7


  • Учителю
  • План урока по татарскому языку 'Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше'

План урока по татарскому языку 'Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Класс 8 Предмет татарский язык Дата

Тема: Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

Максат: үткән темаларны искә төшерү, күнегүләр өстендә ныгыту, боерык фигыльнең төп формасын искә төшерүгә һәм ныгытуга аеруча игътибар бирү, укучыларның барлык-юклык төрендә зат-сан кушымчаларын күрсәтә алулары, дөрес язу һәм уку күнегүләрен башкару, кыен язылышлы фигыльләрне өйрәнү, төрле формаларда белемнәрен тикшерү, сөйләм телләрен үстерү, бер-береңә игътибарлы, итәгатьле булырга өйрәтү.

Дәрес барышы:


  1. Оргмомент.

  • Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә! Утырыгыз. Дәресебезне башлаганчы, бер-беребездән хәлләрне сорашыйк. Саша, хәлләрең ничек? (Саша җавап бирә). Хәзер син дустыңның хәлләре турында сора. (балалар сорау биреп, бер-берсеннән хәлләре турында сорашалар). Тагын нинди сораулар биреп була? (Кәефегез ничек? Нихәл? Сәламәтлегегез ничек?)

  1. Тема, максатлар, эш төрләре белән таныштыру.

  • Бүген дәрестә үткән темаларны искә төшереп кабатларбыз, тәрҗемә итәрбез, сайланма (выборочный) язу үткәрербез, кыен язылышлы боерык фигыльләр белән танышырбыз һәм башка төр эш башкарырбыз. Барлык эш төрләре дә киләсе дәрестә язылачак диктантка әзерлек булыр. Дәфтәрләрегезне ачыгыз, тактадагы числоны языгыз.

  1. "Артыш куагы" тексты өстендә эш.

  1. - Тактадагы текстка игътибар итегез. Текстны тыңлыйбыз, карап барабыз. (Текст укыла).

Артыш куагы

Кырым һәм Кавказда мәһабәт кипарислар үсә. Алар - йомшак ылыслы, назлы һәм сусыл агачлар. Безнең артыш та шуларның туганы. Тик ул салкынрак якларда үсә. Артыш озын гомерле. Ул бик түземле куак. Ботак-чатаклы бу үсемлек, башка ылыслы агачлар кебек үк, җәен дә, кышын да яшел тора. Май аенда артыш яшькелт һәм саргылт чәчәкләргә бизәнә. Ә соңрак яшькелт чәчәкләр урынына ямь-яшел тубырчыклар пәйда була. Фәкать алдагы елның көзендә генә ул тубырчыклар зәңгәрсу-кара төстәге җиләк булып җитешәләр. Артыш җиләген кошлар да һәм күп кенә җәнлекләр дә яратып ашыйлар.

Артыш - кешеләр өчен дә бик файдалы үсемлек.


2) - Текст астында язылган сүзләрне минем арттан кабатлыйбыз. (Кырым, мәһабәт, ылыслы, пәйда була, фәкать).

3) - Текстны безгә Алмаз укып күрсәтә (1-3 укучыдан укыту).

4) - Таныш булмаган сүзләрне дәфтәрегезгә күчереп языгыз, сүзлектән файдаланып, тәрҗемәсен янына языгыз. (Сүзлекләр белән эш, дәфтәрләргә язу).

5) - Текстны тәрҗемә итәбез. (тексты тәрҗемә итү)

Можжевёловый кустарник.

В Крыму и на Кавказе растут величавые кипарисы. Они с мягкой хвоей, капризные, в которых много влаги. Наш можжевельник их родственник. Только он растет в более холодных краях. Можжевельник - долгожитель. Он очень выносливый кустарник. Это ветвистое растение, как и все другие хвойные деревья, и летом, и зимой стоит зеленый. В мае месяце можжевельник наряжается зеленоватыми и желтоватыми цветами. А позже вместо зеленоватых цветов появляются зеленые-презеленые шишки. Но только осенью следующего года из этих шишек созревают сине-черного цвета ягоды. Ягоды можжевельника с удовольствием едят птицы и многие животные.

Можжевельник - и для людей очень полезное растение.

  1. Күзләрне ял иттерү(күзләр өчен зарядка)

  2. Фигыль төркемчәләрен кабатлау.

Тексттан хикәя фигыльләрне табарга (үсә, тора, бизәнә, пәйда була, җитештерәләр, ашыйлар)

Шушы фигыльләрдән боерык фигыль формасын ясагыз. "Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше" дигән таблицаны тутырыгыз.(интерактив тактада үрнәк таблица)

Укучылар таблица тутыралар. Интерактив тактага кирәк булса таяна алалар. Балалар язып бетергәч, тактага җаваплар белән таблица чыгарыла, укучылар дәфтәрләрен бер-берсе белән алмашып, тикшерәләр, билге куялар.

  1. Кыен язылышлы боерык фигыльләр белән танышыйк.

Кара - карыйм, карыйк -ыйм, -ыйк

Буя - буйыйм, буйыйк буй(а) ыйм, - ыйк

Бие - биим, биик би(е) им, -ик

Ю - юыйм,юыйк -ыйм, - ыйк

Тап - табыйм, табыйк (п→б) ыйм, -ыйк

Сау - савыйм, савыйк (у→в) ыйм, - ыйк


  1. Парлап эшләү.

  • Укучылар! Урамда яз, ике көннән сез каникулга китәсез. Язгы каникулларыгызны ничек үткәрергә уйлыйсыз? Теләк белдерүче фигыльләр кулланып, 2-3 җөмлә уйлап языгыз. Фигыльләрне нинди заманда кулланачаксыз? Парлап эшләгез. Бер-берегездән планнарыгыз турында сорагыз. Уйлап тапкан җөмләләрегезне диалогта кулланыгыз. Оныткан булсагыз, китабыгызның 116нчы битен ачып, искә төшерегез.


  1. Тест.

1.Болар нинди фигыльләр?

Тырышса, кайгырса.

1) хикәя фигыльләр

2) боерык фигыльләр

3) шарт фигыльләр

4) сыйфат фигыльләр

2. Фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?

Һич күләгә төшермә син җаныңдагы

Туган илең, Туган җирең яктысына.

1) шарт фигыль

2) хәзерге заман хикәя фигыль

3) боерык фигыль

4) үткән заман хикәя фигыль

3. Монда кайсы сүзләр боерык фигыльләр?

Җырлый, тырышса, укы, төзе, язар, уйнаса, яшәсен, шаярыр, шаярсын, уйнаган, омтылса да


1) укы, төзе, яшәсен, шаярсын

2) җырлый, язар, шаярыр, уйнаган

3) тырышса, уйнаса, омтылса да

4) уйнаган, уйнаса, җырлый, укы

  1. Монда нинди фигыльләр?

Тырышты, эшләгән, күрдек, барганбыз.

1) үткән заман хикәя фигыльләр

2) киләчәк заман хикәя фигыльләр

3) хәзерге заман хикәя фигыльләр

4) шарт фигыльләр

  1. Бу өзектә нинди фигыльләр бар?

Аһ итәр әле сабантуй,

Котлар аны киләчәк.

1) киләчәк, аһ итәр

2) аһ итәр, котлар

3) аһ итәр, котлар, аны

4) сабантуй, котлар

  1. Күп нокталар урынына нинди фигыль куяр идегез?

Иртән торгач,

Битне югач,

Өскә күлмәк кигәч,

Әби миңа чәй ... да,

Кулга ... күмәч.

1) эчә, элә

2) ясый, ыргыта

3) ясый, тоттыра

4) юа, тоттыра

  1. Өй эше бирү. "Язгы каникулда мин...." дип башланган телдән мини-сочинение.

  2. Резерв. Сайланма диктант.

  • Калын сүзләрне беренче баганага, нечкә сүзләрне икенче баганага языгыз. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрне баганалар астына язарсыз.

Йомшак, назлы, сусыл, яшел, салкынрак, озын, түземле, яшькелт, саргылт, ямь-яшел, зәңгәрсу, кара, файдалы, мәһабәт.

  1. Дәрескә нәтиҗә ясау,көндәлекләргә билгеләр кую.

  • Дәресне тәмамлыйбыз, барыгызга да исәнлек-саулык телибез! Һәрберегез кунакларга, бер-берегезгә бер яхшы теләк тели аласыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал