дәфтәргә язарга)
IV. Өй эше.
11нче күнегү, 71бит
"4"ле билгесенә - диалогны яттан өйрәнергә,
"5"ле билгесенә - 2-3 реплика өстәп, яттан өйрәнергә.
VI. Дәрескә йомгак
1. Әңгәмә
- Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек?
- Сезгә дәрес ошадымы?
- Нәрсәләр ошады?
2. Билгеләр кую.
3. Саубуллашу.
- Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.
3