- Учителю
- Урок по тат. Лит
Урок по тат. Лит
Тема: «Татарстан-мөстәкыйль дәүләт» - 6Б сыйныфы - татар әдәбияты-
Максат:
- Татарстан Республикасының дәүләт символлары турындагы белемнәрне кабатлау; республиканың табигате, үсемлекләре, җәнлекләре, кошлары турында яңа мәгълүмат бирү; өйрәнгән сүзләрне диалогик, монологик сөйләмгә кертү,
- тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, актив аралашуга тарту, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, бердәм хәрәкәт итәргә, белем алырга өйрәтү;
- Туган ил, Ватан белән горурлану, ярату хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: дәүләт символлары рәсемнәре, төрле биремнәр язылган карточкалар, презентация, техник чаралар.
Материал: 6 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова).
Укучылар төркемнәрдә эшлиләр (гадәти дәрестән аермалы буларак йөзгә-йөз, җилкәгә җилкә куеп утыралар).
Дәрес барышы.
I. Дәресне оештыру.
1. Исәнләшү (укытучы белән һәм бер-берсе белән исәнләшәләр).
2. Уңай психологик халәт булдыру.
-Хәлләрегез ничек?
- Кәефләрегез ничек?
-Бүген һава торышы ничек?
II. Булган белемнәрне актуальләштерү.
1. Фонетик күнегү башкару.
Карточкага язылган сүзләрне парларда чиратлашып кабатлау (Релли Робин - Rally Robin): Туган ил, кадерле, горурлану, мөстәкыйль, дәүләт, мәйданы, халкы, бай, көчле, бердәм, дус, тату, төрле, милләт.
2. Җөмләләрне дәвам иттерү. Һәр укучыга карточкалар таратыла. Җөмләнең башы бирелгән. Фонетик күнегүдәге сүзләрне кулланып, җөмләләрне төгәлләргә кирәк. (40 секунд вакыт бирелә.)
Безнең туган илебез - ... (Татарстан Республикасы).
Без Татарстан белән ... (горурланабыз).
Татарстан - бай һәм ... (көчле республика).
(Һәр төркемнән беренче номерлы укучылар басып, җөмләләрне чираттан укыйлар. Башкалар тикшерәләр. )
3. Карточкаларга язылган сорауларга җаваплар бирү. (Спроси - спроси - Поменяйся (Quiz - Quiz - Trade.)
- Татарстан дәүләт символлары турында сөйлә. (ТРның гербы, флагы, гимны бар.)
- Татарстан флагында ничә төс бар? Алар нинди төсләр? (3 төс бар: яшел, ак, кызыл.)
- Татарстан флагында нинди төсләр бар? Алар нәрсәне аңлата? (Яшел, ак, кызыл. Яшел төс яшеллек, яңарыш дигәнне аңлата. Ак төс - чисталык төсе. Кызыл төс - энергия, көч, тормыш төсе.)
- Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән? Нәрсәне аңлата? (Ак барс. Мөстәкыйль һәм көчле булуын күрсәтә.)
- Татарстан гимны кайсы телләрдә язылган? (Татар һәм рус телләрендә.)
- Татарстанның башкаласы кайсы шәһәр? Бу шәһәрнең нинди истәлекле урыннарында булганың бар? (Казан шәһәре. Кремль, Спас манарасы, Сөембикә манарасы һәм Кол Шәриф мәчете, Г.Камал театры һ.б.) Бер-берсенә рәхмәт әйтеп, урыннарына утыралар.
III. Төп өлеш.
1. Татарстан Республикасының табигате турында сөйләү.
Презентация карау.
Безнең Татарстан Республикасы Идел һәм Чулман елгалары кушылган урында урнашкан. Республикабызның территориясе зур түгел, мәйданы 68 мең квадрат километр. Аның табигате төрле. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнарында төрле җәнлекләр яши. (Укытучы рәсем астына язылган сүзләрне укый, : медведь - аю, лиса - төлке һ.б.) Елга исемнәрен уку. Идел-Волга, Кама -Чулман, Агыйдел-Белая река, Ык-Ик.). Үсемлекләргә дә бай безнең республикабыз. (арыш-рожь, карабодай-гречка,борчак-горох һ.б.). Җиләк-җимешләрнең ниндие генә юк бездә (рябина - миләш, вишня - чия һ.б.).
2. Укучыларга кәгазь битләре таратыла. Һәр укучы исендә калган җәнлек, кош, агач, җиләк-җимеш исемнәрен яза: 1 нче номерларга - җәнлек, 2 нче номерларга - елга, 3 нче номерларга - үсемлек, 4 нче номерларга җиләк-җимеш исемнәрен язарга. (40 секунд вакыт бирелә). Соңыннан тикшерәләр: укып чыгалар, өстиләр. Бер-берсен мактыйлар.
3. Күп нокталар урынына туры килгән сүзләрне өстәп, җөмләләрне язу. (Җөмләләр экранда күрсәтелә). Төркемнәрдә эшлиләр. Раунд Тейбл - по кругу (Round Tаblе) 1 минут вакыт бирелә. Ахырдан тикшерәләр: һәр төркемнән 2 нче номерлы укучылар җавап бирә. Бер-берсен мактыйлар.
Урманнарында усал ... , хәйләкәр ... , зур ... яши.
Республикабызда ... ,...., ....... елгалары ага .
Үсемлекләрдән ... , ... , ... үсә.
... , ... ... , ... иң тәмле җиләк-җимешләрдән санала.
Сүзләр: бүреләр, арыш, карабодай, борчак, чи я, Чулман, Ык, карлыган, төлкеләр, пошилар, кура җиләге, Идел.
Экранга тулы җөмләләр чыгарыла.
Урманнарында усал бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар яши.
Республикабызда Идел, Чулман,Ык елгалары ага.
Үсемлекләрдән арыш, борчак. карабодай үсә.
Чия, кура җиләге, карлыган иң тәмле җиләк-җимешләрдән санала.
4. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу. (Янәшә утырган парлары белән эшлиләр). (Билгеле вакыт аралыгында парларда фикер алышу. Обсуждение в парах - в течение определенного времени.) Ахырдан тикшерәләр: һәр пар басып, җөмләләрне чиратлап укыйлар. Бер-берсен мактыйлар.
1) бай һәм зур, республика, Татарстан
2) тигез, Калын, далалар да, урманнар да, бар анда
3) күп,Үсемлекләре дә , аның
4) бай, бик, Республикабыз, җиләк-җимешләргә
Экранга дөрес төзелгән җөмләләр чыгарыла.
1) Татарстан - бай һәм зур республика.
2) Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда.
3) Үсемлекләре дә күп аның.
4) Республикабыз җиләк-җимешләргә бик бай.
IV. Ныгыту.
Ике баганада бирелгән җөмләләрне кулланып, хикәя төзү. (Җөмләләр экранда күрсәтелә). Мөстәкыйль эшлиләр. 1 минут вакыт бирелә. Ахырдан тикшерәләр: һәр төркемнән 3 нче номерлы укучылар җавап бирә. Бер-берсен мактыйлар.
1) Урманнарында усал бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар яши.
2) Безнең якларда Чулман, Идел, Агыйдел, Ык елгалары ага.
3) Үсемлекләрдән арыш, бодай, борчак, карабодай үсә.
4) Чия, кура җиләге, карлыган иң тәмле җиләк-җимешләрдән санала.
1) Татарстан - бай һәм зур республика.
2) Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда.
3) Кошлары да күп аның.
4) Республикабыз агачларга бик бай.
Әзер текст экранга чыгарыла.
Татарстан - бай һәм зур республика. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнарында усал бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар яши. Кошлары да күп аның. Безнең якларда Чулман, Идел, Агыйдел, Ык елгалары ага.. Республикабыз агачларга бик бай. Үсемлекләрдән арыш, бодай, борчак, карабодай үсә. Чия, кура җиләге, карлыган иң тәмле җиләк-җимешләрдән санала.
V. Йомгаклау.
1. Сорауларга җаваплар алу.
2. Өйгә эш бирү. Китапханәдән, Интернет челтәреннән өстәмә материаллар алып, кошлар, җәнлекләр, агачлар, җиләк-җимешләр турында материал тупларга.
3. Саубуллашу (бер-берсе һәм укытучы белән саубуллашалар).