7


  • Учителю
  • Итоговый контрольный тест по литературному чтению (тат.) для татарской группы (4 класс)

Итоговый контрольный тест по литературному чтению (тат.) для татарской группы (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Арадаш аттестация кысаларында еллык йомгаклау тест эше

Әдәби уку

4нчы сыйныф (татар төркеме)

Үткәрү вакыты ____________

  1. "Җил арба" татар халык әкиятнең төп герое кем?

А) Сылубикә

Б) Җилбикә

В) Җил иясе

  1. "Ай өстендә Зөһрә кыз" әсәренең авторы кем?

А) Фатих Әмирхан

В) Бу татар халык әкияте

Б) Габдулла Тукай

  1. Мәҗит Гафуриның "Чикерткә белән Кырмыска" әсәренең жанрын билгелә

А) Әкият

Б) Мәсәл

В) Шигырь

  1. Г.Тукайның "Шүрәле" әсәренең жанр төрен билгелә

А) Хикәя

Б) Әкият

В) Шигырь

  1. Табигать турында бу шигырьләрнең автораларын яз

А) "Болын"

Б) "Яңгыр"

В) "Чишмә"

  1. Абдулла Алишның "Койрыклар" әсәрендә Куян ничек койрыклы булган?

А) Төлке алып кайтып биргән

Б) Куян үзе барып алган

В) Мәченең койрыгыннан өзелгән кисәкне таккан

  1. "Бала болыт" әсәренең авторы кем?

А) Нәби Дәүли

Б) Фатих Кәрим

В) Абдулла Алиш

  1. Шәүкәт Галиевның "Камырша" әсәрендә төп геройның исеме Тимерша. Ни өчен автор аны "Камырша" дип атый?

А) Мускуллары хәлсез булганга

Б) Кушаматы "Камырша" булганга

В) Камыр ризыкларын яратканга

  1. "Минем абый шигырь ятлый" шигыренең авторы кем?

А) Габдулла Тукай

Б) Шәүкәт Галиев

В) Роберт Миңнуллин

  1. Роберт Миңнуллинның "Спортның яңа төре" шигырендә төп герой Алмаз нәрсә белән шөгыльләнә?

А) Футбол

Б) Авыр атлетика

В) Диванда яту

  1. Хәкимҗан Халиковның "Чыпчык баласы Чыпчыр турында әкият"ендә Чырчыр кайсы кош оясына кермәгән?

А) Карга

Б) Саескан

В) Сыречык

  1. Дәрҗия Аппакованың "Шыгырдавыклы башмаклар" әсәрендә дуслар Ләләгә нәрсә бүләк итмәделәр?

А) туп

Б) курчак

В) китап

  1. "Җиңү көнендә" шигыренең авторы кем?

А) Муса Җәлил

Б) Резеда Вәлиева

В) Фәнис Яруллин

  1. Зиннур Хөсниярның "Шүрәле малае" әсәрендә төп геройлар кемнәр?

А) Былтыр һәм Шүрәле

Б) Былтыр малае һәм Шүрәле малае

В) Җан ияләре һәм төлке малайлары

  1. Өзекләрне укы, әсәр исемнәрен, авторларның исемен һәм фамилиясен яз

А) Көннәр үтте. Песнәкнең бабалары да үстеләр. Канат чыгарып очарга өйрәнделәр. Шалпан колак белән Кечкенә дә зур куян булдылар. Тик аларның берсенең дә шул аланнан китәселәре килмәде. Керпе дә башка җирдә ямь тапмады, һаман кыштыр-кыштыр шул тирәдә йөрде.

Б) -Ләлә! Мә, башмакларны киеп кара, аягыңа сыямы? - диеп, Ләләгә аларны кияргә дә булышты. Ләлә, аякларына иелеп карый-карый, ишекле-түрле йөри башлады.

В) Кинәт бар да күрделәр: Федя елмайды. Ул авыз кырые белән генә елмайды. Ләкин елмаюын бар да күрделәр. Кул чаптылар һәм:

-Яшәсен, Федя! Ул елмайды! Ул хәзер таза-сәламәт булачак! - дип сөенделәр.



Бәяләү:

1-14 - 1 б.

15 - 3 б.

Максимум 17 б.

17-16 - 5

</ 15-12 - 4

11-9 - 3

8-8дән ким -2



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал