- Учителю
- Контрольный тест. 6 класс (русскоязычная группа) Тема: “Әдәпле булу җиңелме?
Контрольный тест. 6 класс (русскоязычная группа) Тема: “Әдәпле булу җиңелме?
III чирек
Татар теле
6 сыйныф (рус төркеме)
Контроль тест
Тема: "Әдәпле булу җиңелме?
-
Табын янына кайчан утырырга мөмкин?
а)хуҗалар рөхсәте белән генә
ә)кем кайчан тели, шунда
б)иң беренче булып
-
Өстәл янында ничек утырырга?
а)терсәкләрне өстәлгә куеп
ә)өстәлгә иелеп
б)төз утырырга
-
Салфетканы кая куярга?
а)тез өстенә
ә)муенга бәйләргә
б)кая телисең, шунда
-
Өстәлдәге ризык синнән ерак булса, аны ничек алырга?
а)өстәл аша сузылып
ә)ничек телисең, шулай
б)күршең алып бирә
-
Пычак,кашык, чәнечкене кая куярга?
а)ашъяулыкка
ә)тәлинкәгә
б)кая телисең, шунда
-
Ризыкны калдырырга ярыймы?
а)ашап бететрергә кирәк
ә)тәлинкәдә калдырырга кирәк
б)күршеңә бирә аласың
-
Табын янында ничек утырырга мөмкин?
а)кычкырып, шаулашып
ә)кулларыңны селтәп
б)тыныч утырырга
-
Ничек тотсаң дөрес була?
а)пычакны уң кулга. Чәнечкене сул кулга
ә)чәнечкене уң кулга, пычакны сул кулга
б)ничек телисең, шулай
-
Табын яныннан кайчан торып китәргә мөмкин?
а)башка кунаклар белән бергә
ә)ашап туйгач та
б)кайчан телисең, шунда
-
Кунакка кайчан барырга ярый?
а)рөхсәтсез, чакырусыз
ә)алдан сөйләшеп. килешеп
б)кайчан телисең, шунда
-
Кунакка сәгать ничәгә барырга?
а)хуҗалар сәгать ничәгә чакыра, шул вакытка
ә) иртәрәк яки соңга калып
б)кайчан телисең, шунда
-
Фатирга (өйгә) ничек керергә?
а)звонокка басып яки ишек шакып
ә) шаулап, кычкырып
б)ишеккә аяк белән тибеп
-
Гадәттә, алдан кемнәр керә?
а)кызлар
ә) малайлар
б)барысы да бергә
-
Кунаклар кем белән исәнләшәләр?
а)дуслары яки классташлары белән
ә) хуҗаларның бөтенесе белән дә
б)беркем белән дә исәнләшмиләр
-
Киемнәрне кая куярга?
а)диванга ташларга
ә) элгечкә эләргә
б)кая телисең, шунда ташларга
-
Нинди уеннар уйнарга ярый?
а)ңуҗа нинди уеннар әзерләгән, шуларны
ә) йөгереп, сикереп уйнарга
б)нинди уеннар телисең, шуларны
-
Кунакта күпме вакыт булырга мөмкин?
а)бик озак булырга ярамый
ә) күпме телисең, шулкадәр
б)башка кунаклар кебек