7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

Рабочая программа по татарскому языку для 2 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Әлеге программа 2 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен төзелгән. Татар теленнән эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрдән, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  • Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында" №12138/13 ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының информацион хаты.

  • Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку " предметыннан программа. Төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова,Р.З.Хайдарова (Казан 2011).

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2011 нче елда бастырылган 1 - 11 нче сыйныфларда коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы (авторлары Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева).

  • Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының "Бохарай төп белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем учреждениесенең башлангыч гомуми белем өчен (1 нче баскыч)төп белем программасы,

  • ТР Зәй муниципаль районы Бохарай төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 нчы уку елына уку планы.

  • ТР Зәй муниципаль районы Бохарай төп гомуми белем бирү мәктәбенең эш программаларын төзү буенча карары.

  • Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Татар теле, дүртенче сыйныф. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). (Ике кисәктә. Казан, «Татармультфильм» нәшрияты, 2014 ел) нигезендә төзелде.

  • Башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен программалар - федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелгән.

Рус мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар теле укытуның төп максатлары:

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

1.Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәрмилләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш,шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннәнфайдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен "башка дөньяга тәрәзә ачу" (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайлана.

Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

2. Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләүсәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский).

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаш белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатияхисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Программага сайланга эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

3. Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алына. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны ү зэченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.

Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру шушы максатка буйсындырыла һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителә.

4. Белем бирү максатының эчтәлеге:

Укучыларның татар теле буенчалексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлыктөрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматиккатегорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны,рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

Уку

Татар алфавитындагыхәрефләрнетаныйбелү;

хәреф-авазсистемасынаера, татар теленәхасбулганавазларныдөресәйтепукыйбелү;

дәреслектәукуөченбирелгәнҗөмләләрне, текстларныдөрес интонация беләнукыйбелү;

тексттагытынышбилгеләренә карата тиешле пауза һәминтонацияләрнеүтәү,өтерләрянындагысүзләрнетиңдәшлек, эндәшүинтонацияләребеләнуку;

укыганматериалныңэчтәлегеннәнкирәклемәгълүматныаерыпалабелү;

кечкенәкүләмлешигырьләрнеяттансөйләү;

укыгандасүзлекләркулланабелү.



Язу

Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

4 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

  1. Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү.

  2. Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.

  3. Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.

  4. Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  5. Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

  6. Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.

  7. Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

  8. Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.

  9. Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.

  10. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.

  11. Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибе үзенчәлекләр белән таныштыру.

  12. Иртәгә эшлим конструкциясе белән таныштыру.

Орфоэпик һәм орфографик минимум.

  1. Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгәирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.

2. Басымның үзенчәлекле очракларын белү.

3.Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.

4. Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

5. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.

Белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре һәм бәяләү нормалары



Эш төрләре

Сыйныф - 2





Тынлап аңлау

0,3 - 0,5минут

Диалогик сөйләм

4 реплика

Монологик сөйләм

4 фраза

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

уку

45-55 сүз

Язу: 1) күчереп язу (җөмлә саны)

2) сүзлек диктанты (сүзләр саны)

3) сочинение (өйрәнү характерында)

5 - 6

8 - 9

5 - 6 җөмлә









Тынлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйте­лешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 - 3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4 - 6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуаиия яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки жөм­лә төзелешендә 2 - 3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 - 6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2-3орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 - 6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысыңча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләр­не бозып укыганда, «2»ле куела.

Язма эшләрне тикшерү

Башлангыч мәктәптә, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш. 1 нче сыйныфта балалар баш һәм юл хәрефләрен, кыска сүзләрне һәм җөмләләрне күчереп язарга күнегәләр. Укучыларның язу күнекмәләрен тикшергәндә, мондый күләмне истә тотарга кирәк: 1 нче сыйныфта 1 юл; 2 нче сыйныфта 2 юл; 3 нче һәм 4 нче сыйныфларда 4 юл.

2-4 нче сыйныфларда татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

  1. өйрәтү эшләре (изложение, сочинение);

  1. контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты, диктант).

1-2 нче сыйныфларда аерым җөмләләрне яки бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителсә, 3-4 нче сыйныфларда сүзләрне кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Дик­тант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтә­леге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып аңлата.

Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик як­тан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләр­нең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән, укытучы орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер ук төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус туктату сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.

1-2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ител­сә, 3 - 4 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрнеалыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Тикшерү характерындагы язма эшләр, программаның иң әһәмиятле бүлекләрен үткәч, чирек яки уку елы ахырында уздырыла, һәм уку­чыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерын­дагы язма эшләргә килгәндә, аларнын санын һәм төрләрен укытучы үзе билгели, һәм бу очракта сыйныф журналына бары тик ундй билгеләр генә куела.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик ха­тасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һом төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диктантны бәяләү

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6орфографик хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела.

Язма сөйләмне бәяләү

2-4 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлек­ле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2-3 ор­фографик һәм пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4-6 орфографик һәм пунктуацион яки 4-6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфогра­фик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.

Бәяләү нормалары

Язу: (каллиграфик матур язу 2 юл).Орфографик хаталарга гына игътибар ителә; әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән ,бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

  1. контроль күчереп язу (1)-3-4 җөмлә. Пөхтә, орфографик хатасыз язылган эшкә "5"ле; ...әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булса "4"ле; пөхтә язылмаса, 4-6 орфографик хатасы булса "3" ле, пөхтә булмаса, 6,артыграк орфографик хатасы булса "2"ле куела.

2) контроль сүзлек диктанты (4) Пөхтә ,1орфографик хатасы булса "5"ле; пөхтә, 2-3 орфографик хатасы булса "4"ле; пөхтә язылмаган, 4-6 орфографик хатасы булса "3"ле; пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса "2"ле куела.

3) язма сөйләм (изложение) күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерында яздырыла, бер билге куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләрнең уңай билгеләре генә журналга куела.

Бирелгән темага эзлекле язылган,1 орфографик һәм 1 грамматик хатасы булса "5"ле; эзлекле язылган,ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2-3 орфографик яки 2-3 грамматик хатасы булса"4"ле; эзлекле язылмаган, 4-6 орфографик яки 4-6 грамматик хатасы булса "3" ле, эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7дән артык орфографик яки 7дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә "2"ле куела

4)Диктант

Пөхтә ,1орф-к хатасы булса "5"ле; пөхтә, 2-3 орф-к хатасы булса "4"ле; пөхтә язылмаган, 4-6 орф-к хатасы булса "3"ле; пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса "2"ле куела.



Йомгаклау билгесе чирек һәм ел ахырында куела. Ул, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

Тест:

"5" - 95-100%

"4" - 94 - 80%

"3" - 66 - 79%

"2" - 65%тан кимрәк

Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар



Программа

Эш программасы

татар теле

әдәби уку

1

Без мәктәпкә барабыз

38 сәг.

38 сәг.

8 сәг.

2

Көзге уңыш



10 сәг.

17 сәг.

4

Мин чисталык яратам

20 сәг.

16 сәг.

6 сәг.

5

Кыш

25 сәг.

9 сәг.

7 сәг.

6

Безнең гаилә

25 сәг.

8 сәг.

7 сәг.

7

Яз

15 сәг.

4 сәг.

4 сәг.

8

Мин Татарстанда яшим

20 сәг.

9 сәг.

8 сәг.

9

Кибеттә

20 сәг.

5 сәг.

7 сәг.

10

Җәй

25 сәг.

6 сәг.

6 сәг.



Контроль эшләр



4





Барлыгы

175

105

70

Тикшерү характерындагы язма эшләрнең саны: контроль эшләр - 4(2)

Барлык сәгатьләр саны - 102 сәг., 34 атна, атналык сәгатьләр саны - 3









Укыту-методик комплект

Дәреслек:

Автор

Исеме

Басылу елы

Нәшрият



Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина

"Күңелле татар теле" дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары татар теле һәм уку дәреслеге



2013

"Татармультфильм"



Укытучы өчен методик кулланмалар:

Р.З.Хәйдәрова

"Научно-педагогичесие аспекты билингвального образования в Республике Татарстан " Набережные Челны ,2006.

2006

Набережные Челны .



2



"Фән hәм мәктәп","Мәгариф" җурналлары





3

Р.З. Хәйдәрова, Л.ӘГыйниятуллина

"Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту" - 2 нче класс Казан . "Татармультфильм" нәшрияты, 2013.

2013

"Татармультфильм"

4

Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Л.Ә. Гыйниятуллина

Диск. "Күңелле татар теле", "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту"

2013

"Татармультфильм",



5

Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Л. Ә. Гыйниятуллина

Диск "Татар телен өйрәнәбез", "Рус телендә сөйләшүче баллаларга татар теле укыту"

2012

"Татармультфильм",



6



Диск "Габдулла Тукай", Татарстан





7

А. Ш. Асадуллин, Р. А. Юсупов

А. Ш. Асадуллин, Р. А. Юсупов "Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре"

2010

Мәгариф

Укучы өчен кулланмалар:

Р. З. Хәйдәрова, Г. М.Әхмәтҗанов а, Л.Ә.Гыйниятуллина

"Күңелле татар теле" дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары татар теле һәм уку дәреслеге (ике кисәктә)

2013

"Татармультфильм"

2

Р.З.Хәйдәрова

"2нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш дәфтәре"

2013



4

Р. З. Хайдарова, Р. Л. Малафеева

.Р. З. Хайдарова, Р. Л. Малафеева. Татарский язык в таблицах.





Контроль-тикшерү материаллары:

Р,З.Хайдарова, Г.М.Әхмәтҗанова

Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы

2014

Яр Чаллыи нәшрияты









Электрон кулланмалар:

Диск "Заман", "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту"

2008

Казан

2

Аудиодисклар "Җырлап-биеп уйныйбыз!"

2008





Интернет ресурслар:

www.edu.tatar.ru

www.tatmedia.com

www.tatar.ru

www.selet.biz/

www.tatar.com.ru

www.kltaphane.tatar.ryu

www.matbugat.ru

www.belem.ru























































2 класс Календарь - тематик планДәрес

тибы



Көтелгән нәтиҗәләр

Уку эшчәнлеге

төрләре

Үткәрү вакыты

Предмет нәтиҗәләре

Метопредмет нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр

план

факт

Без мәктәпкә барабыз(38сәг)

1.

Яңа уку елы белән! Мин, син алмашлык-ларының юнәлеш килеше

1

ЛКК

Уку-язу әсбаплары исемнәре, исәнләшә-саубуллаша белү

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

эшләнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.







































Танып белү универсаль уку гамәлләре:

аңлап уку; тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.





































Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.



Үз хезмәтеңне оешты-ру,дәр естә игътибар-лы булу,бер-береңне ишетә белү

сүзлек белән эш, фонетик зарядка, диалог уку, диалогка репликалар өстәү,җөмләләрне киңәйтеп язу

01.09



2

-мы, -ме сорау кисәкчәләре

1

ЛКК

Сорау аффикслары белән җөмләләр әйтә белү

Дәрестә дөрес утыру һәм җавап бирү, укытучыны ишетә белү

03.09



3

Татар теленең хәреф-аваз системасы. Транскрипция.

1

ГКФ

Транскрипция билгеләре белән яза белү. Татар теленең үзен-чәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрне дөрес язу

Шартлы билгеләрне өйрәнү Сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү

05.09



4

Татар телендә сингармонизм законы.

1

ГКК

Калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү,сингармонизм за- конын аңлау

Тыныш билгеләрен дөрес куллану

08.09



5

Иҗекләр

1

ГКК

Хәреф, аваз, иҗекләр- не, сузык һәм тартык авазларны аера белү, татар теленә генә хас булган авазларны ишетә, әйтә, яза белү.

Укытучыны ишетә белү, тактадагы информация (плакатлар) белән эшләргә өйрәнү

Дөрес әйтү, уку, транскрипция билгеләре белән язу

10.09



6

Кем?Нәрсә?сораулары. Исемнең күплек саны.

1

ГКК



Кем?Нәрсә?сорауларына җавап бирә,аларны кулланып сораулар бирә белү

Язмача күнегүләр эшләү

Гр. күнегүләр, транскрипция билгеләре белән язу.

12.09



7

Кереш контроль эш. (Тест)

1

ГКК

Үзеңнең белемеңне практикада куллана

Алдагы сыйныфта үтелгән гр-тик материалны искә төшерү

Контролъ эш эшләү

15.09



8

Хаталар өстендә эш.1-10га ка дәр саннар.Ничә?соравы

1

ЛКК

1-10 га кадәр саннар-ның әйтелешен? язы-лышын искә төшерү.

Сүзләрнең транскрипциясен ясау

Хаталар өстендә эш эшләү

17.09



9

Тәртип саны. Ничәнче? соравы

1

ЛКФ

Микъдар, тәртип саннарыны ң язылышы һәм әйтелешен өйрәнү.Ничәнче? соравы

Рәсемнәр белән биремнәр үтәү

19.09



10



Боерык фигыльнең барлык формасы белән таныштыру

1

ГКК



Бер-береңә эш куша белү

Парлап эшләргә өйрәтү

Гр. күнегүләр, җөмләләр төзү, сораулар кую

22.09



11

Боерык фигыльнең юклык формасы

1

ЛГКК



Боерык фигыльнең юклык формасы белән диалоглар аша таныштыру

Мәктәптәге уку хезмәте турында сөйләү

24.09



12

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат- санда төрләнеше

1

Д/МС

Хәзерге заман хикәя фигыль нең зат- санда төрләнешен белү

Парлап эшләргә өйрәтү

26.09



13

Фигыльләрдә - ме, -мы сорау кисәкчәсе Контроль диалог"Мин Казанга барам"

1

ЛГКК

Фигыльләргә - ме, -мы сорау кисәкчәләрен ялгау

Тыныш билгеләрен дөрес куллану

Дөрес уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

29.09



14

Хәзерге заман хикәя фигыльнең1,3зат юклык формасы

1

контр.

-мый/ -ми аффиксларын кулл ана белү

Дәреслек белән эшләргә өйрәтү, дәфтәрләрдә орфографик таләпләр үтәү

тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү

01.10



15

Хәзерге заман хикәя фигыль юклык формасының зат- санда төрләнеше

1



Үзеңнең, иптәшеңнең нинди дә булса эшләрне эшләмәвең не (эшләмәвен) әйтә белү

Парлап эшләү күнекмәләре

03.10



16

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын ныгыту

1

Д/МС

Хәзерге заман хикәя фиг.юкл формасын үзләштерү нишлә ми? соравын белү

Татар телендәге хикәя.басы м, сорау,җавап интонациялә ре буенча эзлекле эшләү

гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

06.10



17

Исемнең урын- вакыт килеше

1

ГКК

-да/-дә, -та/-тә аффикслары. Предметларның кайда икәнл- еген әйтә белү

Дөрес яза белү күнекмәләр

08.10



18

Кайда? соравына җавап формасы. Яңгырау һәм саңгырау авазлар

1

ГКК

Яңгырау һәм саңгырау авзла-рга карап сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Дәреслек белән эшли белү



10.10



19

Исемнең юнәлеш килеше

1

ГКК

Предметларны кая куйганыңны әйтә белү

Арвлвшу өчен бирелгән тем аларга караган сүзләрне дө рес әйтү



13.10



20

Сүзлек диктанты №1 Исемнәрдә килеш кушымчалары

1

ЛГКК

Исемнәрдә килеш кушымчал арын дөрес куллану

Дәреслек белән эшли белү

Контролъ эш эшләү

15.10



21

Кая?соравына җавап формасы

1

ЛГКК

Яңгырау һәм саңгырау авазл арга карап сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Дәреслек белән эшли белү

Хаталар өстендә эш эшләү

17.10



22

Яңгырау һәм саңгырау авазларга карап тиешле кушымчалар

1

Д/МС

Яңгырау һәм саңгырау авазл арга карап сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Дәреслек белән эшли белү



20.10



23

Исемнең урын- вакыт һәм юнәлеш килешләре

1

ЛГКК



Исемнең урын- вакыт һәм юнәлеш килешлә-рен чагышт ырып куллану

Мөстәкыйль эшли белү Алган белемнәрне гомумиләштерү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

22.10



24

Кайда? соравы.Астында,өст ендә бәйлек сүзләре

1

ЛГКК

Кайда? Соравы белән сорау җөмләләр төзү һәм аларга .астында өстендә бәйлек сүзл әре белән җавап бирү

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

















Танып белү универсаль уку гамәлләре:

уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләренлогик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килүөченнәтиҗә ясау; фикерләрне логик чылбырга салу





































Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү

Алган белемнәрне гомумиләштерү

24.10



25

Кая? Кайда? сораулары белән диалогик сөйләм

1

ГКК

Исемнең урын- вакыт һәм юн әлеш килешлә-рен чагыштыр ып куллану

Мөстәкыйль эшли белү . Алган белемнәрне гомумиләштерү





27.10



26

1чирекне йомгаклау контроль эше

1

ЛГКК

Үзеңнең белемеңне практикада куллана белү

Язма эшкә булган орфографик таләпләр

Контролъ эш эшләү

29.10



27

Хаталар өстендә эш Күнегүләр эшләү



1

ГКК

Җибәрелгән хаталарны кагыйдәләр аша төзәтә белү

Сүзлек, кагыйдәләр белән системалы эшләү

Хаталар өстендә эш эшләү

31.10



28

Исемнең чыгыш килеше. Кайдан? соравы кушымчалары

1

ГКФ

Яңгырау һәм саңгы-рау авазл арга карап сүзләргә тиеш ле ку-шымча куя белү. Чы-гыш килеше кушым-чаларын таный

Язма эшкә булган орфографик таләпләр Дәреслек белән эшли белү

диалогны тулыландыру, сөйләшү, табышмаклар чишү

10.11



29

Кайдан? соравына җавап формасы. Яңгырау һәм саңгырау авазлар

1

ГКК

Мәгънә буенча сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Дәреслек белән эшли белү



12.11



30

Яңгырау һәм саңгырау авазла рга карап чыгыш килешендә тиешле кушымчалар

1

Д/МС

Яңгырау һәм саңгырау авазларга карап сүзләргә тиешле кушымчалар ялгау

Дәреслек белән эшли белү

гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

14.11



31

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

1

ЛГКК



Рәсем буенча шул сорауларн ы куланыпсораулар төзи,җа- вап бирә белү

Алган белемнәрне гомумиләштерү.сүзләрне ор фографик яктан дөрес язар- га өйрәтү

17.11



32

Исемнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләре

1

ЛГКК

Җөмләләрдән юнәлеш,чыгы ш,урын-вакыт килеше сораул арына җавап биргән сүзләрне табу

Алган белемнәрне гомумиләштерү

19.11



33

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

1

ГКФ

Җөмләләрне аңлый , сораулар бирә, тәрҗемә итеп уку

Рәсем буенча җөмләләр төзү



21.11



34

Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчалары

1

ГКФ

Үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын тану һәм куллана белү

Дәреслек белән эшли белү



24.11



35

Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль

1

ГКК

Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын чагыштыру

Рәсем буенча җөмләләр төзү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

26.11



36

Мин бүген нишләдем?

1

ЛКК

Үзеңнең режимың турында сөйли белү

Вакытны әйтә белү һәм вакытта ориентлашырга, дөрес режим үтәргә өйрәтү

28.11



37

Контроль монолог"Без мәктәпкә барабыз"

1

ЛГКК

Практикада куллана

Алган белемнәрне гомумиләштерү

Контролъ эш эшләү

01.12



38

Хаталар өстендә эш."Без мәктәпкә барабыз" бүлеген йомгаклау

1

Д/МС

Җибәрелгән хаталарны кагыйдәләр аша төзәтә белү.

Парлап эшләргә өйрәтү Орфографик таләпләр

Хаталар өстендә эш эшләү

03.12



Көзге уңыш (10 сәг)









39

Җиләк-җимеш яратам. Әле кисәкчәсе

1

ЛГКК



Яратам,яратмыйм фигыле. Әле кисәкчәсенең мәгънәсе

Чиста язуны камилләштерү



05.12



40

Күчереп язу.

"Базарда"

1

ЛГКК

Сүзләрне дөрес уку һәм яза белү

Чиста язуны камилләштерү

Контролъ эш эшләү

08.12



41

Хаталар өстендә эш

Чөнки теркәгече

1

ГКФ

Чөнки теркәгече белән җөмләләр төзү, җөмләдә куллану

Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәләрен формалаштыру

Хаталар өстендә эш эшләү

10.12



42

Сыйфатның гади дәрәҗәсе

1

ГКФ

Нинди?соравын ,сыйфатның гади дәрәҗәсен таный, куллана белә.

Сүзлек белән системалы эшләү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

12.12



43

Сорау җөмләләр. Ничек?соравы

1

ГКК

Сорау җөмләләр төзү.Җөмлә ләрдә бик кисәкчәсен куллана

Тулы җавап бирергә өйрәтү



15.12



44

I яртыеллыкка контроль эш "Базарда","Мәктәп"темасы

1

ЛКК

Белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү

Язма эшкә булган орфографик таләпләр

Контролъ эш эшләү

17.12



45

Хаталар өстендә эш

Яшелчәләр нинди?

1

ЛГКК

Яшелчәләрне төсен әйтү, әйдә базарга барабыз төзелмәсе кертү

Тулы җавап бирергә өйрәтү

Хаталар өстендә эш эшләү

19.12



46

"Базарда" темасы буенча күнегүләр.Ә теркәгече

1

Д/МС

Белемнәрне практикада куллана.Ә теркәгечен куллан ып җөмләләр төзү

Дөрес яза белү күнекмәләре

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

22.12



47

Ө,О хәрефләренең язылышы

1

ЛГКК



ө, о хәрефләренең язылышын өйрәнү

Күнегүләр эшләү

24.12



48

"Базарда"темасын кабатлау Сүзлек диктанты №2

1

ЛГКК

Тема буенча белемнәрне гомумиләштерү

Тулы җавап бирергә өйрәтү Сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү

Контролъ эш эшләү

26.12







Мин чисталык яратам(15 сәг.)





49

"Мин чисталык яратам" темасы буенча лексик берәмлекләр

1

ГКФ

Сүзләрне аңлап өйрәнү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү, укуэшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәм-лекләрен логик тәртипкә салу, мәсьәләне чишү өчен уңайлыысул сайлау, төп һәм ярдәмчел билгеләрне, аеру, анализлау, объектларны чагыштыру,классиикацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү,чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру

Коммуникатив универсаль укугамәлләре:

коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү

Дәреслек белән эшли белү

Хаталар өстендә эш эшләү

12.01



50

Нинди?соравы.Диалогик сөйләм

1

ГКК

Өйрәнелгән сүләрне кулланы п сораулар төзи,кирәк,кирәк ме,кирәкми сүзләрен куллана

Гигиеник таләпләрне үтәргә өйрәтү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

14.01



51

Сабын белән юына төзелмәсе

1

ЛКК

Чисталык турында бәйләнеш ле сөйли белү, Сабын белән юына төзелмәсен кертә белә.

Гигиеник таләпләрне үтәргә өйрәтү

16.01



52

Хәзерге заман хикәя фигыль-нең I,III зат берлек сан формалары

1

ЛГКК

Хәзерге заман хикәя фигыльне I,III зат берлек санда куллану

Ситуатив күнегүләр эшләү



19.01



53

Исемнәрнең берлек санда I зат тартым белән төрләнеше. П-б чиратлашуы.

1

Д/МС

Үтелгән лексиканы кулланып диалог төзи белү Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен белә.

Тиешле сүзләрне куеп җөмлә төзү

гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

21.01



54

Исемнәрнең 2 зат берлек санда тартым белән төрләнеше

1

ЛГКК



Исемнәрнең 2 зат берлек санда төрләндерү

Телдән күнегүләр эшләү

23.01



55

Исемнәрне I, II зат тартым белән төрләндерү

1

ЛГКК

Исемнәрне I, II зат тартым белән төрләндерү

Мөстәкыйль эшли белү

26.01



56

Исемнәрнең 3 зат берлек санда тартым б-н төрләнеше

1

ГКФ

Исемнәрнең 3 зат берлек санда төрләндерү

Телдән күнегүләр эшләү

диалогны тулыландыру, сөйләшү, табышмаклар чишү

28.01



57

Предметларның барлыгын, юклыгын 3 затта сорау, җавап бирү формасы

1

ГКФ

Исемнәрне 3 зат берлек санда төрләндерү

Телдән күнегүләр эшләү

30.01



58

Хәзерге заман хикәя фигылнең юклык формасы

1

ГКК

Хәзерге зам хикәя фигылне юклык формада куллану

Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәләрен формалаштыру

гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

02.02



59

Хәзерге заман хикәя фигылнең юклык формасын берлектә зат-санда төрләндерү

1

ЛКК

Хәзерге заман хикәя фигылнең юклык формасын куллануга күнегүләр эшләү

Дөрес яза белү күнекмәләре

04.02



60

11-100-гә кадәр саннар

1

ЛГКК

Үзеңнең хәлең турында әйтә белү. Саннарны сөйләмдә куллана белә.

Сүзлек дәфтәрләре, дәреслек белән эшли белү

06.02



61

Аның әнисе төзелмәсе

1

Д/МС

Үзеңнең хәлең турында әйтә белү, башкаручыларның осталыгын бәяләү

Бер-береңне ишетә белү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

09.02



62

Синең башың төзелмәсе

1

ЛГКК



Кешеләрнең хәлен сорый, әйберләр тәкъдим итә белү

Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәләрен формалаш-у

11.02



63

Нәрсә белән? сораулары һәм аңа җавап формасы



1

ЛГКК

Нәрсә белән ? сорауларына җавап бирү.

Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәләрен формалаштыру

диалогны тулыландыру, сөйләшү, табышмаклар чишү

13.02



64

БСҮ"Мин чисталык яратам"

1

ГКФ

Белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү

Үзлектән эшләүСүзләрнең дөрес әйтелеше өстендә эшләү

16.02



Кыш (9сәг)





65

Кыш билгеләре

1

ГКК

Ел фасылларын ,ай исемнәрен, кыш билгеләрен әйтә белү

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.



Охшатып эшли белү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

18.02



66

Антоним сүзләр

1

ЛКК

Сүзләрнең антонимнарын табу. Һава торышын сорый һәм әйтә белү

Үрнәк буенча диалоглар төзү

20.02



67

Хәзерге заман хикәя фигыль 1,2зат күплек сан формасы

1

ЛГКК

Хәзерге заман хикәя фигыль 1,2зат күплек сан формасын белү

Сюжетны үзгәртеп яңа хикәя төзи белү

23.02

25.02

68

Кышкы уен.

1

Д/МС

Исемнәрнең 1, 2 зат берлек сан тартым белән төрләндерү

Сүзлек белән эш итә белү



25.02

25.02

69

Сүзлек диктанты №3 "Кыш"

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

1

ЛГКК



Хәзерге заман хикәя фигыль-не юклык формасында кулла ну

Тулы җавап бирергә өйрәтү

Контролъ эш эшләү

27.02



70

Хаталар өстендә эш

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1, 2, 3 зат берлек санда төрләнеше

1

ЛГКК

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1, 2, 3 зат берлек санда төрләндерү

Сорауларга җавап бирү

Хаталар өстендә эш эшләү

01.03



71

Мин җимлек ясадым төзелмәсе

1

ГКФ

Нәрсә дә булса ясаганыңны әйтә, дустыңныңнәрсә ясаганын сорый белү.

Сорауларга җавап бирү



03.03



72

Хикәя төзү. "Кыш"

1

ГКФ

Хәзерге заман хикәя фигыль- не 1,2,3 зат берлек санда төрләндерү.

Гомумиләштерү күнекмәләре үстерү.Сюжетлы рәсем буенча хикәя төзи белү

гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр

05.03



73

"Кыш" темасын кабатлау Тыңлап аңлау. "Кышкы уеннар"

1

ГКК

Белемнәрне практикада куллана белү

Мөстәкыйль эшли белү

08.03





Безнең гаилә(8сәг)





74

Без,сез,алар алмашлыклары

1

ЛГКК

Гаилә әгъзаларын, аш вакытларын әйтә белү. Яңа лексиканы аңлый



Танып белү универсаль уку гамәлләре:

фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ыулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эш башкару ысуларына һәм шартларына анализ ясау



Вакытны әйтә белү һәм вакытта ориентлашырга, дөрес режим үтәргә өйрәтү

диалогны тулыландыру, сөйләшү, табышмаклар чишү

10.03



75

Исемнең төшем килешендә төрләнеше

1

Д/МС

Кемне? Нәрсәне? сорауларына җавап бирә белү

Дидактик уеннар уйнау

12.03



76

Чиреклек контроль эш

"Кыш җитә"темасы.

1

ЛГКК



Үзеңнең белемеңне практикада куллана белү

Мөстәкыйль эшли белү Алган белемнәрне гомумиләштерү



Контролъ эш эшләү

15.03



77

Хаталар өстендә эш. Татар халык ашлары



1

ЛГКК

Җибәрелгән хаталарны кагыйдәләр аша төзәтә белү

Язма эшкә булган орфографик таләпләр

Хаталар өстендә эш эшләү

17.03



78

Татар халык ашлары

1

ГКФ

Татар халык ашлары исемнәрен искә төшерү

Дөрес язу күнекмәләре

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

19.03



79

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

1

ГКФ

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта берлек сан3зат формасы белән таныштыру

Фигыльләрне куллану күнекмәләрен тирәнәйтү

31.03



80

БСҮ"Безнең гаилә" .



1

ГКК

Белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү

Бирелгән тема буенча эзлекле сөйли белүгә ирешү

02.04



81

Контроль монолог "Безнең гаилә" темасы буенча

1

ЛКК

Белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү

Үзлектән эшләү

Контролъ эш эшләү

05.04



Яз (4 сәг)





82

Яз билгеләре. Кайчан? соравы

1

Д/МС

Яз билгеләрен әйтә белү. Кайчан? соравына җавап бирергә өйрәнү

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү

Ситуатив күнегүләр эшләү

Хаталар өстендә эш эшләү

07.04



83

1- 20 гә кадәр саннар

1

ЛГКК



1 - 20 гә кадәр саный һәм аларны укый, язарга өйрәнү.

Сүзләрне дөрес яза белү



09.04



84

Кабатлау дәресе.Диктант "Яз"

1

ЛГКК

Белемнәрне практикада куллана

Дөрес яза белү күнекмәләре

Контролъ эш эшләү

12.04



85

Хаталар өстендә эш 8 Мартка котлау язу

1

ГКФ

Белемнәрне практикада куллана.Бәйрәмгә котлау яза

Алган белемнәрне гомумиләштерү

Хаталар өстендә эш эшләү

14.04



Мин Татарстанда яшим (9сәг)





86

Ялгызлык исемнәр

1

ГКК

Ялгызлык исемнәрен таный, дөрес яза.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укуэшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.



Танып белү универсаль уку гамәлләре:

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.







Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Сүзлек белән системалы эшләү

диалогны тулыландыру, сөйләшү, табышмаклар чишү

16.04



87

Кайда? Кайдан? сораулары

1

ЛКК

Мәгънә буенча сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү

Дәреслек белән эшли белү

19.04



88

Контроль диалог"Син кайда яшисең?

1

ЛГКК

Бер- береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнен әйтә белү

Рәсемнәр буенча эшләргә өйрәнү, сүзләрдә кушымча-ларны күрсәтә белү

Контролъ эш эшләү

21.04



89

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

1

Д/МС

Нинди транспортта барганың ны әйтә белү.Кайсы шәһәргә барганны сорый белү

Нинди?ничә? нишли сораулары

Хаталар өстендә эш эшләү

23.04



90

Күчереп язу. "Юлда"

1

ЛГКК



Сүзләрне дөрес уку һәм яза белү

Чиста язуны камилләштерү

Контролъ эш эшләү

26.04



91

Хаталар өстендә эш

Нинди? Ничә? Ничек? сораулары

1

ЛГКК

Нинди? Ничә? Ничек? сорауларын дөрес куллану

Дәфтәрләрдә җөмлә төзү күнегүләре

Хаталар өстендә эш эшләү

28.04



92

"Туган җирем"темасын кабатлау

1

ГКФ

Белемнәрне практикада куллана

Сүзләрне дөрес әйтә күнек-мәләрен камилләштерү



30.04



93

Мөстәкыйль эш "Туган җирем"

1

ГКФ

Белемнәрне практикада куллана

Дөрес яза белү күнекмәләре



03.05



94

Изложение

"Татарстан - туган ягым"

1

ГКК

План буенча һәм сүзтезмәләр гә таянып җөмләләр төзү

Изложение яза белү

Контролъ эш эшләү

05.05





Кибеттә(5сәг)









95

Хаталар өстендә эш

Киемнәр кибетендә. Мактау сүзләре

1

ЛГКК

Исемнәрнең күплек санда ку- ллану. Бер-береңне мактау, матур сүзләр әйтә белү.



Парлап эшләү күнекмәләре

Хаталар өстендә эш эшләү

07.05



96

Сүзлек диктанты №4 "Киемнәр"

Исемнәрнең 1, 2 зат тартым белән төрләнеше

1

Д/МС

Исемнәрне 1. 2 затта тартым белән төрләндерү

Татар телендәге басым хик щя, сорау,җавап интонация лщре буенча эзлекле эшләү

Контролъ эш эшләү

10.05



97

Хаталар өстендә эш

"Матур киемнәр" хикәясе.

1

ЛГКК



Аңлый, җөмләләрне сайлап ала белә

Өйрәнгән грамматик структ ураларны бәйләнешле сөйл әмдә файдалану күнекмәләрен булдыру

Хаталар өстендә эш эшләү

12.05



98

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

ЛГКК

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау



Парлап эшләү күнекмәләре

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

14.05



99

Аттестация эше. Диктант. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат күплек формасы

1

ГКФ

Хәзерге заман хикәя фигылне 3 зат күплек санда куллану

Үрнәк буенча эшли белү

17.05





Җәй(6сәг)





100

Хаталар өстендә эш. . Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат күплек формасы

1

ГКК

Кагыйдәләрне искә төшерә, практикада куллана

Язуда дөрес куллана

Ашамлык исемнәрен кулланып, сөйләм төзү.

Исемнәрнең берлек һәм күп лек санын куллануга күнегүл әр эшләү

Аша бәйлеген сөйләмдә дөр ес куллану

Язуда дөрес куллана

Язуда дөрес куллана

Алган белемнәрне гомумиләштерү

Контролъ эш эшләү

19.05



101

Боерык фигылнең 2 зат берлек сан формасы

1

ЛКК

Боерык фигылнең 2 зат берлек сан формасын куллану

Диалоглар төзү

Хаталар өстендә эш эшләү

21.05



102

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны

1

ЛГКК

Исемнәрнең берлек һәм күплек санын кабатлау

Мөстәкыйль күнегүләр эшләү

сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку

24.05



103

Аша бәйлеге

1

Д/МС

Җөмләлрдә аша бәйлеген куллану

Ситуатив күнегүләр эшләү

26.05



104

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрен кабатлау (164)

1

ЛГКК



Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрен кабатлау (164)

Алган белемнәрне гомумиләштерү

28.05



105

Кабатлау.Йомгаклау дәресе

1

ЛГКК

Кагыйдәләрне искә төшерә, практикада куллана

Язуда дөрес куллана



31.05







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал