7


  • Учителю
  • Исследовательская работа ученика 6 класса Гилязева Рината Ризитовича на тему: 'Война в истории моей семьи'

Исследовательская работа ученика 6 класса Гилязева Рината Ризитовича на тему: 'Война в истории моей семьи'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Минем карт бабам Гыйләҗев Әмирҗан 1916 елда Атлас авылында туган була. 1934 нче елда Югары Табыннан мулла кызы Фатыймага димләп өйләндергәннәр. Өйләнеп аз гына торуга, армияга киткән, Фин сугышында катнашкан. Ул армиядә чакта кызы Мәгърифә туа. Армиядән кайтып, бераз гына торуга, Бөек Ватан сугышы башлана һәм карт бабам сугышка китә. Ул китеп, берничә ай узгач, бабам Занур туган. Әти белән малай шулай итеп, бер-берсен күрми кала.

Әмирҗан бабай Бөек Ватан сугышы башланганчы, Мөслимдә "солдат уйнатып" йөргән (военрук булган).

Мәскәүдә сугыш вакытында, авылдашы Шәймәрдан бабайны ат илтергә барган җирендә очратып, "Гаиләм килсә, мине сугышка кертмәсләр, шушында "солдат өйрәтергә" калдыралар", - дигән. Ләкин Фатыйма әбием авылдан чыгып китәргә курыккан. Шулай итеп, Әмирҗан бабамны сугышка керткәннәр. 1943 елда Смоленск өлкәсендә яуда күрсәткән батырлыгы өчен "За отвагу" медале белән бүләкләнгән. Соңрак, август аенда яраланып, госпитальгә эләгә һәм алган яраларыннан 4 сентябрьдә вафат була.

Атлас авылында Фатыйма әби ике баласы белән иске салам түбәле, сәмән кирпичле, дүрт почмаклы өйдә тол кала. Шушы кечкенә генә өйдә язын, җәен, көзен генә торып була алган, ә кышкылыкка каравыл өенә яшәргә күченә торган булганнар, чөнки өйне җылытырга утын булмаган, лесник урманнан утын бирмәгән. Ә кышкылыкка бабайларның өенә корчаңгы атларны яба торган булганнар. Яз көне, Фатыйма әби өенә кайтып, атларның тиресләрен чыгарып, өен тазарткач, балаларын кире үз нигезенә алып кайта торган булган. Ашарларына булмагач, Занур бабайны Югары Табынга-Нуретдин бабайларына илтә торган булган. Шулай ачлы - туклы яшәп, 9 яшендә генә Занур бабам укырга керә алган, чөнки укырга киеп барырга киеме булмаган. Кыш көне аякларына бияләйне чиратлашып киеп, укырга да барганнар, уйнарга да чыкканнар. Яңа ел бәйрәмнәрендә күчтәнәч конфет-печенье урынына укытучы Әнисә апалары йомры күмәч пешереп алып килә торган булган. Ул күмәчләрне телемләп балаларга яңа ел күчтәнәче итеп тараткан. Дәфтәр, каләмнәр дә булмаган, гәҗитнең ак кырларына, юл араларына кара белән язарга өйрәнгәннәр. Бабам әле бүген дә мәктәптә ятлаган шигырьләрен хәтердән сөйләп безне шаккатыра. Авылда бабамның туганнары булмагач, ул кечкенәдән үк бар эшләрне дә үзе эшләргә өйрәнә. Аларның кәҗәләре була, кәҗә бәтиләрен суярга күрше бабайга әйтә торган булалар, чөнки авыл бәләкәй, ир-атлар сугышта үлеп калаганнар, ир-ат - шушы бабай гына була. Занур бабама 9-10 яшьләр тулгач, карт бабай: "Улым, хәзер үзең эшкә өйрән, мин - карт, хәлсез, үлсәм сине эшкә өйрәтүче булмас", - дип аңа кәҗә бәтиләре, сарыклар суярга өйрәтә. Шулай итеп, бабай - "зур егеткә" әверелә, авылдашларына да терлекләр суя башлый һәм шушы һөнәрен гомере буена ташламыйча, авылда да терлек суеп йөрде.

Бабайдан сугыш чоры турында сөйләргә кушсаң, ул : "Сез бәхетле, уйнарга уенчыкларыгыз, ашарга ашамлыклар, кияргә киемнәрегез, яшәргә җылы өйләрегез бар. Безгә боларның берсе дә эләкмәде. Газиз әтиемнең йөзен дә күрә алмадым, карточкасы да юк," - ди. "Тормышның кадерен белеп, яхшы укыгыз, эшне яратыгыз," - дип безгә үгет-нәсихәт бирә.

ГИЛЯЗОВ АМИР(ГАПРАЛ) ГИЛЯЗОВИЧ,1913

Опубликовано в 8 Июнь, 2009 - 11:50


прим.:

1

г.р.:

1916

место рождения:

п.Атлас

РВК:

Муслюмовским РВК

звание:

кр-ц

место службы:

914 ап,352 сд

причина выбытия:

у

день выбытия:

4

месяц выбытия:

9

год выбытия:

1943

обл. выбытия:

Смоленская обл.

место выбытия:

Ельнинский р-н,д.Горнечье

госпиталь:

436 омедсб

опись:

18001

дело:

719

лист:

31





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал