7


Үткән заман хикәя фигыль

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе"





























7 нче сыйныфның татар төркемнәрендә үткәрелгән дәрес планы.









Тема : "Үткән заман хикәя фигыль"

Укытучы : Александрова М.И.

















2015-2016 нчы уку елы.





</ Тема: Үткән заман хикәя фигыль.





Максат : 1 Үткән заман хикәя фигыль, аның үзенчәлекләре турында аңлату.

2. Сөйләмдә фигыльләрне дөрес куллану, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

3.Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйләшү.

Җиһазлау: 1.Дәреслек Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова. Татар теле.

7 класс.

2. Хикәя фигыль- плакат.

3.Шигырьләр язылган карточкалар.

4.Ноутбук, компьютер.

Дәрес тибы : Катнаш.

Дәрес барышы :

I.Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү.

2.Дәрестә булмаган укучыларны билгеләү.

II.Актуальләштерү.

Укытучының кереш сүзе:

-Укучылар без алдагы дәресләрдә сезнең белән хәзерге заман хикәя фигыльләр, аларның үзенчәлекләре белән таныштык. Хәзер без сезнең белән үтелгән теманы искә төшереп үтәрбез.

1 Хәзерге заман хикәя фигыльләр турында нәрсәләр беләсез?

(Финк -райт - раунд робин структурасын куллану.

Укучыларга сорау бирелә һәм укучылар һәрберсе шул сорауга җавапларын уйлыйлар , язалар һәм фикер алышалар. Соңыннан бер укучы йомгаклап нәтиҗә ясый).

2. Карточкалар белән эшләү.

Бирем : Фигыль нигезенә хәзерге заман хикәя фигыль кушымчаларын куеп языгыз.

Җәйнең матур киче кил....

Алтын сибеп кояш иң... ,

Тирсә буен моңга күм...,

Ә егетләр ат эчер...

Шаулап аккан улактан.

Сызгырып ат сугар... ,

Матур кызлар су ал... ,

Бер карасаң- оял ... ,

Бер карасаң - елма(й )... ,

Чулпан кебек ерактан.

(Шәйхи Маннур)

( Сималтиниус раунд тэйбл структурасын куллану. Карточкалар белән эшләү, биремне үтәү һәм карточкаларны бер-берсенә тапшыру

Җавапларны уку, нәтиҗә чыгару.)

III. Яңа материалны аңлату.

-Укучылар, игътибарыгызны плакатка юнәлтегез әле. Анда язылган җөмләләрне укыгыз һәм фигыльләрне табыгыз һәм аларга сорау куеп карагыз. Бу фигыльләр нинди кушымчалар ялганып ясалды ?

(Плакат өстендә эшләү. Плакаттагы җөмләләрне уку, фигыльләрне табу. Аларга сораулар куеп карау.)

Үткән заман хикәя фигыльнең үзенчәлекләре белән танышу.

1.Үткән заман хикәя фигыль сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда булган эш яки хәлне белдерә. Аның ике төре бар : Билгеле үткән заман,билгесез үткән заман. Билгеле үткән заман хикәя фигыль тамыр яки ясалма нигезгә - де.-ды, -ты ,-те кушымчалары ялганып ясала. Нишләде ? нишләмәде?сорауларына җавап бирә. Барлыкта , юклыкта килә, зат -сан белән төрләнә.

2.Дәфтәрләрегезгә бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз.(Число һәм тема тактага язып куела.)

3.Дәреслек белән эшләү . 118 нче күнегүнең 1 нче һәм 2 нче өлешендә бирелгән билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне күчереп язу: Көлде, булды, көлмәде , чапмады, җырлады, биеде, сөйләде, бетте, чаптылар. (Раунд тэйбл структурасын куллану.Укучылар чиратлап бер биттә фигыльләрне язалар , бер укучы укый )

4.119 нчы күнегүне уку, үткән заман хикәя фигылләрне табу: ияләштек, өйрәтте. Әңгәмә үткәрү.

1.Бу күнегүдә нәрсә турында сүз бара ?

2.Әдәпле бала нинди була?

3.Ул зурларны ничек сәламли?

4. Сез әдәпле балалармы ? Ничек уйлыйсыз ?

IV Материалны ныгыту.

Укучылар ,без бүген билгеле үткән заман хикәя фигыльләр белән таныштык.Сез аның турында нәрсәләр белдегез?. Билгеле үткән заман хикәя фигылләрнең нинди үзенчәлекләре бар? (Микс пэа шэа структурасын куллану. Музыка уйный. Музыка туктагач, алар парлап басалар һәм бер -берсе белән бирелгән сорау буенча фикер алышалар.)

V Дәрескә йомгак. Билгеләр кую.

VI Өй эше.Укылган әдәби әсәрдән билгеле үткән заман хикәя фигыль кергән 3җөмлә язып килергә.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал