7


'ӘНиләр көне' дәрес планы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





(Әниләр көненә багышланган

әдәби-музыкаль кичә)


Төзеде: татар теле һәм әдәбият

укытучысы Абдрахманова Эльвира Әсхат кызы


Бәйрәм әниләр көненә багышлап үткәрелә. Берничә көн алдан әниләргә чакыру -котлау кәгазләре тапшырыла:


"Кадерле әниләр!

Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Сез-безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

Сезне шушы бәйрәмегез белән котларга дип, балаларыгыз сезгә бәйрәм "күчтәнәче" әзерләде. Әлеге "күчтәнәчтән» авыз итәргә Сезне .... ноябрь көнне мәктәптә көтеп калабыз."


Зал бәйрәмчә бизәлә. Алгы планда - "Иң-иң кадерлеләребез " , "Кояш гомере телибез, Әниләр, Сезгә! " , "Бәйрәмегез котлы булсын! "дигән плакатлар эленә. Ишекнең тышкы ягына түбәндәге эчтәлектә плакат эленә:

"Иртәдән үк юмартланып,

Кояш сибә ал нурлар.

Балалар сезне көтәләр,

Рәхим итегез, Әниләр! "


Бәйрәмне Кыз һәм Малай алып бара.

Музыка астында сәхнәгә чыгалар. ("Мин әнкәем сиңа сокланам ".)

Кыз. Хәерле көн, кадерле әниләребез! Бүген без бәйрәмебез "Иң-иң" дип атадык. Ни өченме?

Малай.Чөнки бүген иң-иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр бәйрәме! Бүген бездә кунакта иң-иң кадерлеләребез - Әниләр!

Кыз.Ә без аларның иң-иң яраткан балалары иң-иң матур чыгышларыбызны аларга бүләк итәргә дип җыелдык.

Малай. Хөрмәтле Әниләр! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек , иминлек , озын гомер телибез, һәрвакыт шат, сөйкемле , бәхетле булыгыз!

1 укучы. Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый ,

Беләбез һәммәбез дә.

2 укучы. Бүген - Әниләр көне,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

3 укучы. Әниләрнең көненә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

4 укучы. Мин дә котлыйм, Әнкәм , сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!


Хор: "Кояш гомере" (Ф.Әхмәдиев көе, Г.Зәйнәшева сүзләре)


5 укучы. Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле , мәрхәмәтле -

Алар - безнең Әниләр!

6 укучы. Әни сүзе - иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

7 укучы. Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.

8 укучы. Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр ил-көннәр.

9 укучы. Син,әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.


10 укучы. Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булгаңга, без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

11 укучы. Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый, нәниләргә.

12 укучы. Сөекле әниләребезне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бергә: Бәйрәм белән котлыйбыз!


13 укучы. Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.


Кыз. Күмәкләшеп барыбыз бергә

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!


Балалар «Иң матур җыр» (Җ. Тәрҗеманов сүз. , Г. Гәрәева муз.) җырын җырлыйлар.


Малай.(кызга дәшә) ....... , бүген безнең бәйрәмебез "Иң-иң" дип атала, бирегә кара әле, иң-иң матур әни кемнеке икән?


Кыз. Әлбәттә, минеке.


Малай. Балалар, ә сезнеңчә ничек, иң-иң матур Әни кемнеке?


Балалар. Ми-не-ке!


Иң матур әни.

1 укучы. Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет-

Һәр баланың

Үз әние булуы.

2 укучы. Минем әни һич бәхәсез,

Иң сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе, кылган эше-

Һәммәбезгә туры юл.

3 укучы. Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп, көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен! (Э. Шәриф уллина).


Глянец бию төркеме. Кадриль


4 укучы. Иң иртә.

Иң-иң иртә кем тора?

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

5 укучы. Иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.

Ф. Яруллин.

6 укучы. Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әвәл

"Әннә" дип ачылган бит.

Җыр. "Туган телем".

7 укучы. Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без-көчлеләр, без- батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата казан да курыкмыйбыз, усал этләр дә куркыныч түгел.

8 укучы. Әни! Бердәнбер иң кадерле, хөрмәтле , якын кешебез ул безнең. Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да!

Җыр. "Әни кирәк"


9 укучы. Әниләр безгә бары бәхет кенә телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак - алар да шатлана, без еласак - аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый.


10 укучы. Күзләренән күргән.

Әнкәм бүген кояш кебек

Каршы алды елмаеп-

"Минем"бишле" алганымны

Әйткәннәрдер, мөгаен.

Юк шул, "бишле" алганымны

Белмәгән ул беркемнән.

Ишек ачып керүемә,

Күзләремнән үк күргән.

Ф. Зыятдинов.

Кыз. Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне сезгә

Әниләр көне булсын!

Малай. Көнгә ничә тапкыр "әни"дибез,

Рәхәт тә соң"әни"диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

Татар халык биюе


11укучы. Сөекле әниемнең

Борчыгандыр җанын

Күңелемнең көйсез һәр чагы.

Еласам, юаткан,

Иркәләп уйнаткан


Бергә: Әниемнең җылы кочагы.


12 укучы. Уйнаудан туйганда,

Талчыгып калганда,

Ял сорагач керфек очларым,

Җыр көйләп, тирбәтеп,

Йоклаткан изрәтеп

Бергә. Әниемнең җылы кочагы.


13 укучы. Давыллы көннәрдә,

Ышыклап җилләрдән,

Күкрәгенә кыскан кем тагы?

Кадерләп үстергән,

Яшәргә көч биргән


Бергә. Әниемнең җылы кочагы.


Кыз. "Ата-ана хакы - тәңре халкы" дигән

борынгылар.Татархалкының әти - әниләр турында әйтелгән мәкальләре,

әйтемнәре хәзерге заман балаларына барып җитә алдымы икән,тикшереп

карыйк әле.

- Ана баланы 2 кат тудыра: 1кат - тән биреп, 2 нче кат - тел биреп.

- Ата-ананы тыңлаган-адәм булган,

Тыңламаган - әрәм булган.

- Алтмышка җитсен бала,

Ана өчен ул бала.

- Ана балага авызыннан өзеп каптыра.

- Ана күңеле балада,

Бала күңеле далада.

- Ата-анасын хурлаган

Үзен-үзе хурлаган.

- Ата-анасына изгелек күрсәтмәгән,олыгайгач үзе дә изгелек күрмәс.

Малай. Әйе, дусларым, әниләргә багышлап иҗат ителгән мәкаль-әйтемнәрне санап бетерү мөмкин түгел. Шуларның берничәсен генә үтәү дә әнкәйләргә зур сөенеч булыр иде.

Кыз. Кадерле әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә! Без бит беләбез: Әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!


Җыр. "Әни бәйрәме"


Малай. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Иң-иң якыннарыбызга йөрәкләребездән чыккан иң-иң матур сүзләр әйтәсе килә.

1укучы. Рәхмәт әйтәсем килә.

Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты

Кадерле бәйрәм килә.

2 укучы. Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә.

- Миңа гомер биргән өчен,

- Кадерләп үстергән өчен,

- Назлы карашлары өчен,

- Йөрәк җылылары өчен,

- Шәфкатьле куллары өчен,

- Барысы, барысы, барысы өчен


Бергә: Рәхмәт сиңа сөенечем.

Котлы булсын бәйрәмнәрең,

Рәхмәт сиңа, бөек Кешем! (Ф. Вәлиева).

Кыз. Бүген бәйрәм- Әниләр көне. Бу бәйрәм Кыш башына туры килгән. Күбәләктәйак кар бөртекләре җирне акларга, сафларга, пакъларга теләп җир өстенә кунаклар. Әйтерсең, алар да безнең белән бергәләп әниләребезне котларга телиләр.

Малай. Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез, кадерле әниләр!

3 укучы. Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә-

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә!

4 укучы. Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек

Синең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек .

5 укучы. Читкә китми,әниләрне

Һаман саклап йөрербез

Әни кушса, Әти белән

Тауларны күчерербез!

6 укучы. Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләрдән.

Кабул итегез котлаулар


Бергә: Менә без - нәниләрдән!



(Балалар әниләргә үзләре әзерләгән бүләкләрне тапшыралар).


Кыз. Бәйрәмебезне төгәлләп,

Тагын бер кат котлыйк Сезне,

Күңелләрдә истә калсын,

Ягез, дуслар, җырлыйк ,берне!


Җыр: "Яратыгыз".

(Бәйрәм чәй табын янында дәвам иттерелә).







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал