7


  • Учителю
  • Тема: Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган дәрес-кичә: «Җырым белән җиңдем дошманны» (йомгаклау дәрес)

Тема: Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган дәрес-кичә: «Җырым белән җиңдем дошманны» (йомгаклау дәрес)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге

"2нче гимназия" муниципаль гомуми белем бирү учреҗдениесе





Тема: Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат

юлына багышланган дәрес-кичә:

«Җырым белән җиңдем дошманны» (йомгаклау дәрес)









Сценарий авторы һәм оештыручысы

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зарипова Әнисә Газизулла кызы

























Түбән Кама шәһәре,

2016 нчы ел

Тема: Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат

юлына багышланган дәрес-кичә:

«Җырым белән җиңдем дошманны» (йомгаклау дәресе)



Максат: 1) патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М.Җәлилнең тормыш һәм иҗатын бербөтен күренеш буларак күз алдына китерү;

2) Муса Җәлил турында белемнәрне ныгыту, белем дәрәҗәләрен сынау, сәнгатьле уку күнекмәсе булдыру;

3) шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту.

Җиһазлау: М.Җәлил портреты, әсәрләреннән төзелгән күргәзмә, мультимедия, тест, тактаның ике ягында Муса Җәлилнең шигырь юлларыннан өзекләр язылган.

Мин яшәргә телим бирер өчен

Илгә соңгы йөрәк тибешен

Үлгәндә дә әйтә алсам иде,

Үлдем, диеп, туган ил өчен.

Муса Җәлил.

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

Муса Җәлил.

М.Җәлилнең әсәрләреннән төзелгән витрина урнаштырыла. Сыйныф бүлмәсенең алгы ягында авыл өе күренеше, икенче ягында сугыш кыры тасвирлана.

I. Оештыру.

- Укучылар, 21 нче февраль көнне ЮНЕСКО тарафыннан халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Безнең туган телебез-татар теле. Бүген без үзебезнең моңлы, аһәңле яңгырашы белән күңелгә ятышлы саф татар телебездә язылган Муса Җәлилнең үлемсез иҗатын гомумиләштереп кабатларбыз. Дәресебез М.Җәлилнең тормыш һәм иҗатын йомгаклау дәрес-кичәбез «Җырым белән җиңдем дошманны»,- дип атала. Бу дәрестә М.Җәлил иҗатын бербөтен күренеш буларак күзалларга өйрәнербез, аның турында белемнәрегезне хәтердә яңартырсыз.

II. Дәрескә кереш

1 нче алып баручы:

- Татар дөньсы февраль аенда татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ление премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 108 еллыгын билгеләп үтте.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм яшәргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Муса Җәлил.

2 нче алып баручы

- «Гомерем минем моңлы бер җыр иде»,- ди шагыйрь. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньга яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды.

Син яшәмә җирдә файдасыз бер,

Түмгәк булып тигез урында

Янып калсын гомерең маяк булып,

Үзеңнән соң килгән буынга.

Муса Җәлил.

- Әйе, Муса Җәлилнең җырлары, шигырьләре үлемсез. Җәлилнең үлемсез сүзләре изге маяк булып, үзеңнән соң килгән буыннарга барып җитә.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту өстендә эш.

- Укучылар, без аның тормыш һәм иҗат юлын искә төшереп, тактада бирелгән даталарга аңлатма биреп китик. (1906, 1913-1922, 1919, 1925-1927, 1927-1933, 1941, 1942, 1943, 1944, 1946, 1947, 1956, 1957).

- 1906 нчы ел. Әлеге дата нинди вакыйга белән бәйле?

- Муса Җәлилнең иҗат юлына чишмә башы аның туган авылы - Мостафа авылыннан башланып киткәндер. М. Җәлил 1906 нчы елның 15нче февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылында туа.

1 нче алып баручы:

- Муса Җәлил 13 яшеннән курай моңнары тыңлап үсә, шигырьләр яза башлый. Муса шат күңелле, шаян, тәртипле, тырыш балаларны яраткан. Хәзер аның балалар өчен язган шигырьләрен тыңлап китегез.

1) «Сәгать».

2) «Карак песи».

3) «Маэмай».

2 нче алып баручы:

- Мусаларның авылы табигатьнең гүзәл почмагы Нит елгасы буена урнашкан була. Аның өчен шушы авылдан да күркәмрәк төбәк юктыр кебек тоела. Мусаның шигырьләрендә табигатьне ярату, соклану чагыла. Укучылар башкаруында табигатькә багышланган шигырьләр тыңлап китегез.

1. «Бакчачы».

2. «Чишмә җыры».

- Әйе, Муса Җәлил үзенең әсәрләре аркылы табигатебезнең байлыкларын арттырырга, сакларга куша.

Игътибарыбызны кабат тактада бирелгән даталарга юнәлтик әле.

( Укучыларның җаваплары тыңлана).

- Оренбургта Хөсәения мәдрәсәсендә 1913-1922 нче елга кадәр укый.

- 1919 нчы елда «Кызыл йолдыз» газетасында «Бәхет» исемле беренче шигыре басылып чыга.

- 1925-1927. Муса Җәлилнең рабфакта укыган еллары.

- 1927-1933. Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. Балалар журналларында редактор булып эшли.

- «Алтынчәч» либретасын яза һәм 1941 нче елда сәхнәгә куела.

1 нче алып баручы:

- Талаучылар килде ил чигенә,

Бәхетебезне тартып алырга

Күтәрел ил, дошман өеренә,

Соңгы көрәш, соңгы давылга.

2 нче алып баручы:

- 1941 нче ел. Бөек Ватан сугышы башлана. Муса Җәлил Ватан чакыруы буенча, илне саклаучылар сафына баса.

(Укытучы сүзе)

- Сугыш бар кешеләр өчен фаҗига. Муса Җәлилгә сугышка киткәндә 35 яшь кенә була. Хатыны Әминә белән алар 7 ел гына яшәп калалар. ( «Муса Җәлил» Казан китап нәшрияте, 1976 нчы ел). Әминә Җәлилова болай дип яза: «Сугышка кадәр 7 ел гомер эчендә, Мусаның иң күп иҗат иткән чорында, без бик дус, тату яшәдек. Чулпан кызыбыз - икебез өчен дә, үзе бер куаныч иде», - дип яза.

Мин саклармын йөрәк каны белән

Илемне һәм сезне, аппагым!

Шатланырмын күреп һәр таң саен

Үз илемдә Чулпан калыкканын.

Тормыш һәм иҗат юлында булган кайбер даталарны кабатлап китик.

( Укучыларның җаваплары тыңлана)

- 1942 нче елның 26 июнендә Муса Җәлил авыр яраланып, әсирлеккә эләгә.

- 1943 нче елның февралендә фашистлар М. Җәлил оештырган «Идел-татар» легионының эзенә төшәләр һәм Җәлилне Моабит төрмәсен озаталар.

- 1941 нче елда Плетензе төрмәсендә җәлилчеләрне җәзалап үтерәләр.

- 1946 нчы елда Муса Җәлилнең беренче «Моабит дәфтәре» шигырьләре циклы, ә 1947 нче елда Андре Тимермманс совет илчелеге аша икенче «Моабит дәфтәре» шигырьләрен Мәскәүгә җибәрә.

- 1956 нчы елда М. Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1957 нче елда Муса Җәлилгә «Моабит дәфтәре» исемле шигырьләре циклы өчен Ленин премиясе бирелә.

- Җавапларыгыз дөрес укучылар. Әйе, Муса Җәлил татар халкының герой шагыйре, Бөек Ватан сугышы батыры. Аңа кабат туган ягына әйләнеп кайту насыйп булмый. Шагыйрьнең гомерен киссәләр дә, фашистлар аның ялкынлы шигырьләрен сүндерә алмыйлар. Ул ирек сөюче бөтендөнья халыкларының күңелендә яши.

IV. Шигырь текстлары өстендә эш.

- М. Җәлилнең шигырьләре бөек шигъри югарылыкта язылган. Аларны укыганда татар теленең шигърилегенә, байлыгына сокланасың, ә Җәлилнең бик катлаулы хис-тойгыларны һәм фикерләрне шигъри бөеклектә үтемле итеп белдерергә сәләтле булуына таң каласың. Ә хәзер, укучылар, шигырьләрдән өзекләр укыйм. Рәхим итеп, сез аларның исемнәрен әйтерсез.

- «Тик чуклары ак түгел,

Кан шикелле кып-кызыл» («Кызыл ромашка»).

- «Өч баламны очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага». («Ана бәйрәме»).

- «Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем» («Кызыма»).

- «Барыгыз балалар, болынга!

Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!» («Чәчәкләр»).

- «Җыр яшәрә, аның суын эчеп,

Ак каеннар яфрак яралар» («Чишмә җыры»).

- «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» («Җырларым»).

1 нче алып баручы.

- "Җырларым" шигырен автор 1943 нче елның 26 нчы ноябрендә язган. Әлеге шигырен ул үзенең бөтен иҗат һәм тормыш юлын йомгаклый торган шигырь дип санаган.

2 нче алып баручы:

- Андре Тимермманска тапшырган дәфтәрендә Җәлил аны беренче шигырь итеп урнаштырган. Бу шигырь белән ул иленә һәм халкына биргән изге анты үтәлү турында соңгы минутларында шигъри рапорт бирә. («Җырларым» җырын тыңлау).

«Җырларым» шигырен укучылар куплетлап яттан сөйлиләр.

- Ни өчен шагыйрьнең җырга ышанычы зур? Җәлилнең үз тормышы «Җырларым»да ничек чагылыш тапкан?

- Муса Җәлил татар халкының герой шагыйре. Бөек Ватан сугышы батыры. Аның тормышы «Җырларым» шигыре белән турыдан-туры бәйләнгән.

Шагыйрьнең гомерен киссәләр дә, фашистлар аның ялкынлы шигырьләрен сүндерә алмыйлар. Ул ирек сөюче бөтен дөнья халкының күңелендә яши.

«Кызыл ромашка» шигырен җырлап күрсәтү.

(«Кызыл ромашка» шигыренә рәсем ясау).

- Ак ромашкалар арасында кызыл ромашканың үзенчәлеге нәрсәдә? Ни өчен шагыйрь кызыл ромашканы бизәп күрсәтә?

(Укучылардан көтелгән җаваплар).

- Кызыл ромашканың үзенчәлеге шунда: аның таҗларына батырның ал каны тамган. Кызыл ромашканың чуклары батыр солдатның яралы хәлен, түгелгән канын күрсәтә.

- Дөрес, кызыл ромашка образы аркылы шагыйрь илен, милләтен, җирен сатмаучы, тугры көрәшче солдат образы гәүдәләндерә. Язучы шигырьдә нинди фикер әйтергә тели?

- Сугышта кан койган солдатның батырлыгы һәрчак горурлану белән бергә соклану һәм мәхәббәт хисе тудыра.

«Ана бәйрәме».

- Аның шигырьләрендә ил язмышы үз язмышы белән аерылгысыз булып үрелеп бара. Ана образы Җәлил иҗатының буеннан-буена үтә. «Яшь ана», «Ана бәйрәме».

- Әлеге шигырьдә нинди хисләр чагыла?

- «Ана бәйрәме» шигырендә Җәлилнең сугышта улларын югалткан аналарга карата иң изге хисләре, йөрәктән кайнап чыккан кичерешләре, уйлары чагыла.

(«Ана бәйрәме» шигырен сәхнәләштереп күрсәтү).

- Ананың кичерешләре турында нәрсә әйтә аласыз?

Ана образы белән туган ил төшенчәсе берлеге ничек сурәтләнгән?

- Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырендә Ананың кайгы-хәсрәтләре, сөенеч-көенечләре әкияти алым белән бик тирән мәгънәдә бирелгән. Ана дошманга каршы көрәшкә киткән уллары, аларның билгесез язмышлары өчен борчыла.

- Ана сагышы һәм ананың шатлыгы шигырьнең эчтәлеген кайсы яктан ачкан? Ана - җыелма образ, аны Ватан, Туган ил төшенчәләренең берлеге итеп карап була, чөнки аналарның уллары туган илебезнең азатлыгы өчен көрәшәләр.

- Ананың сагышы: ул ике улын сугышта югалта, шатлыгы - аның кече улы. Ил азатлыгы өчен көрәштә өченче улы җиңүче булып кайта. Ил шатлыгы белән аның йөрәк ярасы төзәлә.

- Әйе, укучылар үзенең халыкчан иҗаты, үлемсез шигырьләре белән Муса Җәлил халкыбызның рухи тормышында бүген дә актив катнаша.

Муса Җәлилнең кеше буларак ныклыгына, рухи байлыгына сокланабыз, кеше һәм шагыйрьлек исемен югары тотуы белән горурланабыз.

(Бер укучы интернет челтәреннән М. Җәлил турында мәгълүмат белән таныштырып китә).

V. Белемнәрне сынау.

(Тестлар һәрбер укучыга таратыла).

Муса Җәлил иҗаты буенча тест.

  1. М. Җәлилнең туган авылы кайда?

а) Кармәт

б) Мостафа

в) Кушлавыч

г) Чыршылы

2. Муса Җәлилнең туган көне кайчан?

а) 26 апрель, 1886

б) 15 октябрь, 1906

в) 5 февраль, 1916

г) 15 февраль, 1906

3. Муса Җәлилнең әнисе кем исемле?

а) Рәхимә

б) Рәхилә

в) Әминә

г) Чулпан

4. Хатыны Әминәгә багышлап язган шигыре?

а) «Чулпанга».

б) «Дуска»

в) «Окоптан хат»

г) «Хуш, акыллым».

5. Муса Җәлил шигыре түгеллеген күрсәтегез.

а) «Җырларым»

б) «Вәхшәт»

в) «Ак чәчәкләр»

г) «Дуска»

6. Муса Җәлилнең беренче шигыре кайсы?

а) «Бәхет»

б) «Яшь ана»

в) «Соңгы җыр»

г) «Буран»

7. «Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем», - шигырь юллары кайсы шигырьдән.

а) «Чулпанга»

б) «Кызыма»

в) «Чәчәкләр»

г) «Кечкенә дусларга»

8. М. Җәлил Оренбургта нинди мәдрәсәдә укый?

а) Шәх-Буби

б) Хөсәния

в) Касыймия

г) Галия

9. Муса Җәлил иҗатын өйрәнгән язучы.

а) Аяз Гыйләҗев

б) Абдулла Алиш

в) Рафаэль Мостафин

г) Гадел Кутуй

10. Советлар Союзы Герое исеме кайчан бирелә?

а) 1945

б) 1991

в) 1956

г) 2005

VI Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштергән тарихи урыннар.

- Укучылар, Муса Җәлил татар халкының герой улы. 2016 нче елның 15 февралендә М. Җәлил тууына 110 ел тулды. Бүгенге дәресебез аның рухына изге сүз булып яңгырасын. Без аның иҗаты һәм батырлыгы алдында баш иябез. Җәлил белән бер милләттән булуыбыз белән горурланабыз.

- М. Җәлил исеме белән бәйле нинди тарихи урыннарны беләсез?

- Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бар.

- Казан шәһәрендә М.Җәлил һәйкәле бар.

- Казан шәһәрендәге бер урам Муса Җәлил исемен йөртә.

- Түбән Кама шәһәрендә Җәлил кинотеатры бар.

- Түбән Кама шәһәрендә М.Җәлил һәйкәле бар.

- М.Җәлилнең әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде.

VII Йомгаклау

Беренче алып баручы:

- Җәлилнең батырлыгы, иҗаты үлемсез, җырга әйләнгән гомере - мәңгелек. Муса мең ел яшәр имән кебек үз урынында басып калды һәм калыр.

2 нче алып баручы:

- Җирдә кеше торса торсын.

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, исеме калсын

Мең яшәрлек имән булып.

- Бүгенге дәресебезне йомгаклап, М. Җәлил турында Сәмәд Вургун сүзләрен китерәсе килә: «Муса Җәлил кебек шагыйрьне тудырган халык бөек ул».

Муса Җәлил үз халкын, үз милләтен өзелеп сөюче шагыйрь.

(Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр кую).

IX. Өй эше. Өй эше 2 вариантка бүлеп бирелә.

I. М. Җәлилгә багышлап шигырь язарга.

II. Җәлилчеләргә багышлап бүгенге яшьләре исеменнән хат язарга.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал