7


Шарт һәм кире хәлләр.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


2005- 2006нчы уку елында 11нче сыйныфларда


үткәрелгән ачык дәрес.

Тема:


ШАРТ ҺӘМ КИРЕ ХӘЛЛӘР







Гатауллина Мәвә Габделбәр кызы

Алабуга шәһәре, 9нчы урта мәктәбенең

1нче категорияле укытучысы.


















Максат:Шарт һәм кире хәлләр, аларның белдерелүе турында төшенчә бирү;

-өйрәнелгән баш һәм иярчен кисәкләр турындагы белемнәрне тирәнәйтү;

-татар һәм рус телләрендә хәлләрнең урынын күрсәтү;

-укучыларның мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү;

-үзбәяне дөрес куюларына ирешү;

-укучыларны бер-берсенә карата игътибарлы, ярдәмчел,таләпчән итеп тәрбияләү.


Җиһазлау: карточкалар, тестлар, дәреслек.


ДӘРЕС БАРЫШЫ.


1.Оештыру өлеше.

-Исәнләшү;

-укучыларны барлау;

-Исәнмесез ,укучылар.Бүгенге дәрестә хәл темасын дәвам итеп шарт һәм кире хәлләр белән танышырбыз, җөмләләр тикшереп кагыйдә чыгарырбыз һәм үтелгән җөмлә кисәкләре турында белемнәрне тирәнәйтербез.Дәрестә кулланылачак җөмләләр барысы да җирле шагыйрьләребезнеке.Дибәҗә Каюмова чыгышы белән Аксубай ,ә Фазыл Шәех Әгерҗе якларыннан.Тормыш аларны безнең Алабуга якларына алып килгән.Дибәҗә Каюмова безнең арада.Ул иҗади әсәрләре белән безне шатландырып тора,иҗатын дәвам итә.Фазыл Шәех-мәрхүм.Ул 30 елга якын гомерен якты дөньяны күрми үткәрде, ул сукыр иде.Ләкин сукыр булуы аның рухын сындырмады.Гомеренең ахыргы көннәренә кадәр ул иҗат итте.Д. Каюмова һәм Ф. Шәехның күп әсәрләре Алабугага багышланган.Алабугабыз безнең бик борынгы шәһәр.Татарстан президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев карары нигезендә 2007нче ел Алабуганың 1000еллыгы итеп билгеләп үтеләчәк.

Дәрестә төркемнәргә бүленеп эшләрбез. Сыйныф 3 төркемгә бүленгән.Һәр команда үзенә командир сайлый.(_____) Өстәлгә игътибар итегез. Анда бүгенге дәрескә кирәкле карточкалар,тестлар һәм үзбәя кую өчен битләр бар (күрсәтәм).Дәрестә җавапны капитан гына түгел,ә барыбыз да бирергә тиеш. Капитан җавап бирүчене үзе билгели.

2.Актуальләштерү.

Әйдәгез, дәресне башлап җибәрик һәм үткәннәрне искә төшерик,сорауларга җавап бирик.

-Җөмлә нәрсә ул?

-Җөмләнең баш кисәкләрен атагыз?

-Иярчен кисәкләрне атагыз?

- Ия турында нәрсә беләсез?

-Хәбәр нәрсә ул?

-Аергыч нинди сүз төркемен ачыклый?

-Хәлләр нинди сүз төркеменә ияреп килә?

Хәлләрне фигыльгә ияреп килә, дидегез.Әйе, дөрес. Хәзер үткән дәрес материалын искә төшерик һәм өй эшен тикшерик.


3.Өй эшен тикшерү.

Өй эшенә бирелгән җөмләләрдән безгә таныш хәлләрне табарга кирәк иде.Хәзер 1нче команда 3 рәвеш хәле кергән җөмлә, 2нче команда 3 күләм хәле кергән җөмлә, 3нче команда калган хәлләр кергән җөмләләрне тикшерә.Ия белән хәбәрне, кирәкле хәлләрне табарга,бәйләүче чараны күрсәтергә.


Кайда? -урын х.,-да кил. к. Ни рәвешле?-хәл ф. ф.

А) Әле анда, әле монда агайларның чалгы чүкегәне, чың чың килеп,күңелне дәртләндерә.(Д. К.)


Ничек? генә-бәйлек ничек? чагыштыруны белд.кая? урын х.

Ә) Диләрә әкрен генә урыныннан кузгалды,атлар- атламас урамга чыкты. (Д. К.)


Кая кадәр?-күләм х.-кадәр б.

Б)Җирдән алып йолдызларга кадәр

Гамәлнең киң төпсез дулкыны

кайчан?вакыт х.-да

у.-в.к.к.

Канга, яшькә тончыкканда, очты

Тавышымның ярсу дулкыны.

(Ф.Ш. "Чакыру")


Күпме?-күләм х.,саен бәйлеге

в)Олыгайган саен үпкәләмә

"Тиз чаба"- дип гомер атына

Яшәү ямен без хезмәттә таптык,

Ялланмадык тамак хакына.

(Ф.Ш. "Без кермәдек кеше хакына")

Г)Сиңа илтәм, әни, шатлыгымны,

Очып узам ерак юл арасын.

Кем белми соң,бурычын газиз ана

Никадәр?-күләм х.,үлчәү белдерә торган сан+итеп ярд. ф.

Икеләтә итеп кайтарасын.

(Ф. Ш.)

Өй эшен тикшердек. Үзбәя битләренә командагызга баллар куегыз. Иң югары балл- 5 балл.


4.Үткән дәрес материалын ныгыту.

Үзбәяне куйдык. Әйдәгез үтелгән дәресләр материалын ныгытыйп тест эшләп алыйк (эшлиләр).

ТЕСТ

1.Мәгънәсеннән һәм бәйләүче чараларыннан чыгып, хәлләрне

а) дүрт төргә бүләләр

ә) алты төргә бүләләр

б) сигез төргә бүләләр.

2.Туры тәмамлык-

а) ияртүче сүзгә төшем килеш кучымчасыннан тыш чаралар ярдәмендә ияреп килүче тәмамлык ул

б) төшем килеше кушымчасы алган (яки алу ихтималы булган) тәмамлык ул.

3.Урын хәле- эшнең яки хәлнең

а )үтәлү урынын һәм вакытын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк

б) үтәлү вакытын белдереп, фигыльне ачыклап килүче иярчен кисәк

в) үтәлү урынын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.

4.Аергыч-

а) предметны, затны белдерә;

б)предметның билгесен белдерә;

в)эшнең үтәлү урынын, вакытын,сәбәбен, максатын белдерә.

5.Аергыч ияртеп килгән сүз-

а) аерылмыш була;

б) аерылмыш яки саналмыш була.

6.Сәбәп хәле- эшнең яки хәлнең

а)нинди максат һәм нинди сәбәп белән үтәлүен белдереп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәк;

ә) сәбәбен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;

б)нинди максат белән үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;

7.Күләм хәле-

а)билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп, сыйфат яки рәвешкә буйсынып килүче иярчен кисәк;

б)көтелгән эшнең яки хәрәкәтнең киресен белдереп,фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;

8.Иянең төрләре-

а) гади, кушма, тезмә;

б) гади, тезмә.

-Булды, рәхмәт.Әйдәгез тикшерәбез. Командалар бер-берсенең эшен бәяли.Үзбәя битенә билгеләр куела.

8 сорау дөрес- "5"

6 сорау дөрес- "4"

4 дөрес -"3"

5. Яңа тема.

Дәресебезне дәвам итеп шарт һәм кире хәлләргә күчик.Безгә дәфтәр кирәк булачак. Дәфтәрләргә числоны, теманы языйк. Тактадагы җөмләләрне дәфтәргә язып тикшерәбез, безгә таныш түгел хәлләрне табабыз.

Нишләсә?-са, -сә

1.Печән өсте җитсә авыл,ниндидер зур бәйрәмгә әзерләнгәндәй мәш килә.(Д.К.)

Нишлим икән?-икән- ярд. ф.

2.Барам икән алып та кайтам.( Д.К.)

Нишләдеңме?- -мы,-ме-сорау кис.

3.Хәмит өчен көрәшергә уйладыңмы,уеңнан кире кайтма. ( Д.К.)

Теркәгеч+шарт ф. формасы

4.Әгәр абага чәчәген өзеп авызга капсаң, башкалар күзенә күренмәс буласың. ( Д. К.)

Нишләсә? Категорик үткән з.+бәйлек сүз

5.Кунак кызлар кайтты исә, егетләр җыела. ( Д. К.)

Шарт хәле кергән җөмләләрне тикшердек. Кем кагыйдәне әйтә? (1-2 укучы)

-Әйдәгез, кире хәл белән танышыйк.Тактага карыйк, шулай ук дәфтәрләрдә эшлибез.

Нишләсәләр дә?-көтелгән хәлнең киресе,булачак шарт ф.+-да, -дә

1.Ничаклы гына кычкырсалар да, эзләп карасалар да, Раилә табылмады. (Д. К.)

Нәрсәгә карамастан? Бәйлек сүз-карамастан

2.Көннең кызуына да карамастан, халык җыены тагын да зурая төшкән иде.( Д. К.)

Нишли?-мы, -ме-куш-сы кире хәлне формалаштыра

3.Ашлык сугамы, кер юамы, аш-су хәзерлиме,нинди генә эшкә тотынмасын эшкә күңел биреп, ялкауланмыйча, тырышып эшли ул. ( Д.К.)

Нәрсәгә карамастан?

4.Хәзер машиналар йөри- йөрүен, шулай да арырсың дип куркам. (Д. К.)


Кире хәлне искә төшердек.Кем кагыйдәне әйтеп әйтеп карый? (1-2 укучы)

6.Яңа теманы ныгыту.

Кире һәм шарт фигыль турында алган белемнәрне тирәнәйтик,карточкалар белән эшлик.(командирлар сайлап ала) Шарт һәм кире хәлләрне табыгыз!

1.Урамда берәр малай белән сугышса, үзенең гаепле икәнен белсә, Раилә" яңалык" алып кайта.

(Д. К. "Кыз бала")

2.Ни генә әйтсәң дә авыл белән шәһәр арасында аерма бик зур.

(Д. К. "Кыз бала")

1.Кичләрен капка төбенә эскәмиягә чыгып утырса,бөтен барлыгы белән аны җылытып, янына Раилә килеп чүгәләр.

(Д. К."Кыз бала")


2.Көз җитсә дә гөлбакчамда

Гөлләрем шау чәчәктә

Хисләрем җырга үрелеп

Талпына киләчәккә.

( Ф. Ш. "Көзге яшьлек")

1.Киләчәктә милләт Тукайларсыз,

.Такташларсыз гына юл алмас.

Җырсыз- моңсыз затлар югалса да

Җырлы- моңлы татар югалмас.

( Ф.Ш."Татар яшәр, татар югалмас")

2.Яши шулай салкын, котып кебек,

Барсын читкә этә үзеннән.

Агач корый, кеше зәгыйфь кала,

Агулы нур атса күзеннән.

( Ф. Ш. "Суык йөрәк")


Үзбәя кую

7.Әйдәгез,капитаннарның теманы ничек үзләштергәнен тикшерик. Аларны такта янына чакырыйк. Капитаннар тактада язып тикшерәләр, ә сез урыннарда. Һәр команда үз җөмләсен тикшерә.

1.Җир йөзендә назлы язларга тиң

Әнкәм генә түгел; ул- меңнәр...

Ул- кызлары туңса,котыпны да

Җылытырлар кебек әниләр.

(Ф. Ш. "Әниләр җылысы")


1.Давыл булып җилләр юлга чыкса,

Шаулап аваз сала далалар.

Биек таулар горур дау кузгата

Океаннар ярсып алалар.

( Ф.Ш."Йөрәгем сүзе")

Үзбәя кую.

8.Билге кую.

Укучылар уртача баллны табыгыз. Ултача балл- бүгенге билгегез.


Дәрес планы

Балл

1.Өй эшен тикшерү


2.Тестлар өстендә эш


3.Яңа темаларны үзләштерү


4.Карточкалар белән эш


5.Капитаннар конкурсы



9.Йомгак.

Дәрескә йомгак ясыйк.

-Бүгенге дәрестә нинди хәлләрне өйрәндек?

10.Өй эше.

122нче күнегүне язып эшләргә, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал