- Учителю
- Г. Тукай биографиясе
Г. Тукай биографиясе
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының
муниципаль мәгариф учреждениесе
2 нче санлы Урыссу гомуми белем бирү мәктәбе
Р.З.Хәйдәрованың коммуникатив технологиясе буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе,
8 нче сыйныф.
Материалны әзерләде
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Йосыпова Руфина Рим кызы
2015 нче ел
Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе
Тема: Габдулла Тукай биографиясе
Тип: ЛГКК
Максат:1. а) Габдулла Тукай биографиясе белән таныштыру;
ә) текстта булган яңа сүзләр һәм грамматик категорияне
кабатлау;
б) уку тизлеген үстерү;
2. чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен
үстерү;
3. бөек шәхесләр турында күбрәк белү теләге тудыру.
Җиһазлау: дәреслек (157нче-158нче битләр); методик ярдәмлек
(89нчы бит); шагыйрьнең портреты; дәрескә әзерләнгән
презентацион материаллар.
Дәрес барышы:
-
Оештыру.
-
уңай психологик халәт тудыру;
-
дежур укучы рапорты;
-
укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.
-
Өй эшен тикшерү.
Слайдлар аша җөмләнең баш кисәкләрен искә төшерү; бирелгән җөмләләрнең баш кисәкләрен табу.
-
Актуальләштерү.
Мулла, үлгән, карчык, кияүгә чыгу, фәкыйрь, сөю сүзләренең әйтелеше, дөрес язылышы һәм сөйләмдә кулланылышы буенча эш.
Слайдта транскрипция билгеләре белән язылган сүзләр:
карчык - [қа0 рчық ]
мулла - [мула]
кияүгә чыгу - [кийәwгә чы ғ у]
сөю - [сөйү]
фәкыйрь - [фәқир]
-
Сүзләрнең мәгънәсе ачыклана.
-
Сүзләр белән сүзтезмәләр әйтү: яхшы мулла, икенче каттагы карчык һ.б
-
Сүзләр белән җөмләләр әйтү: Шагыйрь мулла гаиләсендә туа. Минем апа кияүгә чыга һ.б
-
Слайдта ситуатив күнегүләр:
Скажите что:
-ваш дед - мулла;
-ваша соседка очень бедная старушка;
-ваша сестра выходит замуж и т.д
5. Слайдта ишетеп аңлау күнегүләре күнегүләре
а) Прослушайте и укажите слова со звуком [ә] : карчык,
мулла, үлгән, сөю, фәкыйрь.
ә) Прослушайте и скажите, что добавлено ко второму
предложению каждой пары:
-
Шагыйрь Кушлавыч авылында дөньга килә - Шагыйрь Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә;
-
Шәрифә исемле бер карчыкта яшәгән - Шәрифә исемле бер фәкыйрь карчыкта яшәгән һ.б
-
Физкультминутка
-
Текст өстендә эш.
1.Текстны укытучы укый.
2. Пышылдап уку.
3.чылбыр белән кычкырып уку. Бәя бирү.
-
Күнегүләр.
-
Текст буенча сорауларга җавап бирү.(сораулар слайдта)
- Г.Тукай турында Ш.Бабич нәрсә дигән?
- Шагыйрь кем гаиләсендә дөньяга килә?
- Өчиледәге тормышын Тукай ничек искә ала?
- Казанның печән базарында аны уллыкка кемнәр ала?
- Кырлайда кем гаиләсендә яши? Һ.б
2.Дәреслек, 159нчы бит 3нче күнегү.
Сүзләрнең синоним парларын табу.
-
Дәрескә йомгак ясау.
Әйдәгез, дәрескә нәтиҗә ясыйк. Бүген без кем турында сөйләштек? Г.Тукай ничек яшәгән? Аның балачагы ничек үткән? Һ.б
-
Укучыларның җавапларын бәяләү, өй эше бирү
Өйдә Г.Тукайның биографиясен укып, яңа сүзләрне истә калдырып килерсез.