7


  • Учителю
  • Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре. 6 Сыйныфта татар теле дәресе.

Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре. 6 Сыйныфта татар теле дәресе.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Шәмәрдән лицее

Алмашлык.

Алмашлык төркемчәләре

( Минһаҗева Н.Ф.)

Тема: Алмашлык . Алмашлык төркемчәләре.

Максат:

1.Алмашлык һәм алмашлык төркемчәләре турында төшенчә бирү.

2.Күнегүләр эшләү барышында осталык, практик күнекмәләр формалаштыру.

3. Туган телгә мәхәббәт, туган телнең чын патриотларын тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, дәфтәрләр, карточкалар, интерактив такта, презентация.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

- Укучылар, бүгенге дәрескә керү өчен мин сезгә туган телебез турында язылган мәкаль һәм шигырьләрдән керү билетлары әзерләдем. Шуларны укып ике төркемгә бүленеп утырыйк әле. ( Урыннарына утыралар)

1) Психологик уңай халәт тудыру.

- Якты чырай, яхшы кәеф,

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез, хәерле көн,

Телим мин барыгызга.

Исәнмесез, укучылар, хәерле көн. Ә хәзер бер -беребезгә карыйк, елмайыйк һәм яхшы кәеф телик!

- Укучылар, бүгенге теманы тулырак өйрәнү өчен төркемнәргә бүленеп утырдык. Төркемнәргә бүленеп эшләү дәресебезне тагын да отышлы һәм файдалы итәр.

( Белемне бәяләү өчен карточкалар өләшү)

- Белемне бәяләү өчен карточкалар өләшәм . Һәр эш төреннән соң үзегезгә бәя куеп барыгыз. Дәрес ахырында нәтиҗә ясарбыз.

2. Уку мәсьәләсен (УМ) кую ситуациясе.

- Укучылар, февраль аенда бәйрәмнәр бик күп . Шулар арасында 21 нче февраль аеруча истәлекле. Бу көнне нинди бәйрәм билгеләп үтелә.

- Халыкара Туган тел көне.

- Әйе, 21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады . Туган теле кадерле булган һәр халык аны билгеләп үтә.

( Тактада җөмлә чыга)

- Һәммәбез белә:21 нче февраль көнне барлык милләт халкы Туган тел көнен билгеләп үтә.

- Әйдәгез әле, бу җөмләдә нинди сүз төркемнәре бар?

- Исем, сан, фигыль.

- Әйдәгез, дәфтәрләрне ачыйк, бүгенге числоны языйк, ... тактага чыгалар, ә сез дәфтәрләрегезгә языгыз.

- Ә нинди сүзләрне язмадык?

- Һәммәбез, барлык.

- Ни өчен язмадык?

- Өйрәнмәдек.

- Ә беләсегез киләме?

- Килә

- Әйдәгез, шушы сүзләргә сорау куйыйк.

- Һәммәбез - кем.

-Кем соравына нинди сүз төркеме җавап бирә?

- Исем.

- Ә бу исемме?

_Юк.

-Барлык сүзенә сорау куйыйк.

- Кайсы.

- Бу сорауга кайсы сүз төркеме җавап бирә?

- Сыйфат.

- Ә бу сыйфатмы?

- Димәк, бу сүзләр кайсы сүз төркемнәрен алмаштырып килә?

- Исем, сыйфат.

- Алмаштырып килгәч, нинди сүз төркеме дип уйлыйсыз?

- Алмашлык.

- Димәк, дәрестә нинди сүз төркемен өйрәнәбез?

- Алмашлык.

- Әйе, дәрестә алмашлыкларны, аның төркемчәләрен карап китәбез. Шул ук вакытта туган телебезнең байлыгына сокланырбыз, аны яратырга, хөрмәт итәргә өйрәнербез. Дәресебезнең девизы: "Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр".

- Алмашлык исем, сыйфат, сүз төркемнәрен алыштыра, шулай ук мөстәкыйль сүз төркемнәреннән рәвеш һәм саннарны да алмаштыра. ( Мисаллар)

- Сез башлангыч сыйныфларда бу сүз төркеме белән таныш. Нинди алмашлыкларны беләсез?

- Алмашлыклар нинди сорауга җавап бирә?

- Сөйләмдә нинди әһәмияте бар?

- Ә хәзер бергәләп кагыйдә чыгарып карыйк. (Кагыйдә әйттерү)

Дәреслек белән эш

263 нче күнегү

(Нәтиҗә)

II. УМ адымлап (өлешләп) чишү.

1. - Укучылар, Туган телебез турында сөйләшүне дәвам итик. Туган тел дип әйтүгә нинди шигырь искә төшә?

- Әйе, Г. Тукайның "Туган тел" шигыре.

- Бу шигырьне берәрегез яттан сөйли алмыймы?

- Ә хәзерТукай бабабызның шушы шигырен искә төшереп утырыйк, дәфтәргә зат алмашлыкларын яза барыйк.( Татарча мульфильм карау, зат алмашлыкларын язып алу)

( Нәтиҗә)

- Әйе, без туган телебезне яратабыз,хөрмәтлибез, ләкин татар милләтеннән булып та үз милләтенә, теленә битараф булган , чит милләт кешесе булып та татар телен теләп өйрәнүче, яхшы белүче кешеләр бар. Әле генә караган мульфильм тәэсирендә ситуатив күнегүләр эшлик әле.

1 нче төркем. Сезгә шәһәрдә яшәүче татар милләтеннән булган яшьтәшегез кунакка кайтты. Ул татар телен өйрәнүгә каршы, янәсе аның вакыты юк, татар теле киләчәктә кирәк булмаячак дип саный. Шул малай белән ничек сөйләшер идегез. Диалог төзергә.

2 нче төркем. Сез интернет аша чит илдә яшәүче яшьтәшегез белән хат алышасыз. Аның татар телен өйрәнәсе килә. Аңа киңәшләр языгыз. (3 минут)

Алмашлыкларның төрле төркемчәләрен кулланырга онытмагыз.

( 1 укучы укый, калганнары алмашлыкның төркемчәсен әйтә)

3.Физкультминутка.

- Укучылар,ә хәзер төркемчәләрне кабатлап алыйк әле. Сез алмашлыклар язылган түгәрәкләрне алыгыз. Шул алмашлыкларның төркемчәләрен уйлый торыгыз һәм мин бүлмәнең төрле урыннарына язылып куелган, үзегезгә туры килә торган төркемчәләргә барыгыз.

- Милләтне милләт буларак күрсәтүче җырларыбыз, биюләребез дә бар бит. Әйдәгез, ял итеп , парлашып биеп алыйк әле.. ( Милли бию элементларын кабатлау.)

4. Перфокарта белән эшләү.

- Ватанның газизлеген дә без әүвәл туган тел ярдәмендә тоябыз. Шагыйрьләребез туган телдә матур-матур шигырьләрен язалар, язучылар әдәби әсәрләрендә аның матурлыгын күрсәтәләр.Якташ шагыйребез Рөстәм абый Зариповның "Туган тел" шигыре белән танышып китик . ( Бер укучы укый) ( Р.Зарипов турында әйтеп китү)

Синдә сандугач һәм чишмә,

Синдә кыя, упкын, лачын.

Һәм һәркемгә җитешле моң,

Телә - ела, телә - ачын.

Бу сүзләргә тутык юк!

Синең сүзләр - саф энҗеләр!

Ничә гасыр гомер кичеп,

Үзгәрешсез җемелдиләр.

Әй туган тел, беркайчан да,

Зинһар, ташлап китмә безне.

Сакла рухны, сакла моңны,

Сакла кешелегебезне...

Сүзлек өстендә эш.

Тутык - ржавчина (күгәрек)

Рух - душа (аң, фикерләү)

Шигырьдәге алмашлыкларны табып, картага тутырабыз.Сигез алмашлыкны табып , тәртип нигезендә билгелибез.

III. Рефлексия, бәяләү.

  1. « Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ниләр башкардык?» сорауларына җавап бирү.

өйрәндем

Мин белдем

исемдә калды

Һәр укучы җавап бирә, эмблемалар өләшенә.

(Билгеләр кую)

- Укучылар , бүгенге дәресебез тәмам. Дәресебезнең девизын беркайчан да онытмагыз. Дәресебезнең истәлеге итеп мин сезгә эмблемалар бүләк иттем. Туган телегезне онытмагыз, һәрвакыт татарча сөйләшегез. Телебезнең киләчәге сезнең кулларда!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал