7


  • Учителю
  • Татар теле фәне буенча 9 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә укучылары өчен КҮМ проекты

Татар теле фәне буенча 9 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә укучылары өчен КҮМ проекты

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Эчтәлек





I. Кереш. Проблеманың куелышы. 3-4 бит

II.Төп өлеш. 5-7 бит

1.Проблеманың максаты, бурычлары.

2.Проблеманың максатчан группасы,

тормышка ашыру вакыты, урыны, этаплары.

3.Проблеманы тормышка ашыру чаралары.

IV. Йомгаклау. 8 бит

Проектны тормышка ашыруның көтелгән

нәтиҗәләре.

V. Чыганаклар. 9 бит

VI. Нәтиҗә 10 бит

VII. Кушымта 11-19 бит

1. Тест үтү вакытында кулланыла торган текстларның һәм шәхси хат язу темалары.

2.Шәхси хат үрнәкләре.

3.Шәхси хатны бәяләү критерийлары.

4. Проектның презентациясе.











Кереш

Проблеманың куелышы

Проектның нигезенә Россия Федерациясенең "Мәгариф" турындагы Законының 7 нче статьясы, Татарстан Республикасы "Мәгариф" турындагы Законының 7 нче статьясы, төп гомуми белем бирү учреждениеләрендә ФДБС кертү буенча №1897 номерлы приказы (17.12.2010) салынды.

Проект 9 нчы сыйныфның рус телле укучыларын татар теленнән бердәм республика тестларына әзерләүгә багышланган. Татар теленнән тест эше 38 биремне үз эченә алган 4 бүлектән тора. 38нче биремдә ачык типтагы шәхси хат язу сорала һәм ул укучыларның язма сөйләмен тикшерүдән гыйбарәт. Башкару вакыты - 40 минут.

Шәхси хат язу биремен үтәү өчен түбәндәге таләпләр куела:

  1. Адресат (сез хат язучы дустыгыз) белән исәнләшергә онытмагыз!

  2. Алган хатыгыз өчен рәхмәт белдерегез.

  3. Дустыгызның хәлләрен, укуында, тормышында булган яңалыкларны сорагыз.

  4. Хатта әйтелгән мәгълүматка карата үз фикерегезне белдерегез.

  5. Дустыгызның 3 соравына җавап язарга онытмагыз.

  6. Үзегезне кызыксындырган сорау(лар)ны бирегез.

  7. Саубуллашыгыз.

  8. Үзегез турында мәгълүмат бирегез (мәсәлән, дустың Андрей).

  9. Хат язылган датаны куегыз.



Хат ул - иҗади фикер йөртүнең бер ысулы, бирелгән темага үз карашыңны белдереп язу. Хатның максаты - аралашу күнекмәләрен, логик һәм абстракт фикерләүне үстерү, зәвык тәрбиясе бирү, булган белемнәрне эзлеклелеккә салу - ФДБС шартларында мондый типтагы иҗади эшләр баланың төрле яклап ачылуын тәшкил итә. Күләм ягыннан хат чикләнгән - яңа таләпләр буенча 80 сүз, билгеле бер

күләмдәге сүзләр җыелмасы ярдәмендә, хат стилен саклап языла. Хат язу актуаль булып тора. Бу очракта аралашу буенча монологик сѳйләмгә чыгу, эш кәгазьләренең бер төре буларак хатның төрләре белән таныштыру, аларда дөрес язу күнекмәләре булдыру, дусларга һәм башка кешеләргә хат язарга өйрәтү, укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру, бергәләп эшләү, уртак нәтиҗәгә килүнең әһәмиятен аңларга ярдәм итү, укучыларда ягымлылык, итагатьлек, туганлык, дуслык хисләре тәрбияләү, үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү - болар бар да хат язарга өйрәткәндә бик әһәмиятле факторлар булып тора.

















































Төп өлеш

Проектның максаты:

Проблеманы теоретик яктан өйрәнеп, рус мәктәбенең рус төркемендә укучы 9 нчы сыйныф укучылары өчен контроль үлчәү материаллары (хат) булдыру һәм аны гамәлгә кертүгә әзерләү.

Проектның бурычлары:

1. Тема буенча фәнни-методик әдәбиятны уку, анализлау, кирәкле өлешләрне сайлап алу.

2. Тел буенча кулланмаларда тәкъдим ителгән темаларны туплау, аларны төркемнәргә аеру, үрнәк хатлар белән танышу һәм анализлау.

3. Укучыларга хатны өлешләп (баш, төп, ахыргы) язарга өйрәтү ысулларын күрсәтү.

4. Рус мәктәбенең рус төркемендә укучы 9нчы сыйныф укучыларына хат язарга өйрәтүне гамәлгә кертү.

5. Курсларда алган белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү, тема буенча ФДБС таләп иткән планлаштырылган нәтиҗәләр, укучы һәм укытучы эшчәнлеген иҗади эш процессында күрсәтү.

Проектның максатчан группасы

Тимеркәева Фәнилә Фаикъ кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Преснова Гүзәл Гаяр кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фәтхуллина Фәридә Мәләү кызы , татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Проектны гамәлгә кертү вакыты:

17.04.2015 - 12.05. 2015.

Проектның тормышка ашырылу урыны:

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе 4нче номерлы урта мәктәбе

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы "Нармонка урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһәре "26 нчы номерлы муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбе" бюджет гомуми белем учреждениесе.

Проектны гамәлгә кертү этаплары:

1. Әзерлек этабы: 06-17.04.2015

2. Төп этап: 2014-2015нче уку елы

3.Йомгаклау этабы: 15.06.2015 (анализ нәтиҗәләрен гомумиләштерү, максат һәм бурычларның тормышка ашырылуын тикшерү)

Проектның төп эчтәлеге

Проектны тормышка ашыру чаралары06 -10.04.

2015

ТимеркәеваФ.Ф. ПресноваГ.Г.

ФәтхуллинаФ.М.

2

Контроль үлчәү материалларының төрле вариантлары белән танышу.

Курсларда

07-10.04.

2015

ТимеркәеваФ.Ф. ПресноваГ.Г.

ФәтхуллинаФ.М.

3

Татар теле дәресе өчен уңайлы вариантны сайлап алу, проектның моделен эшләү.

Курсларда

17-18.11

ТимеркәеваФ.Ф. ПресноваГ.Г.

ФәтхуллинаФ.М.

4

Проектны гамәлгә ашыру чаралары планын төзү.

Курсларда

10.04.

ТимеркәеваФ.Ф. ПресноваГ.Г.

ФәтхуллинаФ.М.

5

Проектны яклау.



Курсларда

17.04.

ТимеркәеваФ.Ф. ПресноваГ.Г.

ФәтхуллинаФ.М.

6

Вакытлы матбугатта яктырту.

"Мәгариф"

апрель-июнь, 2015

ТимеркәеваФ.Ф. ПресноваГ.Г.

ФәтхуллинаФ.М.

7

МБ утырышында тема буенча чыгыш ясау.

МБ утырышы

апрель, 2015

ТимеркәеваФ.Ф. ПресноваГ.Г.

ФәтхуллинаФ.М.

8

Педсоветта чыгыш ясау.

Педсовет

май, 2015

ТимеркәеваФ.Ф. ПресноваГ.Г.

ФәтхуллинаФ.М.

9

Проект төзү буенча белемнәрне гомумиләштерү.

Мәктәптә

июнь,

2015

ТимеркәеваФ.Ф. ПресноваГ.Г.

ФәтхуллинаФ.М

10

Нәтиҗәләргә бәя бирү, проект эшен анализлау.

Мәктәптә

июнь,

2015

ТимеркәеваФ.Ф. ПресноваГ.Г.

ФәтхуллинаФ.М

11

Алдагы проектлар төзү эшчәнлегенә максат кую.

Мәктәптә

июнь,

2015

ТимеркәеваФ.Ф. ПресноваГ.Г.

ФәтхуллинаФ.М

























Йомгаклау

Проектны гамәлгә ашыруның көтелгән нәтиҗәләре:

1. Өйрәнелгән һәм тәкъдим ителгән темалар буенча контроль үлчәү материалларын булдыру.

2.Тема буенча укытучылар алдында чыгыш ясау.

3. Контроль үлчәү материалларын сынап карау, практикага кертү.

4.Проект буенча презентация эшләү.

Проектның теоретик әһәмияте: тема буенча алган белемнәрне туплау, системалаштыру, практикада куллануга әзерләү.

Проектның практик әһәмияте: тема буенча алынган максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларына һәм 9 нчы сыйныф укучыларына билгеле бер күләмдә әзер материал тәкъдим итү .









































Чыганаклар

1. Демонстрационный вариант контрольно-измерительных материалов единого республиканского тестирования по татарскому языку для обучающихся IX классов, изучающих татарский язык в русскоязычных группах общеобразовательных организации с русским языком обучения. Подготовлено Министерством образования и науки Республики Татарстан, 2015 год.

2. К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Денмөхәммәтова. Татар теле. Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен кулланма. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) Казан, "Гыйлем" нәшрияты, 2015.

3.Сафиуллина Ф.С., Фәттахова К.С., Сазонова Н.Г. Татар теленнән язма эшләр һәм тестлар ," Тарих" нәшрияты , 2010.

4.Основное о новом ФГОС начального образования.

pichscool.ucoz.ru/index/fgos_novogo_pokolenija/0-33

5. Требования к условиям реализации основной образовательной программы общего образования standart.edu.ru/catalog.aspx?CatalogId=453

6.Программа развития универсальных учебных действий для общего образования standart.edu.ru/catalog.aspx?CatalogId=452









Материал һәм техник тәэмин ителеш:

  1. Проектор.

  2. Ноотбук.

3.Мультимедиа - презентация .





Нәтиҗә

Бу проект 9 нчы сыйныф укучыларын бердәм республика тестларына уңышлы әзерләү өчен эшләнде. Тәкъдим ителгән материаллар укучыларның белемнәрен системага сала, хат язганда укучыларга мөстәкыйль рәвештә язма эшне башкаруга ярдәм итә. Алга куелган проблема өстендә даими һәм эзлекле эшләү, заманча педагогик технологияләрдән файдалану, ФДБСына нигезләнеп укыту эшебездә уңай нәтиҗәләр бирер дип уйлыйбыз.

































































Кушымта

Тест үтү вакытында кулланыла торган текстларның һәм шәхси хат язу темалары

1.Үзем һәм гаиләм турында. Туганлык мөнәсәбәтләре ( О себе и о своей семье. Родственные отношения).

2. Көндәлек тормышта аралашу ( Общение в повседневной жизни).

3. Көндәлек режим. Буш вакытым ( Режим дня. Досуг).

4. Бәйрәмнәр.Татар һәм рус халыкларының милли бәйрәмнәре һәм йолалары. Котлаулар ( Праздники. Национальные праздники и обычаи татарского и русского народов. Поздравления).

5. Минем яраткан шөгыльләрем һәм уеннарым. Минем дөньям һәм Интернет. Спорт уеннары. ( Мои любимые занятия и игры. Мой мир и Интернет. Спортивные игры).

6. Мин һәм минем дусларым. Дуслык ( Я и мои друзья. Дружба).

7. Кешенең тышкы кыяфәте һәм холкы. (Внешний облик и характер человека).

8. Мәктәбем һәм сыйныфым. Дәресләр. Түгәрәкләр, спорт секцияләре. Сыйныфташлар белән үзара мөнәсәбәтләр (Моя школа, мой класс. Уроки. Кружки.Отношения с одноклассниками).

9. Һөнәрләр ( Профессии).

10.Өлкәннәргә хөрмәт (Уважение к старшим).

11.Әйләнә-тирә дөнья. Йортым, фатирым. Туган шәһәрем/авылым (Окружающий мир.Мой дом, моя квартира. Мой родной город/моя родная деревня).

12.Туган як табигате. Табигать һәм кеше. Ел фасыллары. Экология ( Природа родного края. Человек и природа. Времена года. Экология).

13.Татарстан Республикасы. Гомуми мәгълүмат: исеме, башкаласы, шәһәрләре, халкы, елгалары, истәлекле урыннары ( Республика Татарстан. Общие сведения: название, столица, города, население, реки, достопримечательности).

14. Мәдәният, сәнгать (Культура и искусство).

15. Илләр һәм шәһәрләр ( Страны и города).

16. Сәяхәт итү. Җәйге ял. Кышкы ял. ( Путешествия. Летний отдых. Зимний отдых).

17. Татар халкының күренекле шәхесләре ( Выдающиеся представители татарского народа).













































Шәхси хат үрнәкләре

1вариант.

... Мин спорт белән кызыксынам.Дәресләрдән соң айкидо секциясенә йөрим.Спорт миңа бик булыша,чөнки мин авырлыкларны җиңәргә өйрәнәм.

... Син буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең? Сиңа спорт ошыймы? Спорт белән шөгыльләнү ни өчен мөһим?



Сәлам Әгерҗедән!

Исәнме, кадерле дустым Алсу! Синнән хат алгач, мин бик шатландым. Бик зур рәхмәт сиңа!

Дустым, хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Мәктәбегездә яңалыклар бармы?

Минем хәлләрем яхшы. Авырмыйм.Әти - әнием, туганнарым да исән-сау. Алардан да сиңа күп сәлам.

Дустым, хатыңнан спорт белән кызыксынуыңны белдем.Дәресләрдән соң айкидо секциясенә йөрисең икән. Бу бик яхшы."Спорт миңа тормышта бик булыша, чөнки мин авырлыкларны җиңәргә өйрәнәм",- дип язгансың. Мин дә синең белән килешәм.

Мин дә буш вакытта спорт белән шөгыльләнәм. Спорт белән шөгыльләнү миңа да бик ошый. Дәресләрдән соң мин йөзү түгәрәгенә йөрим. Йөзү сәламәтлеккә бик файдалы. Минемчә спортның барлык төрләре дә организмны чыныктыра.

Алсу, сиңа укуыңда уңышлар телим. Авырма. Әти- әниеңә, дусларыңа миннән сәлам әйт. Безгә кунакка кил. Миңа хат яз.

Сау бул! Сәлам белән дустың Миша.

  1. елның 12 нче апреле.

2 вариант

... Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.

Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

</<font face="Times New Roman, serif">Алсу, мин буш вакытымда китаплар укырга, музыка тыңларга, дусларым белән аралашырга, кинога, театрга йөрергә яратам. Мин спорт белән дә шөгыльләнәм. Волейбол секциясенә йөрим. Миңа тагын хоккей, футбол, йөзү бик ошый. Минемчә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки бу сәламәтлек өчен файдалы, характерны ныгыта.

Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.Сау бул. Сәлам белән дустың Артем.

  1. нче апрель, 2015 нче ел.





3 вариант.

... Мин театр сәнгате белән кызыксынам. Ял көннәрендә татар театрына барырга яратам. Мәктәпне тәмамлагач, мин Казан театр училищесына керергә, киләчәктә артист булырга телим.

... Ә син нәрсә белән кызыксынасың? Сиңа кайсы һөнәр күбрәк ошый? Сиңа һөнәр сайларга кемнәр булыша?

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.

Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

Алсу, мин буш вакытымда музыка (спорт, телләр өйрәнү, рәсем сәнгате, компьютерда программалар ясау) белән кызыксынам. Миңа көрәш бик ошый, ләкин мин тегүче (тәрҗемәче, хәрби кеше, заводта эшләргә, пешекче) булырга телим. Мәктәпне бетергәч, мин университетка укырга керергә уйлыйм. Бу һөнәрне сайларга миңа әти-әнием булышты. Һөнәрләр бик күп, ләкин һәр кеше үзе яраткан һөнәрне сайлый.

Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

Сау бул. Сәлам белән дустың Артем.

13нче апрель, 2015 нче ел.



4 нче вариант.



... Мин кечкенә авылда яшим. Туган ягымның табигате бик матур. Авылдан ерак түгел зур урман бар, ә аның янында - чиста күл. Җәен күлдә балалар су коенырга, балык тотарга яраталар.



...Туган ягыңның табигате нинди? Сезнең якларда нәрсәләр бар? Син табигатьтә булырга яратасыңмы?

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.

Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

Алсу, мин Әгерҗе шәһәрендә яшим. Безнең шәһәребез зур түгел, ләкин бик матур, яшел. Шәһәребез янында калын урманнар, зур Кама елгасы, зәңгәр сулы күлләр бар. Без гаиләбез белән Кама буенда ял итәргә, су коенырга яратабыз. Урманга да еш барабыз.

Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

Сау бул. Сәлам белән, дустың Артем.

13нче апрель, 2015 нче ел.





5 нче вариант.

... Мәктәптә без юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез.Минемчә, аларны һәркем белергә тиеш. Минем машина йөртергә өйрәнәсем килә, шуңа күрә кагыйдәләрне яхшы белергә телим.

... Син юлда йөрү кагыйдәләрен беләсеңме? Синеңчә, бу кагыйдәләрне кем яхшырак белергә тиеш: җәяүлеме, әллә машина йөртүчеме? Юл йөрү кагыйдәләрен кайда өйрәндең?

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.

Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

Алсу, мин юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләм һәм һәрвакыт үтәргә тырышам. Минемчә, юл йөрү кагыйдәләрен җәяүле дә, машина йөртүче дә яхшы белергә һәм үтәргә тиеш. Бу кагыйдәләрне без мәктәптә өйрәндек. Без мәктәптә тагын велосипедта дөрес йөрү кагыйдәләрен дә өйрәндек. Бу миңа бик кирәк, чөнки минем велосипедым бар.

Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

Сау бул. Сәлам белән дустың Артем.



13нче апрель, 2015 нче ел.

6нчы вариант.

... Минем дәү әтием белән дәү әнием авылда яшиләр. Каникул саен мин аларга кунакка кайтам. Алар мине сагынып каршы алалар, ә мин аларга төрле эшләрдә булышырга тырышам .

... Синең әбиең белән бабаең исән - саулармы? Алар кайда яшиләр? Син аларга ничек ярдәм итәсең?

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.

Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

Алсу, без бу атнада әбиләргә кунакка кайттык. Минем әбием белән бабаем Кырынды авылында яшиләр. Мин аларга кунакка еш кайтам. Мин кайткач, әбием дә, бабаем да бик шатлана. Мин аларга төрле эшләрдә булышам: савыт-саба юам, идән юам, чишмәдән су алып кайтам, өй җыештырам. Җәен яшелчәләргә су сибәм.

Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

Сау бул. Сәлам белән дустың Артем.

13нче апрель, 2015 нче ел.



7 нче вариант.

... Мин спектакльләр карарга яратам. Шуңа күрә татар һәм рус театрларына еш йөрим, телевизордан да еш карыйм. Яраткан драматургларым да бар.

... Син нәрсә белән кызыксынасың? Театрга барганың бармы? Синең яраткан язучың, шагыйрең яки драматургың кем?



Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.

Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

Алсу, мин буш вакытымда музыка тыңларга, китаплар укырга, интернетта дусларым белән аралашырга яратам. Кайчакта дусларым яки әти-әнием белән театрга барам.Узган атнада без татар театрына бардык, "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен карадык. Без аны русча тыңладык. Спектакль миңа бик ошады. Спектакльнең авторы Туфан Миңнуллин - минем яраткан драматургым.

Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

Сау бул. Сәлам белән, дустың Артем.

13нче апрель, 2015 нче ел.













8 нче вариант.

... Без сыйныфыбызда "Тәмле булсын!" конкурсы үткәрдек. Мин бу конкурста беренче урын алдым. Әнием белән бергә милли ризык - өчпочмак пешердек.

... Ә син нәрсәләр пешерә беләсең? Сиңа нинди ризыклар ошый? Сезнең мәктәптә нинди конкурслар була?

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.

Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

Алсу, мин ашарга әзерләргә яратам. Тәмле салатлар ясыйм, щи пешерә беләм. Миңа бәлеш, өчпочмак, пылау да бик ошый. Әнием аларны бик тәмле пешерә.

Без дә мәктәптә төрле конкурслар үткәрәбез. Тиздән "Иң көчле егет", "Иң уңган кыз" конкурслары була.

Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

Сау бул. Сәлам белән, дустың Артем.

17нче апрель, 2015нче ел.



3 сорауга да тулы җавап бирелгән. Мөрәҗәгать итү,саубуллашу һәм имзалау фразалары дөрес сайланган.Алынган хатка рәхмәт белдерелгән.

Эш башкарылган:3 сорауга да җавап бирелгән,әмма берсенә бирелгән җавап тулы түгел.Хат стилен бозган 1-2 төгәлсезлек бар һәм/яки алынган хатка рәхмәт белдерелмәгән

Эш өлешчә башкарылган:2 сорауга гомуми җавап бирелгән, әмма 1 сорауга бирелгән җавап тулы түгел яки 1 сорауга гомумән җавап юк. Хат стилен бозган 3 яки күбрәк төгәлсезлек бар,итагатьлек формалары сакланмаган.

Эш башкарылмаган:2 сораугаҗавап бирелмәгән яки текстның күләме тулмый.

К2

Текстны оештыру



Текст логик эзлеклелектә төзелгән һәм абзацларга бүленештә хаталар юк;тел чаралары дөрес кулланылган;хатның төзелеше язма этикет нормаларына туры килә

Текст, гомумән алганда, логик эзлеклелектә төзелгән,ләкин логик бәйләнешләрдә һәм/яки абзацларга бүленештә яки хатның төзелешендә 1-2 төгәлсезлек бар

Текст төзелешендә логик эзлеклелек сакланмаган; язма текст төзелешендә 3 яки күбрәк хата бар, яки хатның төзелеше язма этикет нормаларына туры килми

К3

Текстның лексик-грамматик төзелеше

Коммуникатив бурычны үтәү өчен кирәк булган төрле лексик һәм грамматик чаралар файдаланылган(текстны аңлауга зыян китермәгән 1-2 төгәлсезлек рөхсәт ителә)

Текстны аңлауга зыян китермәгән тел чараларына караган хаталар бар(3-4 тупас булмаган хата рөхсәт ителә) яки тел хаталары юк, ләкин артык гади лексик һәм грамматик чаралар кулланылган

Текстны аңлауга зыян китермәгән тел чараларына караган хаталар бар(5-6 тупас булмаган хата рөхсәт ителә) һәм/яки текстны аңлауга зыян китерә торган 1-2 грамматик хата бар

Текстны аңлауга зыян китерә торган хаталар 6дан күбрәк

К4

Орфография һәм пунктуация



Орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, яки текст эчтәлеген аңлауга зыян китерми торган 1-2 хата бар

Текст эчтәлеген аңлауга зыян китерми торган 3-4 орфографик һәм пунктуацион хата бар

Текст эчтәлеген аңлауга зыян китерә торган орфографик һәм пунктуацион хаталар 4 тән күбрәк





Шәхси хат язу биреме К1-К4 критерийлары буенча тикшерелә. Максималь 10 балл алырга мөмкин.

Текстның эчтәлеге биремгә туры килмәсә (язма хат характерында булмаса, тәкъдим ителгән сорауларга җавап урынына башка мәгълүмат язылса, тәкъдим ителгән хат күчереп кенә язылса) бу бирем өчен 0 балл куела.

Хатның күләме 40 сүздән ким булса, К3 һәм К4 критерийлары буенча максималь балл куелмый.

Эшнең күләмен билгеләгәндә, беренче сүздән алып соңгысына кадәр (шулай ук адрес, язылу вакыты, имза да) исәпкә алына.

Хатта укучы үзенең чын исемен, адресын күрсәткән очракта эш тикшерелми.









2



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал