7


  • Учителю
  • Укучылар иҗат иткән драма әсәре Янәшәдә сабыр җаннар

Укучылар иҗат иткән драма әсәре Янәшәдә сабыр җаннар

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Янәшәдәге сабыр җаннар.

Драма әсәре 1пәрдәдә, 3 күренештән тора.

Катнашалар:

6 нчы сыйныф укучылары: Айзилә, Булат, Дамир. һ.б

Класс җитәкчесе: Сания Рәшит кызы.

Рахилә әби - Булатның әбисе.

Бари бабай -Рахилә әбинең ире, Булатның бабасы.

Күршеләре: Вәсилә әби, Нәгыймә апа, Накия апа.

Фәридә -Булатның әнисе.Фәнис - Булатның әтисе.

Ралинә аларның иркә кызлары.

1 пәрдә

1 нче күренеш.

Вакыйга Булатның өендә бара. Өй күренеше: ашау өстәле, еракта гына балаларның ятаклары күренеп тора. Фәридә , ашыга - ашыга, табын әзерләп йөри.Иртән сәгать 7 ләр.

Фәридә.Бигрәкләр дә иртәнге йокы тәмле була. Һич кенә дә торасылары килми.(Кызы йоклаган якка борылып)Кызым ,Ралинә, җимешем, уян инде, күптән син яраткан кесәлне пешереп куйдым, җиләкнекен. Улым , син инде зур булдың , тор да юынып табынга утыр, югыйсә класс сәгатенә соңга каласың.(Булат зурларча , җитди генә кыяфәттә, юынып , ашарга утыра)

Булат.Әни быел җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткәнне беләсең инде.Менә безнең бүген класс сәгатебез шуңа багышланачак. Без тыл ветераннарына концерт әзерләдек, плакатлар ясадык, әле бүген М.Җәлилнең "Күлмәк " шигырен сәхнәләштерергә җыенабыз. Күрәсеңме улың нинди зур үсте.Дәресләрдән соң "кар десанты"үткәрәбез.

(телефон шалтырый.)

Фәридә.Әйе,тыңлыйм сезне.Әни синмени.Нихәлләрдә яшәп ятасың. Бераз авырып киттемени?Ярый алай булгач, дәресләрдән соң Булат, без эштән кайтканчы, бераз сезгә булышырга барыр. Берара Фәнис дарулар алып кертер, борчылма , әни , барысы да үтәр. Ярый, сау бул. Исәнлектә күрешергә язсын.

(күзләрен уа-уа, киерелеп Ралинә торып бара.)

Ралинә. Әнием, минем абыем бигрәк зур инде, ниндидер бүген әллә кая гына барабыз, әллә ниләр генә эшлибез , ди. Мин дә кайчан гына зур булырмын икән?

Фәридә.Үсәрсең , кызым, үсәрсең,.. белми дә калырбыз әле.Рәхимле, шәфкатьле булып үсегез. Өлкәннәрне олылый белегез. Халык юкка гына "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" дип әйтмәгәндер.Әйдә , кызым, балалар бакчасына соңга калмыйк тагын, әле минем дә эшкә җитешәсем бар.

(Булат киенеп чыга, мәктәпкә китәргә җыена ,Фәридә улын туктата.)

Фәридә. Балам , бүген бабаң авырып киткән , зинһар өчен мәктәптән соң аларга барып хәлләрен бел, кирәксә булыш.

Булат.Әни , әйттем бит минем эшләрем күп дип.Ветераннарга булышырга барабыз бит бүген.

Фәридә.Улым, бабаң да сугыш чоры баласы бит, ветераннар сугыш кырында булсалар, алар тылда сезнең кебек вакыттан эшләгәннәр. Син алар белән сөйләш әле.Укытучы апаңа да әйт, минем бабам тыл ветераны мин аңа ярдәм итәм диген. Ул сиңа берни дә әйтмәс , минемчә.

2 күренеш

(Мәктәп эче, класс шау-шу килеп ниндидер бәхәс алып бара лар, барысының да сугыш ветеранына булышасы , үзләреннән өлеш кертәсе килә.Тик Булат кына бу бәхәскә кушылмый.)

Класс җитәкчесе. Булат, син, ник бер дә әңгәмәгә кушылмыйсың әле? Әллә авырып киттеңме?

Булат.Юк, Сания Рәшитовна , мин бүген беркая да бара алмыйм. Минем бабам авырып тора, мин аңа булышырга тиеш.

Aйзилә.Булат , нәрсә , хәйлә табып утырасың, бабасы да авырмыйдыр әле.

Ялганлап утырадыр әле.

Дамир.Булат , минем дә синең бабаңны күрәсем килә, мин дә синең белән барыр идем дә бит, бүген башка эшләребез бар шул.

Сания Рәшитовна.Ярый, Булат, син бер дә борчылма, бүген бабаң янына бар, без калганнар белән ветераннар янына барырбыз.

3 нче күренеш

(Бабай белән әбинең өе. Бабай урын өстендә ята.Әби аның янында утыра.Шул вакыт Булат килеп керә.)

Булат.Исәнмесез, дәү әнием, бабам!? Ни хәлләрдә ятасыз? Бабайның хәле ничек? Дәү әнием, нәрсә эшләргә булышыйм. Мин бит зур хәзер, бүген менә без ветераннарга булышырга барырга тиеш идек. Бабай авыргач, Сезгә булышырга килдем .

Рәхилә әби. Улым , бигрәк дөрес эшләгәнсең бит әле. Бабаң да тыл ветераны бит ул. Ул рәхимсез сугыш күпләрне юк итте; кайгы-хәсрәт, иксез-чиксез күз яшьләре , ачлык-ялангачлык алып килде, безнең балачакны урлады шул.

(күз яшьләрен сөртә. )

Булат. Дәү әнием ,Сез миңа шулар турында нигә бер дә сөйләмәдегез , минем дә сезнең турында күбрәк беләсем килә .

Рәхилә апа.Нәрсә сөйлисең, ул чаклар турында уйларга да куркыныч бүген.Халык тырышты, бик күп хезмәт куйды.Тылда калган хатын-кыз, карт-коры, бала-чага да тиңдәшсез батырлыклар күрсәтте ул чорда. Көнне -төнгә ялгап бик күп эшләделәр, җиңүне якынайтуга аларның да өлешләре зур булды. Менә миңа кырда урак урырга, орлык сугарга да туры килде, ә кичләрен сугышчыларга фронтка җибәрергә оекбаш, бияләй бәйли идек.

Ашыйсы бик килгән чаклар күп була иде, сер бирмәскә тырышабыз, ил белән бит , нишлисең. Яз җиткәч, какы , балтырган ашап рәхәтләнә идек.Алабута ашаган чаклар да күп булды. Ачылыгы үзәккә үтсә дә, бераз тамакка ярап куя иде. Кайбер көннәрне әнинең өзгәләнеп: "Балакайларым, мин сезне ничек кенә туйдырыйм икән соң,"- дип елаганнары әле дә хәтердә. Бәгыркәем, шуларның барысы да : ач күзләрнең карашы, өзгәләнүләре һич кенә дә күз алдыннан китмәс.

Булат.Бабакай, ә син әтиең сугышка киткәндә ничә яшьлек булып калдың? Әтиеңне сугышка озату, бик авыр булгандыр инде, Мин әтием командировкада булса да, бик нык сагынам, тизрәк кайтуын телим.Ә сез ничек түздегез?

Бари бабай.Мин улым 7 яшьтә әтиемне сугышка озатттым. Сугышка озатырга атлар килделәр, ә мин аяк киемемне таба алмый интектем , әтине озатырга бару теләге искиткеч көчле булганга, мин бер аягыма киез итек, ә икенчесенә чүпрәк чорнап атка чыгып утырдым.Бик салкын көн булса да, салкынны тоярлык түгел иде.Күңелдәге нәфрәт, курку, кайгы, сагыш барысы да бергә укмашып тораташ итте. Шул көннән әтидән хат көтеп яшәдек, әтидән берничә генә хат ала алдык, 1942 нче елның кышында хәбәрсез югалды дигән өчпочмаклы хат килде.Әни безгә күз яшен күрсәтмәсә дә , бик боегып китте.6 бала берсе сугышта, ә калганнарын ничек тә яшәтәсе иде бит. Мин дилбегә тота башлаганнан алып, кырда эштә йөрдем. 200 гектар җирне тырмалый идек. Ашау ягы такы- токы булса да, ачтан үлмәдек.Әни ашарга берни дә булмагач, урыс кырына коелган башаклар җыярга барды , без тау башына утырып түземсезлек белән аны көтәбез.Менә әни йөгерә аның артыннан камчыларын болгап куа киләләр, әни бозлы суга төшеп китмәсенме, без кычкырып елап җибәрдек .Куа килүчеләр яр буенда басып торалар, һаман китмиләр, әни җыйган башагын, юешләнмәсен дип, баш түбәсенә күтәрде. Куа килүчеләр дә аның үлеменнән куркыптырмы, кире борылдылар.Әниебез безне шундый авырлыклар белән тәрбия кылды бит... Бабай тын калып, бер ноктага карап тора башлады. Безнең балачагы-бызны улым сугыш урлады. Без бик яшьли олыгайдык. Андагы күргәннәрне сөйләп кенә бетерерлек түгел.8 яшьтән әти сүзен әйтергә тилмереп үтте гомеркәйләр.Сезгә Аллаһе Тәгалә бәхет бирсен инде.

Булат. Бабакай , мин сезнең белән горурланам, сез дә бит җиңүгә бик зур өлеш керткәнсез. Минем бабам белән дәү әнием тыл ветераннары икән бит. Ә сез нигә безгә бу турыда бер дә сөйләмәдегез? Минем битарафлыгым өчен гафу итегез мине. Карагыз әле, минем янәшәмдә нинди сабыр җаннар яши икән бит.(Аларны кочаклап ала.) Бабакаем, дәү әнием, мин Сезне бик-бик яратамын.

Пәрдә төшә.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал