7


  • Учителю
  • Открытый урок по татарскому языку в 7 классе 'Минем буш вакытым'

Открытый урок по татарскому языку в 7 классе 'Минем буш вакытым'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәрес темасы: Минем буш вакытым.

Дәрес тибы: ЛГКК

Дәреснең максатлары:

  • Кирәкле килеш һәм тартым кушымчаларын дөрес файдаланып, үзеңнең буш вакытың турында сөйләргә өйрәнү; буш вакытны файдалы үткәререгә киңәш бирә белү;

  • Парлап сөйләшү барышында, үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда,сорау биреп ачыклау;

  • Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • Буш вакытны файдалы үткәрергә омтылыш тәрбияләү;

Җиһазлау: "Татар теле" дәреслеге (7 нче сыйныф), 68, 69,71 нче битләр, кагыйдәләр таблицасы, слайдлар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру, уңай эмоциональ халәт булдыру.

  • Исәнмесез, укучылар!

  • Исәнмесез! (Бер-беребезгә карап елмаябыз, бәхет өләшәбез)

  • Хәлләрегез ничек?

  • Кояшлы иртә кебек, Татар телен, Тукай телен өйрәнергә, дип килдек.


  1. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү, яңа материалны кабул итүгә әзерлек.

  1. Электрон тактадагы рәсемнәр белән эш.(1 нче слайд).

  • Рәсемнәргә карагыз һәм иптәшегез белән фикерләшегез әле, бу балалар нишлиләр? Сез үз фикерегезне 3-4 җөмлә белән белдерә аласыз. Ягез, беренче рәсем буенча нәрсә әйтә аласыз?

Һәр рәсем буенча 1-2 җавап тыңлана.

  • Әйтәгез әле, сез кайчан кинога барасыз, урамда дусларыгыз белән уйныйсыз. Интернетта утырасыз?

  • Дәрестә соң, мәктәптән соң, кич, мәктәптән кайткач, өй эше эшләгәч.

  • Ә бу нинди вакыт?

  • Бу - буш вакыт.

  1. Дәреснең максатын, бурычларын билгеләү.

  • Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?

  • Буш вакыт турында, буш вакытта без нишлибез? (Җаваплар рус телендә дә булырга мөмкин).

  • Без бүген буш вакытыбыз, без буш вакытны ничек үткәрәбез, буш вакытта нәрсәләр эшләргә була, шул турыда татарча сөйләргә өйрәнергә тиешбез.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. Кирәкле грамматик формаларын кабатлау, искә төшерү.

  • Электрон тактадагы сүзтезмәләрне үрнәк буенча дәвам итегез.

2 нче слайд:

Минем буш вакытым - мое свободное время

Синең ...

Аның ...

Безнең ...

Сезнең ...

Аларның ...

Апа ... ...

Андрей ... ...

Наташа ... ...

Эш чылбырлап тикшерелә.

  1. Ребята, чтобы хорошо поработать на уроке, нам надо будет вспомнить и некоторые правила и поработать с таблицами.

  • Сүзтезмәләрне тиешле формада куегыз, дәфтәрләргә языгыз.


Төшем килеше. Нәрсәне?

Урын-вакыт килеше. Кайчан?

Буш вакыт

Буш вакытым

Буш вакытың

Буш вакыты


  1. Ситуатив күнегүләр (укучылар таблицалардан файдаланып җавап бирәләр).

  • Как ты скажешь, есть ли у тебя свободное время?

  • Спроси у друга, есть ли у него свободное время

  • Спроси у друга, что он делает в свободное время

  • Сообщи другу, что у Андрея сегодня есть свободное время, и он тоже с вами поиграет в хоккей.

(Ситуатив күнегүләр өстендә эшләгәндә, укучыларның игътибарын һәрвакыт тиешле кушымчаларга юнәлтергә кирәк. Ситуацияне чишкәндә кыенлык туса, укучы җөмләне башта русча вариантта әйтә ала).

  1. Дәреслек белән эш.

  • Дәреслекләрне ачыгыз. 68 нче бит, 3 нче күнегү. Биремне укыгыз, төркемнәрдә бергәләп сорауга җавап бирергә әзерләнегез.

Бу сүзләрнең тамыры файда (польза), файдалы - полезно, полезный; файдасыз - бесполезно; файдалан - используй, пользуйся.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

  1. Ситуатив күнегүләр.

  • Как вы скажете, если вы свободное время проводите с пользой? А если бесполезно? Посоветуйте другу проводить время с пользой.

  1. Бирелгән сүзләр белән парларда буш вакыт турында диалоглар төзү. 4 нче слайд:

сорау сообщение вопрос

җавап уточнение мнения ответ

ачыклау ответ ответ

җавап


Укучылар парларда эшлиләр, берничә вариант җавап тыңлана. Вариантлар:

  1. - Син буш вакытыңны ничек үткәрәсең?

- Файдалы үткәрәм.

- Буш вакытыңда син нишлисең?

- Китаплар укыйм, музыка тыңлыйм.

2. - Син буш вакытыңда нишлисең?

- Дусларым белән урамда йөрим.

- Минемчә, син буш вакытыңны файдасыз үткәрәсең. Вакытны файдалы үткәрергә кирәк.

V. Алынган белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү.

1. Дәреслек белән эш (9 нчы күнегү). Укучылар парларда сөйләшәләр, кайсы диалог ошавын билгелиләр.

Дәфтәрләрдә эш. Шарт фигыль формаларын искә төшерегез. Җөмләләрне язып бетерегез. 5 нче слайд:

Әгәр минем буш вакытым булса, ... .

Минем буш вакытым аз булса, ... .

Минем буш вакытым күп булса, ... .

Буш вакытта нишләргә белсәм, ... .

Буш вакытны файдалы үткәрсәм, ... .

  1. Дәресне йомгаклау.

  • Мы сегодня научились чему-нибудь новому? (Нишләргә өйрәндек)

  • Буш вакытыбыз турында сөйләргә өйрәндек

  • Әйдәгез, сөйләп карагыз әле. (1-2 укучының чыгышы).

  • Бу җөмләләрне дәвам итеп карагыз әле.

Мин буш вакытымны файдалы үткәрәм, чөнки мин ...

Мин буш вакытымны файдасыз үткәрәм, чөнки ...

  1. Өй эше бирү.

  1. Буш вакыт турында сөйләргә өйрәнергә

  2. Таблицага 5 әр мисал язарга.

Буш вакытны файдалы үткәрү

Буш вакытны файдасыз үткәрү


  1. Рефлексия.

  • Минемчә, сез бүген дәрестә бик яхшы эшләдегез, теманы яхшы өйрәндегез, рәхмәт сезгә.

  • Я предлагаю вам, посоветовавшись в группах, поставить оценки за урок самим.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал