7


  • Учителю
  • Татар теленнән дәрес конспекты Сан6 кл.

Татар теленнән дәрес конспекты Сан6 кл.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





























Тема: Саннар иленә сәяхәт

6 нчы сыйныфта татар теленнән

үткәрелгән ачык дәрес













Сыйныф: 6 нчы а

Үткәрү вакыты:08.02.14.

Укытучы:Фазылҗанова Г.Ф.

Тема: Саннар иленә сәяхәт

Максат:

1.Сан темасын өйрәнүне йомгаклау, ясалышы һәм төркемчәләре турында белемнәрен ныгыту, саннарның җөмләдә кулланышын билгеләү,

2. саннарны анализлауга кызыксыну уяту, тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы тудыру.

3. Халык авыз иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту, алар аша хезмәт сөючәнлек, белемлелек сыйфатлары тәрбияләү, укучыларда туган җиребез белән горурлык хисе тәрбияләү.

Тибы: Кабатлау- ныгыту.

Методлары: дәрес-презентация, информацион технологияләр куллану, сүзлек эше, әңгәмә, күнегүләр эшләү.

Җиһазлау:Татар теле, 6нчы сыйныф өчен дәреслек, (Н.В.Максимов, М.З. Хәмидуллина) компьютер, мультимедиа экраны, мультимедиа презентациясе "Саннар иленә сәяхәт", карточкалар, тест сораулары, сан кергән табышмаклар, мәкальләр язылган карточкалар. .

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше

Укучыларда уңай психологик халәт булдыру. Тема, максат белән таныштыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!

Хәерле көн телик җиребезгә,

Хәерле көн телик hәммәбезгә,

Хәерле көн телик кунакларга,

Хәерле көн телик үзебезгә!

Иң элек сезне дәрескә булган кагыйдәләр белән таныштырып үтәсем килә.





Әдәпле һәм игътибарлы бул!

Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!

Иптәшләреңне хөрмәт ит!

Башкаларны бүлдермә!





II. Актуальләштерү

-Бүгенге дәресебезнең темасын белер өчен бер уен уйнап алыйк. "Яшерелгән сүзне бел" уены. Сез эзләп тапкан сүзләр нинди сүз төркеме булса, без дәрестә шуның турында сөйләшәчәкбез.

Слайд № 2 Фикер, алтын, тун, көчек, йөзем, бишек,кунак, берләшмә.

-Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

-Сан. Әйе, бик дөрес әйттегез. Бүгенге дәреснең темасы- сан. Дәрестә аның төркемчәләрен искә төшерербез, аларның ясалу ысулларын, язылышын карарбыз, сан кергән җөмләләр, табышмаклар, мәкальләр укырбыз. Моның өчен без сезнең белән зур сәяхәткә чыгабыз. Шуңа күрә дәресебезнең исеме дә «Саннар иленә сәяхәт» дип атала.

-Укучылар, сәяхәтебез тукталышлардан тора. Экранга игътибар итегез әле, тукталышларның исемнәре билгесез, әгәр дә сез бирелгән мәкальдән нинди дә булса яшеренгән хикмәтле санны тапсагыз, алга таба сәяхәт итә аласыз. Әйдәгез, башлыйбыз. 1 нче тукталышның исемен укыйк әле.(яшеренгән санны табу 100 санын ни өчен хикмәтле икәнен ачыклау)

Слайд № 3 100 сум акчаң булганчы,

100 дустың булсын.

-Сан нинди сүз төркеме? (Укучы фикерләре тыңлана)

-Сан - мөстәкыйль сүз төркеме

-Ул нинди сорауларга җавап бирә. (Укучыларның җаваплары тыңлана)

Слайд №4

2 нче тукталышның исемен укыйк әле.(яшеренгән санны табу, мәкальнең мәгънәсен аңлату)

Слайд № 5 Бер күрешү-үзе бер гомер.

-Саннарның ясалышы турында нәрсәләр әйтә аласыз? (Слайд № 6)

-3 нче тукталышның исемен укыйк әле.(яшеренгән санны табу, 7 санының ни өчен хикмәтле икәнен ачыклау)

Слайд № 7 Җиде кат үлчә, бер кат кис.

-Сан төркемчәләре турында әйтеп китик. (Слайд № 8)

-Әфәрин! Без сезнең белән бик тиз хәрәкәт итәбез. Ә хәзер 4 нче тукта-лышның исемен укыйк әле. Монда безгә бераз уйлабрак эш итәргә кирәк булыр.(яшеренгән санны табу, мәкальнең мәгънәсен аңлату)

Слайд №9 Беләге юан берне егар,

Белеме юан меңне егар.

-Укучылар, тактада язылган җөмләләргә игътибар итик әле. Җөмләдә саннарны күрсәтергә, аларга сораулар куярга, ясалышы һәм төркемчәсен билгеләргә

(Слайд № 10) .

Безнең мәктәптә биш йөз илле өч укучы белем ала.

Әни энем белән миңа өчәр алма бирде.

Мин Түбән Мактама икенче урта мәктәбендә укыйм.

Җыр түгәрәгенә тугыз-ун укучы йөри.

Без икәү мәктәпкә бардык. ( нәтиҗә ясала)

- 5 нче тукталышка килеп җиттек. (яшеренгән санны табу, 2 санының ни өчен хикмәтле икәнен ачыклыйбыз) Безне монда нәрсәләр көтә икән?

Слайд №11 Күндәм ике әйттермәс.

-Инде саннарның язылышын искә төшерик. (сүзлек диктанты ). (Слайд № 12)

-Егерме сигез, унбиш, җитмеш тугыз, ике-өч, бер мең сигез йөз алтмыш бер, унтугыз, ике мең, кырык сигез. (Укучылар дәфтәрләрен бер-берсе белән алмаштыралар, тактадагы үрнәк буенча тикшерәләр, үзләре билге куялар).

Слайд№13 Физминут

Ә хәзер 6 нчы тукталышның исемен укыйк әле.

Слайд №14 Алтыда белгән туган телең алтмышта да онытылмас.

-САН төшенчәсе бик әһәмиятле. Сезнеңчә саннар безнең тормышта нинди роль уйный?

-Бирелгән текстны укып, саннарның төркемчәләрен аңлатабыз.. Аларның бу өзектә нинди әһәмияткә ия булуын билгелибез. (Слайд № 15)

Безнең республикада дүрт миллионга якын кеше яши. Шуның ике миллионы - татарлар. Татар халкы- бөтен дөньяга таралып яшәүче милләт ул. Аның саны рәсми хисаплар буенча 7 миллион, чынбарлыкта исә 10 миллионга җитә. Татарстанда узган җанисәп нәтиҗәләре буенча республикабызда 52, 95 процент татар , 39,51 процент рус, аннары чувашлар, удмурт, украин һ.б. халыклар яши.

7нче тукталыш Бер көнлек юлга чыксаң, өч көнлек азык ал. (Слайд № 16)

-Теоретик белемнәрне гамәлдә ничек кулланырсыз икән, тест ярдәмендә тикшереп үтик әле. (Тест өләшү, укучылар индивидуаль рәвештә эшлиләр).

Тест Тиешле саннарны сайлап, мәкальләрне язып бетер

1....уйла, ....эшлә.

а)ике, бер б)өч,бер в) бер, ике

2.Сереңне ...кешегә дә сөйләмә, киңәшеңне ...кешегә кыл

а) мең, бер б) бер, мең в)бер, ике

3.Белеп эшләүдә ... хикмәт.

а) бер, б) йөз, в) җиде

4....карлыгач яз китерми

а)бер, б) ике, в)өч

5. Агач ... җирдән төпләнә.

а)биш, б) бер, в) унбиш

6.Егет кешегә ..төрле һөнәр дә аз.

а) җитмеш, б)җиде, в)йөз

7.Агач аеры үссә дә, тамыры ... .

а)өч б)җиде, в)бер

8. Карак .. алса, ут кырып сала.

а)берне, б)унны, в)кырыкны

- 8 нче -соңгы тукталышка килеп җиттек. (яшеренгән санны табу, 50 санының ни өчен хикмәтле икәнен ачыклыйбыз)

Слайд№ 18 Бала илледә дә итәктә

Экранда язылган җөмләдәге саннарга морфологик анализ ясарга.

Слайд № 19

Бәйрәмдә унҗиде кеше катнашты, икесе авыру сәбәпле килә алмады.

Унҗиде - сан, кушма сан, микъдар саны, саналмышы - кеше сүзе, җөмләдә аергыч булып килгән.

Икесе - исемләшкән сан, берлек санда,тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә ия булып килгән.

IV.Өй эше

Слайд № 20

1.Әдәбият дәресләгеннән саннар кергән 5 җөмлә язып алырга.

2.Саннар кертеп "Безнең гаилә" темасына кечкенә генә хикәя яз.

V. Йомгаклау.

-Бергәләп санның моделен төзү.

-Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Безнең бүгенге дәресебез сезнең өчен нәрсә белән әhәмятле?

Дәрес өчен билгеләр кую.

































7







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал