7


  • Учителю
  • План конспект по татарскому языку ' Э О хәрефләренең язылышы'5 класс

План конспект по татарскому языку ' Э О хәрефләренең язылышы'5 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
Азбаба урта гомуми белем бирү мәктәбе
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мөбарәкшина Энҗе Мулланур кызы

Тема: "О, ө, ы, э(е) хәрефләренең дөрес язылышы"

Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен): татар сүзләре һәм алынма сүзләрдә о, ө, ы, э(е) хәрефләрен дөрес язу, әлеге хәрефләр кергән сүзләрне дөрес әйтә, сөйләмдә дөрес аера белү күнекмәләре формалаштыру;

Укучы өчен: универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.

Үстерү максаты: укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты: укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, әйләнә-тирә дөньяга, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, электрон презентация, биремле карточкалар (вариантларда эшләү өчен әзерләнгән таратма материал); дәреслек: Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе 5нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен), Ф.Харисов,Ч.М.Харисова-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012-159 б.

Дәрес планы

I. Оештыру моменты.

1.Укучыларны сәламләү.

2.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү, дежур укучы рапортын тыңлау.

3.Уңай психологик халәт формалаштыру һәм дәресне башлау.

II. Өй эшен тикшерү.

1.Укучыларга өй эшен тикшерү максатыннан тест биремнәре тарату.

2.Җавапларны парларда тикшерү.

3.Нәтиҗә ясау.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. Уку мәсьәләсен кую.

  1. Дәрес эпиграфы итеп сайланган шигъри өзекне уку. Дуслык турында әңгәмә (слайдлардагы мәкальләр белән танышу).

  2. Астына сызылгын сүзләргә транскрипция ясау.

  3. Уку мәсьәләсен формалаштыру.

2. Яңа теманы аңлату.

  1. Биремле сүзлек диктанты язу.

  2. О, э хәрефләренең алынма сүзләрдә һәм татар сүзләрендә әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләре буенча нәтиҗә ясау.

  3. Кагыйдә формалаштыру.

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Тәрҗемә эше.

Физкульминут ясау

  1. Дәреслек белән эш. нче күнегү.

  2. Вариантлап биремле карточкалардан эшләү.

  3. Вариантларны алмашып, парларда биремнәр үтәлешенең дөреслеген тикшерү.

VI.Өй эше бирү.

1. 67-68 енче бит- кагыйдә, 121 нче күнегүне шаблон буенча эшлә.

2. Бүгенге темага кагылышлы сүзләр кергән 5 мәкаль яки табышмак табып яз.

3. Кагыйдә үзенчәлекләрен чагылдырган әкият иҗат ит.

VII. Йомгаклау.

1. Укучыларның дәрестәге эшчәнлегенә бәя.

2. Р. Мәсләхованың "Балама нәсихәт" шигырен уку.


Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшләргә теләк белдерүне тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

  • Саумы, кояш, саумы, көн!

Дусларым, хәерле көн!

Телим сезгә сәламәтлек,

Бәхет һәм яшәү дәрте.

Уе изге баласына

Булышыр табигать тә.

Эшкә тотыныйк, дусларым,

Хуш, хәерле сәгатьтә!

(бу урында тәртип буенча дежур укучы рапорты тыңлана)

  • Бүген 3 нче декабрь. Дүшәмбе көн. Урамда кыш фасылының матур көне. Без татар теле дәресенә әзерләндек. Сыйныфта барыбыз да бар. Дәрескә бөтенебез дә әзер. Өй эше "Татар телендә сузык авазларны белдерүче хәрефләр" темасына карата бирелгән сорауларга җаваплар әзерләргә иде."

  • Укучылар, сезнең барыгызны да исән-имин күрүемә мин бик шат. Дәрестә яңа теманы үзләштерүдә зур уңышлар һәм җиңеллекләр телим үзегезгә.

  1. Өй эшен тикшерү.

Укытучы өчен максат: үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау.

Укучылар өчен максат: үткән теманы үзләштерү дәрәҗәсен, ягъни өй эше дөреслеген тикшерү.

  • Укучылар, сез үзегезгә бирелгән сорауларга дөрес җавап бирсәгез, дәрестә алга таба уңышка ирешерсез. Шуңа күрә өй эшен тикшерү максатыннан, мин сезгә тест биремнәре тәкъдим итәм. (Һәр балага тест биремнәре таратыла. Укучылар биремнәр белән танышалар, аңлашылмаган төшенчәләр, сүзләр булганда сорыйлар). Балалар, барыгыз да биремнәр белән таныштымы? Биремнәрнең бөтенесе дә аңлашыламы? Хәзер сез нәрсә эшләргә тиеш?

  • Без бирелгән сорауларга бер дөрес җавапны гына сайларга тиеш (тест җаваплары махсус тест дәфтәрләрендә теркәлә).

ТЕСТ

Һәр сорауга бер дөрес җавапны гына билгеләгез!

  1. Ике аваз кушылмасын белдерүче хәрефләр дөрес күрсәтелгән җавапны тап.

А) я, а, ю, э

Ә ) ю, я, е

Б) э, е, ё

  1. Кайсы рәттәге сүзләрдә "э" хәрефе генә төшеп калган?

А) ...пиграф, ...лемтә, ..кран

Ә) т..л..фон, т...кст, т...ман

Б) шахт..р, самол..т, вертол...т

  1. "Юллар" сүзендә:

А) 5 хәреф, 5 аваз

Ә) 6 хәреф, 5 аваз

Б) 5 хәреф, 6 аваз

  1. [а] авазы рус сүзләрендә иренләшәме?

А) әйе

Ә) юк

Б) белмим

5. Кайсы юлдагы сүзләрдә "Э" хәрефе саңгырау тартык хәмзәгә тамга булып йөри?

А) аэрочана, экран, эскәмия

Ә) каратэ, эзлекле, телеэкран

Б) мөэмин, тәэмин, тәэсир.

  • Укучылар, әгәр дә җавап бирү төгәлләнсә, янәшәдәге иптәшегез белән дәфтәрләрегезне алмаштырып, тест җавапларының дөреслеген тикшерик (парларда тикшерү). Инде ахыргы нәтиҗәне ясау өчен, слайдка игътибар итегез (слайдта дөрес җаваплар күрсәтелә). Балалар, кемнең бер хатасы да юк - бишле, 1 хатага - дүртле, 2-3хатага - өчле билгесе куябыз.

(Слайдта дөрес җавап күрсәтелә: 1-ә, 2-а, 3-б, 4-ә, 5-б. Парларда билгеләр куела, дәфтәрләр хуҗаларына кайтарыла.)

(Укытучы өйгә эшнең үтәлеш дәрәҗәсен билгеләп китә.)

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1.Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. Уку мәсьәләсен кую.

  • Инде мин сезнең алдагы слайдка күз салуыгызны үтенәм. Монда Сибгат Хәкимнең шигыреннән өзек бирелгән. Кемнең кычкырып укып күрсәтәсе килә?

  • Эзләмә син диңгез төбеннән

Һич табылмый торган энҗене;

Тап иптәшең булыр кешене,

Гади бер дус - үзең ишене.

(Дуслык турында әңгәмә үткәрү)

  • Бу шигырь нәрсә турында?

  • Дуслык турында?

  • Ә нәрсә соң ул дуслык? Кем ничек аңлый бу төшенчәне?

  • ...(җаваплар тыңланыла)

  • Дуслык кемнәр арасында булырга мөмкин?

  • ...(җаваплар тыңланыла)

  • Дус кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

  • ...(җаваплар тыңланыла)

  • Дуслар ни өчен кирәк?

  • ...(җаваплар тыңланыла)

  • -Әйе, балалар, яхшы иптәш белән уйнавы да, эшләве дә күңелле. Чын дус авыр чакта ташлап китмәскә тиеш. Дусларсыз яшәве бик күңелсез, алар тормышта һәрвакыт кирәк.

Укучылар, дуслык турында сөйләшүебезне төгәлләп, слайдтагы язылган мәкальләр белән танышып чыгыйк әле. ...., укысын әле.

  • Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы.

  • Кош-канаты белән, кеше дуслык белән көчле.

  • Юлга чыкканда, иптәшең үзеңнән яхшы булсын.

  • Чын дуслыкның кадерен бел.

  • Алга таба без үзебез укыган шигырьдә асларына сызылган сүзләргә транскрипция ясарбыз. Мин 3 укучының такта яныны чыгуын, ә башка укучыларның әлеге биремнәрне урыннарда башкаруын сорыйм. Дәфтәрләргә бүгенге датаны, сыйныф эше дип язып куегыз. Аннан соң сүзләрнең транскрипциясен язып куегыз.(..., ..., ..., такта янында эшлиләр)

Эзләмә - [эзләмә]

Төбеннән - [төбөннән]

Кешене - [кэшэнэ].

(Транскрипциядә укучылар э хәрефенең сүз башында гына килүен, ирен гармониясе чагылышын һәм е хәрефенең [э] авазы белән бирелүен күрә һәм әйтә алырга тиеш.)

  • -Укучылар, без бергәләп нинди зур теманы үзләштерә башладык, искә төшерик әле.

  • Без татар теле грамматикасының "Орфография" бүлеген өйрәнә башладык. Орфография сүзләрнең дөрес язылышын өйрәнә торган фән.

  • Балалар, әйдәгез бергәләп, бүгенге дәресебездә үзебез өчен максат куйыйк. Моның өчен тактадагы сүзләргә тагын бер кат карагыз.

Көтелгән җавап үрнәге:

  • Бүгенге дәрестә без о, ө, ы, э(е) хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу кагыйдәләрен үзләштерергә, искәрмә очраклар булса, аларны истә калдырырга тиешбез.

  • Бик дөрес, балалар, бүгенге дәресебез, чыннан да, о, ө, ы, э(е) хәрефләренең татар сүзләрендә һәм алынма сүзләрдә дөрес язылышына багышлана. Бергәләп формалаштырган максатыбызга ирешү өчен, без төрле күнегүләр башкарырбыз, чагыштырып нәтиҗәләр ясарбыз, үзебез чыгарган кагыйдәләрне дәреслектәге билгеләмәлмәр белән чагыштырырбыз, дөресләрбез.

2. Яңа теманы аңлату.

  • Балалар, дәресебезне алга таба дәвам итик. Бүгенге дәресебездә безгә татар сүзләре белән беррәттән алынма сүзләр дә очрар. Мин сезнең әлеге сүзләрне аера белү дәрәҗәгезне билгеләр өчен, биремле сүзлек диктанты яздырам. Сезнеңчә, "эремчек" һәм "элемент" сүзләренең аермасы нидә?

Көтелгән җавап үрнәге:

  • Эремчек - татар сүзе, элемент- алынма сүз.

  • Фикерләвегез дөрес, укучылар. Мин ике укучының тактада эшләвен сорыйм. Урыннардагы укучылар дәфтәрләрегезне 2 баганага бүлеп (татар сүзләре, алынма сүзләр), мин әйткән сүзләрне дөрес итеп язабыз. (Сүзләр сүзлек диктанты яздыру методикасына туры китереп яздырыла)

Борыч, озынборын, микрофон, мотор, орган, эңгер-меңгер, орган, каратэ, эчемлек, энергия

Укучылар эше түбәндәгечә килеп чыгарга тиеш:

Борыч микрофон

Озынборын мотор

Эңгер-меңгер каратэ

Орган орган

Эчемлек энергия

  • Укучылар, хаталарыбызны тикшерик, барыбыз да дөрес эшләде микән? (слайдта дөрес эшләнеш бирелә). Балалар, әйтегез әле, бу ике баганадагы сүзләрне нәрсә берләштерә?

  • Һәр ике баганадагы сүзләрдә дә о, э (е) хәрефләре бар. Ләкин 2 багана сүзләре арасында алар үзара әйтелешләре белән аерыла. Рус теленнән кергән алынма сүзләрдә о, э (е) хәрефләре татар сүзләрендәгегә караганда озынрак әйтелә. Язылыш үзенчәлекләренә килсәк, татар сүзләрендә э хәрефе сүз башында гына язылган.

  • Димәк, укучылар, нәтиҗә ясап, татар сүзләрендә о хәрефенең тамыр сүзнең беренче иҗегендә генә язылуын, э хәрефенең сүз башында гына килүен күрдек. Рус телендә әлеге хәрефләрнең язылышы буенча мондый кагыйдә юк. (Укучыларга үз-үзләрен бәяләргә кушыла, бәяләү критерийлары: хатасыз яки 1 хата - 5, 2 хата - 4, 3-4 хата - 3.) Слайдта язылган кагыйдәне укып китик:

    • Татар сүзләрендә о, ө хәрефләре тамыр сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Алдагы иҗекләрдә [о],[ө] авазлары ишетелсә дә, ы, е хәрефләре языла. Э хәрефе татар сүзләрендә сүз башында гына языла, башка иҗекләрдә [Э] авазы е хәрефе белән бирелә. Алынма сүзләрдә э һәм о хәрефе сүздә озын әйтелә һәм төрле урыннарда язылырга мөмкин.

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  • Дәресебезне дәвам итик, укучылар. Сезнең русча текстларны татар теленә никадәр дөрес һәм төгәл тәрҗемә итүегезне белер өчен, мин сезнең түбәндәге җөмләләрне татарчага тәрҗемә итүегезне сорыйм. (Слайд күрсәтелә). Әлеге җөмләләр Радий Погодинның "Жаба" әсәреннән алынды.

Җөмләләр:

Позавчера нам было гораздо интереснее.

Долгожданные гости прибудут послезавтра.

Всякое существо рождается для жизни на Земле. (Р.Погодин "Жаба")

(Көтелгән тәрҗемә үрнәге: Өченчекөн безгә күпкә кызыграк иде. Көтелгән кунаклар берсекөнгә килеп җитә. Һәртөрле җан иясе җирдә яшәү өчен туа.)

  • Укучылар, бу җөмләләрне тәрҗемә итүнең нинди сере булды соң? Кем бик игътибарлы икән?

Көтелгән җавап:

  • Бу җөмләләрдә без уза торган темага караучы өченчекөн, берсекөнгә, һәртөрле сүзләре бар.

  • Бик дөрес, балалар, әлбәттә, шулай. Мин бу тәрҗемә эшен нәкъ менә сезнең игътибарны шушы сүзләргә юнәлтәсем килгәнгә оештырдым. (слайд. Әлеге сүзләрнең дөрес язылышы һәм транскрипциясе күрсәтелә) Бу сүзләрне язуда сез беркайчан да хата ясамассыз дип ышанам.

(Тактада: өченчекөн -[өчөнчөкөн], берсекөнгә -[бөрсөкөнгә], һәртөрле -[һәртөрлө]).

Физкультминут ясау (хәрәкәтләр белән)

"Бездә дуслык"

Бер-кулларны алга сузабыз.

Ике-кулларны күтәрәбез.

Өч-кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт-кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч-бездә дуслык, бездә көч.

  • Балалар, эшебезне дәреслек буенча дәвам итик. 75нче битне ачабыз, 153нче күнегүне табабыз. Барыгыз да таптыгызмы?

  • Әйе.

  • ...., биремен укы әле.

  • Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп,сүзләрне укыгыз. О, ы, е хәрефләре кайсы авазларны белдерә? Үрнәктәгечә языгыз.

  • Әйе. ...., сүзләрне укып чык әле.

  • Транспорт, орчык, төлке, торт, торна, йорт ,кыргыч, төтен, нокта, этажерка, элек.

  • Яхшы. Алга таба .... дәвам итә.

  • Тыныч, электр, сызык, сыр, очкын, эремчек, төзек, тормыш, борыч, сөтле, көчле.

  • Хәзер эшне үрнәктәгечә язма рәвештә дәвам итәбез. Һәр ике төркемгә дә 3әр сүз язабыз.

  • ....

  • Эшләп бетердегезме?..., үзең язганнарны укып чык әле.

  • .....(мәсәлән, орчык, йорт, очкын, төтен, төзек, көчле сүзләре)

  • ...., син нинди сүзләр яздың?

  • .....(мәсәлән, транспорт, торна, нокта, төлке, төтен, сөтле сүзләре)

  • Молодцы! Балалар, инде дәресебез ахырына якынлаша. Һәркайсыгызның бүгенге теманы үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау йөзеннән, мин сезгә биремле карточкалар таратам. Биремнәр төрле вариантта төрлечә, эшегездә уңышлар телим. .

Карточкалар таратыла.

Карточкаларның үрнәге:

1нче вариант.

Бирем. Төшеп калган хәрефләрне куеп күчерегез, сүзнең транскрипциясен ясагыз.

Төш...нке, к...зг..., б...р...ч, й...мр..., Б...г...лмә, Г...лй...з...м.

2 нче вариант.

Бирем. Сүздәге хаталарны төзәтеп языгыз.

Чөгөндөр, тормош, көчлө, елэмтә, көнгөрә, болот.

(Биремнәр башкарылгач, укучылар дәфтәрләрен башка варианттагы партадашлары белән алыштырып, бер-берләренең хаталарын тикшерә, бәяли. Слайдта дөрес җаваплар күрсәтелә.

1 нче вариант. Төшенке-[төшөңке], көзгө-[көзгө], борыч-[бороч], йомры -[йомро], Бөгелмә -[бөгөлмә], Гөлйөзем-[гөлйөзөм] .

2 нче вариант. Чөгендер, тормыш, көчле, элемтә, көнгерә, болыт.)

  • Бик яхшы, балалар. Сез бу биремне дә бик җиңел башкарып чыктыгыз.

VI. Өй эше бирү.

  • Укучылар, һәрвакыттагыча, мин сезгә 3 төрле өй эше тәкъдим итәм. Көндәлекләрегезгә язып куегыз.

1. 72, 75нче бит - кагыйдә, 154 нче күнегүне эшлә.

2. Бүгенге темага кагылышлы сүзләр кергән 5 мәкаль яки табышмак табып яз.

3. Кагыйдә үзенчәлекләрен чагылдырган әкият иҗат ит.


VII. Йомгаклау.

  • Инде дәрестә үзебез чыгарган кагыйдәне һәркем эчтән генә исенә төшерсен һәм дәреслекнең 72, 75 нче битләрендә бирелгән кагыйдә белән чагыштырсын. Укучылар, без күнегүләрдән соң ясаган нәтиҗәләр дөрес булганмы? Дәреслектәге кагыйдә безнекеннән аерылмыймы?

  • Юк, аерылмый. Дәреслектә дә о, ө, ы, э(е) хәрефләренең дөрес язылышы турында без әйткән кагыйдә язылган.

  • Балалар, ә без нинди кагыйдә китереп чыгардык соң? Кемнең кагыйдәне әйтеп күрсәтәсе килә? (Вакытның күпме калуына карап, 2-3 укучыдан кагыйдә яңадан әйттерелә)

  • Әйе, укучылар, чыннан да, сез бүген дәрестә кагыйдәне шулкадәр дөрес һәм төгәл китереп чыгардыгыз, мин сезнең белән горурланырга хаклы.

  • Инде дәрестә алган билгеләрегезне йомгаклап, гомумән дәрес өчен билге куяр вакыт җитте. Ягез , кемнәр ничәле алыр икән (укучыларның үзбәяләре тыңлана, кирәк булса, төзәтмәләр кертелә. Билгеләр көндәлекләргә төшерелә).

    • Укучылар, бүгенге дәрестә кемгә авыр булды? (....)

    • Ә кемнәр алдагы дәрестә тагын да тырышып эшләргә сүз бирә? (...)

    • Бүген үзләштергән белемнәр сезгә киләчәктә кирәк булырмы? (Без бүген дәрестә рус алынмалары белән дә эшләдек. Шуңа күрә өйрәнгәннәребез рус теле дәресендә дә дөрес язарга ярдәм итәр. О, ө, ы, э(е) хәрефләре кергән сүзләрне сөйләгәндә дөрес әйтү, язмада дөрес күрсәтә белү һәрвакыт кирәк.)

  • Балалар, бүгенге дәресне авыр үзләштергән укучыларга сабырлык телим, тырыш һәм сабыр булсагыз, сез укуда гына түгел, ә тормышта зур уңышларга ирешерсез. Менә шушы урында минем сезгә Роза апа Мәсләхованың "Балама нәсихәт" дигән шигырен укыйсым килә.

Иң беренче кеше белән

Исәнләш үзең.

Чытык булма, борын чөймә,

Балкысын йөзең.

Беркайчан да , балакаем,

Кешедән көлмә.

Тыңлый да бел, сөйләгәндә

Сүзен бүлдермә.

Авырлыклар килгән чакта

Тагын шул сүзем:

Кирәк, балакай, өйрән син

Булырга түзем.

  • Балалар, бүгенге дәрестә сезнең эшчәнлектән мин бик канәгать калдым. Булдырдыгыз, өй эшләрен дә барыгыз да эшләп килер дип уйлыйм. Дәресебез тәмам. Сау булыгыз.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал