7


  • Учителю
  • Экскурсионная работа на тему Путешествие по следам Салиха Сайдашева

Экскурсионная работа на тему Путешествие по следам Салиха Сайдашева

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</<font face="Times New Roman, serif">Кереш өлеш

Хәерле көн, исәнмесез кадерле укучылар һәм хөрмәтле шәһәребез кунаклары! Бүген без сезнең белән күркнекле татар композиторы Салих Сәйдәшев исеме белән бәйле урыннар буенча сәяхәт итәрбез. Хәзер без сезнең белән бүгенге көндә Нариманов урамы дип йөртелүче Большая Мещанская урамының 107 нче йорты янына кузгалырбыз. Чөнки бу йортта 1900 нчы елның 3 декабрендә Салих Сәйдәшев туа. Шуннан экскурсиябезне Париж Коммунасы, Г.Тукай, Межлаук, Мөштәри, Профсоюзная , Ш.Мәрҗәни, С.Сәйдәшев урамнары буйлап дәвам итәрбез. Шулай ук М. Горький, 13 урамында урнашкан С.Сәйдәшев музеена да керербез. Экскурсиябезне С.Сәйдәшев исеме бирелгән мәдәният һәм сәнгать үзәге белән тәмамларбыз.

Нариманов урамы, 107 нче йорт

Менә Нариманов урамына да килеп җиттек. Нәкъ шушы йортта 1900 нчы елның 3 декабрендә С.Сәдәшев дөньяга килә дә. Хәзерге вакытты бу йорт урынында " Сәләт" яшьүсмерләр үзәге урнашкан. Улы Салих туганда, әтисе Бикчәнтәй улы Җамалетдин үлгән була. Аның хезмәт юлы тегү әртилендә яллы эшче булып башланган, алга таба сәүдә белән шөгыльләнгән. Үләр алдыннан гаиләсен тәрбияләүне, шулай ук сәүдә эшләрен алып баруны үзенең приказчигы һәм ярдәмчесе Насретдин Хәмитовка тапшыра. Насретдин Хәмитов Җамалетдинның абыйсы Бикмөхәммәтнең кызы Раузага өйләнә һәм Сәйдәшевлар йортында яши башлый. Шул вакыттан алып, 11 яшенә кадәр, кечкенә Салихның, апасы Әминәнең, әнисенең бөтен тормышы насретдин һәм Рауза Хәмитовлар тормышы белән үрелеп бара.

Париж Коммунасы һәм Тукай урамнары

Еллар үтә. Әминә белән Салихтан кала, бу гаиләдә Насретдин белән Раузаның үз балалары да үсә, өйдә урын тарая башлый. Шуңа күрә нариманов урамыннан яңа урынга - хәзерге Париж Коммунасы һәм Тукай урамнары почмагында йортның беренче катына күчеп киләләр. Ул чакта бу йорт хуҗасының исеме белән Камал йорты дип йөртелгән. Һәм сезнең белән шул урында басып торабыз. Салихның 11 яшькә кадәр яшәгән йортын, кызганыч, күптән түгел сүтәләр. Ул, мөгаен, композитор биографиясенә бәйле һәм әһәмитяле урыннарныә берсе булгандыр, чөнки нәкъ шушы йортта аның музыка сәләте ачыла башлый һәм шушы йортта ул бер гаиләдән икенчесенә - Шиһаб Әхмәров гаиләсенә күчә һәм монда ул, рояль янына утырып, Заһидулла Яруллин кулы астында музыка белән шөгыльләнә башлый; ниһаять менә шушы йортта татар шигъриятенең классигы Габдулла Тукай белән таныша.

Межлаук урамы 25/1эт.

Юлыбызны дәвам итеп без Межлаук урамына барыйк. Элек бу урам Варламов урамы дип атылган. Бу йортның беренче катында С.Сәйдәшев Ахмеровлар гаиләсе белән Беренче бөтендөнья сугышы елларында тора. Шушы ук елларда Пороховой заводында шартлау була.

Мөштәри урамы 33 нче йорт

Шартлау булганнан соң Волков хәзерге Мөштәри урамына күченә. Менә шул урамның 33 нче йорты янына да килеп җиттек. Әле бу йортны Вторая Гора дип тә йөрткәннәр. Ул ике катлы була. Сәйдәшевлар йортның беренче катын биләп торганнар. Алардан бер йорт аша гына Мухиннар гаиләсе яши. Бу гаилә Костромадан күчеп килә. Салих кызлары валентина белән танышып, 1925 нче елда гаилә корып җибәрәләр. Вторая горадагы йорт! Бу йорт әле дә тора, бернинди үзгәрешсез диярлек. Аңа Сәйдәшев истәлегенә мемориаль такта куелган. Бу урамда төрле төсләргә буялган йортлар тезелешкән иде. Ә бу урам - шәһәрнең иң югары ноктасында. Ул үз хәтерендә теге, ерак еллардагы Сәйдәшев тормышының шатлыгын, хәсрәтен, иҗат күтәрелешен, өметләренең сүнүен, үзенең һәм якыннарының язмышындвгы текә борылышларын якты йолдыз итеп саклый.

Профсоюзная һәм М.Җәлил урамнары, 5/16

Хәерге вакытта без Профсоюзная урамында басып торабыз. 1929 нчы ел азагында бу урамда С.Сәйдәшев гаиләсе белән яши. Шул ук елны Шиһаб Әхмәров кулга алына. Язмышның көтмәгәндә шулай китереп сугуы Сәйдәшев өчен күз алдына да китерә алмаслык хәл була. Дуслар киңәше белән гаиләне бүләргә карар кылына. Сәйдәшев әнисе, хатыны һәм улы Альфред белән К. Тинчурин йортындагы бер бүлмәгә күчә. Бу йортта да ул озак тормый. Актриса Галия Кайбицкая ире Ситдыйк Айдаровбелән аерылыша. Баласы белән торыр җирсез калалар. Салих биләгән ике бүлмәнең берсен аларга бирә. Үзе гаиләсе беән кечкенә почмак бүлмәдә калды. Соңрак үзенә башка квартир табып, Захерьевская (хәзерге К. Насыйри) урамына китә.

Ш. Мәрҗәни урамы

Әлеге моментта без Шиһабетдин Мәрҗәни урамында торабыз. Бу урам элек Комсомольская дип аталган. Әлеге йортта С.Сәйдәшев хатыны Асия ханым белән аның сеңелесендә тора. Ремонт беткәннән соң 1948-1949 елларда Сәйдәшевләр гаиләсе киредән Горький урамындагы фатирларына кайталар.

Горький урамы 12нче йорт.

Без сезнең белән Горький урамында басып торабыз. Бу бина Татар дәүләт академия театры артистларының тулай торагы булган. С. Сәйдәшев әлеге тулай торакның 2 нче катында урнашкан 4 бүлмәле фатирда тора. Бу йорттта С.Сәйдәшев 1934 нче елдан 1954 нче елга кадәр яши. Ләкин моннан ул берничә тапкыр күчеп китә. Беренче тапкыр 1934-1938 елларда китә Бу елларда ул Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укырга китә. Икенчесе хатыны Сафия белән аерылышкач.

Салих Сәйдәшев музее

Ниһаять без сезнең белән Салих Сәйдәшевның музеена да килеп җиттек. Музей татар профессиональ музыкасына нигез салучы композиторның исемен мәңгеләштерү максаты белән, 1993 елның 25 июнендә ачылган.

Музей , 1931 елда архитектор Ф.Амлонг тарафыннан төзелгән, мәдәни - тарихи һәйкәл булып торучы ике катлы бинага урнашкан һәм яңа клуб ( хэзер К Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры) биналары комплексларына керүче ишегалдындагы аерым кечкенә йортны тәшкил итә. Әлеге йорт фатирларының берсендә 1930 нчы елдан 1954 елга кадәр композитор үзе яшәгән.

Икенче катта урнашкан музей экспозициясе рәсемле рәт, тавыш һәм яктылыкны берләштерүче оригиналь сәнгать чишелеше белән аерылып тора. Бу исә үз чиратында музейга килүчеләрнең композиторның тормыш юлын һәм аеруча якты иҗади казанышларын, шул чорны күзаллап аңларга ярдәм итә.

Экспозиция үзәге булып мемориаль " Ак бүлмә" тора. Аның исеме XIX гасыр ахыры XX гасыр башына караган George Hoffman алман пионинасы, шөрепле түгәрәк урындык, дерижер таякчыгы кебек мемориаль әйберләрдән тыш калган экспонатларның композиторның якты һәм ухи йөзен символлаштыручы ак төскә буялуы белән аңлататыла.

Музейга килүчеләр мемориаль әйберләрне күрә ала: С.Сәйдәшевның әнисенең өч бүлемтекле көзге, композиторның үлеменнән соң скульптор Садри Ахунов ( Мәскәү) тарафыннан ясалган битлеге.

Музей фондында 500 дән артык шәхси әйбер хасил итә. Шулар арасындакомпозиторның үз әйберләре, автографлары, ноталары, фотосурәтләре, грамъязмалар, аудио- һәм видиокассеталар, музыка уен краллры һ.б.

Экспозициядә иң итсә кала торган элементлар булып композиторның бик киң таралган " Шәрык балеты", "Зәҗгәр шәл", "Кандыр уе", « Наемщик», " Кызыл Армия маршы", " Әдрән диңгез" музыкаль әсәрәренә багышланган инсталляцияләр тора.

Музейның беренче катында музыкаль салон урнашкан. Биредә мәдәни- укыту һәм музей-педагогик чаралар, иҗат кичәләре, тәкъдир итүләр, композитор һәм башкаручыларның концертлары, мәшһүр мәдәният һәм сәнгать эшлекләрен искә алу һәм түгәрәк даталарына багышланган чаралар уза. Салих Сәйдәшевның туган көненә һәм искә алу көненә багышланган ел саен декабрь аенда узучы музыкаль кичәләр традиөион чарага әйләнде.

С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залы

Юлыбызны композитор исеме белән йөртелә торган бу мәһабәт бина янында туктатырбыз. Әлеге бина Большая Красная, 38 урамында урнашкан. Бу исем композиторның 100 еллыгы уңаеннан бирелә. Әлеге бинада камерный оркесторлар, орган, симфония оркесторлары концертлары уза. Шулай ук мәшһүр язучылар, мәдәният һәм сәнгать әһелләренә багышланган кичәләр үткәрелә.

С.Сәйдәшев исемендәге мәдәният һәм сәнгать үзәге

Хөрмәтле кунакларыбыз сәяхәтебезне Казан шәһәренең Совет районында урнашкан С.Сәйдәшев исемендәге мәдәният һәм сәнгать үзәге белән тәмамларбыз. Бу бинада төрле чаралар, кичәләр үтә.

Казанда күренекле татар композиторы истәлегенә 2 мемориаль такта куела. 1929-1931 нче елларда Салих Сәйдәшев Волков урамы, 46 нчы йортта яшәгән һәм бу йортка 1990 нчы елның 14 декабрендә мемориаль такта куела. Шулай ук 1928 нче елдан 1954 нче елларга кадәр Татар академия театры бинасының флигелендә яши ( хәзер ул М.Горький,12) , әлеге йортның фасадына да мемориаль такта куела.

1993 нче елда Салих Сәйдәшевның мемориальмузеен ачу тантанасы билегләп үтелә. Ә 2000 нче елда Зур концертлар залына Салих Сәйдәшев исеме бирелә.

2005 нче елда Салих Сәйдәшев исеме белән Татарстан һәм Сул як Булак урамнары киселешендәге сквер аталган, шулай ук Ттатарстан дәүләт гуманитар-педагогика университеты каршында аның һәйкәлен куялар.

Шуның белән сәяхәтебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Барыгазгада уңышлар. Киләсе очрашулага кадәр, сау булыгыз.























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал