7


  • Учителю
  • План-конспект открытого урока по татарской литературе в 6 классе

План-конспект открытого урока по татарской литературе в 6 классе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Батыр рухлы малай

(Язучы И. Газиның «Йолдызлы малай» хикәясен өйрәнү. VI сыйныф)

Гөлнара Мөбәрәкшина,

Арчадагы 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбият укытучысы

Максат. "Йолдызлы малай" хикәясенең эчтәлеген ачу; әсәрнең идеясен ачыклау; төп геройга характеристика бирү; фронтовик язучылар һәм Илгизәр образы мисалында укучыларда татар сугышчыларына хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Презентация, өчпочмаклы хат, йолдыз, галстук.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү.

Май аендагы истәлекле даталар искә төшерелә. Бөек Җиңүнең әһәмияте турында әңгәмә үткәрелә. Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларының портретлары күрсәтелә, әсәрләре әйтеп үтелә.

Укытучы. Укучылар, бу дәрестә без Ибраһим Газиның «Йолызлы малай» хикәясен өйрәнербез, әсәрнең идеясен билгеләрбез, төп геройга характеристика бирербез. Символлар белән танышырбыз. Символ - әдәбиятта метафорик алыштыруларга нигезләнгән сурәтләү чараларының бер төре. Әйтик, хат, йолдыз, галстук кебек әйберләр символ була ала. (Слайд күрсәтелә.)

Әсәр белән өйдә танышып килдегез. Шулай итеп, "Йолдызлы малай" әсәрендәге йолдыз, укучылар, хәрби символ мәгънәсендә алынган.

- Ә малай үзе кем була? - Кем соң ул пионер?

III. Текст буенча эш.

Хикәянең беренче юлларыннан ук тема ачыклана: бу әсәр Бөек Ватан сугышы темасына багышланган.

Ә хәзер, укучылар, әсәрне шартлы рәвештә өлешләргә бүлик. Сез ничә өлешкә бүләргә тәкъдим итәр идегез? (Фикерләр тыңлана.)

1 нче өлешне "Авыл халкы - әсирлектә" дип алыйк. Шул өлешнең исемен дәфтәрләргә теркәп куйыйк.

- Биредә төп геройның портретын сурәтләгән юллар бар, әсәрдән шушы юлларны табып укырга.

Сүзлек эше.

ябыкты - похудел

каерып аткан саен - каждый раз когда выкидывал выгребая (глину)

көйгән иреннәре - высохшие губы

күкрәк турысына - на груди

симез үрдәктәй чайкалып - раскачиваясь как жирная утка

ары-бире йөренеп тора - ходит туда-сюда

- Шулай итеп хикәянең геройлары белән танышабыз: бер якта йончып беткән, коры сөяккә калган картлар, хатыннар, балалар; икенче якта үрдәк кебек атлап йөрүче, симез немец сакчылары...

Сүзлек эше башкарыла. (Мәкалә кыскартылып бирелә - Ред. )

- Ул көнне нинди хәл килеп чыга? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

- Көн эссе. "Кызуга чыдай алмый башлагач, ул күлмәген салып ыргыта, аз гына хәл алыр өчен көрәгенә таяна. Шунда ук колак төбендә тавыш ишетә...

"Э, ком һиер... Немец, елмая-елмая ... күлмәгенә үрелде..."

- Күлмәген салу, кулына йолдыз рәсемен ясату Илгизәрнең зур хатасы була. Шушы рәсем проблема китереп чыгара да инде.

Сүзлек эше башкарыла.

- Шушы урында минем сезгә рәссам Харис Якуповның "Фронтовые зарисовки" китабыннан өзек укып үтәсем килә:

"Мальчишки моего поколения любили рисовать войну... Нас увлекали тогда рассказы о героике недавнего прошлого - гражданской войны... У меня теперь сыновья. В детстве они тоже рисовали войну, только уже не гражданскую, а другую - Отечественную: танки, самолёты... красные звёздочки..."

- Димәк, укучылар, ул вакытта мондый рәсем бер Илгизәрдә генә булмаган: "Бетми торган буяу белән беләгенә йолдыз сурәте төшергән икән... авылда бик күп малай төшерде ич аны. Сугыш-сугыш уйнаганда төшергәннәр иде."

Йолдызы булгач, немецлар өчен бу малай пионер булып чыга түгелме соң? Ә пионер булу... Ул алар өчен дошман дигән сүз. Шунның өчен дә малайны подвалга ябалар.

- Куркамы Илгизәр, юкмы? (Аның йөгереп китеп, хатыннар арасына качасы килә, ләкин куркуын жиңә, качмый.)

2 нче өлеш, фикер алышканнан соң, "Илгизәрнең ялгышы" дип уйланыла.

- Илгизәр подвалда үзен ничек тота, нәрсә турында уйлый? (Фикер алышу.)

Сүзлек эше.

бераз ияләшкәч - немного привыкнув

сулышы кысылды - сжало дыхание

тынычланды - успокоился

саташкан кешедәй - как сумасшедший человек

чәнечкеле тимерчыбык - колючая проволока

- 3 нче өлешкә исем куйыйк: "Илгизәр подвалда".

"Малайның күзләре зурайды... сулышы кысылды... тешләрен кысты да жылап жибәрде... бераз тынычланды... әллә бу подвалда чынлап та, кеше суялар микән... йөрәге тарс-торс тибә... саташкан кешедәй, идәнгә канга карап торды да йөгереп барып ишекне тартты. Тәрәзәгә ташланды, сикерде, менде. Куллары чәнечкеле тимерчыбыкка кадалдылар... Илгизәр кире шуып төште. Хәле бетеп идәнгә утырды."

- Уйлап карасак, ул бит әле бала гына, сезнең кебек 12 яшьлек малай, уенда да аның әнисе - иң якын кешесе.

4 нче өлеш - "Борчулы уйлар"

- Иң авыр, кыен мизгелләрдә Илгизәр әнисен күз алдына китерә иде. Бала өчен анадан да газиз кеше юк бит. Бу - бик табигый нәрсә.

- Менә "үрмәкүч төсле кара свастика төшерелгән зур ишек…"

Язучы безгә дошманның шәфкатьсезлеген, ерткычлыгын бар булганы белән күрсәтә. Фашистлар өчен бала дигән сүзнең юклыгын дәлилли.

5 нче өлеш - "Үзәк өзгеч тавыш"

IV. Йомгаклау.

- Бу повесть нәрсә турында уйланырга этәргеч бирә?

- Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә дип уйлыйсыз?

Белемнәрне бәяләү, өйгә эш бирү.

"Илгизәр - батыр рухлы малай" дигән темага сочинение язарга.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал