7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку 'Китап-иптәшем минем' лексик-грамматик материал

Конспект урока по татарскому языку 'Китап-иптәшем минем' лексик-грамматик материал

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

"Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

9нчы урта гомуми белем мәктәбе"

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе



"Китап-иптәшем минем..." лексик-грамматик материал

темасына 6нчы сыйныф рус төркеме өчен дәрес конспекты


2нче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бакирова Раилә Габделбәр кызы


Алабуга, 2015

Дәрес конспекты


Тема: "Китап-иптәшем минем..." лексик-грамматик материал.

Максат: 1.Белем бирү: Тема буенча лексик-грамматик материал белән эшләү һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви: китапка ,укуга мәхәббәт, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: Компьтер, проектор, презентация ,такта, китаплар күргәзмәсе,карточкалар.

I.Оештыру:

-Укучылар, исәнмесез!

-Исәнмесез -саумысыз!

-Хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт, яхшы?Ә сезнең хәлләрегез ничек?

-Рәхмәт яхшы. Укчылар, бүген безнең дәрескә кунаклар килделәр,әйдәгез алар белән дә исәнләшик әле.

Укучылар.-Исәнмесез- саумысыз !Хәлләрегез ничек?

Кунаклар.-Рәхмәт,яхшы.

Укытучы.-Утырыгыз,укучылар!Бүген без сезнең белән лексик-грамматик күнегүләр эшләрбез һәм укучының иң якын дусты турында сөйләшербез.

Әйдәгез,укучылар, фонетик зарядка ясап алабыз. Бүген без сезнең белән

[ ә ]авазын кабатлыйбыз.

1.Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез кабатлап барыгыз:

Җәй-чәчәк!

Чәй-чәкчәк!

Әбәк-чәбәк!

Әкәмәт, рәхәт!

Ә хәзер әйтеләчәк сүзләр арасында[ә] авазы бармы ,юкмы икәнен әйтеп карыйбыз . (булса,кызыл карточка,булмаса,яшел карточка күрсәтәләр) Сердәш, дус, кеше, киңәшче, китап, көндәлек, минем, иптәш, сәнгать.

II.Актуальләштерү.

Укытучы. Рәхмәт, укучылар.Ә хәзер без сезнең белән яңа дәресне башлыйбыз.Тик башта табышмакка җавап бирегез,җавабыгыз дөрес булса,серле сандык ачылыр.

Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк

Аннан якын дус та юк.

Ул нәрсә?


Укучылар: Китап.

Укытучы сандыкны берәр укчыдан ачтырта.Анда китап.

Укытучы:Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшәбез?

Укучылар: Без бүген китап турында сөйләшәбез.

Укытучы: Әйе, дуслар . Бүгенге дәресебезнең темасы-"Китап-иптәшем минем..." дип атала. Тактага Китап сүзе уртага язып куела.

Узган дәрестә без сезнең белән яңа сүзләрне өйрәнгән идек. Өйгә мин аларны ятлап килергә куштым. Әйдәгез без аларны искә төшерәбез һәм тактага китап сүзе янына язып куябыз. (Балалар берәмләп сүзләрне язалар, тәрҗемәләрен әйтәләр: иптәш, киңәшче, ярдәмче, сердәш.

Китап


Иптәш киңәшче ярдәмче сердәш

Хәзер бу сүзләр белән җөмләләр төзибез. Мин сезгә ярдәмгә сүз бирәм -Минем.(сүз тактага магнит белән ябыштырылып куела) Балалар җөмләләр төзиләр.

Китап-минем киңәшчем.

Китап -минем иптәшем.

Китап -минем ярдәмчем.

Китап-минем сердәшем.

Хәзер тагын бер сүз өстәп җөмләләр әйтәбез. Якын.(тактага сүз өстәлә).Алга таба укучылар шул сүзне өстәп, җөмләләр әйтәләр. Китап-минем якын иптәшем... һ.б. Ә хәзер тагын берничә сорау биреп китәм.Сез язган сүзләр арасында ясалма сүзләр бармы, аларны әйтегез( ярдәм-че, киңәш-че). Ә китап сүзе татар сүземе?(Юк,чөнки монда нечкә и авазы, калын а авазы бар,ә татар сүзендә бөтен авазлар я нечкә, я калын була).

III.Ныгыту өстендә эш.

Укытучы:Менә без сүзләрне кабатладык, алар белән җөмләләр төзедек.

Безгә бу сүзләр "Якын дус"дигән шигырьне укыганда кирәк була.аларны онытмагыз. Иң башта кайбер сүзләрне искә төшереп китәбез һәм сүзлекләребезгә язып куябыз.

Һәр- каждый

Өйрәтә- учит, обучает

Сәнгать-искусство

Һөнәр-профессия

Хәзер мин бу шигырьне укыйм,сез тыңлыйсыз.

Якын дус.

Бар минем дускаем,

Иң якын сердәшем,

Һәр җирдә, һәр эштә,

Киңәшчем, иптәшем.

Өйрәтә ул миңа

Бар фәнне,телләрне,

Юк аның белмәгән

Сәнгате, һөнәре.


Җ.Тәрҗеманов.


Укытучы укый, балалар тыңлый. Аннары берничә минут шигырьне балалар эчтән укыйлар. Бер-ике укучы кычкырып укый, аннары 2 укучы тәрҗемә итә.

Сорауларга җавап бирәбез.

Иң якын дус,иптәш,киңәшче нәрсә? (Китап.)

Китап нәрсәгә өйрәтә? (фәнгә , телгә)

Китап нәрсә турында белә? (сәнгать турында,һөнәр турында) Ә хәзер без сезнең белән күнегү эшләп алабыз.

IV.Алган белемнәрне гомумиләштерү.

8 нче бит,6 нчы күнегү(язмача)

1.Китап минем якын...2.Китап миңа һәр җирдә...3.Китап миңа киңәш ...4.Китапта сәнгать турында да, төрле һөнәрләр турында да, төрле фәннәр турында да мәгълүмат ...

(укучылар биремне башкаралар, класста тикшерү бара, җөмлә укыла , тәрҗемә ителә, бер җөмләгә төрле җаваплар булса, шул укучыга да сүз бирелә)

Физкультминутка.Китаплар укыганда,безнең күзләребез бик ара,шуңа күрә

күзләргә гимнастика ясарга кирәк.Бергәләп гимнастиканы ясыйк әле.

Ә хәзер сезнең белән 7 нче күнегүне телдән эшләп алабыз.(биремне бер укчы укый,тәрҗемә итә)

V.Контроль.

7нче күнегү.Китап ни өчен якын дус була ала?Сиңа бу җөмләләрнең кайсысы күбрәк ошый?

Китап-миңа якын дус,чөнки ул төрле киңәшләр бирә.

Китап- миңа якын дус, чөнки мин китаплардан күп сорауларга җавап табам.

Китап-миңа якын дус,чөнки мин китапта төрле геройлар белән очрашам.

Укучылар ошаган җөмләне әйтәләр.

Укытучы:

Рәхмәт,укучылар. Мин сезгә бу дәрескә үзегезнең яраткан китабыгызны алып килергә кушкан идем. Менә монда мин сезнең китапларны тезеп, күргәзмә оештырдым.Үземнең яраткан китабымны да куйдым.

Бу минем китабым. Аның исеме "Ак чәчәкләр".Ул табиблар турында.

"Бу кемнең китабы?" уенын уйнау.

Уытучы укучыларның китабын ала һәм әңгәмә оештыра:

-Бу кемнең китабы? Аның исеме ничек? Ул нәрсә турында?(Китап хуҗасаы җавап бирергә тиеш)Җавап биргән укучы шул уенны дәвам итә.

Укытучы:

Ә хәзер сез 3 төркемгә бүленергә тиеш,мин һәр төркемгә китап өләшәм, сез аңа реклама ясарсыз, фломастерлар,ватманнар да бирәм.Терәк сораулар да өләшәм.

1нче төркем. "Татарча-русча"сүзлеккә реклама(Китапның исеме ничек?Китап нинди?Китапта ничә сүз?Китап кемгә булыша?Китап татар теле дәресендә кирәкме?)

2нче төркем. "Күңелле татар теле",6 нчы сыйныф Р.З.Хәйдарова,З.Р.Назипова (Китапның исеме?Китап нинди?Китапта нәрсәләр бар?Китап кемгә булыша?)

3нче төркем. "Татар әдәбияты",МотыйгуллинаӘ.Р.,Ханнанов Р.Г.(Китапның исеме ничек?Китап нинди?Китапта нәрсәләр бар?Китап кемгә булыша,киңәшләр бирә?)

Рекламаны укучылар презентациялиләр.Реклама тыңлап үтелә,ватманга ясалган рекламалар тактага эленә һәм класска бәяләнергә бирелә.(Алкышлар белән бәялибез,кунакларның да кушылганын сорыйбыз)

VI.Рефлексия. Синквейн язарга тәкъдим ителә.(Бергәләп эшлиләр)

Мисал.

1.Төп тема-1 исем. 1.Китап.

2. Тема турында 2 сыйфат. 2.Яхшы, кызыклы.

3. Тема турында 3 фигыль. 3.Өйрәтә, белем бирә, булыша

4.Тема турында мәгънәле фраза. 4.Юк аның белмәгән сәнгате,һөнәре

5. Темага резюме-1 исем. 5.Киңәшче.

VII.Йомгаклау.Өйгә эш бирү . Яраткан китабыгыз турында язып килергә.

Билгеләр кую.Мин сезгә хәзер кәгазьләр өләшәм, шунда сез үзегезгә билге куясыз.













































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал