7


  • Учителю
  • 7 класс өчен татар теленнән эш программасы

7 класс өчен татар теленнән эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

АҢЛАТМА ЯЗУЫ



Татар теле

7 класс



Тематик планлаштыру түбәндәгеләргә нигезләнеп төзелде:

1.Татар теленннән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Казан, 2008

2.Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа, 5-11 сыйныф, "Мәгариф", 2010

Барлык сәгатьләр саны: 105

Атналык сәгатьләр саны: 3

Диктантлар: 8 (4)

Сочинениеләр: 4 (2)

Изложениеләр: 4 (2)

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре (16)

Дәреслек. 7 класс. Татар теле. Р.Г.Хәсәншина Казан,"Мәгариф"

Белем бирү өчен Р.Г.Хәсәншинаның «Татар теле 7» («Мәгариф» нәшрияты, 2010) эксперимент дәреслеге файдаланыла. Ул ТР мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән сынап карау өчен бастырылган. 7 нче сыйныфның татар теле дәреслеге профессор Ә. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп төзелгән, гамәлдәге программага нигезләнгән.



Дәреслекнең үзенчәлеге түбәндәгеләр:



- дәреслектәге һәр бирем бер дәрес темасына туры килә. Укучылар темаларны уку мәсьәләсен кую аша үзләре ачыклыйлар;

- бирем һәм күнегүләр, иҗади үсеш технологиясе таләп иткәнчә, адымлап үтәлүне күздә тота;

- белешмә һәм үтәлгән биремнәр нигезендә гомумиләштерелгән модель төзелә, шуңа таянып, укучыларның үзләре тарафыннан кагыйдәләр чыгарыла;

- өй эшләре өч дәрәҗәдә тәкъдим ителә, алар 3 шартлы билге белән күрсәтелгән. Укучылар 3 эшнең берсен сайлап алырга хокуклы.







7 класста татар теле укытуның максаты:

Укучыларга татар теле фәне буенча эзлекле белем бирү. Бу бер үк вакытта телне гамәли куллану культурасын булдыруга ныклы нигез булып санала, милли горурлык тәрбияләү, тел аркылы үз халкыңның тарихын, гореф - гадәтләрен, психологиясен тирәнрәк үзләштерү юлы булып тора

Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен әдәбият дәресләре белән тыгыз бәйләп бару сорала. Бары шунда гына укучылар сүзнең мәгънәсен, кулланылыш үзенчәлеген, "тәмен"дөрес тоя алачаклар.



Бурычлар:



1.Синтаксис турында төшенчә бирү.

2.Сөйләмдә сүзләр бәйләнешен таба белү.

3.Сүзтезмәләрнең төрләрен аерырга өйрәнү.

4.Сүзтезмәләрне сөйләмдә куллана белү, сүзтезмәләрне тикшерә белү.

5.Ике составлы һәм бер составлы җөмләләрне аерырга өйрәнү.

6.Җөмләләрне дөрес интонация белән уку, алар азагында тыныш билгеләрен дөрес кую.

7.Җөмләгә синтаксик анализ ясый белү.



Программаның төп эчтәлеге.



Укыту программасының эчтәлеге



Белем һәм күнекмәләр



1

Сүз ясалышы һәм морфология буенча үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау

6



Сүз төркемнәре турында белемнәрне искә төшерү.Сүз төркемнәре белән җөмлә кисәкләре арасындагы охшашлыкларны белү.

2

Синтаксис

18

Синтаксисның төп берәмлекләре сүзтезмә һәм җөмлә булуы.Үзара бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки берничә сүздән торган

3

Ике составлы җөмләләр

48

Җөмлә турында белешмә бирү, аларны аера.. Җөмләләрне дөрес интонация белән уку, алар азагында тыныш билгеләрен дөрес кую. Тойгылы җөмләләрне башка җөмләләрдә аеру, алардан тиешенчә файдалану.

4



Җөмләнең модаль кисәкләре

14

Ия белән хәбәр арасында дөрес интонацияне саклау, сөйләмдә ия белән хәбәрнең ярашмау күренеше. Җөмлә кисәкләрен танып белү

5

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

11

Эндәш Һәм кереш сүзләрне дөрес интонация белән уку, алардан тиешенчә файдалану, аларга бәйле тыныш билгеләрен дөрес кую

6

Бер составлы җөмләләр

5



7

Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлау

3







7 нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.



  • Ел дәвамында өйрәнелгән синтаксик күренешләрне текст эчендә таный һәм аларга аңлатма бирү, төрле калыптагы гади җөмләләр (ике яки бер составлы җөмләләр, эндәш һәм кереш сүзле җөмләләр, тиңдәш кисәкле яки аерымланган иярчен кисәкләре булган җөмләләр һ.б.) төзү, аларны сөйләмдә файдалану, дөрес интонация белән уку, гади җөмлә синтаксисында өйрәнелгән тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;

  • әдәби образларга, сыйфатлама элементларын кертеп, характеристика яза белү, әсәргә телдән яки язма бәя бирү;

  • эш кәгазьләренең бер төре буларак, гариза язу.











VII сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлеше

Китап, өстәмә чыганак белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.

2. Уку операцияләрен планлаштыру.

3. Белем алуның иң кулай ысулларын сайлау.

4. Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бәя бирү.

5. Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлаштырырга өйрәнү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

3. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү.

4. Белемнәрне системалаштыру һәм камилләштерү өчен таблица, график, схемалардан файдалану.

5. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, сәнгатьле уку :

- уку елы башында - 75-120 сүз;

- уку елы ахырында - 80-125 сүз.

6. Сүзлекләр, белешмә материал һәм иҗтимагый-сәяси әдәбияттан файдалана белергә өйрәнү.

1. Уку мәсьәләсен куя белү.

2. Танып-белү активлыгын үстерү.

3. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

4. Төшенчә, атама (термин), кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

5. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

6. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

а) сүзтезмәләргә анализ ясау;

ә) җөмлә кисәкләренә анализ ясау;

б) гади җөмләгә синтаксик анализ ясау;

7. Тикшеренү ысуллары:

а) модельләштерү;

ә) охшатып эшләү.

1. Телдән сөйләм:

а) кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

ә) сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирү белү күнекмәсе;

б) диалоглар төзү күнекмәсе;

в) үрнәк схема, планнар ярдәмендә сыйфатнамә төзи белү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

а) күчереп язу;

ә) сүзлек диктанты (25-30 сүз);

б) контроль диктант (120-130 сүз);

в) катлаулы план буенча изложение язу:

1) уку елы башында (250-300 сүз); язманың күләме (140-160 сүз)

2) уку елы ахырында (300-350 сүз); язманың күләме (160-180 сүз);

г) фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп инша язу;

д) эш кәгазьләре язу (гариза, хат һәм акт).



























Дәрес темасы

Дәрес тибы

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План

Факт

1.

Сүзнең мәгънәле кисәкләре.

белемнәрне актуальләштерү

02.09





2.

Сүз ясалыш ысуллары

белемнәрне актуальләштерү

06.09





3.

Мөстәкыйль сүз төркемнәре һәм хәбәрлек сүзләр.

белемнәрне актуальләштерү

07.09





4.

Модаль һәм бәйләгеч сүз төркемнәре

белемнәрне актуальләштерү

09.09





5.

Грамматик биремле контроль диктант «Лагерьда сабантуй»(старт контроль эш)



контроль.

13.09





6.

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Синтаксиска кереш.

УМ кую

14.09





7.



Төп синтаксик берәмлекләр

белемнәрне тигезләү

16.09







8.

Сүзтезмә.



УМ кую һәм чишү

20.09





9.

Сүзтезмәләрне гомумиләштереп кабатлау

белемнәрне гомумиләштерү

21.09





10.

БСҮ. Фикер йөртү тибындагы сочинение «Хезмәт иясе - хөрмәт иясе»

иҗади

23.09





11.

Җөмлә турында гомуми төшенчә

УМ кую һәм чишү

27.09





12.

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә.

УМ кую һәм чишү

28.09





13.

</ Сорау җөмлә.

УМ кую һәм чишү

30.09





14.

БСҮ. Изложение язуга әзерлек

иҗади

04.10





15.

БСҮ. Изложение. «Шомырт нигә елый?»



05.10





16.

Боерык җөмлә.

УМ кую һәм чишү

07.10





17.

Тойгылы җөмлә

УМ кую һәм чишү

11.10





18.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле бәйләнеш

УМ кую һәм чишү

12.10





19.

Ияртүле бәйләнеш

УМ кую һәм чишү

14.10.





20.

БСҮ. Мәкалә язу: «Мәктәбем тормышыннан»

иҗади

18.10





21.

Җөмләдә сүз тәртибе турында гомуми төшенчә

УМ кую һәм чишү

19.10





22.

Җөмләдә сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе

УМ кую һәм чишү

21.10





23.

Контроль эш. Тестлы биремнәр №1.

контроль

25.10





24.

Хаталарны төзәтү өстендә эш

белемнәрне актуальләштерү

26.10





25.

Логик басым

УМ кую һәм чишү

28.10





26.

Ике составлы җөмлә турында төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

УМ кую һәм чишү

08.11





27.

Җөмләнең баш кисәкләре (искә төшерү)

белемнәрне актуальләштерү

09.11





28.

Ия һәм аның белдерелүе

УМ кую һәм чишү

11.11





29.

Хәбәр һәм аның белдерелүе. Гади хәбәр

УМ кую һәм чишү

15.11





30.

Кушма хәбәр.

УМ кую һәм чишү

16.11





31.

Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыннары. (Кабатлау)

белемнәрне актуальләштерү

18.11





32.

Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары.

УМ кую һәм чишү

22.11





33.

" Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары" темасына искәртмәле диктант «Мәкальләр»

контроль

23.11





34.

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Җөмләнең иярчен кисәкләре.

белемнәрне актуальләштерү

25.11





35.

Аергыч һәм аның белдерелүе

УМ кую һәм чишү

29.11





36.

Аергычның аерылмышы белән бәйләнеше

УМ кую һәм чишү

30.11





37.

БСҮ. Изложение язуга әзерлек

иҗади

02.12





38.

БСҮ. Иҗади биремле изложение «Коткарды».

иҗади

06.12





39

Тәмамлык һәм аның белдерелүе

УМ кую һәм чишү

07.12





40

Туры һәм кыек тәмамлыклар

УМ кую һәм чишү

09.12





41

Эш кәгазьләре: гариза язу

УМ кую һәм чишү

13.12





42.

Аныклагыч турында гомуми төшенчә

УМ кую һәм чишү

14.12





43.

Аныклагычлар янында тыныш билгеләре

УМ кую һәм чишү

16.12





44.

Хәл һәм аның төрләре турында гомуми төшенчә



контроль

20.12





45.

"Җөмәнең иярчен кисәкләре" темасына контроль диктант «Мәхәббәт сагышы»

белемнәрне актуальләштерү

21.12





46.

Хаталарны төзәтү өстендә эш.

УМ кую һәм чишү

23.12





47.

Урын хәле

УМ кую һәм чишү

10.01





48.

Вакыт хәле.

УМ кую һәм чишү

11.01





49.

Сәбәп хәле

УМ кую һәм чишү

13.01





50.

"Хәл" темасына сайланма диктант «Урман тургае»

контроль

17.01





51.

Максат хәле

УМ кую һәм чишү

18.01





52.

Рәвеш хәле

УМ кую һәм чишү

20.01





53.

Күләм хәле

УМ кую һәм чишү

24.01





54.

Шарт хәле.

УМ кую һәм чишү

25.01





55.

Кире хәл

УМ кую һәм чишү

27.01





56.

Иярчен кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау

белемнәрне актуальләштерү

31.01





57.

БСҮ. Изложение язуга әзерлек

контроль

01.01





58

БСҮ. Контроль изложение «Табылдык»

контроль

03.02





59.

БСҮ. Изложениене бергәләп тикшерү һәм хаталарны төзәтү өстендә эш.

белемнәрне актуальләштерү

07.02





60.

Аерымланган хәлләр турында гомуми төшенчә

УМ кую һәм чишү

08.02





61.

Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре.

УМ кую һәм чишү

10.02





62.

Аерымланган вакыт һәм аерымланган рәвеш хәлләре

УМ кую һәм чишү

14.02





63.

Аерымланган сәбәп һәм аерымланган максат хәлләре

УМ кую һәм чишү

15.02





64.

Аерымланган шарт һәм аерымланган кире хәлләр

УМ кую һәм чишү

17.02





65.

"Аерымланган хәлләр" темасына грамматик биремле диктант «Яз авазы».

контроль

21.02





66.

Аныклагычларның аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре

УМ кую һәм чишү

22.02





67.

Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау

белемнәрне актуальләштерү

22.02





68.

БСҮ. Миниатюр изложение «Ипекәй».

иҗади

24.02





69.

Эндәш сүзләр

УМ кую һәм чишү

28.02





70.

Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре

УМ кую һәм чишү

01.03





71.

"Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре"темасына күнегүләр эшләү

белемнәрне тигезләү

03.03





72.

Кереш сүзләр

УМ кую һәм чишү

07.03





73.

Кереш сүзләр янында тыныш билгеләре

УМ кую һәм чишү

07.03





74.

"Эндәш һәм кереш сүзләр" темасына контроль диктант «Болытлар сәяхәте»

контроль

10.03





75.

Хаталарны төзәтү өстендә эш

белемнәрне тигезләү

14.03





76.

Кереш җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре

УМ кую һәм чишү

15.03





77.

Җөмлә башында әйе, юк сүзләре, алар янында тыныш билгеләре

УМ кую һәм чишү

17.03





78.

"Җөмләнең тиңдәш кисәкләре" темасына искәртмәле диктант «Апрель».

контроль

29.03





79.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре турында гомуми төшенчә

УМ кую һәм чишү

31.03





80.

Тиңдәш кисәкләрне бәйләүче чаралар

УМ кую һәм чишү

04.04





81.

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

УМ кую һәм чишү

05.04





82.

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре темасына күнегүләр эшләү

белемнәрне тигезләү

07.04





83.

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр

УМ кую һәм чишү

11.04





84.

БСҮ. Миниатюр сочинение «Язгы өмәдә».

иҗади

12.04





85.

Тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау

белемнәрне тигезләү

14.04





86.

Контроль эш (тест №2).

контроль

18.04





87.

Тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә

УМ кую һәм чишү

19.04





88.

Ким җөмләләрнең сөйләмдә кулланылышы

УМ кую һәм чишү

21.04





89.

Бер составлы җөмләләр турында төшенчә

УМ кую һәм чишү

25.04





90.

Бер составлы исем җөмлә

УМ кую һәм чишү

26.04





91.

Бер составлы фигыль җөмлә

УМ кую һәм чишү

28.04





92.

Иҗади сүзлек диктанты

иҗади

02.05





93.

Җөмләнең төрле урыннарында килгән ымлыклар һәм ияртемнәр

УМ кую һәм чишү

03.05





94.

Ымлыклар янында тыныш билгеләре

УМ кую һәм чишү

05.05





95.

Ияртемнәр янында тыныш билгеләре

УМ кую һәм чишү

10.05





96.

БСҮ. Изложение язуга әзерлек



контроль

10.05





97

БСҮ. Контроль изложение «Сирень һәм роза»



контроль

12.05





98.

Хаталарны төзәтү өстендә эш.

белемнәрне тигезләү

16.05





99.

"7 нче класс өчен йомгаклау" темасы буенча грамматик биремле диктант

белемнәрне тигезләү

17.05





100.

Хаталар өстендә эш

белемнәрне тигезләү

19.05





101.

Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлау

белемнәрне тигезләү

23.05





102.

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау

белемнәрне тигезләү

24.05





103.

Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлауга күнегүләр эшләү

белемнәрне тигезләү

26.05





104.

Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлауга тестлар эшләү

белемнәрне тигезләү

30.05





105.

Йомгаклау

Белемнәрне гомумиләштерү

31.05

















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал