7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку на тему'Боерык фигыль' (5 класс)

Урок по татарскому языку на тему'Боерык фигыль' (5 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәреснең темасы: Боерык фигыль. ( 1нче слайд )

Максаты: 1) Укучыларны боерык фигыль һәм аның юклык төре белән таныштыру; аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

2) Боерык фигыль турында алган белем һәм күнекмәләрне

камилләштерү, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

3) Укучыларда китапка карата сакчыл караш тәрбияләү,

китап укуга кызыксыну уяту.

Җиһазлау: интерактив такта, китаплар, портретлар, буклетлар һ.б.

Дәреснең тибы: катнаш дәрес.

Дәреснең барышы.

I. Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.

2. Укучыларның әзерлеген тикшерү.

3. Тапкырҗанның хаты белән таныштыру ( 2нче слайд )

Фигыль төшенчәсен кабатлау.

- Фигыль нәрсәне белдерә?

- Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?

III. Яңа дәрес материалын аңлату.

1. Сорауларга җавап бирү ( 3 - 4нче слайдлар )

- Бу шигырь юллары сезгә танышмы?

("Акбай", "Эшкә өндәү".)

  • Аларның авторы кем ?

( Г.Тукай. )

  • Г.Тукай Акбайны,сабыйларны нәрсәгә өнди ?

( Эшкә, ... )

  • Нинди сүзләр эшкә өндәүне,боеруны белдерә?

( Өйрән, тор, аума, утыр, эшләгез )

  • Мондый фигыльләр - боерык фигыльләр дип атала.

Боерык фигыльләр нәрсәне белдерәләр?

2. Матур язу өчен күнегү ( 5нче слайд )

- Хәзер укучылар бу өзекләрнең берсен дәфтәрләргә дөрес һәм матур итеп язып куябыз.

3. Мәкальләрнең ахырын тап! ( 6нчы слайд )

- Бу мәкальләрне беләсезме, ахырын әйтегез!

- Боерык фигыльләрне табыгыз!

- Алар нинди сорауга җавап бирәләр?

- Боерык фигыльнең юклык төре нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган?

- Бу очракта басым кая төшә?

4. Кагыйдә белән танышу ( 7нче слайд )

-Боерык фигыль.

-Басымы.

IV. Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

1. Китап буенча эш ( 8 - 9 нчы слайдлар )

245 нче күнегү.

  • Сүзләрне юклыкта язабыз, басымын билгеләп барабыз, дөрес итеп укыйбыз.

2. Ял итеп алу (күзләрне һәм гәүдәне ял иттерү) ( 10 - 15 нче слайдлар )

3. Рәсем буенча эш (ситуатив бирем) ( 16нчы слайд )

(Әниләр һәм олылар сүзен тыңларга кирәк.)

4. Рәсем буенча киңәшләр чыгару ( 17нче слайд )

5. Китап буенча эш ( 18нче слайд )

- Китапларның почмакларын бөкләмә!

- Битләрен ертма!

- Пычрак кулларың белән тотма!

- Ашаганда китап укыма!

- Китапларыңны тышла!

- Кадерлә!

- Сакла!

- Яратып укы!

251нче күнегү.

1) Хәсән Шабановның " Анам сүзләре " шигырен уку. Ни өчен шигырь "Анам сүзләре" дип атала?Ничек уйлыйсыз?

2) Боерык фигыльләрнең барлык төрен беренче баганага,юклык төрен

икенче баганага языгыз (тактада 2 укучы эшли )

кадерлә бөкләмә

укы ертма

бул тотма

IV. Йомгаклау өлеше.

Мин белми идем, белдем:

  1. Фигыльнең юклык төрен, боерык фигыльләрдә басымның урынын.

Барлыкта килгәндә басым сүзнең башында, ә юклыкта килгәндә юклык

кушымчалары алдында куела ( 19нчы слайд )

2. Билгеләр кую. (Буклетларны тарату)

3. Милли китапханәгә чакыру ( 20нче слайд )

Китапның белмәгәне юк, диләр.

Белемле, зирәк, тапкыр, әдәпле булам дисәң китап укы !

4. Өй эше.

  1. Боерык фигыльне кулланып, китапханәдә "үз - үзеңне тоту" кагыйдәләрен язып килегез.

  2. Күп нокталар урынына боерык фигыльләрне куеп языгыз.

  3. Бирелгән фигыльләрдән боерык фигыльнең юклык формасын ясап языгыз.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал